

Бәләкәй генә станция.
Тагын ярты сәгатьтән аның поезды Көнбатышка, ә минеке Көнчыгышка китәргә тиеш. Без әле һаман да ниндидер чит нәрсәләр хакында сөйләшәбез. Бер-беребезгә ерактагы зәңгәр сопкаларны төртеп күрсәтәбез. Байкал күленең сафлыгына карап сокланабыз. Әкълимә кесәсеннән тимер акча алып күлгә ыргыта. Нинди тонык су: акча тәмам күл төбенә төшеп җиткәнче җемелди. Ниһаять, көмеш нокта кадәр генә калып, күздән югала. Минутлар уза. Без тагын бер-беребезгә карыйбыз. Бер-беребезнең күзләреннән серләр эзлибез. Әйтерсең лә, бер-беребезгә карап, узган гомер тарихын укырга тырышабыз. Кемдер безнең янда гына: «Омуль сатам, омуль балыгы… башка станциядә табалмассыз», – дип кычкыра… Минутлар уза…
– Бәхетлеме син?
– Ә син?
Юк, без үзебез түгел, күзләребез сөйләшә.
– Син нигә ташладың мине?…
Әкълимәнең әзрәк эчкә баткан зур соры күзләреннән мин шул сорауны укыйм.
– Син нигә ташладың мине?
Мизгел уза… Юк, мизгел генә түгел… Айлар, еллар уза… Гомер уза… Кояш нәкъ төшлек турысында.
– Соң без бер генә мәртәбә дә, икәүдән-икәү генә калып, мәхәббәт турында сөйләшмәдек ләбаса…
Минем күзләрем шулай диләр.
Байкал өстендә шаян җил йөри. Дулкыннар өстендә кояш юлы.
– Ләкин без бер-беребезне ярата идек…
«Ярата идек, ярата идек», – дип, безнең уйларны раслыйлар зөбәрҗәт дулкыннар.
Әкълимәнең толымнары һаман да шулай озын. Элек гелән- гелән көлеп торган күзләре генә моңсу. Бәлки, күз кабакларындагы зәңгәрсу кайма шундый моңсу күләгә төшерә торгандыр аның күзләренә…
Минем поезд китә. Станциядә ыгы-зыгы. «Сау бул, Әкълимә, авылдашларны, дус-ишләрне күрсәң, сәлам әйт… Хуш… хуш!..»
Вагон тәрәзәсеннән берничә минут бик-бик таныш, бик-бик сөйкемле, бик-бик якын йөз күренеп тора. Китә. Кала, кала. Гомеремдә беренче тапкыр Әкълимә мине кул болгап озата.
Кемне назлый икән хәзер ул сөйкемле кулларың, Әкълимә?
Вагон тәгәрмәчләре җырлый, иксез-чиксез тайгалар җырлый. Елый-елый, йөрәгем җырлый:
Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә –
Син генә тик минем уемда…
Ничә ел узган соң инде аннан бирле? Ун ел, унбиш? Миңа хәзер егерме сигез яшь. Ә мин сигез яшемнән хәтерлим Әкълимәне. Димәк, егерме ел. Бик кыланчык иде Әкълимә ул чагында. Әнисе, бөтен авылда даны чыккан тегүче булганга, чук кебек киендереп йөртә иде кызын. Аннары биш таш уенын бик оста уйный торган иде Әкълимә. Без, малайлар, ниндидер яшерен соклану һәм көнләшү белән карап тора идек аның уйнаганын.
Бервакытны Әкълимәнең әтисе Гарифулла абзый (ул борчак каравылчысы булып эшли иде), борчак урларга баргач, безнең кәпәчләребезне җыеп калды. Әле, җитмәсә, кәнсәләргә чакыртам дип котыбызны очырды.
Мин кайтканда, әни өйдә юк иде. Шылт иткән тавышка да сискәнеп, дежур мине кәнсәләргә чакырырга килгәндер дип, мич арасында утырам… Менә капка ачылды, чолан ишеге шыгырдады. Ләкин өйгә керүче юк та юк. Курка-курка гына, почмак тәрәзәсеннән тышка карадым. Ишегалды буйлап, кызыл тасмаларын җилфердәтә-җилфердәтә, Әкълимә йөгереп чыгып бара иде. Менә ул капка янына җитте. Ачты. Тәрәзәгә күтәрелеп карады. Мине күргәч, нишләргә белмичә, аптырабрак торды, нәрсәдер кычкырды, телен күрсәтте һәм, капканы шыр ачык калдырып, урамга атылды.
Бу нәрсә булыр икән дип, өй ишеген ачсам – чолан идәнендә минем кәпәчем ямьшәеп ята иде.
Дүртенче класста укыганда, кияү белән кәләш дип үрти башлаганнар иде инде безне. Шуңа җен ачуларым чыгып, мәктәптән кайтканда, Әкълимәне берничә мәртәбә карга да батырдым. Әмма үзе ни өчендер ачуланмый иде Әкълимә. Матур күзләрен елтыратып, азрак үпкәләгән сыман карап тора-тора иде дә, миңа, ак киндер белән тышланган йон бияләен бик хәтәр шапылдатып, өс-башын кагарга керешә иде.
Томанлы хәтер тәрәзәсе аша туган авылыма карыйм. Төбендәге аклы-яшелле чуерташларга нәрсәдер сөйли-сөйли, бормаланып аккан йөгерек инеш. Кем тарафыннан, кайчан утыртылганын авылда беркем дә хәтерләми торган карт өянке. Өянке башындагы кара каргалар шәһәре. Чыклы чирәм. Ярым җимерек агач күпер. Шомырт чәчәге исе… Бертабан тавы артыннан һич ис китмәгәндә генә калкып чыга торган, кочакласаң кочакка сыймаслык түгәрәк ай, һәм, ниһаять, күпер иңсәсенә пәке белән чокып язылган исем: Әкълимә…
Шул язуны күргәч башланды бугай барысы да. Әле минем беркайчан да мондый хис кичергәнем юк иде. Кем язды икән моны? Кем? Авылда тагын кем кызыксына икән Әкълимә белән? Нигә кызыксына икән? Мин җәйпәк борынлы, киң маңгайлы малай. Күзләрнең агы каен тузы кебек ап-ак, карасы корым кебек кап-кара. Мине бөтен кеше әтигә охшаган ди. Әтигә охшаган әтисез малай… Хәер, авылда күп инде ул минем ише әтисезләр. Без үзебез дә зур егетләр булып җиттек хәзер. Сигезне бетердек. Авыл Советы рәисе Гайни абый мине тиздән ФЗӨгә җибәрәм ди. Әни дә, туган апам Сәлимә дә каршы каршысын. Колхозда гына эшлә, диләр. Әмма минем ФЗӨгә китәсем килә. Минһаҗ Сәмите кебек, елтыр төймәле кара бушлат, соры бүрек, хром перчаткалар киеп, авылга кунакка кайтырбыз әле… И-их!
Шулай да кем язды икән бу язуны? Болай, эч пошканнан гына яздылар микән, әллә… Мин битемнең кайнарланганын тоям, күкрәк читлегендә ниндидер дөпелдәү ишетәм. Йөрәктер, мөгаен, сул якта бит…
Әлеге алтын ай Бертабан тавы артыннан ипи кыерчыгы кадәр генә күренеп торган бер кичтә тәки үзен генә очраттым мин Әкълимәне. Чишмәгә суга төшкән иде. Бер чиләген, тутырып, улак читендәге таш өстенә утырткан. Икенчесен тутырырга әзерләнә.
– Кәҗәгез кайтмады мәллә, Илгиз? – дип кычкырды ул миңа ерактан ук.
Мин, тавышымны аныкычарак үзгәртергә тырышып:
– Кайтмады шул, Әкълимә, – дидем.
– Һe-һе, алай икән, кая китте икән төнгә каршы? – дип, аптырап, баш чайкап торды.
– Ә? Нәрсә дисең? – дидем мин, якынрак килеп һәм су тавышы аша бернәрсә дә ишетмәгәнгә салышып.
Ә ай инде түм-түгәрәк. Тау түбәсенә орынып ук тора. Аз гына кагылдың исә, түбән тәгәрәп төшәр сыман.
– Китәр юлларыңны карыйсыңмы, Илгиз?
Әкълимә бер кулы белән улак читенә тотынган, икенче кулы белән чиләк чайкаган булып маташа. Үзе күз кырые белән генә миңа карый.
– Паспортлар алып кайттым инде, шушы көннәрдә китәм.
– Ишеттем.
– Ә син нишләргә уйлыйсың быел, Әкълимә?
– Белмим әле.
– Әкълимә! Бернәрсә сорасам әйтерсеңме?
– Сорап кара.
– Теге күпер иңсәсенә синең исемне язып куйганнар. – Әкълимә эндәшмәде. Миңа аркасы белән борылып, су агызырга кереште. Чиләге тулып ташый башлады. Әмма Әкълимә аны улактан алмады. Кисәк кенә борылып миңа карады.
– Һәмбәл абый язган аны.
– Укытучы Һәмбәлме?
– Киномеханик.
– Соң ни бит, соң… синнән олы бит ул, – дидем мин, күңел төбеннән актарылып чыга башлаган ачуымны басарга тырышып.
– И-и Илгиз, – дип, көянтәсенә таянып сөйләп китте Әкълимә, аптыратып бетерде инде ул мине. Теге ни, син район үзәгендә паспорт алып йөргәндә, һич кенә дә кич урамга чыга алмадым. Самакатына атлана да күзләрен тозландырып килеп җитә. Әйдә, Әкълимә, утыртып, урам әйләндерәм, дигән була. Әллә нинди сүзләр сөйли…
– Ә син соң, син, Әкълимә?
Әкълимә йөзен улак эченә яшерде.
– Әйттем инде.
– Ни дип әйттең?
– Егетем бар, дидем.
– Ә ул?
– Һәй, аның ише бала-чага дигән була.
– Иманын укытам мин аның!..
– Бәйләнә күрмә, Илгиз. Җен кебек таза бит ул. Аннан соң тамчы да ошамый Һәмбәл абый миңа… Ичмасам, син дә китәсең, Илгиз.
– Болай булгач, китүне кичектереп торырга туры килә инде, –дидем мин, гайрәтле тавыш белән.
– Илгиз!
Ничек матур, ничек ягымлы әйтә Әкълимә минем исемне. Эх, хәзер аның кулларыннан тотасы иде дә әйтәсе иде… Юк шул, әйтеп булмый. Әллә ничек үзеннән-үзе дер-дер китерә, куркыта, оялдыра.
– Әкълимә!..
– Син ничек матур әйтәсең, Илгиз, минем исемне…
– Әкълимә!…
– Ярый, мин кайтыйм инде, – диде Әкълимә, көянтә тимерен югары улактан шаулап ага торган суга тотып, – иртәгә кино була икән.
– Син барасыңмы, Әкълимә?
– Барыр идем дә, Һәмбәл абыйдан куркам. Күзенә күрендем исә, озатып куям дип аптырата башлый.
– Әкълимә, телисеңме, мин сине үзем озатып куям?..
Әкълимәнең көянтәсе инде иңендә. Чиләкләрендә ай шәүләләре уйный. Менә ул минем яннан ук узып китте. Хәтта мин аның кайнар сулышын тойгандай булдым. Чәчләре иңнәренә сибелеп елкылдый. Күз карашы – сукмакта. Бераз баргач, Әкълимә туктады. Миңа таба борылды. Мин Әкълимәнең ике күзендә ике ай күрдем. Менә аның матур иреннәре сизелер-сизелмәс кенә кыймылдады:
– Кинодан соң карт өянке янында, яме…
Әкълимә ераклашты. Чиләкләрендә һаман да ай нурлары уйнады. Баш очымда гына карт өянке нидер пышылдап куйды. Улакларда, көмеш тамчылар чәчрәтә-чәчрәтә, бертуктаусыз су чылтырады.
Фото: Freepik.com
(Ахыры бар.)