Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
29 гыйнвар , 11:06

Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (1)

Бу бит мәхәббәт җыры түгел, дип уйлап куя Мәрдән, бу бит язмыш җыры: гомер буе бергә яшәп тә, әйтәсе килгән сүзләрне, белдерәсе килгән хисләрне, соралмаган гафуларны, биреп җитә алмаган күңел җылысын, күзгәкүз карашып, күңел тулылыгыннан еларга тиеш булып та, еларга оялып, бозга әверелгән хисләр, үкенечләр, вакмин-минлекләрнең, очсыз горурлыкларның кайтавазы булып үзеңә әйләнеп кайтуы икән бит бу җыр...

Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (1)
Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (1)

– Миш-ша, Миш-ша, nein*, Миш-ша-а-а-а!
– Кая йөгерә, вәт, дивана хатын, егыла, егыла, баласын харап итә
бит.
– Поездга җитешеп буламыни, дура!
– Verlïss mich nicht**, Миш-ша-а!
– Немка бит, үҗәт хатын.
– Кайсыгызның күчтәнәче? Ха-ха-ха.
– Молчать!
Теплушкадагы солдатлар состав артыннан баласын күкрәгенә кысып, чәчләре җилгә чәчелеп, ерагая барган яшь кенә немец хатынына
көлеп тә, кызганып та карап бардылар.
Кече лейтенантның тамак төбеннән гөрелдәп чыккан ачулы командасына һәм солдатларның туган илгә кайту шатлыгыннан ургылган
дәртле тавышларына, иләсләнеп кычкыруларына, көлүләренә, сызгыруларына перрон буйлап паровоз артыннан йөгергән Динаның ялварып, илереп елаган тавышы ургылып аккан көзге болганчык суда тамып
эрегән, юкка чыккан көмеш тамчылар шикелле генә чыңлап кушылды
да, елан шикелле боргаланып-боргаланып борылмага кереп барган
паровозның үзәк өзгеч соңгы хушлашу тавышына сеңеп юкка чыкты.
– Вот и все, – диде кемдер.
– Герман җирендә кемнеңдер орлыгы кала.
– Кем булып үсәр ул, кеше булыпмы, фашист булыпмы?
– Барысы да бертөрле алар, дөмектереп бетерергә кирәк иде аларны, ирләрен дә, хатыннарын да.
– Айгырын әйтер идем инде, әйтерсең туган җирдә хатыннар беткән,
дошман тегермәненә “су” салмаса.
– Трибуналдан курыкмаган, молодец!
– Андый эштә трибуналны кем уйлап тора.
– Ха-ха-ха!
– Молчать, – диде тагын кече лейтенант.
Көпчәкләр көенә йөрәге сулкылдады Мәрдәннең. “Калдылар”, “калдылар”, “калдылар”…
Сугыш гарасаты куркытып, болан баласы кебек һәр тавышка өркеп,
дертләп барган тал чыбыгы кебек япь-яшь хатын нинди фашист булсын ди инде, дип уйлады ул җаны әрнеп.
“Калдылар, “калдылар”, “калдылар”.
Дина белән бергә аның улы да мәңгелеккә калды. Сугыш афәте
дөньяны икегә бүлгән, кешеләр арасында аңлатып бетерә алмаслык
дошманлык, кан үче, атлап та, йөзеп тә, очып та чыга алмаслык упкын
барлыкка китергән дәрьяның икенче ярында аның якын кешеләре –
улы һәм сөйгәне калды.
Мәрдәннең йөрәгендә утлы давыл өерелә, аяусыз ялкын күңелен ялмый,

зиһенен әйтерсең кызган тимер белән өтәләр, һәрбер күзәнәге
аңлатып бирә алмаслык авырту кичерә. Үзенең көчсезлегеннән,
файдасызлыгыннан, хәл-вакыйгаларның үзеннән өстен, җиңеп була
алырлык булмавыннан, үзенең бу дөньяда бөҗәктән дә бәләкәйрәк,
әһәмиятсезрәк булуыннан ул күңел газаплары кичерә иде.
Фашистмыни инде алар? Гөнаһсыз япь-яшь ана, хатын һәм тугыз
гына айлык сабый – улы Александр, аның йөрәк пәрасе, аның каны.
Их, алып кына китәргә иде дә бит үзе белән аларны, сикереп кенә
төшәргә дә, баласын күкрәгенә кысып, Динаны кулыннан алып поездга
тартып алып утыртырга да, үзенең кадерле иленә, туган җирләренә,
җылы, якты өйкәенә алып кайтырга иде. Юк шул, булмый, булырлык
түгел. Сугыш вакытының үзенең аяусыз законнары, үз кануннары, үз
трибуналы, үз суды. Перронда егылып калган Дина һәм улының

аяк асларында Мәрдәннең йөрәге дә мәңгегә яраланып, канга батып тәгәрәп
калган шикелле булды.
* * *
– Җитәр инде, картатай, кычкыртма әле шул радионың тавышын, йокыны ачасың.
Мәрдән карт аның саен радионы ныграк ачып, чүәкләре белән ныграк кытырдап:
– Булды, йокы чүлмәкләре, торыгыз, шул гомер кеше йоклыймыни,
кояш төшкелеккә җитте, бәрәңге кәтмәннәргә чыгыгыз, шәһәр ялкаулары, –

дия-дия, үзенең ятагына – җылы кухня ягына үтеп китә.
Тормый хәл юк. Бу тавышка инде йоклап булмаячак. Үсмер оныклары –

Диана һәм Айнур бераз чырык-чырык килешеп, тарткалашып,
шаярышып алдылар да, юынырга дип ихатага йөгереп чыгып киттеләр.
Төн буе дискотека дип урамда ыргу-сикерү дисеңме,
таңга чаклы матайда чабулау дисеңме? Ә кигән
киемнәре? Адәм ыстырамы – тишек, ерткаланып беткән
зәңгәр брезент кебек чалбарны модный джинсы диләр.
Кызларының күлмәк итәкләре кендекләренә кидергән

алкаларын да капламый, бот төбенннән ыштан үзләрендә.
Бетте оят, бетте тәүфыйкъ. Ә иртән йокы симертәләр.
Менә шулай бетә, югала икән элекке матурлыклар.
Кайда инде нечкә билне кысып торган алъяпкычлар,
ак челтәрдән каймаланган якалы аллы-гөлле килешле
күлмәк кигән озын толымлы кызлар. Хәер, һәр заманның
үз матурлыгы буладыр шул.
Оныгы Диана да һәлак матур. Сылу кыз булып үсеп
килә, нәнәсенә охшап бара. Дулкынлы озын кара чәчләр,
куе кара керфекле сөрмәле зур күзләр. Оныгы Айнур
Мәрдәннәр ягына тарткан. Зәңгәр күзле, салам түбәле,
дәү гәүдәле егет булырга охшап тора. Бәхетләре генә
булсын!
Ата-аналары шаштырып үстерәләр дисәң дә, әлләни
ялкау дип тә булмый үзләрен, менә дигән итеп өй
эчләрен, ихатаны да җыештырып куялар, кушсаң,

бакчада да булышалар, чүп утау, су сибү дә алар өстендә,
бигрәк тә соңгы бер айда Мәрдәннең үзенең хәле йомшарып киткәч.

Моңынчы дөньяга “мах” бирми иде бирүен.
Кыбырдап йөреп тора иде ихатада. Әз-мәз эш карау белән
көнен үткәрә иде. Абзардагы ялгыз бозауга да печәнен
салып, суын эчереп керсәң, вакыт та тизрәк үтә, кәеф тә
күтәрелә, тамакка да ачыгып, теләп ашый иде. Тик менә
бер айлап инде тамакка аш бик чамалы гына бара башлады.

Сөт-катык үтә үтүен, тик бер‑ике тапкыр ихатага чыгып,

абзарга күз салып, урам эскәмиясендә бераз утырып
тора да кереп яту ягын карый. Ярый әле оныкларының
каникул вакыты. Хәзер күңел күтәренкерәк. Тиздән улы
белән килене дә ялга кайтып төшәргә тиешләр. Алар
кайткач, бәлки хәле дә шәбәебрәк китәр.
Ниһаять, оныгы Диана өйгә кереп чәй куйды, газ
плитәсе өстенә кичәге шулпаны җылытырга утыртты.
Үзәкләрне өзеп, ачыктырып, башларны әйләндереп, өйгә
тәмле аш исе таралды. Яшь булса да, аш-суны әйбәт
әзерли оныгы, әнисе яхшы өйрәткән, дип канәгать уйлады Мәрдән.

Аш-суга оста хатын ирен гомерлеккә үзенә
бәйләп куя ул. Юккамыни урыслар: “Ир-ат йөрәгенә юл
– ашказаны аша”, – дип әйткән.
Мәрдәннең хатыны Мәдинә дә һәлак шәп пешерә иде.
Бигрәк тә иртә таңнан яңа узып барган мич кызуында

алсуланып пешкән, майлары тамып торган тәбикмәкләре
уңа иде аның. Ә тары ярмасы “тәкә”ләре соң? Менә ичмаса аш!

Күп төрле ризыклар тәмләргә туры килде аңа.
Ләкин мондый да тансыкны кандырырлык тәмле ризык
ашаганы булмады Мәрдәннең үз гомерендә.
Иртәнге мич үтүгә табаларга “эре” генә, “тәкәббер” генә
“тәкә”ләр кереп тула да мич куенына кереп кунаклый.
Мич авызыннан чыккан җылы өйнең каршы як стенасында талгынланырга, ул гынамы, гыйнвар суыгы төрле
сурәтләр төшергән тәрәзәдә таңның тәүге нурлары уйнарга да өлгерми, “тәкә”ләр табагач һәм табаларның
күңелле чылтыраган матур җырлары астында табын
уртасына килеп тә кунаклыйлар. Башта әле алар берничә
генә минутка икегә бөкләнгән ак шадра сөлге белән ябылып куелалар – болары “тәкәләрнең” әзрәк усаллыгы
сүрелсен, “мөгез”ләре” йомшарсын, эчендәге ярма катыш алтын кебек

күзнең явын алырлык кабак шакмаклары мәмрәсен өчен эшләнә. Ә ул арада карчыгы Мәдинә
мич алдына кисәү агачы белән казан астыннан куз тартып, өстенә ваклап туралган суган белән яшь сарыкның
эч маен таба белән эретергә куя. Өй эчендә кызган суган
исе белән тәмле сызык, кыр төтене – куырылган ит исе
дә тарала.
Мәрдән пычак белән үзенең учы хәтле зур “тәкә”не
каерып ачып җибәрә. Аннан тәмле бу күтәрелә. Өстәлгә
куелган кайнар табадан бер кашык суганлы‑майлы сызыкны тәкә эченә мул гына итеп аудара да ризыкның
тәмлелегеннән ләззәтләнеп, өч чынаяк сөтле чәйне икеөч тәкә белән бергә “бәреп тә ега”.

Ә мич артындагы иркен такта сәкедә теге өч сыбызгы борын

мыш-мыш килеп йокы симертә. Мич артында такта сәке киң, тагы ике
малай сыярлык урын да буш булып, һаман кемнәрнедер
көтеп торган шикелле ятимсерәп тора…
Әй, гомерләр… Үткән дә киткән… Мәдинәсенең гүр иясе
булуына да ел ярым вакыт узды. Бар нәрсәнең кадерен
югалткач кына беләсең икән, терсәк якын да бит, тешләп
булмый. Кадерен белеп бетермәде Мәрдән Мәдинәнең.
Кызу булды, усал булды, кул күтәреп сукмады-сугуын,
ләкин җылы сүз әйтергә дә ашыкмады.
Яшьлегендә өзелеп сөйгән ярларының сүзсез
рәшәләреме, алардан соң йөрәктә уелып калган
әрнүләрме, ышанычы югалуымы яки киресенчә, артык
яратып, югалту авырлыгы яңадан кабатланудан куркумы, әллә инде йөрәгендә булган сөю хисен иң каһәрле
– сугыш дип аталган тәмуг утының ялмап йотуымы, әллә
башка сәбәпләрме, ул күп вакытта хисләрен тышка чыгарырга, хәтта гомер буе дөнья көткән хатыны белән дә
уртаклашырга ашыкмады.
Иренең сүзеннән бер адым да чыкмаган, каршы бер
сүз дә базып әйтә алмаган, ни кушса шуны “баш өсте”
дип үтәргә әзер торган Мәдинәнең кем икәнен, күңелендә
ниләр ятканын, нинди өермәләр уйнаганын һәм тынганын, нинди гөлләр үскәнен һәм коелганын, нинди хыяллары булганын һәм җимерелгәнен ул белми дә калды
шикелле.
Күп вакытта, “ике бозауга кибәк тә аерып бирә
белмәгән хатын белән гомерем узды”, дип битәрли иде
ул аны. Аерып та бирер иде Мәдинә ике бозауга кибәкне,
Мәрдәннең кырыс холкы, һәрнәрсәдә бары тик үз фикерен генә алга сөрүе йомшак күңелле, кыюсыз Мәдинәне
коралсызландыра һәм буйсындыра да куя. Шәхес буларак, Мәрдән аннан күпкә көчлерәк иде шул.
Соңлап, инде кырык ике яшькә җитеп кенә
өйләнештелер алар. Сугышта ирен югалткан Мәдинә
Мәрдәнгә кызын ияртеп килде. Кызы күп торалмады бу
гаиләдә, бик яшьли, һөнәрчелек училищесына укырга
дип, шәһәргә китте. Шул арада Мәрдәнгә Мәдинә ике кыз,
бер малай табып бирергә өлгерде. Мәрдән эчеп кайткан
чакларда (гәрчә үзенең хаклы түгеллеген күңел төбеннән
аңласа да): “Син – кеше хатыны, икенче ир хатыны”,– дип
тә каты-каты кагылгалады. Тик нихәл итәсең, Мәдинәнең
дә яше үтеп, гомере узып бара. Сугыштан соң дөнья
көтүләре җиңел түгел, шуңа да күрсәтми генә рәнҗеш
яшьләрен сөртеп алыр да, тешен кысып, Мәрдәнне
көйләр, юатыр, йокларга яткырыр, иренең саташып,
“Дина, Дина” дип, ниндидер хатынны чакыруына да бик
исе китмичә, тагын үзенең бихисап, бетмәс-төкәнмәс
өй эшләренә тотыныр, балаларын карар, Мәрдәнгә
хезмәт итәр иде. Кадерен белергә тиеш иде дә Мәрдән
Мәдинәнең, юк шул инде. Ялгыз кешегә хан сараенда да
“салкын өй, салам түшәк”.
Ирексездән, яшьлегендә җырлаган җыр күңелгә килә:


Кара урман эчләрендә
Сак-Соклар сайрый бугай.
Сак-Сок хәлләрен сорамыйм,
Хәзер үзем дә шулай.


Бу бит мәхәббәт җыры түгел, дип уйлап куя Мәрдән,
бу бит язмыш җыры: гомер буе бергә яшәп тә, әйтәсе
килгән сүзләрне, белдерәсе килгән хисләрне, соралмаган гафуларны, биреп җитә алмаган

күңел җылысын, күзгәкүз карашып, күңел тулылыгыннан еларга тиеш булып та,
еларга оялып, бозга әверелгән хисләр, үкенечләр, вак
мин-минлекләрнең, очсыз горурлыкларның кайтавазы булып үзеңә әйләнеп кайтуы икән бит бу җыр. Бу җыр кабер
авазының салкын сулышы, инде кайтарып та, чакырып та
булмаган үкенү җыры икән бит.
Гомер үткән дә киткән. Менә үзе балалары кулына калып бара. “Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул
җыймас”, диләр. Хатынсыз өйнең яме юк. Ә балалар?
Балаларның дөнья үзләренчә.

_____________
* Кирәкми
** Ташлама мине

 (Дәвамы бар.)

***

Автор турында:

Халисә Мөдәрисова – шигърият дигән серле
дөньяның ишеген студент елларында ук ныклы
ачып кергән шагыйрәләребезнең берсе. Хатынкызга хас нечкә хис,

халыкчанлык кебек сыйфатлар – аның поэзиясенең төп үзенчәлеге.
Соңгы елларда Х.Мөдәрисова проза өлкәсендә дә
уңышлы эшли. Язучы әхлакый-этик мәсьәләләрне
үзәккә ала, кешеләр арасындагы катлаулы
мөнәсәбәтләрне яктырта, гадәти тормыш
агышының көтелмәгән борылышын күрсәтә,
заманның тетрәндергеч проблемаларын күтәреп
чыга. Геройның катлаулы иҗтимагый тирәлектә
үз-үзен расларга омтылуы яшәеш кыйммәтләре
хакында уйлануларга этәрә. Әсәрдән әсәргә
үстерелә килгән фәлсәфи гомумиләштерүләр фикерне кабул итү,

аны яңача шәрехләү мөмкинлеген тагын да киңәйтә.
Язучы фикеренчә, тормыш бәйгене хәтерләтә,
һәр ярышта да җиңүче һәм җиңелүче булган кебек,

фанилыкта һәркем үз урынын ала. Әлеге
фикер күпчелек әсәрләрдә кызыл җеп булып сузыла.

Еш кына әсәрнең идея-эстетик бирелеше
аның исеме (“Бәйге хакы”, “Яр”, “Соңгы сер”) белән
тәңгәлләшә.
Аның “Бәйге хакы” повесте әдәби тәнкыйть
тарафыннан уңай бәяләнде. Повесть нигезендә
иҗат ителгән “Бәхет хакы” пьесасы Башкорт
драма театры сәхнәсендә дә уңыш казанды.
“Соңгы сер” повесте әдәби материал белән алдагы

әсәрләрдән берникадәр аерыла. Төп сюжет
сызыгы Бөек Ватан сугышы елларында әсирлектә
булып кайткан герой күңелендә сакланган сергә
бәйле вакыйгалар тирәсендә оешкан. Мәрдан
карт оныгы Дианага ничәмә еллар күңелендә төер
булып йөргән серне чишәргә карар кыла. Немец
кызы Динадан туган улы Искәндәр-Александр
белән бәйле тарихны җентекләп сөйләп бирә.
Язучы әлеге нәтиҗәгә китергән сәбәпне дә

отышлы итеп бер җепкә тезә: сугыштан яраланып
отпускага кайткан Мәрданның күңел кичерешләре
(улы Барыйның үлеме), өзгәләнү-бәргәләнүләре
(иренең үлеме турында кара кәгазь алган хатыны

Илсөярнең аңа хыянәт итүе) Герман җирендә
җанына һәм тәненә юану эзләү кебек аңлашыла башлый.
Тарихи-фактик мәгълүматка да урын калдырыла,

совет чоры һәм соңгы еллардагы үзгәрешләр
уңышлы күрсәтелә. Хата-ялгышлар өчен җавап
тоту, балалар-оныклар алдындагы бурыч хисе
лейтмотивы, язучының башка әсәрләрендәге
кебек үк, шәхси трагедия чикләреннән чыгып,

язмыш һәм буыннар арасындагы бәйләнеш кебек
мәңгелек сораулар хакында уйлануларга этәрә.
Х.Мөдәрисова каләменә детальләргә игътибарлы булу,

аларны мәгънәви кабатлау, шигъри
бизәкләр хас. Язучы реалистик кануннарга тугры
калган хәлдә, лирик-эмоциональ катламны калкытып бирүгә ирешә.


Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,
филология фәннәре кандидаты.

"Тулпар", 2013, № 5. Б. 5.

 

Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (1)
Халисә МӨДӘРИСОВА. Соңгы сер. Повесть (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас