(Дәвамы.)
Әйе, каеннар, аның каеннары. Хәер, бу авыл халкы
өчен алар барысы да тик аларныкы гына кебек. Чөнки
бу авыл яшьләренең иң беренче мәхәббәт серләрен,
тәүге очрашуларын, сүз куешуларын, тәүге үбешүләрен,
вәгъдәләрен нәкъ менә шушы Мәхәббәт тавы, мәхәббәт
каеннары саклый. Ә ике тау арасыннан – югарыдан,
шул мәхәббәт хисләренең бәрәкәте шикелле, Кавышу
чишмәсе агып төшә. Исеме җисеменә туры килеп тора.
Вәгъдәләр өстә – Каентауда бирелә, ә яшь киленнәргә су
юлы шушы чишмәдә күрсәтелә.
Авылның теге башында көтүче чыбыркы шартлатты.
Шыгырдап капкалар ачыла башлады. Бидрә-чиләк чылтыравы, хатын‑кыз сөйләшүләре ишетелгәләп алды.
Авылга җан керә башлады. Тик бу җанлылык барыбер
ничектер сәеррәк, чирле кешенең халәтен хәтерләткән
кебегрәк, сүлпән җанлылык иде.
Сугышка хәтле көту куу – ул авылның үз барометры
белән бер иде. Хатын-кыз сөйгән хәләле белән ләззәтле
төн үткәргәннән соң тавышларында калган наз малкайларга да күчеп авыл өстенә, капкадан-капкага, өйдән –
көтүгә ияреп, болын араларына ук барып җитә. Бәхетле
хатыннарның: “Әйдә, малкаем, атла, матуркаем минем,
әй, мөгезлемне, усаллыгыңны да яратам үзеңнең, юньле
йөре түлке”, – дип, үгезләрен куганнары, янбашларыннан
сөя-сөя сыерларын чыгарулары...
Кайсы гаиләдә бүген ни хәлләр барлыгын көтүчедән дә
яхшырак беркем дә белми.
Гөлфия апа әнә үгезенең арт ягына тибеп чыгарып
җибәрде. Эшләр уңмаган, Әнфәс абзый кичә кич исереп кайтып, тракторын чак сүндереп, өенә кереп ауган,
димәк. Аның каравы, көн дә талаш та тиргәш ишетелеп
торган Сәкинәттәй бүген өеннән кояштай балкып, сыер
саварга да кершән сөртеп чыккан. Кичә Рәсүл абзый,
ниһаять, җимерек мунча мичен яңадан сипләп-сылап,
ягып та җибәрде. Мунча тәрәзәсендә утлары төн ауганчы булды, әллә онытып калдырганнармы, дисәм, юкәдә
икән чикләвек. Димәк, бүген сыер да “үләт” түгел – “карагат”, үгез дә “мөртәт” түгел, “канатым” икән. Болар барысы да сугышка кадәр иде. Ә бүгенге көтүгә озату чыннан да авыру өйдәге өмет белән өметсезлекнең көрәшүе
кебегрәк хис калдырды Мәрдәндә.
– Йә, малкай, исән йөреп, сау кайт, туйдыручыбыз син
безнең. Алдыңа-артыңа карап йөр, тоякларыңны сакла,
каудырланып эре ташка басма, күп итеп сөт алып кайт,
Ходай саклап йөртә күрсен үзеңне, – диебрәк озаталар
иде малларны хатыннар.
Мәрдән чишмәгә төште, кушучлап чиста суын эчте, битен, муеннарын чылатты, чишмә аңа: “Исәнме, Мәрдән,
кайттыңмы, Мәрдән, мин дә исән, Мәрдән, мин дә барыгызны да көтәм, кайтыгыз тизрәк”, дигән шикелле
чылтыр-чылтыр килде дә, юлын инеш итеп кече елгага,
кече елгадан олы елгага, аннары аркылы елгага һәм аннан соң инде җиде чакрымда аккан Сөн суына алып китте.
Илсөярен дә, күрше авылдан килгән кунак кызын,
Мәрдән беренче мәртәбә шушы су юлында күрде. Күрде
дә капланды, диләрме әле? Өне дә, төше дә бергә буталды аның. Аһ, бигрәк сылу иде шул ул кызыкай. Килмәгән
җире юк. Озын нечкә билле, сызылып торган кашлары,
дисеңме, уң каш өстендә тары ярмасы шикелле генә
миңе ап‑ак йөзенә үзгә бер мөлаемлык, әйтеп бетергесез ягымлылык биреп тора. Ә чәчләре, чәчләре, тирә-як
авылда беркемдә дә аныкы кебек озын, аяк йөзләренә
чаклы төшеп торган толымнар юк. Ялгыз гына яшәгән,
инде туксанын куган, кышын гына бабаен җирләгән,
Газраил белән якалашып урын өстендә яткан карт
әбиенә ярдәмләшергә дип килгән икән яшь сылу. Яшьрәк
чакта бергә уйнап үскәндә Мәрдәнгә ул озын сыйраклы,
йоны чыкмаган торна баласын хәтерләтә иде. Менә син
аны, берничә елда кыз торнадан аккошка әйләнгән дә
куйган бит! Кызга бер Мәрдән генә гашыйк түгел иде.
Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, зур башлы, калын тавышлы, кеше арасында үзен күрсәтә белгән Фәтхи атлы егет
тә Илсөяргә “кармак” салды. Тик Илсөяр Мәрдәнне якын
күрде.
Әбисе үлеп кырык көн үтүгә, күрше авылга кызның
әнисенә яучы җибәреп сораттылар да, туй шикеллерәк
бер нәрсә оештырып, Илсөярнең мәрхүм әбисенең
бәләкәй генә өенә күченделәр.
Ә май аенда дөньяга аларның мәхәббәт җимеше – уллары Барый сөрән салды.
Ләкин бәхет озакка бармады. Кешелек өстенә
дөньядагы иң зур дәһшәт – сугыш килде…
* * *
Мәрдән кайтып кергәндә әнкәсе иртәнге намазын
тәмамлап, дога кылып утыра иде. Өй эче әле караңгы,
салкынча. Ак яулыгы астыннан әнкәсенең аз гына бөдрә
чал чәчләре күренеп тора, куллары ябыгып, сөяккә калган, яргаланган. Әнкәсе өйдә кемнеңдер барлыгын чамалап алып, ни уйларга белми, ишек ягына борылды. “Кем
анда? Кем бу? Алтаф, күрше, синме әллә, нәрсә булды,
таң тишегеннән йөрисең?” – дип, намазлыктан күтәрелде
ул.
– Бу мин… Әнкәй!
Өйдә тынлык урнашты.
– Кем дисең? Булмас!
– Мин, әнкәй, мин – Мәрдән!
Карчыкның юка гәүдәсе чайкалып китте.
– Улым, бәгырькәем, синме бу, чынмы, Ходай рәхмәте.
Йә Раббым, теләгән теләкләрем тормышка аштымыни,
кылган догаларымны бер Ходаем ишеттемени, иншалла,
шушы көннәрне дә күрер көнем җитте микәнни?
Ана калтыранган гәүдәсе белән улының киң кочагына кереп чумды. Исән‑имин микән дип, башларын,
кул‑аякларын, битен, күзләрен, колакларын капшап чыкты, шөкер, барысы да үз урынында икән, Аллаһының
рәхмәте.
– Улыкаем, бәгырь кисәгем, чынмы бу! Мең шөкер бер
Ходаема, төшемә дә кермәдең бит, ничекләр ирештерде
Ходай Тәгалә теләкләремне үзеңә, – дип, әле елап, әле
пышылдап такмаклады ул. Аннары кинәт хәле бетеп ава
башлады. – Без кара кәгазь алган идек, батырларча …
диеп.
– Әнкәй, әнкәй, тынычлан инде, исән бит, мин – бу,
кайттым бит инде,– дип, Мәрдән аны иңнәреннән күтәреп
сәке өстенә утыртты. – Менә, ышанмасаң, тагын тотып
кара, – дип шаярткан булды ул. – Сугышта андый кара
кәгазьләр ялгышып күпләргә китә. Исәнмен бит менә!
Аннары Фәрхиямал, нәрсә эшләргә дә белмичә, бер
ашъяулыгын җәя башлады, бер самавырына барып тотынды, сандыгын бер ачты, бер япты, аптырап аннан
ниндидер запасларын чыгара башлады.
– Балам, балакаем, мә, аякларыңа җылы оекбаш.
Кулларыңны юу, саклап тоткан сабыным да бар, хәзер
казан астына ягып, умач уып алам, кәҗә катыгы белән
рәхәтләнеп җылы аш ашарсың. Ай, Алла, белмәдем шул,
белмәдем. Инде мунчасын да өлгерткән булыр идем, –
дип өтәләнде ул.
– Әнкәй, каударланма, ашыкма! Өлгерербез, мин бит
тизгә генә кайтмадым, әле вакыт бар.
– Бар, дип ни, юлдан булгач…
– Әнкәй, кая минекеләр? Илсөяр кайда, улым кайда?
Йорт бикле, мин мондалар, дип уйлаган идем. Ишекләре,
тәрәзәләре кагылган. Кая алар, әбиләргә кунакка
киттеләрме әллә?
– Әй, Аллам, балакаем, утыр әле. Хәзер, хәзер, чәем
өлгерә, син кайтуга дип әзерләп куйган кишер чәемне кая
тыктым сана, чукынгыры…
– Әнкәй, кая Барый, кая Илсөяр?
– Әй, балакаем, юынып ал әле, ашап ал, аш эш калдырмый.
– Әнкәй, утыр әле, нәрсә булды? – Мәрдәннең йөрәге
кысылып куйды.
– Улым, ни бит әле, сабыр бул, шулай булып китте бит
әле…
– Нәрсә булды, тиз әйт, әнкәй! Кая киттеләр? Менә улыма уенчыклар алып кайттым. – Ул солдат капчыгыннан
кошка охшаган сыбызгы чыгарып, сызгырып күрсәтте. –
Сандугач кебек сайрый, матурмы, әнкәй?
– Улым… Барый юк инде…
– Нәрсә?
– Улың вафат, ике яше тулганда чирләп вафат булды.
Өшкертеп тә, имләп тә карадык, берничә көн эчендә сызды да куйды, шәм кебек эреде. Дифтерит диләрме шунда, күп балалар һәлак булды.
Мәрдән бөгелеп төшеп хәтсез утырды.
– Илсөяр кайда?
– Әнисенә кайтып китте.
– Мин аның янына барам.
– Улым… туктале, сөйләшик әле… Йөрмә син Илсөяр
янына.
– ?
– Тиң түгел ул сиңа. Сөйләгәч, сөйлим инде, башкалардан ишеткәнче, миннән ишет: яхшыдан яман туган
нәстәкәй булып чыкты ул килен дигәнебез.
– Ул ни дигән сүзәң, әнкәй?
– Синнән кара кәгазь килгәч озак та тормады, сугыштан яраксыз булып кайткан офицер кисәге Үрге оч Фәтхи
белән бутала башлады. Хәер, Фәтхи бер аның белән генә
буталмый инде ул, кулында влач, сельсоветта учетчикмы
шунда, малы бар. Икмәге, тозы дигәндәй, шулар белән
алдата ач солдаткаларны. Белмәдем шул, белмәдем
баштарак. Хәбәре дә бит аның иң соңыннан каза күргәнгә
килеп җитә, шул мөртәт белән бәйләнгәнен сизсәм,
Барыемны үземә генә алган булыр идем.
Мәрдәнне әйтерсең зур тау чаклы дулкын күмеп китте.
Фәтхи, Ата Фәтхи дип йөртәләр иде аны. Яшьли үк хатынкыз белән шаярырга яратты ул.
– Атам, – дип уйлады ул, – икесен дә атып үтерәм. Иң
беренче булып Фәтхине. Сугыш утында янган солдат ярларын бер кадак онга кочкан бур песине, хәлсезләнгән
корбаннарны бугазлаган шакалны, азгын кәҗә тәкәсен
үтерәм,– дип сикереп торды ул.
Аның йөзе танымаслык булып үзгәргән, күзләрен кан
баскан, борын яфраклары ап‑ак булган, муенда һәр тамыры беленеп тора, йодрыклары чуен гер кебек йомарланган иде. Ул арада капка тавышы һәм кемнәрнеңдер
сөйләшә-сөйләшә өйгә кереп килгәннәре ишетелде.
Кырый күрше Алтаф карт белән каршы күрше – чатан
Мәгънәви иделәр.
Алтаф та, чатан Мәгънәви дә гөр килеп, геройны каршы алган кебек, “ах” та “ух” килде:
– Менә, “теге дөньяга сыя торган кеше түгел ул, үләргә
никак не может”, – дип әйттем бит мин сиңа, Фәрхиямал
җиңгәчәй, сүзем рас булдымы? – дип гөрелдәде Алтаф
карт.
– Телеңә бал да май, Алтаф кайнеш, – дигән булып,
Фәрхиямал тиз генә табын кора башлады.
– Фәрхиямал килен, безне гафу итә күр инде, алты яшьлек сәфәрдән кайтса, алтмыш яшьлек хәл белергә керә,
ди. Түзеп торып булмады, кердек инде, гаепләмә, үзең дә
малаеңны күреп туя алмагансыңдыр әле. Ни бит, беләсе
килә, фронтта ни хәлләр икәнен, ишетәсе килә, ни бит
әле, менә шулай, – дип, гаепле кеше кебегрәк имән утыргычка утырды.
Гражданнар сугышында бер аягын югалтып кайткан
Мәгънәви карт стена буендагы сандыкка кунакларга уйласа да, бөгелми торган тәпәч аяк бер якка да сыймады.
Каршы утырса, идән аша мичкә терәлеп, сыймый калды,
өстәл астына тыкса, бүкән тез өстәлне күтәрә. Ниһаять,
ул җаен тапты: өстәлгә аркасын куеп, аягын ишеккә чаклы сузгач кына уңайланды.
– Алдан килгән урын өчен, соңлап килгән тамак өчен, –
дигән булды Алтаф карт.
– Әйдегез, бары белән, – диде Фәрхиямал кунакларга.
– Ерак кардәштән тату күрше яхшы.
– Әйе, әйе, дөрес әйтәсең, Фәрхиямал җиңги. Урын
сайлама, күрше сайла, – дип төрттеребрәк жибәрде
Мәгънәви. Шуннан соң гына барысы да дәррәү килеп
өстәлне Мәгънәви ягына уртага күчереп куйдылар.
Алтаф белән Мәгънәви карт Мәрдәннең гаилә
хәлләренә тоз салып тормадылар. Солдатларча турыдантуры фронт хәлләренә күчтеләр. Өстәлгә Фәрхиямал
карчыкның булы умачы менеп кунаклады. Солдат капчыгыннан Мәрдәннең армейский фляшкасы горур гына
башын күрсәтте. Фәрхиямалның тьфү-тьфү диюенә карамастан, чыра телә торган пычак белән каты борын мае
киселеп, өч ирнең алдына куелды, чиста пычак белән
тәмле икмәк киселде. Һәм берәр кырлыны төшереп алганнан соң, фронт хәлләренә күчеп, тиздән дошманны
үз өендә дөмектерү турында ныклы, ышанычлы авыл,
алай гына да түгел, тиздән бөтен җир шарын фашист
мәльгуннәрдән тазартырлык стратегик планнары корыла
башлады.
Балаларын, ирләрен, туганнарны сораучылар:
“очратмадыңмы?”, “күрмәдеңме?”, “ишетмәдеңме?”,
“исәннәрме икән?”, “кайчан сугыш тукталыр икән?” дигән
сораулар белән килүчеләр көн буена дип әйтерлек өйдән
өзелмәде.
Килүче-китүчеләр төн уртасында гына таралышты.
Мәрдән тышка чыкты. Шушы көннең тәэсире, тирән
дулкынланулар, эчелгән спирт зәһәреннән аның башы
әйләнә иде. Ул лапаска керде. Мәрдәннең яраланган,
теткәләнгән җаны шикелле тишек‑тошык лапас стеналарыннан учма-учма тулы ай нуры эчкә үтеп керә дә, каралып, корт тишеп беткән иске бүрәнәләргә төшеп уйный.
Ул йөрәк әрнүенә түзә алмый, лапас баганасына маңгаен
терәп, яралы ерткыч кебек саңгырау үксү белән елап
җибәрде. Яу кырында егылып үлеп кенә калган булсачы!
Бу кадәр йөрәк газапларын кичермәгән булыр иде.
Менә кайда ул дошман, менә кайда ул хыянәт, мәкер,
аркага пычак кадау. Кем бит әле? Иң яраткан кешең
җаныңны ярып бирергә әзер торган ярың!
Төн уртасында Мәрдән күрше авылга китте.
Илсөярнең авыл читендә бөрешеп кенә утырган өенең
тәрәзәсен какты.
– Кем бар анда? – дип пәрдә читен күтәрде “әби” булган
кеше.
– Ә, синмени, кияү,– дип куркып кына дәште агарынып
калган Хафизә карчык пәрдә артыннан. – Әйдә, үт, өйгә
кер, кияү.
– Кергән чаклар булып үтте инде бу өйгә, “әби”, – диде,
кинаяләп Мәрдән. – Илсөяр кайда?
– Өйдә, ни, йоклый.
– Чыксын!
– Авырып тора бит әле.
– Ашап бетермәм, үлмәс, – диде Мәрдән.
– Көндез килгәч сөйләшерсез, бәлки, – диде “әби” кеше,
кыяр-кыймас кына.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.