Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 гыйнвар , 20:31

Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА. Соңгы карлар яуганда. Хикәя (Башы)

Йа Ходаем! Быел институт бетерә бит инде бу бала. Кая барыр ул? Эше табылырмы? Үз көченә ышанган баланы кем көтә бүген? Укуы компьютердагы машина сыман бер мәгънәсез булса, нишләрсең? Чын машинаны әтисе кебек гомердә дә күрмәсә, ни хәл итәрсең… Тфү, тфү…

Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА. Соңгы карлар яуганда. Хикәя (Башы)
Фирүзә ЖАМАЛЕТДИНОВА. Соңгы карлар яуганда. Хикәя (Башы)

Ачык тәрәзәдән ялкау гына сибелеп кергән көмеш чәчкәләргә охшаш кар бөртекләре хатынның юка халат изүенә бәрелә, ялангач беләкләренә сарыла. Бөтен урам аклыкка күмелгән. Карлар инде башкача – яз рухын тоеп, яктырак җемелдәшәләр. Язның үзен сиздергән үтә дә рәхәт, аяз бер көнендә Рәфиләнең дә күңеленә бәйрәм рухы инде. Табигатькә бәйле тоемын югалтмыйча, ул тәрәзә яныннан кузгалып, бүлмә почмагына табан юнәлде һәм якын ук килеп шифоньер ишеген ачып җибәрде. Тонык төймә-күзләрен елтыратып торган иске язгы пәлтә, иркенлек тоеп, урыныннан кымшанып куйды. Рәфилә элгечтән алмый гына аңа шактый озак төбәлеп торды. «Искергән икән шул, – дип уйлады. – Бөтеркәләре дә күбәйгән…» Ничектер ул, бу мәлдә, гүя җансыз, кыршылган пәлтә басымы астында калды.

– Шушы пәлтә дә изә диген, ә… – дип сөйләнде. – Тфү-тфү, әйттем исә кайттым, кием дигән әйбернең ни рәвешле икәнен күрмәгән күзсезләр дә, аяк-кулсызлар да яши бит әле бу җир өстендә. Аллага шөкер бит әле, – диде ул аннан үз-үзенә каршы килеп. Пәлтәне элгечтән алып әйләндерә- әйләндерә карады да кире алган урынына урнаштырды.

– Шулай да театрга мондый иске-москы киеп йөрүчеләр юктыр инде хәзер. Тулай торак тирәсендә күренергә генә ярыйдыр бу пәлтә белән… Хәер, бик исе китеп тормый әле, утыз ел яшәгән оясында аны ни кисә дә таныйлар…

Ә менә театрга баруны нигәдер уена да керткәне юк иде шул быел. Бер атна элек бу хисне дә кузгатырлык сәбәп табылды. Эштән кайтып кына кергән иде, телефон шалтырады.

– Сенлем, Зәки абыең машина җибәрә. Театрга җыенып ята идек бит әле без. Йортка күз-колак булмассыңмы дигән идек…

Телефонның аргы башындагы тавыш ягымлы ишетелсә дә, катгый һәм таләпчән иде. Апасы белән җизнәсе кай тарафка юл тотсалар да зур коттеджны гадәттә аңа гына ышандырып калдыралар шул… Бу юлы да ризалашты Рәфилә.

…Хан сараедай коттеджның иркен сулышлы бүлмәсендә ул апасының киенгәнен күзәтеп торды. Гаҗәеп бер тамаша итеп карап утырды. Менә алсу төскә буялып, өстенә энҗе бөртекләре сибелгән озын тырнаклар затлы шифоньер ишегенә үрелде. Менә аларның үрелүен үк яратып шифоньерның ишеге ачылып китте. Елык-елык килеп торган әллә ничә чәшке тун кукраешып йоннарын кабартты…

– Кайсын киим икән? – диде апасы назлы елмаеп. – Агы затлырак күренәдер, мөгаен… Син ни диярсең икән, сеңлем?

Ни дип җавап бирсен инде Рәфилә?

– Урамда туңдырган бүген. Кар да очыштыра… – дип сүзгә кушылды ул.

– Соңгы карлардыр инде, – диде апасы. – Ява дисәң дә дөрес булмас, пыяла кебек коелалар алар хәзер…

«Ай-һай, соңгылары микән?» – дип уйлады хатын эченнән генә, һәм чәшке туннар эленгән шифоньерга озак итеп төбәлеп торды. Ул киемнәрнең һәммәсе дә рухны биектә тотарлык илаһи көч өстәргә сәләтле иде. Кеше алдында үзеңне үзең җәлләмәүдән дә бөегрәк хис була аламы икән бу дөньяда?

Апасы кәч-кәч басып, яхшы киемнәреннән сулап туймаслык хушбуй исләре аңкытып, аяк астына күз дә ташламыйча чыгып китте. Ире янәшәсендә роза гөледәй гүзәл иде ул… Шул мәлдә Рәфиләнең күңелендә дә театрга барасы килү теләге баш калкытты. Янә иске пәлтәсе күз алдына килде. «Берәр җае чыкмый калмас әле, – диде ул, ышанычлы итеп. – Базарда пәлтә бетмәгәндер…»

Икенче көнне Рәфилә апасын «Вьетнам базары»на чакырды.

– Берәр пәлтә карар идек, апа, – диде. Телефон кинәт тынып калды. Бераздан авыр сулады. Аннан соң гына телгә килде.

– Жизнәңнең җәмгыятьтәге урыны бик зур бит, сеңлем… Хәерчеләр базарында мине берәрсе күрсә, аны уңайсыз хәлгә куярмын күк… Түбән төшерергә ярамастыр җизнәңнең дәрәҗәсен…

Әллә нинди аңлаешсыз сүзләр сөйләде ул. Рәфилә байлар өчен шәһәрдә махсус кибетләр барлыгын белсә дә, апасы Вьетнам базарына барудан баш тартыр дип һич тә уйламаган иде. Менә кемнәр өчен тоталар икән ул базарларны! Җәмгыятькә кирәк икән лә алар. Әйтәм аны, диде ул үз-үзенә ачыш ясагандай, анда гел безнең ишеләр йөри. Күпчелеге хатын-кызлар – кимендә сигез сәгать эшләп, тәмам изелгән адәми затлар. Ә өйдәгесен дә кушсаң?! Анысын инде кем чутлаган? Арыганлыклары йөрешләреннән, салынып төшкән иңнәреннән үк күренеп тора. Алар өчен базарда үлчәве теләсә кемгә ярашлы кофталар сатыла. Оеклары да үлчәмсез. Башкасы да. Оек димәктән, тәмам затсыз инде алары, алып кайткан көнне үк тишелә дә чыга. Аннан ел әйләнә шул оекны ямыйсың. Череп беткәнче ямыйсың. Чөнки кул шуңа ияләшкән, күз шуңа күнгән була… Кеше изүдән тәм табалар диген, ә? Базар мөнәсәбәтләре имеш… Бәлки сәясәт мөнәсәбәтләредер?.. Тфү, тфү, әллә нәрсәләргә кереп киттем, кеше ишетмәсен тагын, – диде ул як-ягына каранып. Баядан бирле пип-пип кычкырып торган телефонын куйды да, Рәфилә кухня ягына атлады.

– Пәрәмәч пешереп алыйм, булмаса, өйгә бераз бәйрәм рухы таралсын, – диде ул базарга һәм дә театрга бару уеннан кире кайтып. – Берәр җае чыкмый калмас. Әлегәчә ялангач йөргән булмады ласа…

 

 

* * *

– Әни! – дип эндәште улы, компьютерыннан күзен алмыйча гына.

– Тагын нәрсә инде, – дип канәгатьсезлеген сиздереп елмайды ана, майда чыжлаган алсу йөзле пәрәмәчләрен әйләндерә-әйләндерә.

– Кил әле минем янга, әни!

– Башымны катырмасана!

Шул арада улы җил-җил атлап, сикереп дигәндәй якынайды да, кыскычтай куллары белән әнисен ике җилкә башыннан эләктереп, бүлмә түренә табан этеп китте.

– Күрсәтим әле, әни, менә бит нинди машина сайладым мин!

Раиф елт итеп кенә компьютеры каршына утырды, аннан төймәләргә җәһәт-җәһәт баскалады. Экранга кып-кызыл машина чәчрәп чыкты. Ул тыр-пыр килеп, әллә нинди биек йортлар арасыннан, тизлеген арттыра-арттыра алга очты.

– Шәпме, әни! Киттем мин… Пока…

– Каешыңны эләктердеңме? Карап йөр, улым, – диде ана һәм елмая-елмая кысан бүлмәнең үзен һәрчак көтеп торган газ плитәсе куелган ягына юнәлде.

– Әни!

– Тагын нәрсә инде? Машина да машина имеш, – дип сөйләнде ана үзалдына. – Жәяү йөрмичә рәхәтләнеп.

– Әни дим! Кил әле минем янга!

– Әү, улым, аптыратма инде, зинһар, – дия-дия ана янә улы янына килеп басты.

Улы экранга төбәлгән карашларын мизгелгә дә аермыйча сөйләнде:

– Әни, күрәсеңме, монысы бик бай шәһәр була моның. Күрәсеңме мондагы байлыкны! Алтыннарны, долларларны… Капиталистларның да черегән байлары яши бу йортларда.

– Череп бетсеннәр лә, – диде ана тирән уфтанып. – Иртән илле тәңкә биргән идем юлыңа, шуның белән капиталистлар арасына барып кердеңме инде син, бәбекәем? Жәяү элдертә торган шәһәрләрне карарга иде, бәлки… Яки велосипедта йөри торганны… Яхшы илләрнең шундыйлары да бар диләр бит…

– Юк, юк, капитализмга җәяү бармыйлар инде әни. Велосипед белән дә барып җитеп булмый анда.

Экранга бәйле шушы газиз затның жавабыннан канәгатьлек тоеп, ана янә ихластан елмаеп куйды. «Башы эшли малайның, –  дип уйлады ул. – Димәк тарихтан имтиханын биргән. Шулайга охшап тора. Югыйсә «койрык» белән кайтып тәмам котны алды бит, чукынчык…»

– Жә, әни, ничек, шәп күренәме минем машинам? Ошыймы сиңа, ә?

Раифның авызы колак артына житкән, күзләре байгыш күзләредәй эреләнеп елтырый иде.

– Ошый, улым, ошый, – диде ана эчке рәхәтлек кичереп.

– Беләсеңме, әни, Илдарга туган көненә нәкъ менә шушындый машина алганнар, әтисе үзенә сайларга кушкан. Ә ул сайлаган. Менә шундыйны. Бүген институтка яңа машинасында килде… Тегесен туганнарына саткан… Мерседесын…

– Әйбәт булган, – диде ана исе китмичә генә. – Аның әтисе безнең оешманың директоры шул. Директор кешенең акчасы күп була аның. Әтиең белән минем кебек гади эшче түгел лә ул… Бик әйбәт булган…

– Нәрсәсе әйбәт? Аның машинасымы, минекеме?

– Синеке, әлбәттә.

«Синеке хәләл, улым, – диде ана эченнән генә. – Безгә хәрәм килешми дә аннары. Килешкән кешеләр бар да соң! Аларга ул яңгыр кебек сеңә генә бара…»

Ана белән ул кинәт икесе берьюлы көлеп җибәрделәр. Аннан улы өстәде:

– Шулай диген. Беләсеңме, әни, аңа машинаны салонда эшләүче консультантлар үзләре сайлашкан. Йолдызлык буенча. Илдар Үгезбозау йолдызлыгында туган бит ул…

– Йолдызларның да тимергә катнашы бар микәнни, улым? – диде ана гаҗәпләнүен яшерә алмыйча.

– Бар, әни, бар! Үгезбозауларга «Volvo» машинасы алырга тәкъдим иткәннәр. Шушы машинада гына хәвеф-хәтәрсез йөри алачаксың, дигәннәр. Теге саткан Мерседесы белән шуңа төнлә күпердән очкан булган да инде ул. Больницада ятты күпме… Әни, минем дә туган көн җитә бит, ә?

Ана компьютер дигән афәт эчендә тормыш итеп яткан улын кызганып тәрәзәгә төбәлде. Урамда ап-ак кар ява. «Соңгы карлар микән бу? Жылы карлар микән?» – дип үз-үзенә сорау бирде Рәфилә. Әллә нинди матур өметләр вәгъдә итеп килгән көн тагын узып киткән, язгы пыялада шәфәкъ алсуы уйнаклый иде.

– Бүген дә хезмәт хакын бирмәделәр, – дип сөйләнде ул үз-үзенә. Сүзләре уйларга ялганды: – Кризис та кризис дип тәмам җелеккә төштеләр ләбаса. Көч түгеп тапкан хәләл ипиеңнән мәхрүм итәләр. Бу хакта ул курка-курка булса да, җитәкчесенә дә әйтеп карады югыйсә:

– Иписез ничек көн итмәк кирәк? – диде.

– Эшлисегез килмәсә, сезне беркем дә тотмый, дүрт ягыгыз кыйбла, иптәш Газизова, – дип теләр-теләмәс, иренеп кенә җавап бирде җитәкче. Аннан алар бригадалары белән җыелышып суд органнарына мөрәҗәгать итеп, гаделлек эзләп карамакчы булдылар.

– Дөреслек фәкыйрьлеккә иш була алмый. Гаделлек тә бик еракта яши, анда барып җитәр өчен юллар шактый урау хәзер, – дип теш арасыннан сүзләр сөзде директорга якынрак бер зат. Кыскасы, көндәлек мәгънәсез бер сөйләшү инде… Аның каравы, җитәкчеләре үзе дә бу атнада өр-яна машинада килде. Фаралары да шук мәче күзләредәй ялтырап тора… Бер төркем машина йөртүчеләр көне буена әллә нинди сиптергечләрдән сиптерә-сиптерә машина юдылар. Тәмам күзләр чагылырлык иттеләр…

– Әни, минем дә туган көн җитә бит, – дип эндәште улы экрандагы дөньядан чыгып тормыйча гына.

– Житә дә узып та китә инде ул, улым. Былтыр туган көнеңә компьютер алдык бит менә. Әле кредиты да түләнеп бетмәгән. Әтиеңнең ярты ел жүнләп акча алганы юк.

Ана улы алдында зарланудан тыелып торырга уйлады. Сүзне башка юнәлешкә борды.

– Ә сиңа дигән машина компьютер эчендә үк булып чыкты бит әле, улым. Әнә ич, ничек шәп җилдерәсең! Рәхмәт яугыры!

Әйткән сүзләреннән Рәфилә үзе үк куркып, куырылып куйды. «Йа Ходаем! Быел институт бетерә бит инде бу бала. Кая барыр ул? Эше табылырмы? Үз көченә ышанган баланы кем көтә бүген? Укуы компьютердагы машина сыман бер мәгънәсез булса, нишләрсең? Чын машинаны әтисе кебек гомердә дә күрмәсә, ни хәл итәрсең… Тфү, тфү… Әйттем исә, кайттым… Берәр жүнен бирер әле Ходай…»

 

Freepik.com

 

(Ахыры бар.)

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас