Чәчмә әсәр
25 гыйнвар , 12:44

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Соңарган сөю. Хикәя (Ахыры)

Кайтуыма, барысы да билгеле иде инде. Валя-Вәсиләмнең үле гәүдәсен Яссытамак авылы көтүчеләре Кандырсу буасыннан тартып чыгарганнар.

Наил ШӘРИФУЛЛИН. Соңарган сөю. Хикәя (Ахыры)Наил ШӘРИФУЛЛИН. Соңарган сөю. Хикәя (Ахыры)
Наил ШӘРИФУЛЛИН. Соңарган сөю. Хикәя (Ахыры)

Әмма барыбер өйләнергә туры килде.

Тагын бер атнадан алып кайттым мин моны үзебезгә. Житди уйлар белән түгел, уяулыгын киметергә, морадыма ирешергә дип. Астыртын уй уйлап. Әни минем бик тә ачык йөзле, кунакчыл кеше. Әти дә ул вакытта аягында. Төш вакытында кайтып кереп тәмләп кайнар аш ашадык. Чәй эчтек. Әни кыстый гына кызны. Аркасыннан да сөеп алды. Бер нәрсә дә белми, уйламый бит. Силос ташыган вакытта әйткән идем, грузчик итеп бер яшь кызны билгеләделәр, дип. Шуннан башканы исәпләми. Ә мин эчтән генә, шулай әни, шулай, дөрес эшлисең, дип сөенәм. Мине ишеткәндәй, капка төбенә чыгып, озатып ук калды безне.

Хәйләм, үҗәтлегем, яшерен сөенүләрем бушка китмәде. Беркатлы җан, моның әти-әнисе риза, үземне бик яраттылар дип уйлагандыр инде, күрәсең. Шактый үгетләгәч, шул кичне үк теләгәнемне алдым. Алай да, «эш» беткәч, үксеп-үксеп бер елады да, мөлдерәмә яшьле күзләре белән миңа карап: «Алдамассыңмы соң, алдамассыңмы?», – дип, нидер сизенгәндәй, кат-кат сорады. «Юк инде, – дигән булам, – бер-ике атнадан, әти терелгәч, соратырга алып килермен үзләрен». Шулай алдый-йолдый тагын өч атналап уйнадым кыз белән. Сентябрь азагының салкынча бер кичендә, «иртәгә сорасы көнне», машинаны гаражларында калдырып, сатлык җандай юкка да чыктым. Максатка ирешелгән. Берәр айдан район үзәгендә эш тә чыгарга тора иде. Үз дигәнемне иттем бит тәки. Ял да итеп алам әле, янәсе. Алайса кыз чын-чынлап ашыктыра башлаган иде бит. Ярар, югалмас әле, Валентина, онытыр, дип уйлыйм. Кызгану хисенең әсәре дә юк.

Ә ул анда, мескенкәем, соңыннан сөйләве буенча, ашаудан, йокыдан калган, тәрәзәдән күзен алмый Ташлык юлына карап һаман мине көткән, елый-елый саргаеп, кибеп беткән. – Шул сүзләрне әйткәч Дамир озак кына дәшми торды. Мин дә нәрсә булса да сорашырга кыймадым. Стенадагы герле сәгатьнең текелдәве генә тынлыкны боза иде. Хуҗа кеше тагын шешәгә тотынды. Стенадагы сурәткә карап алды. Минем тел тигезеп кенә дигәндәй, эчмичә утыруга ияләнеп алдымы, кыстап бер сүз дә әйтмәде. – Өч тиенлек акыл булмаган, шыр тиле чак иде шул. Үземне әллә кемгә санаган вакыт. Башта жил, җавапсызлык. Алай гына да түгел, кабахәтлеккә тиң азгынлык, хыянәт… Кызлар, янәсе, мине күргәч, шундук ни кушсам шуны эшләргә тиеш. Дөньяга сыймаслык мин-минлек. – Дамир тагын юылмаган стаканына аракы агыза башлады. Кулы бу юлы аны бөтенләй тыңламаслык булып бәргәләнә, калтырый иде. Күзләрен яшь пәрдәсе каплады. Тамагына утырган төер аркасында тавышы калтырый иде сабакташның. – Их, хәзерге акылларым булсамы? Ничек ярата иде ул мине, ничекләр ярата иде. – Ул кабымлыксыз- нисез генә эчеп куйды да, күзен якындагы керле тастымал белән сөртеп дәвам итте:

– Шулай итеп качтым мин Валентинамнан.

Беренче булып Мөктәсәр абзый килеп җитте. «Син нәрсә, малай актыгы, әйтми-нитми эшне, техниканы ташлап качтың», – ди. Сүгә генә. «Синең аркада рәистән эләкте, менә шул була инде ул – ит яхшылык, күр начарлык», – ди. Валяны да искә төшерде. Минем райондагы элекке шуклыкларны ишеткән ахрысы. «Әгәр дә мәгәр аңа кагылган булсаң, кара аны, маңка, шушында килеп үзем ботарлап ташлыйм, ул сиңа райпо кибетендәге теге ире ташлаган марҗа түгел», – дип янап чыгып китте. Бераз шөлләп тә куйдым.

Тик, эшләп киткәч, барсы да онытылды, Ике-өч ел гына йөргән яңа дип әйтерлек машина, руль артында сызгырып кына барам. Матур гына, үткен генә Тәслия исемле бер кыз белән танышып алдым. Районныкы, почта бүлегендә эшли. Икенче машина, икенче мохит, икенче гыйшык дигәндәй, шундук күнегеп тә киттем. Нәрәстә гүя булмаганмын да сыман. Оныттым.

Әмма исемә төшерделәр. Нык итеп.

Ял көне иде. Туйганчы йоклап торганнан соң, ашап-эчкән генә идем, дүртәүләп килеп керделәр: Мөктәсәр абзый, йөз чалымнары күпмедер танышрак тоелган ир белән хатын, һәм иң артта ничектер бөрешеп киткән, йөзенә курку чыккан Валя-Валентина. Шунда ук барысын да аңладым. Әти- әнисе Валяны миңа китергәннәр. Мөктәсәр абзый минем якка көйдерердәй караш ташлады да, эчкәреге өйгә куып чыгарды. Күпмедер гәпләшкәннән соң мине чакырып чыгардылар. Беренче булып әти сүз башлады, аның да чырае бик кырыс иде. «Нәселдә булмаганны кылангансың, юньсез. Шулай кыз баланы алдап качалармы? Авырлы итеп. Элеккерәк чагым булса, тотып ярган булыр идем инде, бәхетең, хәлем юк. Хатаны төзәтергә кирәк. Бүгеннән син –күзле-башлы. Вәт шул». Әни дә, шуны гына көткән кебек, Валяны кулыннан, аркасыннан алып, түргә, өстәл янына ук китереп утыртты: «Оялма, кызым, хәзер инде синең дә өй бу. Бергә яшәрбез, Аллаһ боерса. Ходай шулай язгандыр». Шул сүзләрдән соң Валентинам беренче тапкыр башын күтәрде. Күзләрендә өмет чаткылары күренеп, миңа карады. Мин әле аптыраудан айнымаган идем, карашымны читкә юнәлттем.

Шулай яшәп киттек без аның белән. Беренче вакытларда мин дә какмадым, сукмадым дигәндәй, ярату булмаса да, язмыш белән килешкәндәй иттем. Белмим, нигә яратмаганмындыр мин аны? Ул чакларда үземнән башка берәрсен яраттым микән? Үземә-үзем хәзер шаккатам, Чибәрлеге дә, буй- сыны да, уңганлыгы да бар иде аның. Үзе бик теләгәч, әни кушкач, мулла чакырып, Валяга Вәсилә исеме кушып никах укыттык. Ашап туйгач амин тотарга да икенче атнада ук өйрәнде. Бераздан әнидән сорап берничә дога да ятлады. Тик җилбәзәк акылым аны барыбер ирегемне буучы итеп кабул итте бугай. Янәсе егерме биш тулар-тулмаста көчләп өйләндертте. Үзе, җитмәсә, ар кызы. Таныш егетләр җае чыккан саен көлгән булалар, алар шул рәвешле  мин-минлегемә тигән чагында гарьләнәм, үземне тозакка эләккән җанвар сыйфатында күрә идем. Богауладылар. Читлеккә яптылар. Тагын салгалый башладым. Тәслия дигәнем дә, минем хәлләрне каяндыр ишеткән булып чыкты. Тик ни гаҗәп, араны бөтенләй суытып бетермәде. Ул гына да түгел, берсендә, күңелне алгысытып, мут елмаеп, аерсаң үзем чыгам, дип тә ычкындырды. «Яшь чакларны» искә төшереп, теге сатучы хатын янына да сугылгалыйм. Язга таба тәмам сансызландым, кунарга кайтмый калган чаклар да булгалый. Ник бер ачулансын, тавыш чыгарсын шунда Валя-Вәсиләм. Башын иеп бер-ике көн сөйләшми йөри дә, шуның белән тынычлана. Ә әти киресенчә, хәле булмаса да, берсендә, яткан килеш диярлек якадан алып жилтерәтте. «Кемгә охшап мондый адәм имгәге булдың син?» – ди. «Аерам, кире авылларына илтеп куям», – дип ычкындырган идем, икәүләп тотындылар: «Әшәкелектә йөреп тәмам сукырайгансың, күр әнә, өйләр ничек җыештырылган. Аш пешерсә, ашап туймаслык. Күзеңә генә карап тора. Ни җитми соң сиңа?» – дия-дия тетмәне тетәләр. Әни елап та алды. «Улым, яхшылап әйтәм, кимсетмә киленне. Бәхетеңнең кадерен бел. Тәмам үзебезнеке бит, бөтен яклап. Татар кызлары да хәзер кырык төрле. Үкенерсең соңыннан. Атаң белән икебезнең дә сәламәтлегебез ташка үлчим, бу балакай караган кебек безне беркем дә карамаячак бит», –ди.

Мондый «тәрбиядән» соң мин бер ике-өч атнага игә киләм. Валяны юри генә алар күргәндә кочаклаган булам. Ә аңа күп тә кирәкми, бер кочаклап, ике елмайсаң, атналар буе очып кына йөри. Әмма мондый төзәлүләр, әйткәнемчә, һәрчак вакытлы булдылар.

Май башының җылы көннәре иде. Валяның ике-өч атнадан бәби көтеп йөргән вакытлары. Әти белән әнинең дә дулкынланган чаклары. Миңа гына бер нәрсә дә кирәкми.

Бәби туганчы, дип әтиләренә кайтып киләсе килгәнлеген әйткән иде иртән Валя-Вәсиләм. Мин, азгын, шул хәлдән файдаланып каласы иттем. Кич буе Тәслия белән булган җитмәгән, төнлә аны үзебезгә алып кайттым да, артын-алдын уйламый гына, хатын белән икәү кунгалый торган келәткә алып кердем. Рәхәтен күрәм, имеш.

Ә Валя, ни сәбәп беләндер, кайтып китмәгән булып чыкты. Төн урталары тирәсендә, безнең гыйшык иң кызган мизгелдә, утны яндырып, өстебезгә килеп кермәсенме?! Белгән, сизенгән безнең анда икәнне. Ике күзеннән мөлдерәмә яшь ага. Үзе калтырана. «Дамир, никләр дип шулкадәрле мыскыл итәсең мине? Никләр дип? Минем бердәнбер гаебем сине яратуым икәнен үзең дә беләсең бит. Яратмагач, нигә йөрдең соң минем белән, нигә уйнадың? Инде нишлим хәзер, инде нишлим, тиздән балабыз да туарга тора бит». Ул бөгелеп төшеп үкси-үкси елый башлады. Тәслия бар булган кием-салымын эләктереп шыпырт кына чыгып сызган иде инде. Шунда мин сирәк булса да, күнелдә кабынгалап куя торган, тик үзем дә әллә ни ышанмаган шигемне әйтеп салдым: «Кем әйтте соң әле аны минем бала дип? Бар, кайтып кит! Мин Тәслиягә өйләнәм.» Тупас итеп, кычкырып әйттем. Беренче мизгелдә Вәсиләмнең күзләре, бу акылдан шашкан ахрысы дигән кебек, шар булып ачылды. Ул тораташтай катып калды, һәм элеккесеннән дә ныграк үксеп, акрын гына келәттән чыгып китте. «Ваньмыз быремын! Ваньмыз быремын!» (Бетте, барысы да бетте! – удмуртча.)  Мин, дивана, калган яртыны эчеп бетергәч, Валяны да, Тәслияне дә онытып, урын-жиргә аудым да, йоклап та киткәнмен. Йокы аралаш кына аның: «Тон но мон кадь ик курадҗоно мед луод!» (Гомерең буе миңа күрсәткән газапларыңда ян, рәхәт күрмә!)  – дип ачынып, ярсып әйткән сүзләре колагыма эләгеп калды.

Иртән беренче булып әни чаң кага башлады: Вәсилә кая да, Вәсилә кая? Сыерлар, гомер булмаганны, савылмаган килеш көтүгә китте. Мин инде үземчә анлаткан булам: «Кичә ачуланышкан идек, авылларына кайтып китте ул», дим. Үзем дә шулайрак фаразлыйм. Келәткә Тәслияне алып кайтканыма аз гына үкенү хисе дә бар сыман. Ярар, мәйтәм, кайтыр әле. Кайтмаса да, кайгырган юк. Татар кызлары да дөнья тулы. Сызгырсаң, көтүләре белән килеп җитәрләр. Шулай ике көн үтте. Вәсилә һаман юк. Мине ике көн буе: «Бар, алып кайт киленне», -дип үгетләгән әни түзмәгән, Мөктәсәр абзыйның кызы артыннан: «Берүк үпкәләмәсен, кайтсын, кызымнан да якын бит ул миңа», – дип әйтеп җибәргән. Икенче көнне иртән чаба-чаба Мөктәсәр абзый үзе килеп керде: «Валя әти-әнисенә кайтмаган!» Нәрәстән качканнан бирле, башлы-күзле килеш булып та, хатын-кызлар белән чуалганнарымны да ишеткәннән соң, мин җилбәзәкне кешегә санап бетермәгәнлектәндер инде, минем белән рәтләп сөйләшеп тә тормады: «Давай эзлә, тап, теләсәң нишлә, иманың бераз калган булса»,  – дип кычкырды да, чыгып китте.

Ә мин, аны-моны уйламый гына эшкә киттем. Янәсе, кая булсын ул, кайтыр әле.

Кайтуыма, барысы да билгеле иде инде. Валя-Вәсиләмнең үле гәүдәсен Яссытамак авылы көтүчеләре Кандырсу буасыннан тартып чыгарганнар. Нәрәстән килеп сыер савып йөрүчеләр таныганнан соң, җәсәден ат арбасына салып туган авылына алып кайтып киткәннәр. Шул хәбәрне ишеткәч кенә мин үз гамәлләремә күпмедер бәя бирерлек, үз явызлыкларымны анларлык хәлгә килдем. Әмма соң иде инде. Мин вак, чуар җан, җеназага барсам да, хәсрәттән ушымны югалтасы урында, юл буе болар мине мәетне күмгәч, тотып имгәткәнче тукмарлар, йә бәреп үтереп икебезне бер кабергә салырлар дип шөлләп бардым. Чөнки кемлегемне инде барысы да беләләр иде. Әмма юк, минем белән вакланучы булмады. Минем якка хәтта күтәрелеп тә карамадылар. Гүя мин – буш урын, анда бөтенләй юк. Шулай җирләдек без Валентинаны.

Әти бу хәлләрдән соң минем белән бөтенләй сөйләшмәс булды. Олы кеше хурлыкны бик кыен кичерә, диләр, Вәсиләнең вафатыннан ике ай үттеме-юкмы, яткан җиреннән тыныч кына ул да китеп барды. Әнинең дә элекке көләч йөзе килене үлгәннән соң ук караңгыланып, мөлаемлелеге бөтенләй беткән иде. Минем белән сөйләшкәләсә дә, әти китеп баргач, бөрешеп, кечерәеп калды, кибекте бичара. Шул ук елны, бәрәңгеләрне алып бетереп базга салып куйгач, көтмәгәндә башына кан савып, ул да якты дөнья белән бәхилләште. Вәсиләгә бик сөенеп, картлык көнендә килен рәхәте күрәм, ундым дип йөргән иде, булмады.

Кышка Тәслияне алып кайттым. Ул вакытларда ныклап сала башлаган идем инде. Дөресрәге, яңадан районда эшли башлаганнан бирле, әле Валя исән чагында да туктау булмады төсле. Яңадан өйләнгәч, янә аз гына басылып тордым да, тагын иске гадәткә керештем. Тыелып булмый башлады. Вәсилә белән бергә менә туам дип торган сабыемның гына түгел, әти-әниемнең үлеме сәбәпчесе дә мин идем бит. Соңга калып булса да, ниһаять, шуларны анлый башладым. Үземә урын таба алмый йөрим-йөрим дә, тизрәк кибеткә керәм. Яңа хатын тиешлемнең холкында иплелек белән сабырлыкның эзе дә юк. Көн саен дигәндәй талаш та сугыш. Авыр миңа дип анлатып та карыйм, аңламый. Син ялкау да син алкаш. Бар белгәне, сораганы – акча. Мин дә алтын түгел, кәнишне. Кыскасы, шуны аңладым, Вәсиләмнең кисеп ташлаган тырнагына да тормый бит бу. Кар өстендә йоклап кулсыз калгач, мин бүлнистә вакытта ук, өйдә нинди рәтле нәрсә бар, барысын да төяп аналарына кайтып киткән минем келәтләрдә кунып йөргән хатын дигәнем. Шуннан миндә өйләнү теләге дә сүнде. Эчкече белән кем яшәсен?! Аннан соң, шунысы да бар, хәзер авылда миннән рәтлерәк егетләргә дә көндез чыра яндырып эзләсәң дә өйләнер кеше юк. Илледән узганнар белән пенсионерлар гына. Аларына да айнык ир кирәк. Яшьләрне исә бәйләп тә авылда тота алмыйсың. Мәктәпне бетерә торалар, кача торалар. Ә мин менә шушы сурәткә карап яшим хәзер. Акыл да, сөю-мәхәббәт тә бик соңга калып килделәр мин адәм актыгына.

Менә, сыйныфташ, хәлләр шундый минем. Шушы стенадагы сурәт кенә минем бу дөньядагы бар юанычым.

Дөньясы да хәзер гел әллә нәрсә. Бер мин генә дә түгел, авылда биш-алтыдан артты бугай инде миндәй имгәкләр. Үлгәннәре урынына яшьрәкләр  килә тора. Кимемибез, арта гына торабыз. Ялланып юк-бар эш эшләп, шуның акчасын шушы зәхмәт суына алыштырып, эш булмаганда урлашып, тагын эчеп, яңадан кайчан да булса кеше рәтенә кайтудан да уздык ахрысы. Мин үзем соңгы көнем җиткәнне көтеп йөрим менә. Кайчан җитәр? Ике атна элек, кача-поса гына, Вәсиләмнең каберенә барып тезләнеп бер туйганчы елап та кайттым. Гафу үтендем. Хушлаштым. Әгәр дә мәгәр, теге дөнья булып, аны анда очратсам, кабул итмәячәк ул мине, кабул итмәячәк. – Сонгы сүзләрен Дамир көчкә-көчкә әйтеп бетерә алды.Ул калтырана- калтырана, сүзләренә буыла-буыла үкси иде. Мин аны тыймадым. Үзем дә бик тәэсирләнгән идем. Бераздан ул тынычланды. Стаканындагы соңгы аракысын эчеп бетерде. Яшьле күзләрен миңа төбәп сорады:

– Яшьти, бар микән ул теге дөнья дигәннәре, ә? Син укыган кеше бит, беләсендер. Әгәр булса, бер икеләнми китәр идем. Валя-Вәсиләмне бер генә булса да күрер, күзләренә карап: мин дә сине яраттым бит, җаным, кичер, дияр идем.

Мин сыйныфташымның соравына, табигый инде, кистереп җавап бирә алмадым. Академиклар да белеп бетерми, әллә бар, әллә юк дигән төслерәк сөйләнгәндәй иттем. Стенага борчак сибү генә икәнен белсәм дә, бүтән эчмә инде, врачларга барып кара, дигән гомуми, нәтиҗәсез үгет-нәсихәтләр бирдем. Шәһәргә, инвалидлар җәмгыятенә барып берәр эш сорарга киңәш иттем.

Дамир мине тыңлагандай утырса да, күңеле белән кайдадыр еракта, үткән көннәрендә, Вәсиләсе янында иде бугай. Бер җавап та бирмәде.

Ул мине озата чыкты.

– Гаепләмә инде, кемгәдер сөйләп бер тәүбәгә киләсе, бушанасы килгән иде. Бу бер истигъфар, урысча әйткәндә исповедь булды инде. Бөтенләй онытып бетермә инде, бер парта артында утырдык бит, яшьти, – дип капкасын ябып калды ул. Мин кайтып киттем.

Татарның акылы төштән соң, дигәндәй, юл буе нигә соң шунда бераз ачуланмадым үзен, нигә үтемлерәк үгет-нәсихәт бирмәдем, дип үземне битәрләп кайттым. Әллә кая, төпкә үк төшеп, мондый хәлләргә заманмы, әллә соң кеше үзе гаеплеме, дигән сорауга җавап эзләдем.

Ә кичкә таба, өйдәге мәңге бетмәс вак-төяк мәшәкать аркасында барысы да онытылган иде инде.

Икенче көнне, төштән соң, шәһәргә китәргә генә җыенып йөри идек, күрше Заһит килеп керде.

– Әхтәм, ишеттеңме, Ташлыктагы синең сыйныфташың Дамир асылынып үлгән бит, – ди. Кулымнан машинага куясы сумкам төшеп китте. Каттым да калдым. Әле яңа гына, юл уңаена сугылып, шәһәребезнең наркология бүлегенә алып китимме әллә үзен дип уйлап тора идем. Бу юлы да соңга калдым. Бөтенләйгә соңга калганымны аңладым.

Әллә ни гомер җаныма тынычлык кермәде. Заманны, Дамирның үзен, язмышны ни өчендер битәрли алмадым. Сабакташым үлемендә мин, мин үзем гаепле төсле идем. Аны тыңлап утырмаган булсам, башкачарак булган булыр иде бит. Чарасыз булуым белән гаепле идем мин.Үткәннәрендә казынып минем алда күңелен бушатмаган, елый-елый тәүбәгә килмәгән булса, ул әле яшәр иде. Нигә бардым мин анда, ник аны тыңладым?

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас