Адашлар
Түбəн Чыршылы мəктəбенең бишенче сыйныфына
Тукмаклы, Əхмəт, Югары Чыршылыдагы башлангыч
белем бирү мəктəплəреннəн җиде бала өстəлде. Бе-
ренче сентябрьдə укучылар шау-гөр килеп парталарга
урнашкач, Белем көне уңае белəн бик тə матур киенгəн
яшь укытучы Əкълимə апалары, барысы белəн дə та-
нышмакчы булып, кулына журналны алды. Укучыла-
рын барлый гына башлаган иде, бик кызык хəл килеп
чыкты. Урта рəтнең икенче партасында ике Фатыйма
янəшə утыра икəн. Бер-бер артлы икесе дə торып бас-
кач, калганнарга җитə калды, шаркылдашып көлеп
җибəрделəр. Укытучы да көлемсерəп куйды:
– Ə... Адашлар, димəк!
Күпмедер вакыт үткəч, сыйныф старостасы итеп сай-
ланган Рөстəм адашлар янына килде.
– Фатыйма, дигəч, икегез дə борыласыз. Сезне ничек
аерырга соң? “Кара Фатыйма”, “Ак Фатыйма” дияргəме
əллə?
Чынлап та, Тукмаклыдан килгəн кечкенəрəк буйлы
кызның күзлəре дə, чəче дə кара, бите дə каракучкыл,
ə урындагы мəктəпнеке саналган Фатыйма буйга кал-
курак, ак йөзле, җитен чəчле, тик күзлəре генə яшь-
келт иде. Сыйныфташлары боларның кыяфəтлəрен
җентеклəп күздəн кичергəч килештелəр. Əйдə, берсе
“Кара Фатыйма”, икенчесе “Ак Фатыйма” булсын!
Тик Ак Фатыйманың кушаматы үзенə ошамады:
– Без бит сарыклар түгел – Ак сарык, Кара сарык
дияргə! Адашныкын белмим, ə миңа “Аппак” дип
эндəшерсез, ярармы?!
– Матур! – дип куйды Рөстəм. – Каян башыңа килде бу?
Моңа каршы Ак Фатыйма исе китмəгəн кыяфəттə генə:
– Каян табыйм, Аппак “Итил суы ака торур” китабында
бар бит. Нурихан Фəттахныкы ул, – диде.
Яшькелт күзле, үткен сүзле кызның əйткəне
берəгəйле булды, мəктəп чорында Түбəн Чыршылы
Фатыймасына күбрəк “Аппак” дип эндəштелəр. Мəктəп
балаларында сыйныфташның ата-анасы белəн кы-
зыксыну гадəте юк. Күбрəк тиңдəшнең үзеннəн чыгып
хөкем ясыйлар. Аппак күплəргə əйтелгəн китаптагы
хан кызы кебек күренде. Хас та караңгы базга куел-
ган шəм-яктылык, нур чəчелə. Укытучылар нинди генə
сорау бирмəсен, искитəрлек белгəнлек күрсəтə. Дөрес,
иптəшлəре алдында күп сөйлəми, чəчелми, тик һəр
əйткəне карусыз үтəлə аның, чөнки, барометр кебек,
хəл-торышны алдан сизə, тоя. Карышучы, ызгышучы
да юк... Кыскасы, Рөстəм сыман лидер ук булмаса да,
Аппакны сыйныф төркемендə бик кызыклы мушкетер-
лар киносындагы персонаж – Соры кардиналга тиңлəп
йөрделəр. Укытучылар алдында да абруе зур булды бу
кызның, отличник буларак һəр елны мəктəпнең мактау
тактасын бизəде.
“Алдынгыларга тигезлəнегез!” чакыруы турыдан-ту-
ры үзенə дə кагылганга, Тукмаклы Фатыймасы Аппак-
ны үрнəкле ахирəт итеп күрде. Тамчы да көнлəшмəде,
аның белəн ярышу уе башына да кермəде. Ниндидер
кимчелеген күреп, кемнедер хурлау гадəте, гомумəн,
аңа ят кылык булды. Яшерен-батырын түгел, кыз-
кыркын тəүге сөю, тəүге ярату, дип, мəктəп елларында
ук авыз суларын корытып сөйлəүчəн бит. Кара Фатый-
ма да хислəренең тамчысына кадəр ахирəте белəн
бүлеште, Мидхəт атлы егет солтаны аның теленнəн дə
төшмəде.
Əйтми булмый, адашы кайнарланып сөйлəгəннəр
Аппак күңелен дə котыртты, хислəре язгы боз булып
кузгалды. Күз алдында мəхəббəт романнарындагы
кебек сюжет, җанлы геройлар гəүдəлəнде. Аның да Ма-
геллан яисə Колумб кебек яңа дөнья – матурлык, сөю-
лəззəт дөньясын – ачасы, шуны гизəсе килде... Узды
Кара Фатыйма Ак Фатыйманы! Алышмыйча, көч сал-
мыйча бəрде дə екты. Җиле белəн екты!
Умырзаямы, эргəзембаймы?
Мидхəт белəн ул җиденче сыйныфны тəмамлап
килгəндə танышты. Буйчан гына, чандыр гəүдəле бу егет
Фатыймадан ике сыйныф югарырак укый иде. “Торна-
лар оча” кинофильмындагы актер Алексей Батталовка
ошатты аны кыз. Шундый ук уйчан йөзле, зəңгəр күзле
Мидхəт əкренлəп аның күңеленə ныклап кереп утырды.
Фатыймалар аны элек ничек күрмəделəр икəн соң?
Хəер, югары сыйныфлар башка бинада укый бит.
Мидхəтнең адаш кызлар күзенə чалынмавы да гаҗəп
түгел... Ə очрашу мəле – үзе бер хикəят!
Мидхəтнең флотта хезмəт итеп кайткан абзыйсы Гый-
ният өйлəнергə булган. Тик гармунчыдан башка нинди
туй? Ə тирə-юньдə оста гармунчылардан Фатыйманың
əтисе Мəгъсүм генə. Колхоз пилорамында эшлəгəндə
такта сугып күзлəре сукырайса да гармунын ташлама-
ды ул. Тегендə-монда барырга булса, əтисен Фатыйма
җитəклəп йөртə. Туйга барганда да Фатыйманы үзе
белəн алырга тырыша əти кеше. Кызы янында булган-
да җаны тыныч, бушатылган рюмкалар саны ишəйсə дə
куркасы юк. Шуның өстенə Фатыйма шəп җырлый, та-
бындагыларга да яңа җырлар ишеттерер.
Туйга аларны Мидхəт алырга килə. Техника заманы
булса да, егет Тукмаклыга җəяү атлый. Ник? Чөнки май
башы – су җəелгəн чак. Тəгəрмəчкə əллə ничə чакрым
урау юл үтəргə кирəк. Ə җəяүле асылмалы күпер аша
Тукмаклыга күз ачып йомганчы килə дə керə...
Мидхəт баян күтəрə, кыз əтисен җитəкли. Шулай янə
асылмалы күперне үтəлəр, таудан күтəрелə болар.
Монда инде каен, юкə урманы башланып китə. Əтисе
ауган агачка утырып бармакларын яздырмакчы була,
уйныйсы көйлəрен барлый башлый.
Җете яшел яфраклар арасыннан сандугачлар чутыл-
давы ишетелə. Кəккүк кычкыра...
– Фатыйма, Фатыйма! – дип, агачлар арасыннан аваз
сала Мидхəт. – Чəчəклəр чыккан бит, кил!
Кыз егет янына килсə аһ итə, җир сап-сары чəчəклəргə
күмелгəн.
– Эргəзембай бит бу!
– Нишлəп эргəзембай булсын, умырзая! – ди Мидхəт.
– Юк, эргəзембай!
– Юк, умырзая!
– Əйдə ярыш оештырабыз, – дип тəкъдим итə
егет. – Кем үзе əйткəн исемгə матур җыр таба, шуның
сүзе өстен чыга. Ярармы?
Килешəлəр.
– Хəер, миңа җыр эзлисе юк. Җыр əзер. – Мидхəт
мөлаем карашын кызга юнəлтə дə җыр суза:
“Боз катлавы эрегəч, җир өстенə умырзая чыга, кара-
гыз... Умырзая чыга, умырзая калка, умырзая суза са-
багын...” Җырлар идем дə, Ходай миңа тавыш бирмəгəн
шул... Я, туташ, хəзер сездəн көтəбез, шəп җырлый,
дилəр сезне!
– Кая инде ул! Алачыкка кереп, бүре сыман телне
чүкетсəң генə... – дип мут елмая Фатыйма. – Уйлаганны
əйтимме, ачуланмыйсыңмы?
– Я?
Эргəзембай,
Хискə син бай,
Көйгə генə саранлык.
Килеш-килбəтең дə күркəм,
Кыскасы, шул, ярарлык!...
– Ах, син! – дип бармак яный Мидхəт, – аллего-
рик алым кулланасыңмы? Вəт хəйлəкəр! Ярый, син –
җиңүче!
– Кызым, син кайда, əйдə, кузгалыйк, – дип тавыш
бирə шунда ата кеше.
Фатыйма алып килгəн чəчəген əтисенə дə суза:
– Əти, бу сары чəчəкнең исемен белəсеңме?
Мəгъсүм ага чəчəкне ала, капшый:
– Яфраклары челтəрлеме?
– Əйе!
– Бу – язның тəүге чəчəге умырзая, кызым. Тик борын-
гылар аны эргəзембай дип йөрткəннəр. Əниең мəрхүмə
дə эргəзембай дип йөртə иде. Мəгънəсен белмим. Ə
умырзаяныкы ачык – гомер зая, зая гомер...
Əти кеше түзми, баянын сыздырып җибəрə:
Юк, мин үлмəс идем
Умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...
– Мəгъсум абый, бигрəк моңлы итеп җырлыйсыз...
Туйдагы халыкка да ишеттерсəгез иде моны! – дип
үтенə Мидхəт.
– Юк, килешмəс, улым, туй бит ул – сөю, кавышу
бəйрəме, анда яшəтə, яшəртə торган җырлар кирəк,
шулаймы, кызым? – дип, Фатыймадан җөплəтə əтисе.
Туйлар үтə, əмма егет белəн кыз арасындагы элемтə
өзелми. Тукмаклының асылмалы күпере ике авылны
гына түгел, ике йөрəкне дə тоташтыра.
Мидхəт Тукмаклы юлына тузан төшерми. Шул əлеге
дə баягы асылмалы күпер тəүге үбешүнең дə шаһиты
була. Ул үбешүнең никадəр лəззəтле булуын сөйлəп
кенə аңлатып була микəн?..
Фатыйманың мəхəббəт кыйссасын тыңлаганда Аппак
та бик дулкынланды булса кирəк, күзлəре очкынлан-
ды, яшеллеге куера төште. Əмма берничə көннəн үзен
алыштырдылармыни, кырысланды, хəтта дəресне дə
адашына арка куеп тыңлый башлады. Фатыйма аулак-
та Мидхəт турында нидер сөйли башлаган иде, Аппак
кычкырып ук җибəрде:
– Туктат бозыклык юлында йөрүеңне, мине дə котырт-
ма! Бала гына бит əле син, дəресеңне кара. Əтиеңə аш
пешер, өеңне җыештыр... Болай дəвам итсəң, барып
чыгачаксың син, кызый...
Чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмəтенə оешты-
рылган “Соңгы кыңгырау” линейкасында Аппак бары
Мидхəтне күзəтте, башкалар əллə бар, əллə юк... Бу
чынлап та ак карга икəн шул! Төз буй... Төс-баш та тел
тидерерлек түгел. Күзлəр үзенə тартып тора. Борын
бераз кəкрерəк икəн... Юк, Батталов түгел бу, ə Том
Круз... Кызларны шаштырган елмаю иясе...
Яр сайлауның канун-талəбе юк, теориясе язылмаган,
борынгыдагы сыман колак та тешлəштермилəр. Аны
һəркем үз сəлəтеннəн чыгып хəл итə, дип уйлап алды
Аппак. Күрəсең, ул Мидхəтне күзəткəндə адашы белəн
эчтəн генə сүз көрəштергəндер. Хəерлегə булсын, бу
гүзəлкəйнең барометры үзгəрешлəр вəгъдə итə шикелле...
Хəбəр артыннан хəбəр
Өлгергəнлеккə аттестат алгач та, гадəттə, яшь кеше
берара күздəн югалып тора. Я хəрби хезмəткə китеп
бара, я эшкə урнаша, я тагын китап, кəгазь-калəм
дөньясына чумып, Əбугалисина сыман берəр уку
мəгарəсендə ята. Тик максатына ирешкəч кенə яшь
кеше гавəм, халык күзенə чалына, аның турында сөйли
башлыйлар. Күрəмсең, бу – шəкертнең чын өлгерүе!
Əмма Түбəн Чыршылы урта мəктəбен тəмамлаучы
Фатыйма Шəрипова турындагы хəбəр чыгарылыш
кичəсендə үк күплəрне таң калдырды.
– Аппакка əткəсе машина бүлəк иткəн! Тачкасы да
нинди əле – “Тойота”.
Кара төстəге елкылдап торган япон машинасында ак
йөзле, җитен чəчле блондинка! Бу инде чокыр-чакырлы
Түбəн Чыршылыга гына сыймый, килешми торган хəл.
Газга бассаң, 60-70 чакрым ике йөз сиксəн ат көчендəге
машина өчен бер талпыну гына. Ак Фатыйманың кала-
га барып университетка урнашуы инде беркемне дə
гаҗəплəндермəде. Аппакның район үзəге Камышлы-
да бик зур урын билəүче Шəриповның кызы икəнлеген
белгəч, аның турындагы яңалык яңалык булудан тукта-
ган иде. Əмма соңгысы һəммəсен дə шаккатырды:
– Фатыйма кияүгə чыга икəн!
– Укып беткəн дəмени? Кемгə?
– Ишетмəсəң – ишет, Нурислам малае Мидхəткə!
Кодаларның берсе – авылда, икенчесе районда башлык!
Туй көз көнендə булды. Яшьлəр язылышып чыккач,
кара “Тойота” артыннан кычкыртып, бар куəткə магни-
тофоннар акыртып барган машиналар тезмəсе урамга
сыймады. Кичен дə Шəриповлар коттеджыннан атыл-
ган фейерверклардан авылның колагы тонды, би-
чара этлəр төне буе йокламады. Менə бу туй дисəң
дə туй, ичмасам! Сукыр Мəгъсүмнең гармун тартып
күңел ачтыруы гына түгел. Фатыйма белəн Мидхəтнең
сөю-кавышу бəйрəмен Түбəн Чыршылы халкы сөйлəп
бетерə алмады.
Кешегə бер килсə килə икəн бит. Шатлыкны татыдың,
хəзер кайгыны да уртлап кара, ди микəн Ходай, Ак Фа-
тыймага бəйле янə бер хəбəр авылны сискəндерде:
– Шəрипов кияве үлгəн!
– Фатыйма ирен үтергəн!
– Кит əле, булмас!
– Чын! Мин авыру ир белəн тормыйм, дигəч, Мидхəт
Мəскəүгə барып бульнискə яткан да, пычак астында
җан тəслим кылган. Бу үтерү түгелмени?
Капка төплəрендəге утырмаларда əлеге коточкыч
хəбəр озак йөрмəде. Мəрхүм Мидхəтне авыл зиратына
кайтарып күмүлəре белəн тукталды. Аны җирлəгəндə
Кара Фатыйма да өйдə ята алмады.
Мөселман каберлегенə хатын-кызны кертмилəр.
Капканың тышка ягында, ихата буйларында сүзсез
калып мəетне җирлəүне күзəткəн əби-апалар төркемен
тулыландырудан ерак китə алмады Фатыйма. Бары тик
ирлəр зираттан чыгып кайсы кая таралышканда гына
ул Гыйният каршына килеп басты:
– Мине хəтерлисезме?
Яшь ир кызарган күзлəрен чибəр кызга төбəп карап
торды:
– Юк, хəтерлəмим, сеңлем!
– Мин – Мəгъсүм кызы, сезнең туйдагы гармунчы,
оныттыгызмыни?
– Əйе, искə төште. Сезне чакырырга Мидхəт үзе бар-
ган иде бит. Рəхмəт, туйны күтəрдегез! Мəгъсүм абыйга
сəлам күндерегез.
Фатыйма күңелен тырнап торган сорауны бирми түзə
алмады:
– Ничек болай булды соң, Гыйният абый? Мид-
хəт... – Кыз тотлыгып калды, янə нинди дə булса сүз
əвəли алмады. Хəер, кирəкмəде дə, каршысындагы
олпат ир барысын да аңлап, хəлне ачып салды:
– Йөрəгенə операция ясатты бит. Үсмер чакта
сизелмəсə дə, өйлəнгəч больница юлын еш тапады.
Булган инде йөрəктə чире, булган... Хəзер катлаулы
операциялəрне ясый белəлəр, дөрес. Уңышлы бул-
ган, əмма оешкан кан, тромб дилəр инде, йөрəк тамы-
рына барып утырган, каны куерган, диделəр. Гомере
беткəндер инде...
Кызның соравына җавап бирсə дə, китəргə ашыкма-
ды Гыйният:
– Бу утка пес итə торган хатын белəн башын җуйды
Мидхəт. Йомшак булды шул! Хатын əмерен тыңлаудан
бушамады. Өйлəнгəнче үк əйткəн идем мин аңа: “Синең
пар түгел бу энекəш! Шəриповлардан ерак тор!” –
дидем. Студент чагында, каладан кайтканда, киткəндə
гел шуларның кара арбасына утырды шул...
Өйлəренə борылганда Тукмаклы сукмагындагы асыл-
малы күпергə аяк басарга ашыкмады Фатыйма. Каен,
юкə урманына борылды, ешлыкка кереп китте. Каршы-
на моннан Мидхəт килеп чыгар төсле тоелды. Үзе бул-
маса, шəүлəсе, һичьюгы өрəге пəйда булсачы....
– Мидхə-ə-ə-т! Мидх-ə-ə-əт! Мидх-ə-ə-əт!
Əллə күпме өзгəлəнеп кычкырса да аңа бары тик кай-
таваз гына килеп иреште.
Бераздан тынычланды кебек, авып, инде мүклəнеп
беткəн бер агачка килеп утырды. Бəй! Бу нəкъ шул
агач түгелме соң? Əтисе Мəгъсүм шушы агачка уты-
рып “Умырзая”ны уйнап җырлады бит. Юк, əтисе түгел,
хəзер аны Мидхəт җырлый:
Юк, мин үлмəс идем, умырзая кебек,
Умырзая кебек боегып...
Умырзая – гомер зая... Кем син, шəфкатьсез җан
кыючы? Төсең нинди? Чалгыңны уңга-сулга селтəп, кем
элəксə шуны кыркучы зəһəр карчыкмы? Əллə озак яши
торгач, зиһене чуала башлаган картмы? Яисə утлы ка-
рашы белəн бəндəлəрне яндырып һəлак иткəн Горгона
сыңарымы син?...
Туктале, Фатыйма, əллə кайларга китмə, куркыныч
сурəтлəр тезмə. Синең адашың, ахирəтең Мидхəтнең
гомерен кыскартты түгелме соң? Əй самими җан, нəрсə
уйлап йөрəген ачты, иң нечкə, иң татлы күңел серлəрен
эчкерле зат белəн уртаклашты соң ул? Исемнəре генə
бер үк, ə җисемнəре төрле, хəтта капма-каршы булган
ич аларның. Үз вакытында нигə бу хакта уйланмады
соң ул? Хакыйкать ана сөте белəн дə, атасы нəсыйхəте
белəн дə кермəгəн, күрəсең.
Хəзер төшенде Фатыйма, кар башына кар җитсə, кыз
башына кыз җитə икəн.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.