

Кайчагында очраклы гына килеп чыккан очрашулар да күңелдә онытылмаслык җөй калдыра, кеше дигән затның без исәпләмәгән беркатлы гадилеге белән янәшә үрелгән аңлашылмас катлаулылыгын бөтен тулылыгы белән ачып сала, тетрәндерә, үкендерә дә икән.
Без, кешеләр, күбрәк ни өчен яшәгәнебезне белми, анламый, гадәт буенча гына гомер сөрәбез төсле. Безнең белән акыл түгел, төрле очраклыклар, ниндидер вак мәнфәгатьләр, мин-минлекле хисләр идарә итеп киләләр. Бик сирәк очракларда гына без үз язмышыбызның хуҗасы була алабыз. Жыелып килгән ялгышлар, мең кат үкенеп тә соңыннан беркайчан да төзәтергә мөмкин булмаган гомерлек хаталар өчен газапланырга һәм гаҗизләнеп, нигә килгәнен аңламыйча, мәңгелеккә китәргә дип килгән ахры кеше заты бу каршылыклы дөньяга…
Әйе, гади генә бер очрашу иде ул.
Заманында күрше авылдан килеп укып йөргән, белем эстәүнең соңгы ике елында минем белән бер партада утырган, һәрчак шук һәм җор телле элекке сыйныфташым Дамирны мәктәп елларыннан бирле очратканым юк иде. Ялгыш кына дигәндәй авылларына – Ташлыкка барып чыккач, башта танымадым үзен. Яртылаш пеләш баш, вакытыннан алда җыерылып беткән чырай, элек очкыннар чәчеп торган шаян күзләр урынына ниндидер тонык караш. Заманында бик күп кызларның йөрәген алгысыткан, төн йокыларын качырган бөдрәләре дә тураеп, чуалып беткәннәр. Сыйныфның беренче чибәре саналган, безнең ишеләрне карап та күрмәгән Айсылуны нечкә биленнән тотып озатып йөргән чакларда як-якка сыпырып, тарап кына йөрткән карга канатыдай кара мыеклары да сирәгәйгән, чаларган. Өс-башы күптән сабын, су күрмәгән.
Юк, элекке Дамирдан йөз чалымнары белән исеме генә калган иде. Йа, Хода, ул гына да түгел икән әле, сул кулы беләзектән юк, аның урынына теткәләнеп беткән иске свитер жиненнән ничектер шакмаклап киселгән беләк башы гына сәер тырпаеп тора. Мин чирканып киттем. Шәһәр тирәсендә мондыйларга бомж, сукбай диләр. Тәртипсез тормыш, үз хаҗәтләреңнең колы булу күпләрне шулай вакытыннан алда юкка чыгара. Сабакташны түгел, ни өчендер заманны гаеплисем килеп китте. Заманы да бәндәгә гел кире шул аның. Ике албасты сагалап тора йомшак һәм ихтыярсыз ир-ат затын: эшсезлек һәм аракы. Ялгызлык та өстәлсә, исән калырмын димә инде. Заман алып килгән тозаклар… Тик ни өчен Дамир соң? Агым уңаена йөзә торганнарга бер дә охшамый иде бит ул теге елларны…
Шайтан суы турында уйлап ялгышмаганмын, шактый кызмача иде сабакташым. Калтыраган сынар кулын ничектер кыюсызрак итеп сузып килеп күреште дә, хәл-әхвәл сорашкач, кинәт кенә батыраеп китеп әйтеп куйды:
– Әйдә, Әхтәм сыйныфташ, акча кызганмыйча бер ярты ал да, безгә кереп туйганчы сөйләшеп утырыйк әле. Бер-беребезне күрмәгәнгә дә ике дистә ел була бит инде.
Сәрхушләр белән һич кенә дә дуслыгым булмаса да, үз-үзен югалта барган танышымны, яшьтәшемне кызганудан, аның мондый халәтеннән ничектер сискәнеп китеп, ризалашып куйдым. Кая инде, мондый чакта вакыт юк дип яки саранланып торып булмый бит. Алты ел бергә укыган сыйныфташ. Үзенә миннән бигрәк мин аласы шешә кирәгерәген дә чамалыйм. Шулай да биек өянке астына елышкан ларек-кибеттән ул сораган нәрсә белән азмы-күпме кабымлык ише әйберләр алдык та, югары очка, Дамирларның тау битенә дип әйтерлек урнашкан йортларына таба атладык. Бер сөйләшик әле, диде бит. Тормышның төбенә бөтенләй төшеп житкәннәрнең алай ачылып китеп сөйләшәсе килер иде микән?
Мин ни дип сүз башларга, нәрсә сораштырырга белми аптырабрак барганда, ул үзе башлады. Сөйләшергә, гәпләшергә яратуы элеккечә иде Дамирның:
– Танышлар күрендеме, иң әүвәл кул турында сорыйлар. Хәтсездән инде, кыш көне салган килеш кар өстендә йоклап китеп өшеттем мин аны. Бер бияләй түбән очта, ферма янында ук төшеп калган. Атна дигәндә бармаклар, учка чаклы бөтенләй каралып, гангренага киткән иде. Кистеләр дә, группа бирделәр. Шуның акчасына жан асрыйм, яшәгән булып йөрим инде менә хәзер. Бәлки шул чакта бөтенләй жан тәслим кыласы булгандыр. Ялгызлыктан да каһәрле нәрсә юк икән ул, яшьти, дошманыңа да язмасын. Ничек эчми түзәргә кирәк? Ходай: «Тагын бераз газаплансын әле бу» дигәндер инде, шуна калдырып торгандыр. – Ул шулай, капкаларына кергәнче, бөкрәеберәк атлый-атлый үзалдына дигәндәй туктаусыз сөйләнеп барды.
– Әткәй белән әнкәй хәтсездән гүр ияләре инде.
Буйдаклар гына яши ала торган, аларга гына хас шыксыз һәм нурсыз өйгә үтеп, кыршылып беткән иске клеенка җәелгән өстәлдәге юылмаган чынаяклар арасына шешәне китереп утырткач, элекке сыйныфташ яңадан сүз башлады.
– Үзем дә кайчагында шулар янына җыенгалап куям да, бөтенләй үк жыенып бетә алмыйм әле. Тормышның бер генә дә кызыгы юк. Менә шушы нәрсәне капкач кына бераз яшиселәр килеп китә. – Ул ничектер моңсу елмаеп, өстәл уртасына, шешәгә ымлап куйды.
– Туктале, нигә алай дисең? Синең гаиләң, хатының бар иде түгелме соң? Алар хәзер кайда инде?
– Ашыкма, хәзер барысын да сөйләп бирәм. Өйлән, эшкә урнаш, кеше бул диясең, акыл өйрәтәсең килә инде синең. – Ул күзләредәй тонык керле стаканнарга аракы агызды да, кабаланып һәм тәкатьсезләнеп, мине дә көтми, эчеп тә куйды. – Күптән бер эчне бушатасы килгән иде. Синең кебек ипле кешесе генә табылмады. Үзем кебек имгәкләргә аны сөйләдең ни дә, сөйләмәдең ни. Сабак алудан узган инде алар. Менә тынла әле.
Ул акрын гына сөйли башлады. Сөйләгән саен тонык күзләренә ипләп кенә жан керә, төс инә иде.
– Ишеткәнсендер дә инде, мин бит, авылны шаккаттырып дигәндәй, ар кызына өйләнгән идем. Валентинага. – Шунда ул туктап, стенага, ике тәрәзә арасына эленгән фотосурәткә озак кына карап куйды. Сүрәттән матур итеп елмаеп, түгәрәк йөзле, калын толымлы, егермеләр тирәсендәге бик тә мөлаем яшь хатын-кыз карап тора иде. – Өйләнүен өйләндем, тик акыл белән, кадерен белеп яши генә белмәдем. Минем акылсызлыкларга, кимсетүләргә түзә алмыйча, хурланудан сонгы дәрәжәгә җиткәч китте ул, мәңгелеккә китте.
– Авылларына, Нәрәскә мени?
– Анда гына түгел шул, алай гына булса, күптән алларына барып тезләнгән, алып кайткан булыр идем. Терсәк якын да, тешләп булмый. Суга батып үлде ул. Шунын, туганнарынын, хәтта үз ата-анамның каргышлары төшкәндер ахрысы мина. Югыйсә, мондый ук хәлгә калмаган булыр идем.
– Мин ул кадәресен иш етмәгән идем әле.
– Ишетмәсән, менә шул. Дөньялар тәмам болганып киткән еллар иде бит. Минем дә болганып, тәмам чуар күңелләнеп киткән вакыт шул елларда булды бугай. Район үзәгендәге сөт заводында шофер чагым. Кичләрен авылда. Илдәге, авылдагы үзгәрешләргә төкереп биргән дә юк. Яшь чак бит. Әти белән әнинең пенсияләре килеп тора. Алган акчаны үземә генә тотам. Әни дә жәлләми. Соңлап, көттереп туган бердәнбер бала бит. Өс-баш әйбәт. Кыяфәт шәп. Мин авылда беренче егет. Кызлар мәсьәләсендә бик елгыр икәнне мәктәптә укыганда ук белә идең ич инде. Солдат хезмәтеннән соң, руль артында берничә ел йөргәч, тагын да шомардым. Үзебездә, якын күрше авылларда берсен ташлыйм, икенчесен башлыйм дигәндәй. Теге видео-мидео, секс-мекс таралып маташкан вакыт. Кызларның да кайберләре заманга карап «современный»лана башлады. Аерылган яшь сатучы хатын белән, гомумән, пачти ирле-хатынлы. Шуның белән акрынлап салгаларга өйрәндек. Ул чир дә шул елларда ныклап башланды бит инде. Кибетләрдә тезелеп торалар. Жаның ниндиен тели…
Берсендә икебезгә дә артыккарак киткән. Икәүләп баш төзәттек. Шулай йөри торгач, бер матур гына иртәдә правасыз да, эшсез дә калдым. Правасын бераздан кире кайтара алдым, эшкә генә бүтән алмадылар. Жәй башланып кына килгән чак. Авылда, өйдә ятам. Шулай айдан артык яттым. Кая барасың, бер җирдә дә чакырып тормыйлар. Колхоз дигәнендә рәтле эш юк. Егет солтаны килеш фермада тирес чыгара алмыйм бит инде. Өстәвенә, түләмиләр. Шул чагында Мөктәсәр абый очрады. Нараста, күрше ар авылында төпләнеп, шундагы колхоз гаражында механик булып эшләүче туган тиешлерәк инде шунда. Аламарак кына булса да, бер «ЗИЛ» буш тора, җәен шуңарда эшләп йөр, аннан соң берәр җае чыгар, ди бу. Хезмәт хакы ягын да өметле генә әйтә. Тоттым да, тәвәккәлләдем. Ун чакрым ара мени? Арлар яшәсә дә, күрмәгән, белмәгән авыл түгел. Барысы да диярлек татарча чатнап тора. Тик ятуы да туйдырды.
Эшләп киткәннең икенче атнасында шулай кырдан туралган кукуруз ташырга куштылар, силоска. Комбайн турап өйгәнне әрҗәдә таратып, таптап торырга быел гына мәктәпне бетергән бер ар кызын билгеләделәр. Безнең якта бу эшне күбрәк малай-шалай башкара. Монда ни өчендер гел кыз-кыркын. Кайбер чытлыграклары, миңа карап: «Кыче чебер пи!» (Бигрәк матур егет икән! Удмуртча) дигән булалар. Минеке генә дәшми. Кереп утырды бу кабинага, исәнләште. Карыйм, ярыйсы гына үзе. Кыйгач кашлар, безнең татар кызларыныкына тартым түгәрәк йөз. Буй-сын да бер дигән. Шактый кыю да күренә. Безнеңчәне дә ярыйсы сукалый. Унынчыны Ялтауда, татар мәктәбендә бетерәләр бит. Исемен сорап танышып киткәч: «Ташлык татарлары басты инде авылны» дигән була, үзе елмая. Мин инде, тупас нәрсә, бераз оятсызланып: «Берегезне дә басканым юк әле», – дип ычкындырып җибәрдем. Шаяртам, янәсе. Башта аңламады. Аннан сон, анлап алгач, читкә карап ничектер оялыбрак көлде дә, кисәк җитдиләнеп, кызарып чыгып әйтеп куйды: «Сүз ул турыда түгел». Аннан соң ярты сәгатьләп сөйләшмәде. Кичкә таба инде тагын берни булмагандай иркенләп сөйләшә, көлешә идек.
Шуның белән шул, танышлыкның өченче көнендә, кич җиткәч, мин, элекке гадәтне куып авылга чапмадым, Нараста калдым. Инде, үзең беләсең, озакка сузарга яратмыйм, әрсезлегем дә, әшәкелегем дә җитәрлек иде, Ар кызлары алай артык ялындырып тормый диләр, мин монда вакытлы кеше, башта бер генә уй. Нинди уй икәнен чамалыйсындыр инде. Клублары тирәсенә барырга шөлләтә, егетләре без, әрсез татарларны бик яратып бетермиләр, кызмача булсалар, тукмап ташларга да күп сорап тормыйлар. Тыкрыклары турылап кына килеп туктыйм да, Валя озак көттермичә генә кабинага чыгып утыра. Аннан сон иә инеш буена, йә умарталыклары ягына китеп барабыз. Сизеп, белеп торам, охшата мине. Әмма үбешү, кочаклашуга алай каршы булмаган кыз башкасына якын да жибәрми. Көче шундый, үзе шатырдатып кулны каера башлый. Мин «булды, житте» дигәч, кабинаны яңгыратып, рәхәт итеп көлеп ала. Тора-бара үзем дә ияләшеп киттем төсле, алай ук кулымны, нәфесемне сузмый башладым. Нәрсә әйтим, ошамаслык түгел, бар ягы да килгән. Аз гына яратам да сыман. Ләкин тулышкан күкрәкләр, тыгыз ботлар һаман ымсындыралар бит, канны кыздыралар. Бүгенге акылның чиреге генә булсачы шунда. Юк шул. Мажара эзлим. Табышын сагалаган жанвар кебек, түземлелек белән җай чыкканны көтәм. Шулай тегенең күңеленә оеткы сала башладым. Әйдә, көзгә өйләнешик, дигән булам… Баштарак гел шаярудан кабул итте. Ышанмады. Аннан соң хәтсез көннәр: «Әти-әниең үлгәндә дә ар кызын алдыртмаячак» дип, минем «тәкъдимне» кире кагып килде.
Шулай итеп без моның белән көзне дә җиткердек. Кукуруз күптән урылып бетте. Валя ындыр табагында, мин йә ремонтта, йә төрле эштә. Көндезләрен бик күрешә-очраша алмасак та, сизәм, бөтенләй ияләште бу миңа. Таныш ар хатыннары да: «кияү» дип үрти башладылар. Гадилеге, ошату-яратуы беләндер инде, ындыр тирәсенә барып чыксам, йөгереп каршыга килеп җитә. Ә кичләрен кочактан чыкмый. Безнең татар кызлары кебек тартынып тормый. Тыгыз ботлары да, тулышкан күкрәкләре дә хәзер минеке, каршылык юк диярлек. Әмма мин теләгән эш үтәлми. Өйләнешү турында сүз куерткан булам. Шулай берсендә, мин тырыша, үгетли торгач, әйтте бу: «Дамир, әти- әниеңнең ризалыгын ал, алай бик өйләнәсең килгәч, мине алып кайтып күрсәт үзләренә, ниятең чыннан булса. Минекеләр сине белә инде, бәлки каршы да булмаслар», – ди.
Менә сиңа, иске авыздан яңа сүз, минәйтәм. Монысын, кәнишне, көтмәгән идем, хәтта аптырабрак калдым. Ике авыл азмы-күпме аралашкандай итсәләр дә, шушы көнгә кадәр ар кызын алучы, яки ул якка кияүгә чыгучы юк иде төсле. «Ярар, шулай эшләрбез дә», – дидем дә, сүзне башкага бордым. Ә ул, тәмам миңа ышанып, барысын да чынга кабул итә башлаган иде инде. Кереп киткәндә, гадәтенчә, үрелеп бер үпте дә, бик озак итеп күзләремә карап торгач, тын гына, сабыр гына итеп әйтеп куйды: «Телисеңме, Дамир, яратуым хакына мин синең фамилияңне генә түгел, сезнеңчә исем алырга да, хәтта динегезгә күчәргә дә ризамын?». Шулай диде дә, тиз генә кереп тә китте.
«Да-а, мондыйны ишеткән юк иде әле. Муеннан гашыйк булган бит бу мина», – дип уйлап куйдым. Әллә ниткән горурлык хисе биләп алды. «Өйләнеп җибәрсәң, эттәй тугрылыклы буласы икән үзе». Монысын инде юри генә уйлап куйдым. Бер исәбем дә юк иде башлы-күзле булырга…
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik.com