Чәчмә әсәр
18 гыйнвар , 16:25

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (Ахыры)

Малай менә шулай күктә яши башлады. Биредә аңа беркем комачау итми иде. Дәүләт «чик»ләрен бозып керүче дә күренмәде. Ул шушында китап укый, кыяр белән ипи ашый, хыял дәрьясында йөзә, хәтта кайчакларны йоклап та ала иде.

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (Ахыры)Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (Ахыры)
Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (Ахыры)

Өйләренә ничек кайтып җиткәнен юньләп хәтерләмәде ул. Бакчада, миләш агачы каршында басып торуы гына аңына барып җитте. Малайны ниндидер хәвеф туктаусыз эзәрлекли, артыннан куып килә иде шикелле. Менә шунда ирексездән «Гөлчәчәк» әкиятендәге кызны, кыен чакта аның алмагачка ялварып әйткән сүзләрен исенә төшерде:

Әйләнмәле алмагач,

Бәйләнмәле алмагач,

Соры бүре куып җитте,

Яшерсәнә, алмагач,

Яшерсәнә, алмагач!

Нәкъ шушы сүзләрне кабатлый-кабатлый миләшкә эндәшәсе, бушанасы килде аның. Миләш кенә аны аңлар, үзенә сыендырыр, яшел куллары белән иркәләп өскә – кешеләрдән, рәнҗүләрдән азат булган икенче бер дөньяга күтәрер иде шикелле. Менә шул чакта, капыл гына аҗаган яктырып киткәндәй, малайның зиһенендә илаһи бер фикер ялтырады. Йолдызларга кадәр үк барып җитмәсә дә, ул бер баскыч биеклегендә күккә күтәреләчәк, бүгеннән алып шунда яши башлаячак!

Малайның гайре табигый хыялы, никадәр генә сәер тоелмасын, аның нык ышануынча, чынбарлыкка якын, бик тә якын иде. Ул, вакытның бер минутын да әрәм итмичә, шундук эшкә кереште. Лапас һәм койма буеннан эреле-ваклы такталар ташыды, янәшәдәге келәттән пычкы, чүкеч һәм кадаклар алып чыкты. Аннары, элекке чакларыннан да остарак итеп, келәт түбәсенә үрмәләде. Иң озын ике тактаны алдан ук әзерләп куйган иде, шуларны миләш ботагы белән келәт түбәсе арасына сузып салды. Басма әзер һәм ул нык, ышанычлы күренә иде.

Инде хәзер булачак «өй»нең идәнен һәм түбәсен корырга кирәк. Он иләгәндәге кебек итеп, миләш төбендәге әрекмәннәр өстенә пычкы чүбе коела. Тукран тавышына охшап, бакчага чүкеч авазы чәчрәп очты. Эш кораллары, малайның ниятен аңлагандай бәләкәй оста кулында шактый терчә, өметле хәрәкәт итте. Госман ялгышрак селтәнеп, чүкеч белән бер-ике тапкыр бармагына да сугып алды, әмма үҗәтләнеп түзде, еламаска тырышты, аның өчен корылманың тизрәк оешуы кыйммәт иде.

Тактага такта ялгана, малайның уйлары уйга ялгана…

Авылда моңа кадәр агач башларына сыерчык оялары гына хуҗа иде. Шуларга иш булып, әмма алардан зурлыгы белән нык аерылып торган өр-яңа куыш барлыкка килде. Аның басмасы келәт түбәсенә тоташкан. Шунда бөтен гәүдәң белән сузылып ятарга да мөмкин: гәүдәң – эчтә, аякларың тышта калачак. Тик менә ялангач идән, бераз ятып тору белән, кабыргаларыңның кайдалыгын бик тиз искә төшерә иде! Госман моның да әмәлен тапты – келәт почмагында эленеп торган иске бишмәтне менгереп җәйде.

Малай менә шулай күктә яши башлады.

Биредә аңа беркем комачау итми иде. Дәүләт «чик»ләрен бозып керүче дә күренмәде. Ул шушында китап укый, кыяр белән ипи ашый, хыял дәрьясында йөзә, хәтта кайчакларны йоклап та ала иде. Әти белән әнисе, үз мәшәкатьләре муеннан булганга күрә, малайдагы үзгәрешне әллә ни сизмәделәр. Аның иске такталардан куыш корып, көнозын диярлек шунда кайнашуына уен дип карадылар.

– Кара аны, егылып төшә күрмә! – дип кисәтү ясады беркөн әтисе астан.

– Хыялый икәнсең, агач башыннан төшкәнең юк, – диде әнисе аның бу сәерлегенә гаҗәпләнеп.

Малайның тирә-юнь белән элемтәсе өзелмәгән иде. Күзләре күргән, колаклары ишеткән чакта мондый мөмкинлектән качарга җыенмый да ул. Әнә кайдадыр трактор тырылдаганы колакка чалына. Биредән авыл йортлары, аларны да узып өскә үрләгән тупыллар рәсемдәге шикелле кечерәеп күренә. Аста, кул сузымы җирдә генә, ишегалды күзгә ташлана. «Кыр-кыр» килеп, анда ике тавык нәрсәдер бүлешә. Шифер түбәле агач йорт… Госман шунда үскән. Аны тәрбияләп үстергән ике кеше: ир белән хатын әнә шунда яшиләр, дөнья куалар.

Уйлап карасаң, аларның кайгысы Госманныкыннан зуррактыр да әле. Аларга бит бала кирәк. Кычкырыша башласалар, сүзләре һаман шуңа килеп төртелә. Шушы арада әнисе тагын врачларга барып кайтты. Госман да үзенең берәр энекәше яки сеңелкәше булуын тели, бик тели. Бәлки, шуннан соң әтисе эчүен ташлар. Бәлки, алар тату, күңелле генә яшәп китәрләр. Бала арбасын Госман үзе рәхәтләнеп тартып йөрер, елый башласа, бәбигә имезлек каптырыр иде… Агач башында, үзенең куышында яткан чакта, ул күп вакыт әнә шуларны уйлый, яшерен генә теләк тели иде.

Кайчакларны Госман җиргә «кунакка» төшә.

Төшми хәле юк, чөнки ишегалдын себерәсе, түтәлләргә су сибәсе, кичен казлар алып кайтасы бар аның. Һаман-һаман кыяр белән корсак тутырып булмый, ашарга да төшә, сөйләшми-нитми генә тәлинкәдәге ашны сыпыртып куя. Кайда куну дигән нәрсә генә четерекле булып чыкты. Төнгә агач башында калыр идең, әти-әнисе орышачак, барыбер җиргә чакырып төшерәчәк. Жәйгә кергәч, быел чоландагы агач караватта йоклый башлаган иде ул. Вакытның йокыга дигән өлешен хәзер дә шунда үткәрәсе итте. Юрганга төренеп, май кебек эреп йоклыйсың – нәрсәсе начар моның?

Үзенең уенча, Госман җәй буе әнә шулай күктә яшәде, җиргә кунакка гына төшкәләде.

Ләкин агач башындагы тормышына ияләнеп җитте дигәндә генә яраткан куышын ташларга туры килде аңа. Авыл көзгә керде, табигать кышка әзерләнә башлады. Бөтен агачлар шәрәләнеп, моңсуланып калганда бакчадагы миләш, киресенчә, матурланды, тәлгәш-тәлгәш утлар кабызып, тирә-юньне бизәргә ашыкты. Аңардан, нәни парашют сыман бөтерелеп, җиргә яфрак арты яфрак коелды. Жил ерак офык артларыннан салкын болытларны куып китерде, яңгырлар ешайды. Пыскаклап яуган яңгыр Госманның иске такталардан ясалган куышын да баштанаяк чылатып, каралтып ташлады.

Госман тагын җирдә яши башлады: мәктәпкә йөрде, бозда шуды, беренче кар төшкәнне көтә-көтә чаңгыларын хәстәрләде.

Экранда Кар кешене күрергә, аннары Арктиканы, ак кыйтганы эзләп сәфәр чыгарга берничә ай калган иде.

 

 

* * *

…Эңгер-меңгер әле куерып кына килгән чакта малай еракта ялгыз эскерт күреп алган иде. Турылап шунда китте. Ничә чакрым җир узгандыр, аяк-куллары, гәүдәсе арыган иде инде аның. Чаңгы таяклары да гер асып куйгандай авырайды. Малайның ашыйсы да килә иде. Эскерт бик вакытлы очрады аңа – ял итәр, җылыныр, тамак ялгап алыр. Өмете алдамады: япан кыр уртасындагы эскертнең бер ягын калын кар капласа, икенче ягында саламнары күренеп торган, куышка охшашлы ышык урын бар иде.

Чаңгысын салып, таяклары белән бергә эскерткә сөяп куйды.

Сумкасындагы шешәле чәйне, җылына торсын дип, куенына тыкты. Малай шушында төн кунарга кирәклеген аңлап алды. Моның өчен, саламны йолкып, куыш авызын тирәнәйтергә кирәк иде. Бу эшкә тотынганчы иң элек ашап алырга булды.

Саламга аркасы белән терәлеп утырды да, сумкасыннан чыгарып, тастымалдагы ризыкларын алдына җәеп салды. Ит кисәге салкын иде, кабу белән тешләрне камаштырды. Ипи белән бергә чәйни торгач кына җылынды, авыздан сулар китерде. Карыны ачкангамы, ризык бик тәмле иде. Шуңа күрә анысын ваклап-ваклап капты, йотып җибәргәнче авыз эчендә йөртеп, җылытырга тырышты.

Салкын ризык тәнгә әллә ни җылы китерми икән, киресенчә, бияләен салган арада бармаклары туңып өлгергән. Ризыкларны җыештырганнан соң малай куыш авызын тирәнәйтергә тотынды: эше дә барыр, бармаклары да җылынып китәр. Саламның исә бирешергә исәбе юк иде – ул тәмам тыгызланып, катлы-катлы булып яткан. Шулай да учка керә, йолкыган саен кисәге-кисәге белән сүтелеп чыга. Малайның туңган бармаклары, чыннан да, бик тиз җылынып китте, аркасына кайнар елдырым йөгерде.

Энә белән кое казыган шикелле, байтак тырышты ул. Бияләйләрен салып, хәтта яланкул йолкый башлады. Болай эшләгәндә салам тагын әйбәтрәк савылып чыга икән. Тик менә салам очлары бармакны чәнчә, пәлтә җиңе аша үтеп, беләккә кадала… Кинәт куллары бушлыкка кереп китте аның! Шикләнеп кенә тагын бияләен киде, бушлыкны капшап карады. Төргәк-төргәк бөгәрләнеп яткан ике салам арасы икән бу. Көчәнеп-көчәнеп йолыкканнан соң гына ике кочак салам, бер-бер артлы кубып, аяк астына тәгәрәде. Шунда гына малай җиңел сулыш алды – төн кунарга урын бар дигән сүз.

Кышкы көн кыска булганлыктан, бик тиз караңгы төште. Күктә, бозлы миләшләрне хәтерләтеп, тәлгәш-тәлгәш йолдызлар кабынды. Кинәт малайның үрелеп аларны тотып карыйсы килде. Ләкин йолдызлар аның өчен кул җитмәслек биеклектә иде. Менә шунда тагын бозлы миләшләргә үрелгән песнәкне хәтеренә төшерде ул. Эскерт һәм йолдызлар каршында япа-ялгыз калган малай үзен әнә шул песнәк хәлендәрәк тойды. Никадәр гаделсезлек: үзе теләгән бик күп нәрсәләргә көче җитми аның…

Үзеннән-үзе яктырып ай калыкты. Аның нурлары, үтә күренмәле юка пәрдә булып, кыр өстенә төшеп капланды. Караңгылык, чигенә-чигенә, ай хакимиятенә юл бирде. Кырда «шылт» иткән аваз да юк. Баягы саламнар кыштырдавы колак төбендә эленеп тора иде, тынлык анысын да кысрыклап чыгарды. Чү! Жир белән күк арасында ниндидер аңлашу бара, шуның авазы кар өстендә сизелер-сизелмәс кенә тирбәлә кебек. Шул тылсымлы авазларны тотарга, кайдалыгын чамаларга тырышып, баскан урынында катып калды малай, күңе еч шом басты. Йөрәге типкән тавыш икән ләбаса бу! Тынычланып, ай яктысында коенучы эскерт тирәсен күздән кичерде.

Ниндидер сихри көч белән ай туктаусыз үзенә тарта, күтәрелеп карарга мәҗбүр итә иде. Нәрсәләр бар икән бу билгесез, галәм куенында көмеш табактай ялтыраган җисем кочагында? Малайның уйлары ай турында ишеткән әкияткә барып ялганды. Тынсыз, өнсез карап торган айның уртасында иңнәренә чиләк-көянтә аскан Зөһрә кыз шәйләнә иде. Малай, үз хәлен зе белмичә, әкияттәге ятимә кызны кызганып куйды. Жем-җем килгән хыялый сурәт малай өчен бик тә вакытлы иптәш, юаныч иде. Зөһрә кыз әнә биектә, малай исә эскерт кочагында төн үткәрер… Бәлки әле Зөһрә кыз да Жирдәге малайны күреп торадыр…

Йолкынган салам юрган булып хезмәт итәч иде. Сумкасын эчкәре урнаштыргач, малай үзе дә куышка кереп ятты, гәүдәсен тырышып-тырышып баштанаяк салам белән каплады. Суык кай арада тәненә кереп өлгергән – баштарак туңдырып, калтыратып җибәрде. Аяк-кулларын гәүдәсенә тагын да якынрак елыштырды. Нык кына арыганга күрә, үз сулышы белән үзе җылынып, тиздән йокыга да китте.

Төшендә ул Арктиканы күрде, Кар кеше белән саташып чыкты. Чирләп киткәнен, температурасы күтәрелгәнен малай белми иде.

…Нәкъ шул сәгатьләрдә малай йоклап яткан эскерткә аклы-каралы бер эт якынлашты. Ай әле һаман да алкын нурлары белән капанган кырны, эскертне һәм аңа сөяп куелган таяк-чаңгыларны коендыра иде. Этнең сизгер борыны якында гына кеше исе барлыгын сизде. Яңа актарылган салам тирәсендә арлы-бирле ташланып, ул шундук өрергә, хуҗасына хәбәр бирергә ашыкты. Хуҗасы килеп җиткәч, шыңшуга күчеп, аның аяк астында бөтерелергә кереште.

Төнге сунарчы, этнең сәерлеген һәм эскерт буендагы кечкенә чаңгыларны күреп, нидер барлыгын бик тиз аңлап алды. Мылтыгын җилкәсенә ташлап кулларын бушатты да көпшәк саламны аралый башлады.

…Туңудан чирләп, саташып киткән малай күзләрен ачкан бер мәлдә каршысында Кар кешене күрде. Әйе, чынлап та Кар кеше иде бу! Әле генә төшендә күргәнчә: ак халаттан, ак башлыктан, сакал- мыекларын бәс каплаган, хәтта аркасында мылтыгы да бар. Ул нигәдер бик җитди, борчулы күренә, нидер сорашмакчы була, ләкин малайның җавап бирерлек тә хәле юк. Шуңа да карамастан, ул бары- бер сөйләшкәндәй итеп иреннәрен кыймылдата, өзек-төтек авазлар чыгара, кайчаннан бирле зарыгып көткән очрашуны югалтасы килмичә, әле генә төшендә күргәннәрен саташа-саташа өр-яңадан аңында терелтә иде…

– Исәнме, Кар кеше? Мин синең янга килдем.

– Син ничек эзләп таптың мине?

– Бик озак килдем, ничә көн узганын хәтерләмим дә.

– Юлда курыкмадыңмы соң?

– Курыктым, ләкин кире кайту оят иде. Төнлә кибәндә кундым мин…

– Туңгансындыр ич, ничек аяк-кулларыңны өшетмәгәнсең әле. Мин җылы киендем.

– Юк, син туңгансың. Сиңа җылынырга кирәк. Әйдәле, палаткага керик.

– Кар кеше, мин әти-әниләрне ташлап киттем…

– Шулай ярыймы соң инде! Моннан ары алай эшлисе булма.

– Мин Арктикада, сезнең янда калам. Рөхсәт итәсеңме, Кар кеше?

– Рөхсәт итәрмен. Ләкин барыбер Зур Җиргә кайтарырбыз сине. Шушы көннәрдә самолет киләчәк…

– Кирәкми, Кар кеше! Мин бит кайтып китәр өчен килмәдем. Миңа шушында калу кирәк!

– Уйлашырбыз. Бу нәрсә миннән генә тормаячак.

– Кар кеше, шундый исем белән дәшкәнгә үпкәләмисеңме син?

– Нигә үпкәләргә, мин бит чынлап та Кар кешегә охшаган.

Малай Кар кешегә исәктән генә «әтием» дип әйтергә батырчылык итмәгән иде. «Инде хәзер әйтсәң дә ярыйдыр», – дип уйлады.

– Кар кеше, мин сиңа «әти» дип эндәшсәм, ачуланмыйсыңмы?

– Юк, әлбәттә. Минем бит нәкъ синең кебек улым бар, Госман исемле.

– Менә, мин булам ич инде ул! – дип шатланды малай ак халатлы «әтисе»нең куенына ташланып.

– Шулаймыни? – дип гаҗәпләнде Кар кеше һәм малайны җиңел генә күтәреп алды да кочагына кысты.

– Әти, әти, без бергәләп әнине дә эзләп табарбыз, шулай бит?

Кар кеше, ризалык белдереп, уйчан кыяфәттә баш какты.

…Малай аңында төш, хыял, чынбарлык өчесе бергә ән шулай килеп кушылды. Ул Арктикага барып җитүенә һәм Кар кешене эзләп табуына шулкадәр нык ышанган иде ки, сунарчы кочагында аңа җиңел булып китте. Хәтта елмаерга азапланды.

Кар кешенең аучы икәнен белмәве белән беразга булса да бәхетле иде ул.

Сунарчы боларның берсеннән дә хәбәрдар түгел иде, малайның саташып әйткән сүзләреннән ачык кына мәгънә тапмады. Менә ул малайны кочагыннан төшерде һәм, ауга чыкканда гына кия торган ак халатын салып, аны баштанаяк шуңарга төрде «Туган тел» китабы һәм ризыклар салынган сумканы, анда ниләр барын карап та тормыйча, тиз генә аркасына, дөресрәге мылтык көпшәсенә элде. Бераздан, малайны күкрәгенә кысып кочаклаган хәлендә, эскерт яныннан кузгалып китте. Һәрвакыт алдан барырга өйрәнгән эт, сунарның өзелгәнен аңлап, күндәм бер кыяфәттә хуҗасы артыннан иярде.

Бозлы миләшләр сыман чекрәеп, күктә әле һаман төнге йолдызлар яна иде.

 

* * *

Ишетәсеңме, малай, мин сиңа гомер уртасыннан эндәшәм! Тормыш сине, кып-кызыл миләшләр кебек, матурлыгы белән кызыктырды. Ләкин синең язмышка миләшнең ачысы, бозлысы эләкте. Никадәр сәер тоелмасын, бозлары эреп төшкәннән соң андый миләш тәмле була. Миләштәге бозларны эретү өчен сиңа вакыт һәм тормыш-яшәеш тәҗрибәсе кирәк иде.

Мин синең исән калуыңны һәм көннәрнең берендә үз акылың белән шушы хакыйкатькә ирешүеңне телим.

Беләсең микән, синең барлык кичерешләрең, яндырып-яндырып, минем йөрәк аша да узды. Синең белән бергә кайгырдым, шатландым, әллә ничә кат туңдым һәм җылындым мин. Эскерттәге салам сабаклары минем дә кулны һәм беләгемне тырнап узды. Арктикага кыйтгага барып җитәсемә мин дә шикләнмәдем. Синең пакь, керсез йөрәгең күтәрелгән биеклеккә асылда мин дә күтәрелдем. Синең фаҗигаң – минем дә фаҗигам иде. Ә фаҗига кешеләрне актан караны аерырга, уйлый белергә һәм сафлыкка өйрәтә.

Син әти-әниеңә начарлык теләмәдең. Хәмит белән Сәмиттән үч алырга җыенмадың. Чөнки табигать сине дөньяга гадел, намуслы, киң күңелле, эчкерсез итеп яраткан иде. Син бары дөреслек артыннан киттең, сорауларыңа җавап эзләдең. Бары шул.

Ишетәсеңме, мин синең исән калуыңны телим. Хакыйкать эзләү көрәшендә син әле намусыңны күп тапкырлар яманлыкка каршы калкан итеп куячаксың. Мин моңа ышанам.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас