

(Дәвамы.)
Мәрдән бераз оеп ятканнан соң күзен ачты. Өйгә тәмле
аш исе таралган.
– Кызым, мичкә ягып, берәр таба ашы пешереп
бирмәссең микән? – диде Мәрдән Дианага.
– Аш әзер бит, картатай, аш ашап карасаң?
– Аш үтми бит, кызым, иртән ашап карадым, бер-ике дә
йотып булмады, йоткылыктан җибәрми. – Ул шыр сөяккә
әйләнгән нечкә, зәңгәрләнеп торган кулларын юрган
өстенә алып салды. Яңаклары, баш сөякләре беленеп
торган маңгае, каш сөякләре, эчкә баткан күзләре өмет
белән оныгына борылды. – Таба ашы үтәр кебек.
– Ярый, картатай, хәзер газ өстендә генә коймак коеп
алам.
Менә бит бала-чага! Һаман үзенчә. Тик ул кызып
киткәнен сиздермәскә тырышып:
– Мич тәбикмәге ашыйсы килә, кызым, табада, ут
алдында, йөзе килгәнне… Сары май белән майлап…
Онытмагансыңдыр бит, нәнәң ничек пешерә иде?
– Хәзер, картатай. Айнур, утын алып кер, мич үткәнче
камыр ачып чыга ул.
Диананың тәбикмәге пешеп чыкканны түземсезлек
белән көтте Мәрдән. Бик күп һәм бик тәмләп ашар кебек тоелды аңа. Яңа чүпрәдән эшләнгән чемердәп
торган йөгерек камырның әчкелтем тәмле исе борын
тишекләренә үтеп иркәләде, чаж-ж-ж итеп кызу табага коелуы, ничек итеп пыш-пыш килеп тишекләнеп
кыбырдап-кыбырдап алуы, ничек итеп матур, моңлы,
нәкъ Мәдинәсе барындагыча, табагачның табаны
чыңлатып эләктереп алуын, мичтән чыгаруын, оныгының
җәһәт кенә, нәнәсеннән өйрәнгәнчә, өстәлгә ак сөлгегә
әйләндереп салуын күреп, ишетеп, кинәнеп, хозурланып,
түземсезләнеп көтеп ятты карт.
Ниһаять, сары гәрәбә тәбикмәкләр майланып, пар
бөркеп, көязләнеп, авыз суларын китереп, карт алдына
килеп яттылар. Чынаякка куе сөтле чәй коелды.
Мәрдән калтыранган бармаклары белән бер кисәк
тәбикмәкне кабып җибәрде, тик ризык нихәтле генә
авызда әвәләнсә дә, чәйнәлсә дә, чәй белән чылатылса да, йотылмады. Диана картатасының тамак
төбендәге үңәченең йотарга тырышып, бер аска, бер
өскә хәрәкәтләнгәнен күрмәмешкә салышып, күзләренә
тулган яшьне күрсәтмичә, эш белән булышкан булды.
Картатасы капкан ризыгын да йота алмады. Аш үтми иде
инде аңа.
– Булмый, – диде карт, бераз ятып хәл алганнан соң.
Аның ябык күзләре читеннән ике бөртек яшь агып төште.
Шактый озак тын гына ятканнан соң, ул акрын гына
күзләрен ачты:
– Кызым, бу дөньядан күчкәнче сиңа сөйләп калдыра
торган серем бар. Акыллы баласың, аңларсың, хәзер
аңламасаң, үскәчрәк аңыңа җитәр. Ничек кенә булса да
гүргә алып китәсем килми үзем белән бу серне. Дөньялар
да үзгәрде, мондый нәрсәләр өчен хәзер суд та, трибунал да юк бугай инде, булса да алар белән куркытып булмас инде.
– Сезнең Германиядә абыегыз бар, булырга тиеш.
Исән булса, сугыштан соң туган малай – Александр
исемле. Элегрәк сөйләсәң, эзләсәң, сәвит власте аяусыз тегермәнендә тарттырачак иде. Мине генә түгел,
әтиләреңне, апаларыңны да. Ә нәнәңә мин ул турыда
үзем сөйләмәдем, авыр булыр дидем. Ә хәзер ярый
инде. Нәнәң – гүрдә, мин дә тиздән аның янында булырмын. Хәзер инде сөйләсәң дә ярыйдыр. Гафу итәр әле.
Ул бик зур һәм бик кадерле сер, балам.
Якынрак кил, балам, тавышым ныклы түгел, кычкырып сөйләп булмас, аңларга тырыш. Бу сер инде икенче
дөньяга күчәргә ирек бирми, чабуымнан тарта. Тизрәк котылырга кирәк миңа бу сердән.
* * *
…Каты яраланып, госпитальдән‑госпитальгә күчеп,
ниһаять, үлем тырнагыннан ычкынгач, яраларны ямаштырып, ныгытырга дип, Белоруссия җирләреннән Мәрдәнне
туган ягына бер айга, бик сирәк һәм бик бәхетлеләргә
генә эләгә торган отпускага җибәрделәр.
Тиздән фронт дошман территориясенә күчәчәк иде.
Халыкта җиңүгә ышаныч аның саен артты, күңелләрдә
тиздән булачак җиңү тантанасы бөреләнгән иде инде.
Мәрдән өйдән ярты ел хат ала алмады, үзенең дә,
госпитальдән госпитальгә күчеп йөргәч, адреслары буталып бетте. Аякка басармын да, аннары язармын дип
юатты ул үзен. Сагынды, өзелеп сагынды гаиләсен.
Өшеп, туңып, окоп туфрагын кочаклап, юеш җиргә сыенып сеңеп ятканда да, үкереп килгән фашист танклары
траншеяларны изгәндә дә, сугыш башында җиде кешегә
бер винтовка белән атакага барганда да, “илем” диеп,
“Сталин өчен” диеп, туган җирем, әткәм кабере, әнкәм,
сөйгән ярым, балам, дип алга ташланды ул. Алар саклады Мәрдәнне үлем чалгысыннан. Ә сугышта нәрсәгәдер
тирән ышаныч булмаса, үлем козгыны сине шул минутында ук үзенең корыч тырнакларына эләктерә.
Тиздән ашкынып көткән минутлар җитәчәк. Мәрдән,
ниһаять, кадерле кешеләрен күрәчәк, кочагына алачак,
улы үскәндер инде. Хәзер инде танып та булмыйдыр,
үзе танымас, киткәндә күкрәк баласы булып кына калган
иде бит. Күзләрен зур ачып, “тиз кайт, әткәй”, дигән төсле
тешсез авызын ачып елмайгандай иткән иде. Ә Илсөяре
ничек шатланыр инде, ә әнкәсе. Алар бит аның кайтасын
да белмиләр.
Мәрдән состав көпчәкләренең бертөрле тукылдауларына колак салып, оеп китте. Төшендә ул Барыен
күрде. Яшел яланда Илсөяр белән Мәрдән печән чабалар. Яннарында үлән өстендә Барый шуышып йөреп
бөҗәкләр куа, имеш. Үзе көлә, көлүе нәкъ көмеш тәңкә
чыңлавы инде, челтер-челтер килә дә үләннәр арасында югала бара, ерагая бара. Мәрдән улы артыннан
китә, кая соң ул, тавышы ишетелә, үзе күренми, Илсөяр
дә кинәт юк булды. Алар яланның икенче ягыннан ябырылып килгән кара томан эченә кереп баралар лабаса.
“Баланы кара, баланы кара, кермә, барма анда”,– дип
кычкыра Мәрдән хатынына, ә ул артына әйләнеп ничектер моңсу итеп елмая да үзе һаман томанга таба ашкына,
имеш. Мәрдән әле Илсөяр, әле Барый артыннан ташлана, Барые куе үләннәр арасыннан үрмәләп, һаман текә
ярга якынлаша да якынлаша, имеш. Менә ул яр читенә
килеп тә җитте, “әти”, “әти” дип куркып ачыргаланып кычкырып та җибәрде. Кинәт исеп киткән көчле җил Барыйны
үләннәр арасыннан тәгәрәтеп ярдан төшереп җибәрде.
Чыр-чу килгән тавышка Мәрдән уянып күзләрен ачты.
Аңа каршы урынга өч баласы белән чегән хатыны кереп
урнашкан иде.
Бу куркыныч төш Мәрдәннең күңелендә хәвеф уятты,
төш тәэсирендә шактый күңелсез утырганнан соң, чегән
гаиләсе акрынлап аның игътибарын үзенә җәлеп итте.
Хатынның кара куе бөдрә чәчләре зур чуар яулыгы
астыннан чыгып, маңгаен каплаган, иске генә кызыллыкаралы кофтасының бер чабуы белән күкрәгендәге песи
баласы шикелле генә сабыен япкан. Каракучкыл озын
беләкләрендә төрле төсле муенсалардан урап киелгән
ике беләзек, шундый ук төстәге озын алкалары иңнәренә
төшеп тора. Катлы-катлы киң юбкасы өстеннән зур чуклы
шәл бәйләгән. Гәүдәсенә карап егермене дә биреп булмаган бу хатынның күзләренә кырык яшьлек хатын‑кыз
кайгысы тулган иде.
Мәрдәнне бигрәк тә чегән балаларының үзләреннән
дә зуррак кирәк‑ярак салган биштәрләрен үз яннарыннан җибәрмичә, кырмыска кебек ябышып ятулары,
югалтмаска тырышулары, өсләрендәге зурлар иңеннән
төшкән сәләмә киемнәре, такта шикелле юка гәүдәләре,
упкын төсле ач күзләре тетрәндерде. Чегән хатынының
күзләре тулы өметсезлек иде. Ачлыктан сүз әйтергә дә
хәлләре калмаган ике малаеның ике беләгенә ябышып,
инде хәер сорашырга да көчләре беткән, соңгы чиккә
җиткәнлекләре күренеп тора. Куенындагы имчәк баласы, песи баласы шикелле сирәк‑мирәк шыңшып алып,
анасының сөтсез имчәген суырып ала да, өметен өзеп,
әллә йоклап, әллә һушын югалтып, тынып кала.
Сугыш аларны да – һәр вакыйгадан җиңел чыга белүче,
хәйләкәр һәм тапкыр, һәр вакыйгага яраклаша белүче
табигать балаларын да тезләндергән, дип уйлап алды Мәрдән.
Мәрдәннең йөрәге сулкылдап куйды. Кайдан килеп кайда китеп бара бу ирек яратучы, дөньяга артык дәгъва тотмый, иркен яланда атлар уртлатып, мәңгелек күк астын
йорт түбәсе итеп яшәргә өйрәнгән бу халыкның бер кыйпылчыгы! Аларны да сугыш челпәрәмә китергән, кайсы тукталышта, нинди исемсез кабердә ятып калыр бу
гаиләнең беренче, икенче, өченче, яки дүртенче вәкиле?
Әллә беренче булып беренче кабердә, яки юл читендә
күзләре эчкә баткан, ачлыктан шашарга җиткән, инде
егылам, егылам дип утырган шушы хатынмы? Сугыш,
каһәр суккан сугыш! Бу гаилә агачының дәвамы калырмы?
Йолдызлы күк астындагы учак яктысында, гитара моңы,
атлар кешнәвенә кушылып күктән йолдызларны үрелеп
алырдай булып дәртләнеп биергә тиешле бу халык – әле
кырау төшәргә өлгермәгән бүгенге август күге астында.
Мәрдән солдат капчыгын чишеп бер бөтен икмәк һәм
бер кисәк сало чыгарды. Каршыдагылар, күзләре белән
йотардай булып, икмәккә текәлделәр. Ул, солдат пәкесе
белән кисеп, ярты икмәкне һәм бер кисәк салоны хатынга
сузды. Хатын чын микән бу, дигән сыман башта аптырап
торды, аннары ябык куллары белән икмәкне борынына
китереп, күзләрен йомып, тирән итеп иснәде. Ул икмәк
кисәгенең яртысын сакланып кына бүлеп балаларына
тоттырды. Киң итәге кесәсеннән ялтырап торган хәнҗәр
тартып алды һәм салоны шикәр шакмагы шикелле генә
кисеп, балаларының учларына салды, калганын кулындагы токчаена кадерләп төреп, куенына кыстырды. Алар
ашамлыкларын озакка сузарга тырышып бик кадерләп
һәм тәмләп, ләкин бик тиз ашап бетерделәр. Ничектер
тынычланып калган шикелле булдылар. Җылы вагонда
йокымсырап киттеләр. Чегән хатыны гына:
– Рәхмәт, солдат! Инде әллә ничә көн ризык капканыбыз
юк иде. Булганын юлда урладылар. Бездән, хәтта бездән
дә урладылар, дип көлемсерәде ул. Сербиянкалар без,
язмыш бөтен илләр буенча йөртә менә. Белоруссиядә
иремнең туганнары булырга тиеш, шунда барырсыз дигән
иде Роман. Үз бакчалары белән торалар. Бәрәңгеләре,
чөгендерләре булса да үскәндер әле. Анда инде җирләр
азат. Ә ирем… – ул еламаска тырышып, аскы иренен
тешләде. – Бер ай элек үлем кәгазе алдым.
Бераз тын гына барганнан соң чегән хатынының үзенә
текәлеп карап торганын сизде Мәрдән.
– Солдат, телисеңме, мин сиңа язмышыңны әйтәм. Мин
дөресен әйтәм, сиңа да ни күрсәм – шуны әйтермен. Бу
безне икмәк биреп ачлыктан коткарган өчен генә түгел,
мин күреп торам, яхшы күңелле кеше син. Тик дөресен
әйткәнгә ачуланма, һәм мин кушканның барысын да
үтә. Минем карамәт – уен түгел, ул миңа әбиләрдән,
әниләрдән күчкән. Тик син миңа вәгъдә бир, ни кушсам
шуны үтә, ул синең гомереңне саклап калачак!
Гәрчә андый нәрсәләргә ышанып бетмәсә дә, Мәрдән
аңа кулын сузды. Серб хатыны дикъкать белән аның учына карады. Маңгаенда сизелер‑сизелмәс кенә сырлар
пәйда булды, кашлары җыерылып, бергә дип әйтерлек
кушылдылар.
– Солдат, ай, бәхетлесең, гомерең озын була. Сугыштан
исән кайтасың, мул яшәячәксең, йөрәгең җылы, ләкин
холкың кискен икән… Ашыкма, эшләр эшеңне уйлап эшлә… Югалтулар аша табышларга килерсең,
рәнҗешләреңне эчеңә йом, морадыңа ирешерсең. Биш
балаң була, шуларның дүртесе синең гомереңнән озаграк яшәячәк, өеңдә сине әнкәң көтә. Сабыр бул. Бер
киңәш сиңа – өеңә револьверыңны алып кайтма, ташлап
кит аны, төзәтеп булмаслык хата эшләргә мәҗбүр булма,
коралыңны ыргыт, яки бир миңа, үзем ыргытам.
Мәрдән ачлыктан миңгерәүләнгән хатынның бу
сүзләрен аптырабрак, ышанмыйчарак тыңлап торды.
Кайдан белә ул шинель кесәсендә револьвер ятканын.
Тапты ул аны сугыш яланында, табылган коралны ташлыйлармыни, корал ич ул. Фашист белән сугышырга
кирәк ул. Ул инде винтовка гына түгел, ул револьвер, ул
күренми, ул кеше күзеннән еракта һәм һәрчак дошманга
сиздермичә елан урынына күренмичә генә һөҗүм ясый,
тиз, кисәк һәм төгәл итеп. Кайдан белгән бу чегән хатыны
аның револьверы барлыгын. Сугыш кырыннан табылган
бу коралны кирәкле җиргә тапшырырга өлгерә алмый
калды ул, юлга чыгарга туры килде.
Ял итәр, яраларын төзәтер дә, тагын фронтка китәр.
Тыныч туган якта, билгеле инде, револьвер аңа кирәк
булмаячак, шуңа күрә ул аны, бил артына, гимнастерка
астына ук яшереп куйды. Чегән хатынының ялварулы
карашына Мәрдән җавап бирмәде. Иркенрәк урын алып,
азык тулы вещмешогын баш астына куеп, револьверының
каты җисемен гәүдәсе белән тоеп, тынычланып чалкан
ята төшеп, йоклап китте. Мәрдән күзен ачканда, чегән
гаиләсе вагонда юк иде инде. Төш булдымы бу, өн булдымы? Алар урынына инде барлы-юклы йөкләре белән
башка кешеләр кереп утырганнар. Ул торып утырды,
әйберләрен барлады. Барысы да урынында, тик… тик…
билгә беркетелгән, ныгытып каешка бәйләнгән револьвер юк иде.
Ахмак, дип уйлады ул үзе турында. Шул чегән хатынына ышаныч бармыни? Бур бит алар, коралны ашамлыкка алыштырыр өчен йоклатып, урлап алган инде, тик
ничек шул хәтле сак, шул хәтле нык яшерелгән коралны
алырга кирәк? Ашамлыкка алыштырырга дисәң, капчыгы
белән ризыгын алып чыгып китү җиңелрәк тә булыр иде.
Мәрдән уйга калды.
Озак юллар үтеп, поезддан-поездга күчеп утырып,
ниһаять, үзләренең станцияләренә таң атканда килеп
төште Мәрдән. Станциядән соң да шактый ерак атлыйсы
бар иде аларның авылына кадәр.
Таң беленергә тора, чын көз артыннан гына була торган җылы әбиләр чуагы, икенче җәй табигатьтә. Басулар
инде буш. Булган игеннәр җыеп алынган. Чәчелми калган
җирләрдә чүп үләне орлык очыра. Ат юлы ике яклап үскән
тигәнәкнең йодрык хәтле, ут кебек кызыл чәчәкләрен
әйтерсең инде көя элпәсе каплаган, гөрләп торган басу
чәчәкләре: ромашкалар, күкчәчәкләр төссезләнгәннәр,
куырылганнар, бары тик аерым‑аерым түгәрәк куаклыклар тирәсендәге чабылмый калган үләннәр арасында
сукыр кычыткан, сары мәтрүшкә, ачы әрем һәм башка
чәчәкләр масайган кебек, кыраудан качканнарына мактанышып утыралар.
Ул акрын гына Биек аркадан төшә башлады. Менә аның
туган төяге, менә аның тамырлары береккән, кендек
каны тамган, балачактагы эзләре тузанда уелып калган,
ялгыш пыяла кисәгенә яки кадакка басканда кан тамчылары җиргә сеңгән кадерле авылы. Газиз баласын ефәк
чаршау ябып йоклаткан назлы ана кебек, иртәнге томан
уйсулыкта утырган авылны каплап алган. Ә уң якта кинәт
кенә текә булып авылның горурлыгы, матурлыгы, макта-
нычы – каен урманы үскән яшелле-кызыллы Мәхәббәт
тавы күтәрелә. Мондый матур, тик каеннар гына үскән
биек һәм зур тау бу тирәдә Мәрдәннәр төбәгендә генә.
Менә бүген дә ул томан аша яшелле, сарылы шәлен
болгап, солдатны каршы алды. Мәрдәнне кинәт әйтеп
бетерәлмәслек күңел күтәренкелеге, дәрт, кайту куанычы биләп алды. Ул үзе дә сизмичә кычкырып җырлап
җибәрде:
Олы юлның каенына
Ямщик атын бәйләгән;
Исән йөреп. сау кайтырга
Ходай насыйп әйләгән...
(Дәвамы.)
Фото: Freepik.