Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 гыйнвар , 11:50

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (6)

Ир белəн хатын парлашып кунакка йөрделəр, үзлəре дə чакырдылар. Яшəү рəвеше бар да яңа байларга гына хас киң колачлы алымнар белəн дəвам итте.

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (6)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (6)

(Дәвамы.)

Мəрван əкəмəтлəре
Ак Фатыйманың Түбəн Чыршылыда мəктəп директо-
ры булып эшлəвенə дə бу көздə җиде ел тулды. Атасы
район хакимияте башлыгы кəнəфиен билəгəндə кызы
гади бер укытучы булып йөрмəс инде. Аппакның үзенə
иш табып яңадан тормыш коруына да биш еллап булыр.
Кияү дигəннəре уклау йоткан кебек төз гəүдəле, карчы-
ганыкыдай үткен карашлы отставкадагы хəрби капи-
танмы, майормы – Түбəн Чыршылыныкы түгел, район
кешесе дə түгел, ə каланың үзеннəн җибəрелгəн ир-ат заты.
Ачыклабрак əйткəндə, икенче чечен сугышы герое
Мəрван Абдуллатыйпов. Ничек килеп элəкте ул Аппакка?
Ике гасыр тəмамланып, яңасы башлангач, Түбəн
Чыршылыдагы “Бүлəк” колхозын җитəклəгəн Тəүфыйк
Шакировны хаклы ялга озаттылар. Хуҗалык нык, бол-
гавыр еллар булса да, кереме тотрыклы. Шуңа да рəис
урынына утырырга телəүчелəр хəтсез булды. Əмма
Шəрипов фатихасын алган кешегə каршы килергə бер-
кем дə базнат итмəде. Мəрван хəрби киемнəрен салып
авылча киенде дə рəис урындыгына менеп утырды.
Буйдак кешегə ише дə табылды. Аппакка өйлəнде, ə
инде колхозлар таралгач, фермер хуҗалыгы оештырды.
Гаилə булып кавышкач Абдуллатыйповларның тор-
мышы да үз җае белəн ага торды. Ир белəн хатын пар-
лашып кунакка йөрделəр, үзлəре дə чакырдылар. Яшəү
рəвеше бар да яңа байларга гына хас киң колачлы
алымнар белəн дəвам итте.
Безнең хəллəр ал да гөл, калган ягын үзең бел,
дилəрме əле? Калган яклары белəн мин сезне инде
якыннанрак таныштырасым килə.
Мəрванның бик еш биле кузгала икəн. Шуңа да умар-
талыкка иялəште ул. Дуслашып киттек. Билен корт-
лардан чактырабыз, килешə, ди. Ах-ух килеп, башта
сəкегə сузылып ята, аннан биленə берəм-берəм корт-
ларны куя башлыйм.
– Менə рəхмəт, кардəш, рəхмəт. Авыртуны алды
бит. Əтү бил дə сызлый, җан да... Ротаны тыңлатуы
җиңелрəк булган икəн, дим.
– Хуҗалык хакында əйтəсеңме, Мəрван?
Ир сыкранып куя.
– Ю-ю-к! Хуҗалыкта, шөкер, барысы да көйле. Мин
өйдəге бичəне əйтəм. Һəр көнне тəмугка əйлəндерə
бит. Иртə таңнан башлый, юктан гына да низаг кубара.
Бер казанга ике тəкə башы сыймый, диюлəре хактыр.
Күрсəтмəлəр бирүдəн бушамый. Ир сүзе исəпкə алын-
мый, аның сүзе закон. Инде нишлəргə, кардəш?
Дəва тəмамланып, сəкедəн торгач та моң-зар дəвам итə:
– Мин кардəш, биллəһи, аптырыйм хəлəлемнең кы-
ланышына. Əллə инде үземнең күзем тия. Күзем очлы
бит... Кайчагында чибəрлегенə бик сокланып карыйм
шул... Иркəлисе, назлыйсы килə... Тик күп тə үтми, арты
белəн йөз сиксəн градуска борыла да куя бу. Күз тию
дөрес микəнни, Ясир кардəш?
– Умарта хакында сорашсаң бер хəл, җавап бирə
алыр идем, ə гаилə тормышын һəркем үзенчə кора бит, –
димен. – Никахыгыз бардыр бит?
– Никах?! – дип талпына Мəрван. – Биллəһи, əллə
фəрештəлəр яратышмыймы соң? Шулар корган
җəнҗалмы?.. Никах юк бит, юк... Мəҗлес җыйыйк, мулла
чакыртыйк, дидем. Тыңламады. Янəсе, ул – педагог,
мəктəп директоры. Мулла фатихасына ялыныч калганмы?
– Соң Мəрван, никах – рухани догасы гына түгел,
Аллаһ ризалыгы бит ул! Шунсыз ир-хатын яшəвендə
нинди ямь, рухи берегү булсын, – дим.
Ризалаша үзе. Умарталык шулай дəвалану гына
түгел, əкренлəп аһ-зарларны бүлешү урынына да
əверелде.
– Əйт əле миңа, Ясир, нинди мөселман хатыны, ар-
тыннан мендəр белəн бəреп, үз ирен идəнгə куып
төшерə, ə?
Бу хəл миңа да бик сəер тоелды.
– Берəр килешмəгəн сүз əйттеңме əллə?
– Миңа малай кирəк, Ясир, дəвам кирəк. Тик бичə
дигəнем ишетергə дə телəми. Ул – вазифалы кеше,
эшен ташлап декрет ялына китəсе килми, имеш. Бу бит
– адəм хурлыгы... Моңа ничек түзəргə? – Мəрванның
илəмсез зур йодрыгы һаваны ярып төште. – Ярар, ама-
зонка, өйрəтермен əле мин сине. Шаярма, чечен герое белəн!
Нəкъ Яңа ел алдыннан ерак Казан каласыннан авылга
артистлар труппасы килде. Милли эстрада йолдызла-
рын күптəн күргəне юк иде халыкның. Болар арасында
чибəрлеге, җыр-моңга əвəслеге белəн берсе аеруча
халыкның игътибарын җəлеп итте. Кат-кат сəхнəгə ча-
кырдылар үзен.
Бу кичə мине дə бик дулкынландырды. Бар икəн,
безнең халыкта да һəрьяклап килгəн камил затлар,
дип, əлеге җырчыга сокландым. Көнлəште булса кирəк,
Зəйтүнəнең генə моңа җен ачулары чыкты. Моннан соң
андый тамашаларга аяк та басмыйсың, дип үпкəлəгəн
булды.
Безнең заманның һəр көне үзенчəлекле. Иртəн
йомыш белəн кибеткə чыксам, кичəге концерт афиша-
сын янə ишеккə ябыштыруларын күрдем.
– Авылларны бутамыйсызмы? Кичə бездə концерт
булды бит инде.
– Бүгенгесе бушлай... Хуҗагыз безнең əртисткəбезне
бик ошаткан, һич җибəрəсе килми, – дип көлеште сəхнə
хезмəткəрлəре.
– Вəт, ахмак, мин əйтəм, сөяркə кочып, хатыныннан
үч алмакчы...
Кабаттан куелган концерт авыл тормышында үзе бер
əкəмəт булып тоелды. Мəрван сəхнə гүзəле белəн янə
бер кич үткəрү белəн генə чиклəнмəде. Артистканы
алып, Төркия курортына ук китте, яңа ел каникулларын
анда үткəреп кайтты. Вəт ир! Гыйшкы хакына тəмугка
да керер бу.
Фермерга эшлəгəн хатыннар, ирлəр: “Безнең акча-
ны туздыра!” – дип җəнҗал чыгарырга тырышса да,
барып чыкмады. Мəрван чыгымнарны хуҗалык касса-
сыннан түгел, тиененə тиклем үз кесəсеннəн түлəгəн
булып чыкты... Гавам хəзер ни əйтергə, нəрсə уйларга
да белмəде.
Мактаулы дəрəҗəсен тапласа да, хатынга олтырак
булып, Шəриповларга баш ияргə җыенмады Мəрван.
– Война будет! – диде Барый, Кыям эскəмиясендəге-
лəр янына килеп утыргач.
– Нинди война булсын, таптың сүз, мескен юморист, –
дип, ирен чите белəн генə көлемсерəде район гəзитенə
əледəн-əле əхлак темасына мəкалəлəр язып торган
элекке экономист Фаягөл, – кияү, чемоданын тота да,
каян килгəн, шунда китеп бара. Уйнашчыны кем кичерсен?
– Карарбыз! Ир белəн хатын мөнəсəбəтен тикшергəн
партком юк хəзер. Демократия! – дип төртелде Барый.
Хыянəтче иргə тəүге “йодрык”ны хатыны Аппак тон-
дыра. Ул сəярдəн кайткан ирне бусагадан да атлатмый.
Ишек, капка бикле була. Шəрипов кызын сакларга тəн
сакчылары җибəрə. Герой-фермер – хуҗалыкның тау-
шалып беткəн диванында төн чыга. Иртəн ул юристын,
полицияне чакырып ала һəм алар белəн өйгə үтə. Өй
һəм бөтен мал-мөлкəт Мəрван исемендə була, тиеш-
ле документларын чыгарып күрсəтə. Фемида вəкиле
ЗАГС хакында сорый. Абдуллатыйповлар ЗАГСка да
кермəгəн булып чыга.
– Үзе язылышырга телəмəде. Ни өчен, белмим. Кар-
шыгызда тора бит, үзеннəн сорагыз, – ди Мəрван.
Рəсми орган кешелəре сүзгə таянса да, кəгазьгə ышана.
– Ханым, өйне бушатыгыз, ачкычны, рəхим итеп, Аб-
дуллатыйпов əфəндегə тапшырыгыз!
Аппак шул сəгатьтə үк эреле-ваклы көзгелəрен, кием-
салымын, китапларын алып, əтисенең йортына күчеп
китəргə мəҗбүр була. Хатынын, җитмəсə, мəктəп ди-
ректорын, өеннəн куып чыгарган иргə җəмəгатьчелек
төрлечə карады. “Шəрипов кызын, ничек базнат ит-
кəн?” – дип тавыш күтəрергə азапланучылар да булды.
Дөрестəн дə, фиркачелəр хакимлек иткəн чор булса,
“азгын җитəкче” дип мөһер сугып, Мəрванны ике дə уй-
ламый эштəн куарлар иде. Тик ил-көннең икътисадка,
авыл хуҗалыгына йөз белəн борылган мəле. Икмəк
кирəк, ит-сөт кирəк. Эш хакын, пенсияне вакытында
бирергə кирəк! Ə бу мəсьəлəлəрне хəл итəр өчен Аб-
дуллатыйпов кебек булдыклы җитəкчелəр кирəк.
Шуңа да, югарыда утырган замана абзыгайлары
Шəриповка киявенең арт ягына тибеп озатырга юл
куймадылар. Фермер хакимият хезмəткəре түгел,
баш өсте, үтəрмен, дип биеп тора алмый, ул – азык
җитештерүче, халык тамагын туйдырырга омтыла. Ар-
балы чегəн кебек үзе юлны ярып, үзенчə сала.
Мəрванны яклаучылар да тик ятмады. “Хəерле иртə”
дигəн өлкə гəзитендə журналист Клара Морзабаеваның
“Ул кем?” дигəн язмасын укып, мин дə сокландым. Вəт
язган! Шəрипов һəм аның кызы хакындагы фикерлəр
фактлар белəн нигезлəнгəн, дəлиллəр белəн раслан-
ган. Аеруча Аппакка ару элəккəн.
“Хатын-кызның иренə булган мөнəсəбəтеннəн аның
эчке дөньясын, холык-фигылен күрергə, ниятлəрен
аңларга була. Баш ватасы да юк, ирен хөрмəт итмəгəн
хатын-кыз олы йөрəкле ана, үз эшенə бирелгəн педагог-
тəрбияче була алмый. Ул үз-үзенə генə сокланып
яшəүче һəм телəгенə ирешү өчен якыннарын да корбан
итəргə əзер булган гарип җан иясенə əверелə. Яхшы
хатын, чын хатын үз йөзен көзгедə түгел, ир чыраен-
да күрə ул... Директор ханым өенең һəр почмагында
затлы көзгелəр куелган дилəр. Тик көзгелəре, кыйммəт
булса да, чалыш күрсəтə бугай, югыйсə, əлмисактан
ук асылына салынган миһербанлылык, əдəп-əхлак ка-
нуннарын сакларга тиешле хатын-кыз тəрбиясез, тупас
затка əверелмəс иде”.
Бу гəзиттəге чыгыштан тыш, Шəрипов өстеннəн жалу
да күп булган диделəр. Шакиров та аның сөекле кызы
да заман үзгəрешлəренə яраклаша алмаган булып
чыкты. Ул гынамы Аппак башлаган гауга бумеранг
булып аларның үзлəренə əйлəнеп кайтты. Жалуларны
тикшерергə килгəннəр Мөһерле кəгазьлəрдə казынган,
кешелəр белəн сөйлəшкəн.
Тикшерə торгач, күп нəрсə ачыкланган. Ришвəтчелек
тə, дəүлəт акчасын үзлəштерү, дə, үз тирəсендə яран-
нар үрчетү дə... Озак тотмадылар, затлы кəнəфидə та-
мырланып сөрси башлаган Нурлан Шəриповны хаклы
ялга озаттылар.
Атасын урыныннан бушатсалар да, күплəр Фатый-
ма директор вазифасында калыр, берəр “ЧП” булмый
торып, аңа кагылмаслар дип фараз иткəн иде. Əмма
гəзиттəге Морзабаева язмасыннан соң уй-карашлар
кискен үзгəрде: “Вəт безнең балаларны кемнəр укыта
икəн? Əйтəм, мəктəп һəр эштə артта калып килə... Инс-
титут ише җиргə дə керүчелəр аз. ”Чыш” та юк, “пыш” та
юк безнең мəктəптə.
Аппак журналист Морзабаева белəн судлашып тор-
мады, мəктəпне, авылны ташлап, тиз ара шəһəргə
китеп барды. Биредə Түбəн Чыршылыда кала алмаяча-
гын ул аңлаган иде инде.
...Менə, Фатыйма, күрдеңме? Түрə кызына да Ходай
җəзасын бирə... Атаң милек, дəрəҗə иясе булса да,
үзеңə маяк табарга, юл сабарга кирəк шул. Атай тап-
кан түгел, үзең тапкан үзəктə булсын! Шунсыз бу
тормышның һич яме, кызыгы юк.
Мин дə авылда булган хəллəрне шулай барлый-бар-
лый, үткəннəргə нокта куеп, килəчəккə өметле караш
белəн төбəлəм...

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (6)
Сәгыйдулла ХАФИЗОВ. Ике Фатыйма. Повесть (6)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас