Күрсəткəн кала бу балага...
Укучым, хəзер мин – кыйссабызның əлегə кадəр телгə
кермəгəн, күзгə-башка ныклап чалынмаган хикəятчесе
Ясир, сезгə авылдашым Фатыйма Мəгъсүм кызының
калага китүен, анда нилəр күрүен бəян итəргə тиешмен.
Əмма, яшермим, кыен бер халəт кичерəм. Гафуринең
садə-самими калəме, шигъриятле Кутуй таланты яисə
мəшһүр Əмирхан Еникинеке сыман җан хəрəкəтен
күрсəтү осталыгы булмагач, үтə четерекле кала хəятен
сурəтлəү куркыта... Мин баш-аягым белəн саланы-
кы бит. Үз авылымда урта мəктəп бетердем, армиядə
хезмəт иттем дə янə кош сыман талпынып Түбəн Чыр-
шылыма əйлəнеп кайттым. Əтием тегендə-монда
бəргəлəнеп йөрергə ирек куймады: “Ясир улым, бабаң
умартачы булды, мин дə аңардан ерак китəлмəдем.
Син дə урман эчендəге ямьле бу аланны, адəмнəн дə
акыллырак булган бу кортларны ташламассың инде!”
Əйе, умартачы – табигать баласы шул, чəчəклəр ара-
сында яши, шунсыз ничек бал җыясың? Аңлыйсыздыр,
бу очракта эшне ташлап каядыр сəфəр чыгу турында
уйларга да түгел. Фатыйманың кала юлын һəм аннан
соңгы язмышын да күбрəк урман ышыгыннан, ишеткəн-
күргəннəремнəн чыгып тасвирлыйм. Шуңа да алдан ук
гафу үтенəм, укучым...
Гармунчы Мəгъсүм кызының Тукмаклыдан китүе
җырга бəйле булды. Көчле тавыш, моңлы аһəң үзенекен
итте. Район үзəгендə үткəрелгəн җыр бəйгелəрендə бу
чибəркəй гел җиңүче буларак танылып килде.
Октябрьдəге уңыш бəйрəмендə чыгыш ясады ул.
Баянын күтəргəн əтисе белəн сəхнəгə икəү чыгып бас-
тылар. “Үскəн! – дип сокландым мин, – читтə күрсəң та-
нымассың да...” – “Син, урман шүрəлесе, кортларыңнан
башка кемне күрəсең, кемне таныйсың соң”, – дип
үртəнде җəмəгатем Зəйтүнə.
Яшь кызның танылган җырчыларныкы кебек тигез
киң сулышлы авазы шундук күңелгə үтеп керде:
Мин сине шундый сагындым,
Белəсең микəн шуны?
Кар-бураннар урап алса,
Табарсың микəн юлны?
Зəйтүнə шунда башын аска иеп, күзлəрен сөртеп алды.
– Ник елыйсың?
– Ул бит мəрхүм Мидхəткə атап җырлый. Аның белəн
яратышкан булганнар, кавыша алмадылар гына...
Син дə шулай сагына калсаң,
Карама җиллəренə.
Җыр булып килеп керерсең
Наз тулы йөрəгемə.
Əлеге юлларны мин дə, җигүле атны таудан төшкəндə
дилбегə белəн тыйган сыман, хислəрне йөгəнлəп
тыңладым... Əйтəсе дə юк: Мəгъсүм абзый кызына
Ходай тавышны кызганмаган, биргəн, җырга хиреслек зур.
Менə шул яшь сандугачны райондагы җыр конкурс-
ларының берсендə каладан килгəн музыкант ияртеп
китə дə инде. “Җиңүче булдың, хəзер сине консер-
ваториягə укырга кертəбез”, – янəсе.
Мидхəтне югалткач дөньясына кул селтəве буламы
бу, əллə, кем булса да булсын, тик зур сəхнəгə менəргə
булышсын, диюме – анысы мəгълүм түгел. Фатыйма са-
калбай музыкантка ияреп китə һəм өч ел ярым күздəн
югалып тора. Тавыш-тыны да чыкмый аның. Əткəсен
җирлəгəндə дə авылга кайтмый. Əйтерсең җир йоткан...
Ниһаять, бердəнбер көнне апасы Фəгыйлəгə хəбəр
килеп ирешə: “Туганыгыз Фатыйманы үзегезгə тəрбиягə
алуыгызны сорыйбыз”. Каян хəбəр дисезме? Кала
читендəге тəрəзə-ишеге һəрчак йозакта булган Сары
йорттан – дəваханəдəн. Ишеткəннəр аптырашка кала:
“Таза-сау, акыл-зиһене төз бала ничек элəккəн ул
исəрлəр йортына?”
Дəвалаучы доктор авылдан килгəннəргə авыруның
хəлен аңлата.
...Шəһəрнең зур бер кибетенə җыештыручы булып
урнашкач, Фатыйма ал-ял белми эшлəгəн. Акчага
мохтаҗлык кичергəч баласын да бик еш ялгыз я оч-
раклы кешелəр кулында калдыргалый. Бу зур фаҗига
белəн тəмамлана. Янгын чыгып, баласы бикле бүлмəдə
төтенгə тончыгып үлə, авыр кичерешлəрдəн үзенең дə
акылына зəгыйфьлек килə...
Кызны ияртеп киткəн сакалбай һич тə сəнгать ке-
шесе түгел, ə хатын-кыз җилкəсендə яшəүче – аль-
фонс булган. Сəхнəдə дə тамак чылаткалап, барабан
дөбердəтүдəн ары уза алмаган ул...
Фатыйманың җырчы булу турындагы хыялы шулай
челпəрəмə килə. Ул авылга кайтырга ояла, ə шəһəрдəге
хəяте көрчеккə терəлеп, бəхетсезлек белəн очлана.
Автобустан төшеп җиргə баскан Фатыйманы Фəгыйлə
апасы җитəклəп алгач, халык тетрəнде: “Күрсəткəн
кала бу балага күрмəгəнен...”
Болай карап торырга һаман да сылу, һəммə əгъзасы
да таза, сау аның. Тик күзлəре генə кайчан сəер карый,
теле адаша...
Бер көнне, Фəгыйлə апасы белəн кибеткə кергəч, Фа-
тыйма кием-салым караштыра башлый. Шунда кулы-
на малайлар күлмəге килеп элəгə. Шакмаклы, ялтыр
сəдəфле, тукымасы да йомшак...
– Апа, бу минем Газиземə таман булыр микəн? Кесəсе
дə бар. Аның кесəле күлмəге юк бит. Алыйммы?
– Алыр идек тə бит туганым, күлмəккə җитəрлек акчам
юк шул, – ди тегесе.
– Минем дə кесə буш, фатир өчен биреп бетердем
шул. – Мəсгудə түти, син бу күлмəкне сатмый тор ин-
де, – дип, кибетчегə ялына башлый хатын.
Баштарак Фəгыйлə сеңлесен берьялгызын кеше ара-
сына чыгарырга курыкса да, тора-бара Фатыйма үзе
генə дə урамны урый башлады. Таныш-белешлəрен
күрсə, сүз куша, сөйлəшсəлəр, ачылып китеп сөйлəшə
башлый һəм еш кына шул бер үтенечен кабатлый:
– Ясир абый, алай-болай калага бармыйсыңмы?
– Ник сорыйсың?
– Барсаң, улымның мəктəбенə кереп хəлен белер
идең, күчтəнəч тə җибəрермен...
– Соң үзең барсаң ничек булыр, Фатыйма сеңел? Ка-
лага автобус йөри бит.
– И Ясир абый, шəһəрдəн курка башладым мин.
Трамвайлар, өсте-өстенə машиналар... Таптарлар!
Кешелəре акчадан башка нəрсə күрми бит.
Мондый вакытларда Фатыйманың эчкерсез үтенеч
чагылган күзлəренə карыйсың да җан əрни. Ничек
ярдəм итəргə соң сиңа, самими зат?
И бичара хатын-кыз... Зиһенеңне зилзилəлəр какшат-
са да, балаңа булган мəхəббəтең табигать тарафыннан
һəр күзəнəгеңə сеңдерелə икəн бит синең. Йөрəгең
тибүдəн туктаганчы шулай Газизем дип өзгəлəнерсең микəн?
Ярый, Фатыйма əкəм-төкəм кебек гел үз кабыгына
биклəнеп ята торганнардан түгел. Авыр үткəненнəн
ничек арынырга икəнлеген аңлый ул, кешелəр белəн
аралашырга омтыла, радио тыңлый, телевизор карый.
Ишеткəн-күргəннəреннəн чыгып нəтиҗə ясарга тыры-
ша, кемнəр белəндер əңгəмə кора.
– Илһаметдин! Əлфия апа сиңа шулай эндəшə икəн
бит. Əле менə “Əниемə хат” җырыңны тыңладым. Элек
тə ишеткəли идем аны. Күптə-ə-əн инде. Менə җыр, ич-
масам, күңелне кузгата..
Ə бүген сине ошатмадым мин Илһам абый. ”Əнием, күз
нурым”, диюең əйбəт. Əнкəйне яратырга, хөрмəтлəргə
кирəк. Оҗмах аналарның аяк астында, дилəр бит. Тик
нигə һаман бер сүзне кабатлыйсың: “Көт мине, кайтыр-
мын”, имеш. Көтə-көтə көтек булырсың. Ничə ел узды
бит, кайт! Кайт та, əниең белəн күреш. Күчтəнəчкə Фəн
Вəлиəхмəтов җырлаганча, кəнфит ал, тəмле чəй ал...
Инде кайталмыйсың икəн, Илһаметдин, җырлаганда ту-
рысын əйт, гастрольгə чыгам, вакыт юк, əнкəем, диген...
Җил искəч, һава шартлары үзгəргəн кебек, бераз ва-
кыттан Фатыйманың да əңгəмəдəшлəре алышына:
– Мидхəт, ишетəсеңме мине? Бүген телевизордан
бер шагыйрьне күрдем əле. Харрас Əюп бугай.
Əюп пəйгамбəр нəселеннəндер инде. Бигрəк акыллы
сүз əйтте. Кеше җаны гарешкə китсə дə, бик еш җиргə
əйлəнеп кайта, ди. Кайтып, ярына, туганнарына сыена
икəн... Соңгы газиз кешесе җирдəн киткəнче кайткалый
икəн җан. Сыеныр кешесе булса, адашудан курык-
мый, ди, һаман кайта, ди Əюп шагыйрь... Син дə кайт,
Мидхəт. Миңа сыен! Тик ялгышып тагын кара машинага
утыра күрмə. Адаш харап итəр, мин дə бит – Фатыйма
дияр, адаштырыр. Сүземне тыңла, Мидхəт. Абыеңны
тыңламагансың, инде мине тыңла! Очып кайт!
Урамга чыкканда да Фатыйма сүз куертырлык сəбəп
таба:
– Акча юк та, акча юк, имеш. Гəзит тə шуны кабат-
лый: “Икътисад көрчектə”... Радиода тел əйлəнмəслек
сүзлəр: “оптимизация”, “инвестиция...” Больницаларны
ябалар, мəктəплəрне кушалар. Өйдə апам кайгыра: “И
Ходаем, иремне генə эштəн чыгармасыннар, и Аллам,
ферманы гына япмасыннар”. Иртəн дə, кичтəн дə акча
кытлыгы... Ə сельсовет башлыгы Габделəхəт каян
акча тапкан соң? Кара, нинди йорт корган! Əкияттəге
хан сараеннан һич тə ким түгел. Йорттагы машинасын
күр, ничек ялт-йолт килə. Əйтсен Габделəхəт сельсо-
вет булгач, акчаны каян табарга икəнен. Серен ачсын,
тилмертмəсен халыкны. Акча бездə бер букча, дисен.
Ачсын медпунктны, эшлəтсен клубны!
Хəер, Фатыйманың үзалдына сөйлəнеп йөрүе бер-
кемне дə гаҗəплəндерми, чөнки ярты авыл хəзер шул
кесə телефоны белəн серлəшə, читтəн карап торсаң,
Фатыймадан һичбер аермалары юк.
Бар яфрак коелып, кардан җир бозланып каткан
мəлдə өйдəгелəр Фатыйманы күздəн югалталар. Апа
кеше тегендə сугылып, монда кагылып сеңлесен эзлəсə
дə, таба алмый, юк Фатыйма! Суга гына төшмəсə ярар
иде, дип, кич инеш буйларын айкаганда мəктəп балала-
ры белəн кайтып килүче туганын күрə. Өстендə затлы
күлмəге, аягында яраткан туфлие, иңенə җылы джем-
перын салган...
– Кая югалдың Фатыйма?
– Апа, эргəзембай җыясым килде, əти белəн
Мидхəтне дə күрермен, дигəн идем... Алар киткəннəр
шул. Чəчəкне дə җыйганнар. Бер эргəзембай калмаган,
апа. Нишлəп комсызлана икəн бу халык?
Фəгыйлə, күз яшьлəренə буылып, башын читкə бора.
Сүзен əйтə алмый сулкылдый:
– Сеңлем, эргəзембай җыярга көз бит инде...
– Көзмени? Ə яз кайчан булыр соң?
– Кышны кичкəч, яз килер. Эргəзембайлар калкыр, –
дип, Фəгыйлəгə сеңлесен юатырга гына кала.
– Əти белəн Мидхəтне дə күрерменме?
– Ул вакытка бик ерак əле, сеңлем.
– Сагындырган кеше төшкə керə ул, төшеңдə
күрерсең...
– Ярар. Тик төшемдə дə шулай киенермен микəн соң?
Алама күлмəк булса, яратмаслар бит, апа.
Əйе, “кырау” нык суккан икəн шул Мəгъсүм абыйның
яраткан төпчеген. Əмма күңелне юатырлык билгелəр
дə бар. Хəтере зарарланса да, əллə кая китми бит,
һаман үзе кичергəн, күргəн хəллəр белəн саташа. Бер-
вакыт күршесе Кəүсəрия, үзалдына сөйлəнеп йөргəн
Фатыйманы сынап карамакчы була:
– Фатыйма! Мидхəт тə Мидхəт дип өзгəлəнəсең, ул
бит синеке түгел, Шəриповлар кияве иде. Мəрхүмне
нигə борчыйсың?
– Мидхəт? – Нилəр генə кичерсə дə зиһененнəн
җуелмаган бу исемне ишеткəч, Фатыйма канатланып
китə: – Җаны исəн аның, Кəүсəрия апа, миңа килеп
сыена, миңа серлəрен сөйли. Без икəү эргəзембай
җыйдык бит. Яз килгəч тагын урманга барырбыз. Чəчəк
сиңа да алып кайтырмын əле, Кəүсəрия апа.
Күрше хатыны бу сорауны ник биргəненə үкенə.
Фатыйманың авыру икəненə шиге калмый. Капка
төплəрендə утырырга яраткан бичə-чəчəлəргə дə
чəйнəргə “азык” өстəлə. Тик Фатыйма белəн Мидхəт
хакында хəбəрдар булганнар, бу авыру хатынның коры
бер саташуы гына түгеллеген, асылда ул олы саф
хиснең чагылышы икəнлеген аңлар, мөгаен.
Аппак күптəн инде Мидхəтне күңеленнəн йолкып
аткандыр. Тамырланмаган да хисне таптап үтү берни
түгел. Ə асылмалы күпер, язгы урман, умырзаялар
янəшəсендə кабынган һəм əле дə бичара Фатыйма-
да яшəп аны газапландырган да, канатландырган да
мəхəббəт Мидхəтне оныттырмый, яшəтə... Үзенең их-
ласлыгы, рухи ныклыгы белəн генə дə Фатыйма бер
баш югары тора бит ул гайбəтче Кəүсəриялəрдəн.
Беркөнне кибеттə Фəгыйлəне күргəч, Фатыйма ха-
кында сорамый түзə алмадым.
– Ничек соң, уңайга үзгəрешлəр бармы?
Апа кеше башын чайкады.
– Əй, Ясир, бигрəк бутала, беркөнне тагын урманга
киткəн. Яз җиткəн, янəсе, эргəзембай җыймакчы.
– Туктале, Фəгыйлə, көзге шəрə урманны мин үзем дə
кайчак иртə яз кебек тоям. Эргəзембай шул шəрə җирдə
калка да бит. – Фəгыйлə бер мəлгə тын калды.
– Аруланыр, дисеңме?
– Əлбəттə! Авыл халкы мəрхəмəтле. Ачык йөз, рəхим-
шəфкатьле мөгамəлə уңай йогынты ясамый калмас!
Сеңлесенə дип атап алып килгəн күчтəнəч балымны
да биргəч, апа кеше рəхмəт укып туя алмады.
Ишетеп торам, авыру хатынның язмышына битараф
түгел халык. Минем кебек аның акрынлап савыгачагы-
на өметлəнүчелəр дə байтак.
Фатыйманың кул арасына керə башлавы, һəрчак
ярдəмгə мохтаҗ карт-корыга да булышуы ишетелгəли
башлады.
Авылыбызда мəзəк хəллəр сөйлəп эчең катканчы
көлдерə торган Барый атлы ир заты бар. Мəҗлестə
булсынмы, өмəдəме, көлдерер əмəлен таба ул.
Беркөнне капка төбендə Фатыйманы кызганып
сөйлəп утырган карчыкларга тап булгач, ул:
– Кайгырмагыз, башындагы бер нерв чыбыгы гына
ычкынган Фатыйманың. Əллə ни куркыныч юк, аны
рəтлəүче монтер гына табылыр! – дип юаткан, имеш.
Уйнап сөйлəсəң дə, уйлап сөйлə, ди. Мин моны
ишеткəч сагаебрак калдым. Ниткəн монтер?
Нəрсəгə ишарə бу? Урманнан кайттың бит инде.
Болай булгач, авыл хəбəрлəрен колак салыбрак
тыңларга кирəк сиңа, Ясир!
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.