

Трамвайның килеп туктавы булды, үзен һичшиксез шуның белән генә китәргә тиеш санаган барча халык, дәррәү килеп, аның ике ишеген дә берьюлы камап алды, Башкалардан ким-хур икәнең күрсәтәсе килмичә, һәркем бөтен көчен җыеп, этеште-төртеште, кычкырышты. Кыскасы, талонлы еллардагы кибет чираты сыман бер галәмәт иде бу,
Тукталышта башланган ыгы-зыгы, тавыш-гауга трамвай кузгалып киткәч тә тынмады.
– Нигә өскә атланасың?! Мин сиңа ат түгел ич! – дип башын боргалый бер ир заты,
– Ятма миңа, өеңә кайткач караватыңа ятарсың! – ди кемгәдер бер хатын-кыз, куллары белән як-ягына этә-төртә.
– Сиңа ятканчы тактага ятам мин…– ди аңа ир-ат тавышы.
Монда һәркем үз сүзен күршесенең күңеленә, бәгыренә кадалырлык итеп әйтергә тырыша, Бу ыгы-зыгыга күршесе гаепле дип уйлый, күрәсең.
Шушы кеше ташкыны әле моңарчы иркен генә басып торган, туган авылында ике атна ял итеп кайтып килүче Маратны бер почмакка сеңдереп, кымшанмаслык итеп кадаклап куйды. «Тагын шәһәр тормышы башлана!..» – дип уйлап алды Марат, күңелсез генә.
Ә инде бераздан ул бу уңайсызлыкны, бу тавыш-гауганы сизми, ишетми дә иде бугай. Онытылып, үзалдына елмаеп торган йөзеннән, соры күзләреннән аның күңелен бу минутта бөтенләй башка нәрсә биләве күренеп тора.
Әйе, күз алдында һаман туган авылының киң кырлары, болыннары… Колак төбендә урман шавы, әнисенең жанга ятышлы йомшак тавышы…
Чыннан да, шулай шул… чөнки аның авылдан кайтып килеше. Автобустан төшкәненә дә ярты сәгать чамасы гына әле. Шуңа күз алдында һәрнәрсә саф, ачык килеш саклана. Шулар арасында иң ачыгы, ин сафы әлбәттә, аның әнисе! Аның кечкенә гәүдәсе, еллар тоныклаган дымсу күзләре, ап-ак чәчләре, һаман мөлаем, һаман жанга якын, һаман якты йөзе…
«Бу әнигә ни булды икән? – дип уйлап алды ул, кинәт житдиләнеп. Аның җыр яратуын күптән беләм, ә үзе җырларга яратканын бер дә сизгәнем юк иде бит…»
Әйе, быелгы ялында авылына кайткач, бер көнне әнисе аны тәмам гаҗәпкә калдырды.
Шулай бер көнне, Марат, абзарларны җыеп, ишегалдын себереп, иртәнге табынга кереп утыргач, әнисе кинәт аңа карап:
– Бүген, Алла боерса, синең белән сахрага чыгып керербез әле, улым, – дип куйды. – Рәхәтләнеп, бер ирек ачып кайтырбыз ичмаса.
– Минсез генә җыенасызмыни, әни? – диде Маратның энесе, юри үпкәләгән сыман.
– Юк, сине алмыйбыз, – дип көлде әниләре, чынаягына чәй салып. – Матаең белән бөтен кош-кортны куркытып йөрер иең бугай. Без абыең белән ашыкмыйча, җәяүләп кенә…
– Әби, әби! Безне дә алмыйсызмы? – диеште кече улының малайлары.
– Юк, бу юлы сезне дә алмыйбыз! – дип янәдән көлде әбиләре. Бу юлы без Марат абыегыз белән генә чыгабыз. Ялы да үтеп бара, һаман сахрага чыгып кергәнебез юк…
Ярата да соң әниләре шушы «сахра» сүзен! Җәйнең болыннарын да, урманын да шулай дип йөртә ул. Аныңча, сахра-киңлек, иркенлек, кошлар тавышы, яфраклар лепердәве.
Инде өйдән чыгып барганда әнисе, Маратның буш кулын күреп:
– Теге әрҗәңне алмыйсыңмыни, улым? – дип сорады. Ул «әрҗә» дип магнитофонны атый иде.
– Алып тормам, ахрысы, әни, – диде Марат. Аннан соң бераз уйланып торды да: – Әллә алыйммы соң, әни? – дип өстәде.
– Ал, улым! Бәлкем, җырларбыз…
Иртән чыгып киткән җирдән алар тәмам кич авышканчы йөрделәр. Әниләре әйтмешли, йөрмәгән җирләре, аяк басмаган сукмаклары калмады. Ару-талуны сизгән дә юк! Әйтерсең, аяклар үзләреннән-үзләре атлый!
Изгеләр чишмәсенең тешләрне камаштырырдай салкын суын эчеп менгәч, сөйләшә-сөйләшә ашыкмыйча гына Чишмәле елгага таба барганда, Марат магнитофонын уйнатып җибәрде. Тик әнисе:
– Кирәкми, улым, – дигәч, аны шундук туктатты.
Аннан соң күпме генә җир йөрмәсеннәр, «әрҗә»не алырга үзе кушкан әнисе ник бер җыр тыңларга сорасын!
«Алайса, нишләп алдыртты икән соң ул аны?! – дип гаҗәпләнде Марат. – Ул еш кына җырларны үзе сорап уйнаттыра иде ләбаса!»
Бераздан, инде елгага җитәрәк, урман буеннан барганда, әнисе бер дә көтмәгәндә:
– Әрҗәңне җибәр әле, улым, җыр җырлыйсым килә, – дип, якында гына кычкырган күке тавышына колак салып, туктап калды. – Яздырып ал әле шуны…
Бу хәлгә гаҗәпләнгән Марат, кызыксыну катыш:
– Әйдә, әни, әйдә, яздырабыз аны! Җырла гына!.. – диде. Әнисе, теге күкене күрергә теләгәндәй, үзенчә әкрен генә гөжләгән урманга кабат карап алды да, тамагын кырып куйды һәм үзалдына сузып җырлап та җибәрде:
Кыр казлары артыннан
Очарга дип талпына-а-м…
Ул тирән итеп сулыш алды. Әллә кайдан, тирәннән, ябык күкрәге эченнән сызгырып чыккан тавыш ишетелде.
«Картайды шул инде, – дип уйлап алды Марат, әнисенең җыерчыклар белән ергаланган йөзенә күз төшереп. – Ни әйтсәң дә, җитмеш биш белән баруы…»
Тик очалмыйм, карап калам
Кыр казлары артыннан…
Тагын тирән сулыш, тагын күкрәктәге сызгыру тавышы.
– Әй, бу жәйләрнең матурлыгы, Ходаем! – дип сузды әнисе, Марат таба борылып. – Кара син бу сахраларны! Әтиең генә күрә алмады, бәгы шушы көннәрне. Их, бу сугыш… Биш дистә еллар түгел, йөз еллар дә йөрәкләрне кискәләп торыр, валлаһи… – Кинәт әнисенең күш дымланды. Ул зәңгәр тамырлары бүртеп торган кулы белән яшьләрен сөртеп алды. – Нишләп шулай икән бу адәм баласының күңеле? Инде кайтмасын да беләсең, тик һаман көтә бит күңел, һаман көтә!… Менә хәзер дә йә атын чаптырып урман юлыннан килеп чыгар шикелле, йә чалгысын иңбашына салып болыннан менеп килер сыман. Әле дә исемдә, киткәндә:
Китәм инде, китәм инде,
Китәм әрмияләргә.
Мин киткәчтен кемнәр калыр
Сезне тәрбияләргә?..
дип жырлаганые, бәгыем. И-и гомерләр, гомерләр…
Әнисе, уйларына чумгандай, бераз вакыт сөйләшмичә генә барды. Тик шуннан соң гына, – гүя ул шушы вакыт эчендә кинәт йөрәгеннән бәреп чыккан хәтер-хисләрен җиңә алды, – тынычланып калгандай булды. Бу, чыннан да, шулай иде бугай, урман буенда аның көчсез тавышы тагын яңгырады:
Кыр казлары артыннан
Биеклеккә тартылам,
Хыялыма китәр идем
Кыр казлары артыннан…
Ул үзенчә бу җырга бөтен күңел хисен биреп, күкрәгендәге бар булган аһәң-моңын кушып җырлый иде. Тавышы көчсез булса да, кеше күңеленә үтеп керердәй ихласлылык, ниндидер самими эчкерсезлек бар иде бу жырда.
…Трамвай баруын дәвам итте.
«Бу әнигә ни булды икән? – дип кабатлады Марат үзалдына. – Бер дә болай, җырлыйм әле, дип кыюланганы юк иде бит. Әллә аның бу җырларын миңа үз төсе, үзенең бүләге итеп калдыруымы? Чыннан да, кеше мәңге яшәми, тукта, төсем булып тавышым калсын әле, дип уйлавы да бик мөмкин… Ничек кенә булмасын, ул миңа бик кыйммәт, бик кадерле нәрсә бүләк итте түгелме?»
Кинәт ул, үзе дә сизмәстән, сак кына магнитофон төймәсенә басты. Трамвай эчендә саф моң таралды:
Кыр казлары артыннан
Биеклеккә тартыла-а-м…
Иң элек Марат янында басып торган кешеләр тынып калды. Алар, жырның кайдан ишетелүен абайламыйча, башларын як-якка боргаладылар. Шунда олырак кына яшьтәге бер агай:
– Катырак куй әле, шуны, энекәш! Жәлләмә, без дә тыңлыйк, –диде.
Тынышып калган кешеләр, аны кысмас өчен читкәрәк тайпылыр урын таптылар бугай, бераздан ул үзенең шактый ук иркен басып торуын сизде. Марат магнитофонының тавышын көчәйтә төште. Аннан берничә тапкыр күке тавышы ишетелде, аңа яфраклар лепердәве кушылды һәм дә күкрәк читлеге түреннән сызгырып чыккан тирән сулау авазыннан соң чын күңелдән аккан җыр дәвам итте:
Хыялыма китәр идем
Кыр казлары артынна-а-н…
Жыр көчәйде, бераздан бөтен трамвай эченә таралды. Юк, магнитофон акырмады, киресенчә, бар халык, үзалдына тын калып, ихлас күңелдән җыр тыңларга кереште. Әле менә моннан берничә генә минут элек бер-берсен катырак тешләргә әзер торган кешеләрне тәмам алыштырып куйдылар гүяки. Шунысы гаҗәп: музыка, җыр белән гомердә дә шаккаттырып булмаган кешеләрне алыштырып куйдылар түгелме соң?!
– Аңлый алмыйм, Зифа Басыйрова дип әйтимме?… – диде Марат янында басып торганнарның берсе. – Алай дисәм, тавышы икенчерәк сыман…
Маратның күзләрендә, йөзендә елмаю чагылып китте. Вәт сиңа – әни! Сине танылган җырчы белән чагыштыралар бит!
– Әни җырлый! – дип җавап бирде аңа Марат. – Минем әни җырлый!!
Аны аңлагандай, кешеләр күзендә җылылык чаткылары күренде.
Фото: islam-portal.ru