Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
27 гыйнвар , 20:14

Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА. Соңгы карлар яуганда. Хикәя (Ахыры)

Аның караваты янына килеп урын-җирен сыйпады. Ана кеше генә тоя ала торган бәхеттән тулышып, улының җәймәләрен тигезләде. Ә ап-ак җәймәләр җып-җылы, ул җылылык аңа шулкадәр дә газиз иде…

Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА. Соңгы карлар яуганда. Хикәя (Ахыры)
Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА. Соңгы карлар яуганда. Хикәя (Ахыры)

Жәмгыятьнең өзелгән җепләрен ялгамакчы булып хатын төрле-төрле уйларга батты.

– Шәп дисең инде, әни…

Улы компьютерына карашларын кадап янә сорау бирде:

– Ә бу шәһәр ошыймы соң сиңа, әни?

Ана ят калага төбәлде, кызыгып, гүя ул аңа фәрештәдәй өстән карап торды. Их, кереп кенә качып булсын иде дә соң шушы компьютер эченә! Әллә нинди тар урамнар, чуен күперләр, биек-биек җансыз йортларны юлның аргы очы суырып ала барды. Рестораннар, кафелар, Алып чабатасын каккан ком таулары, тагын әллә ниләр күзгә чалынды. Улы кискен борылышларга кереп-кереп китте… һәм таш диварларга барып чәпәлде. Күз күрмәгән ят урамнар буйлап яшьлек ашкына иде…

Ни хикмәт, урамда бер җан иясе дә күренми, улының мондый ялгызлыгы ана өчен бик куркыныч тоелды. Ул арада машина үз юлына төште дә янә алга ыргылды. Баганасы да чыдам булып чыкты. Раиф әнисенең үз янында басып торуын да онытты. Аның дөньясы бары тик машина тәрәзәләре һәм юллардан гына гыйбарәт иде…

– Әллә ничек хәзерге яшьләр, – дип уйлады ана кухня ягына атлый-атлый. – Ниндидер үзгә бер тормыш белән яшиләр. Күз күрмәгән чит-ят илләр турында хыялланалар. Без яшь чакта туган ил берәү генә иде. Һәм ул бар иде. Бик тә кадерле иде. Хәер, әле дә шулай түгелме?.. Бу хакта китапларда язалар, сугыштан чулак булып кайткан бабасы да өзми-куймый сөйли торган иде, мәрхүм. Бала-чагасы да тыңлый белгән инде. Хәзергеләрнең тыңлау сәләте дә юкка чыкканмыдыр… Менә улы белән дә еш кына бөтен сөйләшкәннәре ике-өч җөмләдән гыйбарәт.

– Кайттыңмы?

– Кайттым.

– Ашадыңмы?

– Ашадым.

– Институтта нинди яңалыклар бар? – дип сорый ана.

– Юк, – ди улы һәм курткасын да ычкындырып тормыйча компьютеры янына уза. Кабыза. Экранда яктылык күренгәч кенә киемен салып компьютеры каршысындагы урындык артына элә… һәм машина шәүләсенә ияреп, тып-тыныч күңел белән чит илләргә табан юл ала…

– Ничекләр тәртипкә өйрәтәсе икән соң бу баланы? – дип уйлый Рәфилә кайчакта. Апасы да:

– Тәмам итәк астыңнан чыгармадың инде улыңны, төн ул яшьләрнеке, беләсең килсә. Төнге клублар синең белән минем өчен түгел алар, – дип канына тоз сала.

– Ул клублары байлар өчен аның, – ди Рәфилә. Чөнки гомере буе да акчасыз яшәргә риза ул, тик газиз улкаен гына караңгы, билгесез төннәр тартып алмасын…

– Әйдә, уйный бирсеннәр компьютерларында, хыялларын үз күзләре белән күреп яши бирсеннәр, тик башларына гына зыян-зәхмәт кагылмасын… Кешеләр нишли икән соң мондый чакта? – дип уйлый ана. Эштә башкаларның да шул ук хәлләрне кабатлап сөйләүләрен ишеткәч, борчулардан янган йөрәге сүрелә төшә кебек…

 

* * *

Ә улы аның шул минутта тулай торакның кысан, тынчу бүлмәсеннән галәмнең алтынга күмелгән бер иленә барып җитә дә дөнья баена әверелә. Юк, юк, патшасына! Менә монда катлы-катлы йортлар барысы да аныкы. Киң урамнар да аныкы гына. Машинасы да затлы. Рестораннары да. Акчасы да капчыклап. Мондый бәхетле һәм дә мондый рәхәт тормыш тагын кайда бар? Тик әнисе менә… Ачуны китерә шул әнисе. Көзгедәй юллардан җилдереп барган шәпкә тота да:

– Житте сиңа, малай! Дәресләреңне кара, – ди. Шул сүзләрдән көннең бөтен кызыгы бетә, рәхәте китә. Илдар исенә төшә. Аңа машинаның чып-чынын да алганнар бит әле. Ул өенә дә кайтмаган, институтка төнге клубтан гына да килгән бит әле… Ресторанга да үз машинасында йөри. Ресторан уйга килгәч, Раиф туктап калды. Ашказаны сулкылдап куйды. Бик нык тамагы ачкан икән ләбаса. Бүген институтта ашханәгә керергә өлгермәделәр шул.

– Әни, ашарга нәрсә бар анда? – дип эндәште ул компьютер экраныннан күзен алмыйча гына.

– Син, балакаем, бик зур шәһәрдә, бик затлы рестораннар тирәсендә йөрисең түгелме соң, шунда гына тамак ялгап ал инде бу юлы, – диде ана ихлас күңелдән улы дөньясына күчеп. Раиф айнып китте. Ачлык корты ашказанына ябышкан, ул аны сулкылдатып суыра иде. Егет экраннан аерылып аш өстәленә юнәлде.

– Аша, әнә, пәрәмәч пешердем, – диде ана өстәл өстендәге табакка ымлап. Аннан улы алдына чәй ясап куйды.

– Эч, улым, эч, – дип аркасыннан кагып алды.

– Кит әле, әни, – диде улы канәгатьсез генә борынын җыерып. Үзе капкан ризыгын тиз-тиз йотты. Ул шулай компьютеры янына ашыга иде…

 

* * *

Бу шәһәр дигәннәре авыл кешесенә һич килешми бугай, – дип уйлады Рәфилә. – Бер гаиләдә һәркем үз тормышы белән яшәсен әле… Үзе эштә. Ире дә эштә. Ул иртә таңнан чыгып китә дә, бөтен тәрәзәләрдә утлар гөлтләп янып торганганда гына кайта. Кризис турында сөйләшергә дә кеше юк хәтта… Аның талчыккан кыяфәтендә һәм хәсрәтле карашында кризис дигән афәт болай да бөтен хасиятләре белән чагыла. Газаплы яшәештән арыган көннәрендә салгалаган чаклары да була. Моңа бераз эче поша инде әлбәттә. Әнә күрше хатынының ире көн дә исерек, тик бер тамчы исе китсә икән! «Эчсеннәр, ирләр эчмәсә, безгә зарплата бирмиләр бит, квартплатаны ничек түләмәкче буласың син? Бюджетны, аракы эчеп, ирләр генә тотып тора да аны», – ди. «Көйли, җайлый хатын-кыз тарта инде бу дөньяны, – дип уйлап куя Рәфилә. – Исерек ирен акларга да җай таба». Тик бер дә улына күрсәтәсе килми шул әтисенең «төшергән» чагын. Улы инде егет булды менә. Аллага шөкер, агулы суларга тартылмый. Тик аңа да эшләп яшисе, шуны анлый микән ул? Һичберкайчан бакчага булышырга алып барып булмый үзен.

– Минем вакытым юк, – дип кенә җибәрә. Хәер, ирексезләп эшләтү нигә инде? Вакыты юктыр, дип килешергә тырыша ана. Кояш йөзе күрмәгән, ак чырайлы улын табигатькә бик бәйлисе килсә дә, аның ябык иңнәренә авырлык төшерүдән үзе дә курка кебек…

 

* * *

Ана улы йоклаган якның чаршавын әкрен генә ачып җибәрде. Әнә иртә таңнан уянып та килә инде ул.

– Чәй куй, әни, ашыгам, – диде улы яткан көенчә киерелә-киерелә.

Ул тиз-тиз юынып-киенеп өстәл янына килеп утырды. Тиз-тиз кайнар пәрәмәч белән чәй йотты. Аннан, тулы сумкасыннан бушатып, китап-дәфтәрләрен барлый башлады. Карават астындагыларын да тартып чыгарды хәтта. «Уку бик авыр эш инде, дип уйлады ана. – Ә мин аңардан тагын әллә ниләр көтмәкче. Замана үзенә ничек кирәк тапса, шулай тәрбияли ич баланы… Мин ышанып тапшырган инде… Йә, тагын нишли алам соң?»

Шул мәлдә кемдер ишек какты. Рәфилә ишекне ачуга, иркен итеп елмаюдан алсу бит алмалары чокырланып торган гүзәл бер кызга тап

булды. «Иртә таңнан нишләп йөри икән бу бала?» дигәндәй, чибәркәйгә аптыраулы караш ташлады.

 – Мин өй эчендәге милекне страховать итәргә килдем, апа, – диде туташ.

– Тулай торактагы милекнеме? – дип көлде Рәфилә. – Иске кухня шкафыннан кала ни булсын биредә, сенлем?

– Нигә, шкафны да страховать итәргә мөмкин. Янып китсә, яки урлап чыксалар, ягъни мәсәлән…

– Ничә тәңкәгә төшәчәк инде ул миңа? – дип кызыксынасы итте хатын.

– Сигез йөзгә генә, – диде кыз. Ул бик җитди иде.

Рәфилә аның күзенә төбәлгән көенчә, башын артка ташлап яңгыратып көлеп җибәрде.

– Мин аны дүрт сумга гына сатып алган идем шул… Моннан утыз ел элек, – дип куйды. – Урласалар ни, «котылдым» диярсең…

Кыз уңайсызланып кашын җыерды.

– Бөтен серегезне түгеп саласыз тагын апа, оялмыйсыз да үзегез… – диде ул тагын да җитдирәк итеп.

– Элек ояла идем мин, сеңлем. Хәзер оялмыйм инде. Дәүләт оялсын. Аракы эчмәдем, тәмәке тартмадым. Гомерем буена эшләдем дә эшләдем… Ат урынына тарттым мин бу дөньяны…

Кыз әйтер сүз тапмады. Кире борылды.

– Сез бай йортлар ягына барыгыз, – диде Рәфилә. – Тулай торакта кирәкле кешене таба алмассыз барыбер… Монда без барыбыз да бертөсле…

– Байларның иминлек компанияләре аерым шул, апа. Ә безгә план тутырырга кирәк, – диде кыз күңелсезләнеп һәм кисәк борылып, баскычлар янәшәсендәге лифт ягына юнәлде.

Ул арада тулы сумкасын аркасына асып, улы да ишек төбенә килеп басты. Кроссовкиларын кигәндә бер-ике авыз сүз алмашырга өлгерделәр.

– Трамвайга чыгасыңмы, улым?

– Автобуска.

– Урамда салкын бүген. Кар да очып тора. Җылырак киенергә иде.

– Соңгы карлар ул, әни… Салкын түгел алар, – диде улы, садәлек аша елмаеп.

– Әйе, соңгы карлардыр… Җылы карлар… Хәерле юл, улым. Хәзер мин дә кибеткә чыгып керим әле. Ипи беткән, сөт кирәк… Соңрак базарны да урап кайтырмын… Язгы пәлтә карыйсы иде… Ул иске пәлтәсенә үрелгән арада улы күз алдыннан юк та булды. Ана лифт ишекләренең шалтыр-шолтыр ябылганын ишетте. Иминлек иленнән килгән теге яшь кызның бәллүр тавышы колагына чалынгандай тоелды. Ничектер, аңа кинәт ямансу булып китте. Әйтерсең, бәхеткә илтәсе бер яп-якты көн улын үзенә тартып алган иде. Бәхеткә булмыйча тагын… Киләчәк яшьләрнеке ич!

Рәфилә пәлтәсен кире элде дә, ишекне бикләп улы биләмәсенә үтте. Аның караваты янына килеп урын-җирен сыйпады. Ана кеше генә тоя ала торган бәхеттән тулышып, улының җәймәләрен тигезләде. Ә ап-ак җәймәләр җып-җылы, ул җылылык аңа шулкадәр дә газиз иде…

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас