Чәчмә әсәр
2 февраль , 14:49

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Әкълимәгә ислемай. Хикәя (Ахыры)

Әле яшьлек узмаган сыман. Йөрәк тә дәртләнеп тибә, беләкләрдә көч тә бар. Тик нигәдер ямансу, шулкадәр ямансу – поезддан сикереп төшеп, артта калган елларга таба, Әкълимә яшьлегенә таба, беренче мәхәббәт язларына таба йөгерәсе килә.

Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Әкълимәгә ислемай. Хикәя (Ахыры)Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Әкълимәгә ислемай. Хикәя (Ахыры)
Фаил ШӘФИГУЛЛИН. Әкълимәгә ислемай. Хикәя (Ахыры)

* * *

Китәсе дә килә сыман авылдан. Китәсе дә килми. Күңелдә ниндидер рәхәт борчылу, рәхәт дулкынлану. Түбән очта, дәртле күңелне тагын да дәртләндереп, кино моторы дөпелди. Әле кино башланырга иртә. Механиклар сынап кына карый торганнардыр моторларын. Гадәттәгечә кинога тагын акча юк инде. Һаман-һаман әнидән дә сорап торып булмый. Әле узган атнада гына, бөтен акчаларын кырып-себереп, миңа чалбар алган иде – акчасы да юктыр. «Три мушкетёр»га качып-посып кына кергән идем дә бит. Белмим шул, бу юлы ишек төбендә Һәмбәл үзе билет сатачак, ди. Ул инде, үлсә дә, акчасыз кертми. Кино башланганчы өч-дүрт мәртәбә билет тикшермәсә, күңеле булмый аның. Әллә кинога бармыйча, Әкълимәнең клубтан чыкканын гына саклап торырга микән? Алай да егетләрчә булмый…

– Нигә бик уйга батып торасың әле, улым?

Мин сискәнеп киттем.

Өстенә һәрвакыт эт өрсә дә ертылырга торган зәңгәр сатин күлмәк киеп, башына ак яулык бәйләп йөри торган акыллы, юмарт әнием бу юлы да мине аңлады.

Ишегалдында кер элә торган җиреннән тукталып, йомшак тавыш белән генә:

– Баядан бирле минем тирәдә кыршынып йөрисең, кинога акча кирәктер инде сиңа? – диде.

Мин дәшмәдем. Иреннәремне тешләштергәләп, йөземә нәүмиз кыяфәт чыгарырга тырышып, Нәкыя абыстайлар каенына гына карап тордым.

– Акча юк шул, – диде әни, соңгы керен шапылдатып селки- селки.

Әнинең тел төбеннән «Акча югын юк та, тик син кайгырма, берәр әмәлен табарбыз» дигән мәгънә яңгырады.

Һәм шулай булып чыкты да.

Менә ул, керен элеп бетереп, эмальләнгән кара табагын култыгына кыстырды һәм, «ристан» галошларын лыштырдатып, болдырга таба китте. Бер уңайдан, «Әйдә, керик әле» дип, мине дә чакырып узды.

Өйгә кердек. Әни табагын почмак сәкесенә куеп килде дә өстендә ястык-юрганнар өелеп торган зур иске сандык янына тукталды. Ястыкларны сәкегә алып ташлады. Сандыкны ачты һәм тынып калды.

Бу сандык ачылгач, эш пешә инде, дип уйладым мин. Шатлыгымнан авызым ерылып ук китте.

Элегрәк сөлге-җәймәләр белән шыгрым тулы иде бу сандык. Хәзер саеккан. Саегыр да шул. Кайчандыр шул сөлге-җәймәләр өс-башыбызны бөтәйттеләр, «ни ашыйм, ни эчим» заманнарында безне ризыклы иттеләр.

Әни, ачык сандык өстенә иелгән килеш, шулай беркавым уйланып торды да кулын чигүле салфеткалар арасына тыгып җибәрде. Салфеткалар арасыннан бәләкәй генә тартма килеп чыкты. Әни аны кулына алды. Саклык белән генә ачты. Тагын уйланып торды. Мин сузылыбрак карадым. Тартмада читләренә бизәкле кәгазьләр ябыштырылган нәни генә шешә ята иде.

Ни өчендер керфекләре дымланган әни шешәне кисәк кенә учларына кысты да миңа сузды.

– Мә, – диде ул, дымланган күзләрен алъяпкыч итәге белән сөртеп, – укытучы Фагыйлә апаңа илтеп бир, әни сатам дип әйтте, диген. Шул сөйләшенгән бәягә дип әйтте, диген, үзе белә ул. Кинога да керерсең, китсәң-нитсәң, калганы юлыңа да җитәр…

Мине ай күрде, кояш алды. Очтым гына ике ягына ямь-яшел бәбкә үләне үскән сукмак буйлап. Фагыйлә апалар янына барып җиткәнче түзмәдем – учымдагы шешәнең капкачын борып ачып иснәп карадым. Әттәгенәсе! Мондый тәмле исне гомеремдә дә иснәгәнем юк иде минем. Ай-яй! Ландыш, миләүшә чәчәкләренең, җир, каен җиләкләренең исен, җыеп, шушы шешәгә тутырганнар диярсең. Эх! Шул чагында, кылт итеп, Әкълимә исемә төште. Аңа да иснәтеп карасаң моны? Яисә елкылдап торган чәчләренә сөртсәң! Шул чагында минем башыма вәсвәсәле һәм шул ук вакытта мавыктыргыч уй килде… Очлары ниндидер серле зәңгәрсу эңгергә төренгән талларга күтәрелеп карадым. Ара-тирә нәрсә турындадыр сөйләшкәләп куйган карга тавышларына колак салып тордым. Һәм, тирә-ягымнан үтеп-сүтеп йөргән кешеләр күрмәсен тагын дигәндәй, шешәнең капкачын ябып, кесә төбенә салып куйдым да, бөтен эчем-тышым белән шатланып, клуб ягына йөгердем.

Чаба-чаба уйлыйм. Уйлый-уйлый чабам.

Фагыйлә ападан гына килмәсен әле тәмле ис. Әкълимәдән дә килсен, дим. Кинога без бушлай да керәбез, ә китә-нитә калсам, ни пычагыма акча? Станция бер чакрым. Әллә вагон подножкаларына басып йөрмәгән малайлармы без! Күз алдыма, ак күлмәкләрен җилфердәтеп, тагын Әкълимә килеп баса. Чәчләренә кадап куйган кәкре тарагына кадәр күрәм мин аның. Нәрсә дияр икән, шушы хушбуйны бүләк итеп биргәч?! Сөенер микән? Ә алмаса?

Клуб янында кеше аз әле. Минем ише егет-малайлар һәм ыбыр-чыбыр бала-чагалар гына судагы маймычлар кебек тыз да быз йөргәләп тора.

Киносы сугыш турында икән. Кич болытлы. Өянке ябалдашлары, ниндидер яңа көй чыгарырга тырышкандай, бер ду килеп, бер бөтенләй тына язып тирбәләләр. Яхшы, бик яхшы төн кыяр каракларына, дип уйлыйм мин, эчемнән генә. Үзем, клуб артына чыгып, ярым ачык калган тәрәзәгә карыйм. Эчтә ут янмый януын. Ләкин тәрәзә биек. Баскыч-фәлән сөйрәп килеп булмас инде. Почмакка чыгып, бүрәнә башларына ябыша-ябыша, өскә үрмәлим. Бөтен көчемә ыргылып, бер кулым белән тәрәзә яңагын эләктерәм. Менә инде икенче кулым да тәрәзә яңагында. Аяклар әлегә һавада асылынып тора. Зарар юк, без инде мондыйны гына күргән малайлар. Бөтен көчеңне беләкләреңә туплап, менә шулай күтәрелергә дә гәүдәңне менә шулай эчкә ыргытырга. Караңгы клубка кереп, идәненә баскач, тизрәк кесәне капшап карыйм – төшеп калмады микән?! Юк, исән-сау…

Сәхнә астында тагын да караңгырак. Өстәвенә бөркү. Башка пәрәвезләр тиеп тора. Идәндә бер карыш тузан – өс-баш буялмасын өчен, чүгәләбрәк утырырга тырышам.

Тышта кино моторы дөпелди. Өянкеләр шаулый. Кесәдә – ислемай. Бераздан уйларым тагын Әкълимә чәчләренә кереп адаша.

Ишек тавышы ишетелгәч һәм сәхнә астын каплаган такталар арасыннан гөлт итеп ут шәүләсе күренгәч кенә, уйларымнан айнып киттем. Ишетәм – Һәмбәл билет сата башлады. Алгы рәткә, чыр-чу килеп, бер төркем юеш борыннар кереп тулды. Бертуктаусыз сөйләшәләр, көлешәләр; чарт-чорт симәнке яралар. Дөбердәшеп, сәхнәгә сикереп менәләр дә, кәҗә бәтиләре кебек, тагын шыбырдашып кире төшәләр. Ара-тирә Һәмбәлнең кырыс тавышы ишетелгәләп китә: «Артыгыз кычыта, ахры, сезнең, артыгыз…»

Инде урта рәтләрдә басынкырак тавышлар да ишетелгәли башлады. Болары – олылар. Кемдер гармун кычкыртып куйды. Тышта моторны беркавым сүндереп тордылар да тагын кабызып җибәрделәр. Чыгарга вакыт түгел микән инде миңа? Ләкин ни өчендер залда ут сүнми дә сүнми. Мондый тузан арасында утырганыңны Әкълимә күрсә, җүләр! Әнә баш очында гына нәрсәдер шыңгырдап куйды. Музыка уйнап җибәрде… Ә ут сүнми дә сүнми. Болай утырып булмый ич инде. Кино башланды бугай. Ниһаять, кызыксыну җиңде. Сәхнә астыннан, башның яртысын гына чыгарып, залга карадым. Әмма, көчле яктылыктан күзләрем әлҗе-мөлҗе килеп, бернәрсә дә күрми тордым. Аннары… аннары кемнәрдер шаркылдап көлеп җибәрделәр. Баш очында радио гына шыңгырдаган икән дә бит, әмма ләкин соң иде инде. Кире тартып алганда, башым сәхнә аратасына бәрелде. Һәм шул чагында кемнеңдер тимердәй каты бармаклары җилкә тамырыннан кысып алды. Хром итекләреннән таныдым – Һәмбәл үзе. Күз алларым караңгыланып китте. Тирә-юньдә чыр-чу, көлеш. Ә мин Һәмбәл кулыннан ычкынырга тырышмыйм да. Яңакларымның уттай януын тоеп, зал буенча сөйрәлеп барам. Һәмбәл тавышы кайдандыр ерактан, стена артыннан ишетелә сыман:

– Куян тоттым, җәмәгать, менә карагыз, ата куян.

Инде бала-чагалар гына түгел, олылар да көлә. Әкълимә! Эх, Әкълимә дә монда бит инде. Клуб идәне ярылмый ичмасам… Бетте, барысы да бетте…

Ишек төбенә җитәрәк, идәнгә нәрсәнеңдер шылтырап төшкәнен ишетәм, Һәмбәл кинәт идәнгә иелә. Ислемай! Бөтен клуб, бөтен халык яшелле-кызыллы томан эчендә. Беркемгә дә карамыйм, беркемне дә күрмим. Күзләрем фәкать Һәмбәл кулындагы шешәдә. Тешләремне кысып, Һәмбәл өстенә сикерәм. Һәмбәл артка тайпылып өлгерә, тиз генә шешәне ачып иснәп карый. Сипкелле борынын җыерып, зәһәр итеп көлә. Аның тавышы тагын каядыр еракта, стена артында:

– Бик көяз куян булып чыкты әле бу, кесәсенә хушбуйлар гына тыгып йөри икән, әй…

Көлү тавышы ярым ачык ишектән ургылып кергән мотор тавышын күмеп китә. Түшәм чайкала. Юк, түшәм түгел, мин үзем чайкалам…

Менә инде мин караңгы урамда.

Клуб почмагына китеп, кызган битләремне төн җиленә куеп тордым да тагын ишек янына килдем. Эчтә кино бара. Басма алдында, җен ачуларымны чыгарып, ялгыз мотор дөпелди. Аны-моны уйлап тормыйча, җирдән бер уч комлы туфрак умырып алдым да, капкачын ачып, бензин багына салдым. Тагын салдым, тагын… Һәм караңгы урам буенча йөгердем… Бераз йөгергәч, туктап тыңлап тордым. Мотор ничектер тончыгып-тончыгып эшли башлады. Аннары тагын бер-ике мәртәбә төчкереп алды да бөтенләй тынып калды…

Капканы бикләп, чолан ишеген дөбердәтүгә, әнинең: «Бетте дәмени кино?» – дигән йокылы тавышы ишетелде.

– Бетте, – дидем мин, аны-моны сиздермәскә тырышып.

Өйгә кереп ут кабызгач, мич алдындагы бәрәңгеле табакны алып, өстәл янына килеп утырдым. Әнигә карамыйча гына, тиз-тиз ашадым. Урынымнан торып, юлга җыена башладым.

– Әни, мин китәм.

– Ничек?

– Иртәнге поезд белән китәләр икән безнең район малайлары.

Әни бераз сүзсез ятты.

– Ничек инде шулай уптым илаһи гына? – диде аннары, калтыравыклы тавыш белән. Үзе, тиз генә идәнгә төшеп, әрле-бирле йөренә башлады.

– Укырга кереп урнашкач ук кайтырмын, – дидем мин, мышык-мышык елаган әнине юатырга теләп.

Әни башка туганнарымның китеп-кайтып йөрүләренә күнегеп беткән иде инде – озак еламады. Яулык чите белән күзләрен сөртеп алды да миңа үгет-нәсыйхәт бирде, хәерле юл теләде һәм шау чәчәккә күмелгән ялгыз шомырт сыман агарып, капка төбендә торып калды.

Мин авылны чыкканда, яктыра башлаган иде инде. Бытбылдыклар моңсу гына кычкырып озатып бардылар. Еладым бугай мин ул чагында. Имәнәй болынындагы чыклы үләнгә ятып, тәгәри-тәгәри еладым бугай.

Аннан соң авылга әллә ничә тапкыр кайтсам да, ни өчендер Әкълимәне очрата алмадым. Ул кайтса, мин авылда булмый торган идем, мин кайтсам – ул…

Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә…

Син генә тик минем уемда…

Вагон тәгәрмәчләре җырлый, Себер далалары җырлый, елый- елый, йөрәгем җырлый.

Менә инде мин тагын еракларга китеп барам. Алда мине бөек төзелешләр, зур эшләр көтә. Әле яшьлек узмаган сыман. Йөрәк тә дәртләнеп тибә, беләкләрдә көч тә бар. Тик нигәдер ямансу, шулкадәр ямансу – поезддан сикереп төшеп, артта калган елларга таба, Әкълимә яшьлегенә таба, беренче мәхәббәт язларына таба йөгерәсе килә.

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас