Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
3 февраль , 21:11

Әхәт САФИУЛЛИН. Гөлсинә. Хикәя

Егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егетне күргәч Гөлсинә бер мәлгә өнсез калды. Башта аңа болай, гадәт буенча гамьсез генә күз сирпеп алган иде, шунда никтер бөтен тәнен ток суккандай булып китте һәм үзе дә берни аңламастан тораташтай катты да калды. Аннары зур чем кара күзләрен аңа төбәде. Әйтерсең, менә шушы мизгелдә аны сихерләп өлгерделәр!

Әхәт САФИУЛЛИН. Гөлсинә. Хикәя
Әхәт САФИУЛЛИН. Гөлсинә. Хикәя

Көтмәгәндә ул килеп керде.

Егерме биш-утыз яшьләр тирәсендәге ир-егетне күргәч Гөлсинә бер мәлгә өнсез калды. Башта аңа болай, гадәт буенча гамьсез генә күз сирпеп алган иде, шунда никтер бөтен тәнен ток суккандай булып китте һәм үзе дә берни аңламастан тораташтай катты да калды. Аннары зур чем кара күзләрен аңа төбәде. Әйтерсең, менә шушы мизгелдә аны сихерләп өлгерделәр! Болай текәлеп карап торуы уңайсыз иде, ул моны сизә дә, ләкин шул ук вакытта күзен дә алалмый иде.

– Начальник үзендәме? – дип сорады ир-егет.

– Үзендә, үзендә! Рәхим итегез! – диде ул ашыгып, начальникка хәзер керергә ярыймы, юкмы икәнен белешергә дә онытып.

Ир-егет кабинет ишегенә кереп югалгач, Гөлсинәнең иптәш кызы, машинкада басуыннан туктап, ниндидер борчулы тавыш белән:

– Танышыңмы әллә?! – дип гаҗәпләнде. – Хәтта йөзең үзгәреп китте…

– Ниткән танышым булсын! Беренче генә күрүем. Тик ни… шундый таныш кебек… Мин аны әллә кайчаннан бирле беләм шикелле… – диде Гөлсинә һәм үзе дә сизмәстән: – Һай, бар соң дөньяда ир-атлар! – дип куйды.

– Син нәрсә?! Тапкансың… Хәмитең биш өлеш артык! – диде иптәше аңа сәер карап.

«Чыннан да, нигә бер күрүдә исем китте әле?! – дип уйлап алды Гөлсинә, әле генә әйткән сүзләреннән оялып. – Аз йөриме монда андыйлар?!.»

Тынычлангандай булды. Тик берничә көннән бу ирнең үзләрендә өлкән прораб булып эшләячәген белгәч, ниндидер бер эчке җылылык, ахырынача үзе дә аңлап-төшенеп җиткермәгән сөенү хисе кичерде. Аны күргән саен әллә нишләп китә башлады… Сөенәме, каушыймы, ниндидер бер билгесезлектән курку идеме соң бу?..

Әйе, тынычлыгы югалды. Алай гынамы? Бер ай дигәндә, балкып, нур сибеп торган йөзе суга сусаган гөл шикелле сулыгып калды, күзләрендә элегрәк Хәмите шалтыраткан саен очкынланып-кабынып китә торган җылы чаткылар сүрелде, алар урынына ниндидер моңсулык, ниндидер сагыш барлыкка килде. Хәзер телефон трубкасын алган иптәш кызына да еш кына:

– Хәмит булса, почтага китте, диген! – дип пышылдый башлады.

Хәтта бер мәртәбә Хәмитен дә гаҗәпләндерде. Шулай, гадәттәгечә, билгеләнгән урында очрашкач, берни дә әйтмичә аңа бик озак кына карап торды-торды да, онытылып, кулы белән аның битләрен сыпырып алды, бармаклары белән маңгаен капшады, кашларына кагылды… Бер сүз әйтми: карый да карый, сыпыра, капшый. Әйтерсең, аны танырга тырыша…

– Мин бу, Гөлсинә! Танымыйсыңмы әллә? – дип көлде Хәмит.

Шунда гына өненә килде, айнып китеп, тиз генә кулын аны йөзеннән алды да оялып куйды. Оялырлык та, йә Хода, ул Хәмитене йөзендә теге яңа прораб белән охшашлыклар эзли түгелме?!

– Сагындым мин сине… – дигән булды ул.

Хәзер ул Хәмит турында уйламый да шикелле. Ул онытыла бара бугай… Әлбәттә, сөйгән, вәгъдәләр бирешкән егете алдында Гөлсинә үзен гаепле сизә, аны кызгана, ләкин очрашкан вакытларында элекке хисләр юклыгын бөтен ачыклыгы белән тоя иде. Хәер, Хәмит турында уйламый дип, кистереп әйтеп тә булмый торгандыр. Уйлый да, уйлана да ул. Ләкин шул ук минутта сискәнеп китә – үзе аның турында уйлый, ә күз алдында Зәйнуллин басып тора! Гөлсинәнең чәчләреннән сыйпый кысып-кысып кочаклый… Ул шалтыратса яисә идарәгә килеп чыкса шатлыгының чиге юк, моңсулыгы югала, күзләрендә каядыр тирәнгә яшеренеп торган якты нурлар яңадан кабына. Андый минутлар – Гөлсинә өчен иң бәхетле мизгелләр. Юк, аннан берни дә кирәкми аңа. Тик ешрак күренсен, ешрак тавышы гына ишетелсен…

Зәйнуллин участогы башка җирдә урнашкан, шуңа күрә идарәдә берәр киңәшмә-мазар була калса, гәрчә инде бу турыда үз вакытында әйтелеп, хәбәр ителеп куелса да, трубканы алып кабат-кабат исенә төшеру тагын бер мәртәбә аның тавышын ишетү Гөлсинәнең җанына ләззәт, күңеленә тынычлык индерә.

– Онытмадыгызмы, Камил Галимович, бүген сәгать биштә оперативка! – ди ул дулкынланудан әз генә калтыранган тавышы белән.

Моңа Каршы Зәйнуллинның ирләрчә нык, ләкин җанга якын ягымлы тавышы ишетелә:

– Рәхмәт, Гөлсинә, – хәтерлим. Булачакмын!

Дөньяда тулып ашкан хисләреңне яшереп, сизенүләреннән куркып йөрүдән дә авыр нәрсә юктыр. «Әгәр мин ир заты, ә ул хатын-кыз булса икән!.. – дип тә уйлый кайчак Гөлсинә, әгәр дә шулай була калса нишләрен ачык итеп күз алдына да китерә алмыйча. – Әллә хат язаргамы икән? Юк, юк! Өйләнгән кешегә хат язу да килешми. Сөяркәсе итәр дә, нишләреңне белмәссең аннары… Яманатым таралыр. Хәер, башкаларның миндә ни эше бар?! Ә бәлки… Ә бәлки күрмәс өчен эштән башка җиргә күчәргәдер?..» Кыскасы, башына әллә нинди уйлар килә. Андый чакта үч иткән шикелле бит ул: бер рәхәтләнеп сөйләшер сәбәбе дә чыкмый.

…Барысы да көтмәгәндә килеп чыкты.

Идарәгә Зәйнуллин участогы башкарачак эш турында килешү китерделәр. Ул аңа кул куярга тиеш иде. Әллә ни ашыгыч эш түгел, чөнки өлкән прораб монда атнасына ике-өч тапкыр булып китә, бер килгәндә алыр иде әле. Ләкин Гөлсинә аны үзе илтеп бирәчәк! Һәм бүген үк! Хәзер үк! Ул сәгатенә карап алды: хәер, эш бетәргә дә күп калмаган икән инде. Калмаса соң! Нигә кайгырырга? Бу яхшы да әле. Менә хәзер шалтыратыр да…

– Мин сезгә жыенам әле, Камил Галимович, – диде ул аңа шылтыратып. – Бер документ калдырдылар сезгә…

– Вакыт бик соң була бит инде, син килгәндә, – диде аңа Зәйнуллин. – Бәлки, машина гына җибәрергәдер? Нишләп килеп йөрергә?..

Бу сүзләрне ишеткәч, Гөлсинә эсселе-суыклы булып китте.

– Юк, юк, мин үзем, Камил Галимович, дип пышылдады ул кайнар сулышыннан тирләгән телефон трубкасына. Хәзер мин… Мин үзем…

Әлбәттә, чибәр, яшь бу кызның үзенә бер күрүдә үк гашыйк булуы турында берни белмәгән, берни сизенмәгән Зәйнуллин гаҗәпләнеп калды: «Нинди ашыгычлык? Иртәгә хәтле берни дә булмас иде әле»… Ул моны нигә юрарга да белмәде. «Нинди ягымлы, гүзәл кыз бу Гөлсинә! Үзе иренмәүчән дә икән тагын,дип уйлап алды ул. Бер егетнең бәхете инде!»

Гөлсинә ашыга-ашыга урам буйлап атлый. Йөзендә ниндидер кырыслык, ә йөрәге тынычсызланып, күкрәк читлегеннән чыгардай булып еш-еш тибә. Күз алдында Камилның кара тутлы түгәрәк, матур йөзе, кечкенә генә чокыр белән икегә аерылып торган ияге һәм чиста күк зәңгәрлеген хәтерләткән зәңгәр күзләре, таза-нык гәүдәсе. Колак төбендә жанны эретердәй көчкә ия булган, ирләрчә нык тавышы яңгырап тора сыман… Урамда талгын гына яңгыр ява, тик Гөлсинә аны сизми генә.

– Менә килеп тә җиттем, Камил Галимович, – диде ул, Зәйнуллин кабинеты ишеген ачып кергәч. Һәм ни әйтерсең, дигәндәй, үзе дә сизмәстән аның күзләренә карап алды. Аннары ашыкмыйча гына сумкасыннан кәгазьләрен алып аңа сузды. – Ашыгычтыр дип уйладым…

Камил аларны кулына алды да, караштырып:

– Рәхмәт, Гөлсинә. Яңгырда чыланып йөрергә туры килде инде сиңа… Иртәгә үзем кереп алган булыр идем, – диде. – Чылангансың бит…

– Минем сезне күрәсем килде…– диде кыз, кинәт йөзен аның күкрәгенә яшереп. Һәм сулкылдап елап җибәрде. – Гел күрәсем килә. Тавышыгызны ишетәсем килә… Нигә алай? – Үзем дә аңламыйм…

– Кара инде, шундый чибәр кызлар да елый димени? – дип Камил Гөлсинәнең чәченнән сыйпап алды. Бу хәлдән ул үзе дә каушап калган иде бугай. – Ярар, Гөлсинә, ярар, житте… Сөрт яшьләреңне! Яшь чакта андый аңлап булмаган нәрсәләр булгалый инде ул. Аннары бетә алар, үтә… Аннары аларны көлеп кенә искә аласың… Әйдә, мин сине өеңә калдырып китәрмен. Мине дә көтәләрдер… Биш яшьлек бик олы малаем бигрәк көтә мине. Кайтып керүгә муеныма атланырга гына тора…

Кинәт Гөлсинә аның күкрәгеннән башын алды да, ничәмә-ничә көннәр җавабын таба алмыйча аптыраган нәрсәсенең көтмәгәндә генә чишелешен тапкан һәм аның дөреслегенә, бердәнберлегенә инанган кешедәй, күзләрен тутырып Зәйнуллинның күзләренә карады. Озак карап торды ул аларга. Әйтерсең, алар тирәнлегеннән нидер эзли иде.

– Малай көтеп торса күңелледер инде ул, Камил Галимович… Көтеп торучысы булса, һәркемгә күңелле инде… Безнең дә булачак малаебыз… Тиздән туебыз… Кияүгә чыгам…– диде Гөлсинә, чәчләрен рәтләп. – Ярый, хушыгыз!

Ул тиз генә сумкасын кулына алды да кызу-кызу атлап ишеккә юнәлде. Зәйнуллинның: «Хәзер машина белән озатып куям, Гөлсинә!» дигән сүзләрен ишетмәде дә бугай. Һәрхәлдә бернинди җавап та кайтармады.

…Тиздән идарәдә Гөлсинә урынында башка кыз утыра иде…

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас