Чәчмә әсәр
17 гыйнвар , 15:12

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (4)

– Нишләвең бу? Баланы харап итәсең ич! Госман, үзе дә сизмәстән, чайкалып киткән уңайга болай да әнисе куенына барып кергән иде. Шунда үкенечле бер хис белән беренче тапкыр диярлек ана кочагының кирәклеген аңлады ул. Яңагы авырткан өстенә, авыз эчендә җылы һәм тозлы ят тәм барлыгын да тойды…

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (4)Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (4)
Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (4)

Ирләрнең ни өчен шундый тәмсез исле сыеклыкны эчкәнен, аңардан ни юаныч тапканын малай берничек тә аңлый алмады. Әтисенең исерек, бигрәк тә чайкала-чайкала кайтып кергән чагын күрсә, ул аны кызгана, аңардан ераклаша иде. Ничек кыюлыгы җиткәндер: бервакыт шулай да, үзен җиңеп, сәрхүшләнеп кайткан әтисенең янына ук килеп утырды ул. Әтисе, сизмәмешкә салышкандай, баштарак оеп, тын гына утырды. Түзмәде, зиһене ачылып китеп, кытыршы куллары белән Госманның чәченнән сыйпады. Менә шушы хәрәкәт инде болай да нәүмиз малайның күңелен нечкәртеп җибәрде.

– Әти, әти, бүтән эчмә! – диде ул йорт башының тәмәке исе сеңгән киемнәренә капланып. Аннары, калкына төшеп, ике йодрыгы белән күз яшьләрен сөртте.

Әтисе аны әллә чынлап, әллә юатып:

– Ярар, улым, соңгы тапкыр бу… Бүтән эчмәм, – диде. Ә хәзер миңа йокларга кирәк…

Мондый көннәрдә әнисе борчулы йөри, юньләп сөйләшми. Сөйләшсә дә, иренә ачулы сүзләр белән җавап кайтара. Ярый да шундый чакта әтисе дәшми калса…

Икенче көнне инде әтисе, гаепле кешедәй, сөйләшми йөри, чүмечләп салкын су гына эчә. Госманга әйткән сүзендә тора ул, кичен аек килеш кайта. Гаиләдәге кичәге борчулар каядыр артка чигенә, өйдә  тынлык, үзара аңлашу урнаша. Тик озакка түгел, берничә көннән тагын шул ук хәлләр кабатлана. Аннары әтисе, ишегалдында тукталыш ясап, капка баганасы белән «сер»ен уртаклаша:

Калхуз – диңгез, без – парахут,

Уртасыннан йөзәбез…

Бу – аның үтә «кәефле» чакларда гына җырлана торган җыры.

Берсендә, кыш көне, әтисе бөтенләй кайтмыйча калды. Ферма өендә куна калган, дип уйладылар. Ә ул, кайтып җитә алмыйча, юлда кар өстенә ятып йоклаган икән. Чәче һәм бишмәтенең бер җиңе кар өстенә ябышып каткан. Кичен клубтан кайтучы яшьләр күреп алмаса, үзе тиз генә уяныр иде микән ул? Ябышып каткан чәчен, җебетеп азапланмыйча, кайчы белән генә кисеп алганнар. Гәүдәсен кубарганда бишмәтенең җиңе умырылып калган, билгеле…

Госман бу хәлләрне икенче көнне генә ишетеп белде. Аңа әтисе өчен оят, хурлык иде. Качып кына елаган чакта үзенең көчсезлеген, бәләкәйлеген тойды. Бөтен күңелсезлекләргә аракы гаепле иде шикелле. Дөньяны ничек итеп яхшыга таба үзгәртәсен белми иде әле ул. Күңеленең кай төшендәдер нәфрәт яралгысы барлыкка килде, үзенә чыгар сукмак эзләде.

Форсат көтмәгән-уйламаган җирдән калкып чыкты. Ишегалдына май ае кергән, койма буендагы чирәмнәрне кояш иркәләгән чак иде. Госман, юк эшен бар итеп, лапастагы әрдәнәлеккә керде. Эреле-ваклы утыннар арасыннан юка каен тузы кубарып алырга да, шуны сызгыртып карарга иде исәбе. Актарына торгач, бөтенләй уйламаган нәрсәгә тап булды ул: ике утын арасындагы бушлыкта башланмаган шешә посып утыра иде!.. Бу хәерсез табыштан Госманның баштарак күз аллары караңгыланып китте. Кем булсын, әтисе яшергән, әлбәттә, шулай качып эчә торган гадәте бар ич аның.

Нишләргә? Күрмәмешкә салышып китеп барыргамы? Әллә… Госман табылдык нәрсәне курка-курка гына кулларына алды. Шешә саллы, авыр күренә иде, кузгаткан чакта эчендәге сыеклык сәер генә чупылдап алды. Малай нәни кулларында агу тотып тора – әтисенең бөтен яхшылыгын, кешелеген юкка чыгара, өйдә еш кына гауга тудыра торган әшәке агу. Малайның нәфрәте учына, бармак очларына ургылып төште. Хәзер инде, тәвәккәлләп, соңгы хәрәкәтне ясыйсы гына калган иде… Хәйран көч белән ыргыткан шешә әрдәнә почмагына килеп бәрелде. Госман аның «доңк» итеп бәрелүен, чатнап пыяла ватылганын ишетте. Эчендәге байлыкның «ә» дигәнче шыбырдап акканы, утын башларының чылануы исә кыска төш шикеллерәк хәтерендә калды. Әллә дөрес эшләде, әллә юк – шушы ике хис буталчыклыгын җиңеп, бу тирәдән тизрәк качу хәерле иде.

Аяклары үзеннән-үзе инеш буена алып китте. Госман, игътибарын читкә юнәлтү өчен, су өстендә йөзеп йөргән каз бәпкәләрен санарга кереште. Буталды, яңадан башлады. Каз бәпкәләренең тамчы да батмыйча шулай табигый йөзеп йөрүләре гаҗәеп иде. Госман әнә, суга кердеме, аяк-кулларын туктаусыз хәрәкәтләндереп торырга тиеш. Юкса бөтен гәүдәң аска китә башлый, авыз-борынга су тула.

Биредә инеш буе аулак иде. Буа – авылның түбән очында, малайлар күбрәк шунда кайнашучан. Госман анда барасы итмәде, бүген аңа ялгызы да бик тыныч, рәхәт иде. Чирәмгә ятып, үлән арасыннан аваз бирүче дәртле чикерткәләрне күзәтте. Алар, кемдер чиртеп җибәргәндәй атылып, бер үләннән икенчесенә күченәләр. Әнә, әле бөреләнеп кенә килгән шайтан таягы чәчәгенә энә карагы килеп кунды. Төрле төстә ялтыраган үтә күренмәле канатлары нәфис, соклангыч иде бу затның. Ни өчен энә карагы дигәннәр аңа – белмәссең.

Төш җиткәндәрәк Госман өйләренә кайтты. Кайтып керер алдыннан гына күңеленә шик, курку үрмәләде аның. Лапас вакыйгасы суынмыйча, кайнар килеш көтеп торадыр шикелле. Күңеле дөрес сизенгән икән, шулай булып чыкты да: лапас эчендә, чыннан да, ыгы-зыгы купкан чак иде! Әти-әнисенең ни өчен кычкырышканын аңлар өчен ул лапас почмагына елышты. Сагаеп кына эчтәге тавышларга колак салды.

– Кысыр башың белән талашып торганчы, лутчы әнә бала табу турында уйлар идең, – дип җикеренә икән әтисе.

– Тагын шулай мыскыллыйсы булсаң… – дип, әнисе нидер әйтергә теләгән иде, ирнең ачулы тавышы аны бик тиз бүлдерде:

– Кара, янап маташа тагын! Синнән курка торган бүрегем әллә кайчан тузган инде минем.

– Юньлегә түгел синең бу кылануларың.

– Ә синеке юньлегәме? Кая куйдың, нигә ваттың минем запасны?

– Валлаһи дип әйтәм, күргәнем дә юк андый нәрсәне! Ватылган икән, бик әйбәт, эчми торырсың әнә.

Госманның эче «жу» итеп китте. Яхшы нияттән эшләгән эше начарлыкка булды микәнни? Ул бит әтисенә дә, әнисенә дә бернинди начарлык теләмәгән иде. Никадәр генә кыен булмасын, хәзер ул чын дөресен әйтеп бирергә, әти белән әнисе арасындагы гауганы туктатырга тиеш.

Тик ничек әйтергә моны, аякларын җирдән аерып, лапас ишегенә кадәр ничек барып җитәргә? Иң авыр адымнар иде бу. Үзен җиңә-җиңә, Госман шушы араны үтте, уңайсызланып зурлар каршына килеп басты. Малайның нидер әйтәсен сизеп тегеләр тынып калды.

– Әти, шешәне мин ваттым, түлке әнине орышма…– дип әйткәндә аның күзләреннән терекөмештәй ике яшь тамчысы төште.

Әтисенең бөтен ачуы шундук малайга күчте.

– Шулаймы? Әле син, борын астың кипмәс боры, атаң тапкан мал белән шаярасыңмы? – диде дә кисәктән генә Госманның яңагына сугып җибәрде.

– Нишләвең бу? Баланы харап итәсең ич!

Госман, үзе дә сизмәстән, чайкалып киткән уңайга болай да әнисе куенына барып кергән иде. Шунда үкенечле бер хис белән беренче тапкыр диярлек ана кочагының кирәклеген аңлады ул. Яңагы авырткан өстенә, авыз эчендә җылы һәм тозлы ят тәм барлыгын да тойды…

Чәйнекне ваткан өчен әнисе бервакыт аны шулай ук кыйнарга җыенган иде. Ул чакта, баланың ни гаебе бар дип, җәзадан әтисе аралап калган иде аны. Бүген әнә киресенчә килеп чыкты. Аңламассың бу өлкәннәрне…

 

* * *

Буа тыкрыгы – малайларның иң яраткан урыны. Кояшта кызыну һәм су коену өчен шуңардан да кулай җир юк авылда. Чирәмдә ятасың-ятасың да, аннары «чулт!» итеп берәм-берәм инешкә чумасың. Еракка чумуда ярышасың. Андый чакта иң яхшысы – елга төбенә кадәр чумылып төшәргә дә, аяк бармакларын ләмле балчыкка тери-тери әйбәтләп этенергә кирәк, юкса коры кул белән су ишеп кенә әллә ни ерак китә алмыйсың. Бу хәйләне Госман уйлап тапты, тел яшереп тормыйча иптәшләренә дә сөйләп бирде.

Узган ел җәй җылы һәм яңгырлы килгән иде. Шуның хикмәтедерме, тыкрык буендагы кычытканнар котырып үсте. Алар – усал, чага-нитә калса, яман ачыттыра. Сипкел белән Саесканның теле кебегрәк! Беркөн Госман таякка агач «ат»ка атланып килде. Тыкрыкта әлеге берәү дә күренми иде. Менә шунда үзе өчен бик кызыклы уен уйлап тапты ул. Сул кулы белән «агач ат»ын иярләде, «кылыч» итеп уң кулына тагын бер таяк тотты. Әнә шул рәвешле «дошман» өстенә ташланды. Әй тураклый, чаж да чож кырып кына сала кычытканнар гаскәрен! Бөтен тыкрык кычыткан исе белән тулды.

Үзләре белән берничә малай ияртеп, бераздан Хәмит белән Сәмит тә килеп җиттеләр. Кычытканнар онытылды. Күлмәк-чалбарларын тыкрыкта калдырып, тизрәк инеш буена йөгерделәр.

– Әйдәгез, ярышабыз! Су астында кем озаграк торыр икән? – дип, Хәмит яңа уен тәкъдим итте.

– Әйе, кем озаграк торыр икән? – диде Сәмит аңа куштанланып.

Беренче малай суга чуму белән санарга керештеләр:

– Бер, ике, өч, дүрт, биш…

Кырыкка тикле түзде бу, шуннан соң пошкыра-пошкыра су эченнән атылып чыкты. Сәмит – кырык бишне, Госман кырык тугызны җыйды. Чират Хәмиткә җитте.

– Сәмит санасын минем күпмегә түзгәнне, – диде ул.

– Әйе, үзем саныйм, – диде тегесе белдекле кыяфәттә һәм, Сипкел суга ташлану белән, тырыша-тырыша, бармакларын бөгә-бөгә аның су астында күпме торганын исәпләргә кереште. Саескан димә син аны: акрын гына саный башлаган җиреннән берзаманны шундый кызу такылдарга тотынды бу, шулай итә-итә Хәмитнең күрсәткечен «алтмыш ике»гә җиткерде.

– Су астында иң озак торучыга дан! – дип, Хәмитнең әле су тамчылары да кибәргә өлгермәгән беләген өскә күтәрде.

Малайлар, Сипкел белән эләгешәсе килмичә, бу рекордны теләр-теләмәс кенә таныдылар, билгеле.

Кояшта бераз кипшенеп алгач, Сипкел урыныннан сикереп торды:

– Әйдәгез, хәзер йөгереш үткәрәбез. Куш өянкене күрәсезме, барыбыз да шунда киттек. Ә син, Сәмит, монда кал. Менә таяк, майкаңны бәйлә дә, шуны селтәп безгә сигнал бирерсең.

Сөйләшә-сөйләшә куш өянке янына киттеләр. Чирәмнән ялан- тәпи бару искиткеч рәхәт, ярыш дәрте үзенә бер тынгысызлык белән күңелләрен кытыклап тора иде. Өянке карт инде, аның кытыршы һәм яргаланып беткән кәүсәсендә әллә ничаклы истәлекләр посып ятадыр сыман. Шуның күләгәсенә тезелеп бастылар. Менә Сәмитнең майкасы, кузгалырга дигән мәгънәне белдереп, кинәт кенә аска кадалып төште. Шул сигнал, әйтерсең, малайларны баскан урыннарыннан кубарып алды! Ялангач беләкләр, һаваны ишә-ишә, аяклардан да ныграк хәрәкәтләнә. Жир, күк, болытлар – болар һәммәсе дә сиңа кушылып йөгерә, кушылып әйләнә, артыңнан чаба шикелле.

Берзаман Госман, җан көче белән ыргылды да, алга бәреп чыкты. Аның үкчәсенә бастырып диярлек Сипкел килә… Тыннары бетеп, сулышлары кабып, тыкрык чирәменә капландылар. Госман беренче килгән иде.

Сипкел каршында уңайсызланыпмы, Сәмит йөзен-кашын җыерды. Ләкин бурычын ахырга кадәр үтәргә кирәк иде аңа. Бу юлы ул бик сыек кына итеп:

– Беренче килүчегә… дан, – диде һәм Госманның уң беләген өскә күтәрде.

Малайлар берәм-берәм таралып беттеләр. Госман йөгерештә беренче булып килүеннән канәгать иде, ул да авыл читендә ялгызы гына моңаеп утырган өйләренә кайтып китте. Кайтып җитәрәк кесәсенә кулын тыккан иде, корт чаккандай кире тартып алды. Кулын нәрсә соң шулай көйдереп алды аның? Сак кына актара торгач күрде: чалбар кесәсенә кемдер кычыткан яфрагы салган лабаса! Сәмит эше микәнни? Сигнал бирергә дигән булып, тыкрык буенда ул калды ич…

Кул аркасы һәм бармак аралары үтереп сызлый да башлады. Анда тимгел-тимгел кызыл таплар бәреп чыккан иде, шулар кычыта, ачыттыра. Башта сыйпап, аннары кашып карады, сызлану исә көчәйде генә. Малайның рәнҗү һәм гарьләнүе төер булып тамагына утырды…

Икенче көнне рәнҗүнең тагын да зуррагы көтеп торган икән аны.

Тыкрык башына гына кергән иде, Госманны Хәмит белән Сәмит куып җитте.

– Кичә кычыткан тәмле булдымы? – диде Сипкел.

– Әйе, тәмле булдымы? – дип куштанланды Саескан.

Госман аптырап калды, тегеләр үзләренең гаебен шулай тиз генә әйтеп салырлар, дип бөтенләй уйламаган иде ул. Сипкел сүзен дәвам итте:

– Хәтерлисеңме, теге чакта арифметикадан күчерергә бирмәгән идең. Синең аркада без «ике»ле алдык ул көнне. Кичә шуның өчен бүләк алдың син!

Саескан исә, «әйе»сен әйтергә дә онытып, туп-туры һөҗүмгә күчте:

– Кичә йөгерештә дә бик масаеп киттең. Бездән узып йөрердәй булсаң, тиз туктатырбыз үзеңне! Син бит безнең авылныкы түгел, бары асрамага алган малай…

Бу сүзләр кычытканнан да, әтисенең теге чактагы сукканыннан да болайрак итеп Госманның йөзен, алай гына түгел, бөтен тәнен, җанын өтеп алды. Әйтерсең, күк ишелеп төште дә аларның өчесен бер чатыр астына ябып куйды. Монда тар, кысан, һава җитми иде! Монда ул алар белән бергә калырга тиеш түгел – шушы чатырны ертып, тизрәк икенче дөньяга чыгарга кирәк. Ә гарьлекне нишләтергә? Госман үзе өчен кулларыннан да ышанычлырак ярдәмче күрмәде бу минутта. Бар ачуын йодрыгына йомарлап, «Саескан тәре!» – дия-дия, Сәмиткә ташланды.

Ике малай, яшь әтәчләрдәй оча-кунып, чирәм өстендә әүмәкләшә дә башлады. Әле берсе, әле икенчесе өскә чыга. Госман өскә чыккан саен Сипкел аны аска әйләндереп төшерә… Әнә шундый тигезсез көрәш булса да, кабыргасы авыртса да, Госман үкенү хисләре кичермәде. Саесканга тамчы да бирешмәде ич ул. Сипкелнең ярдәме генә хурлыклы җиңелүдән коткарып калды аны. Икенче юлы авызын үлчәбрәк ачар…

Әмма тиз генә күрешер микән соң алар? Моннан ары Госман алар белән уйнамаячак. Сәмитнең оятсыз чыраена ныграк кундырасы булган да бит, Хәмит комачаулады… Юк, юллары аерылды, арада упкын барлыкка килде. Тегеләр кайдадыр еракта, елганың аргы ягында басып торалар. Алар үзләре дә бу упкыннан куркалар, юл табалмаслар шикелле.

Хәмит белән Сәмит ноктадай кечерәеп, алар урынын дөньяга булган үпкә, рәнҗү, аңлашылып та бетми торган тагын әллә нинди хисләр биләп алды. Баярак ишеткән сүзләре, күпме куып караса да, колак төбеннән китми иде: «Асрамага алган малай…» Дөресме бу? Дөрес икән, үз әтисе һәм әнисе кемнәр, кайда алар? Нишләп моңарчы бер дә эзләп килмәгәннәр соң? Боларга җавап юк иде. Аңлады: боларны ул берәүдән дә сорый алмаячак; үзеңә тигән бәхетсезлек турында нигә әле төпченергә – башкалар белгән саен ул зурая, тармаклана гына барачак ич. Кемнән, ничек итеп сорыйсың ди: тирә-якта бары бушлык, томан, билгесезлек иде…

Малайга бәйсез рәвештә дөнья һаман үз күчәре тирәсендә әйләнә; кояшның иң биек ноктасына якынлашып килгән, аяк астындагы чикерткәләрнең атылышып уйнаган, эсселектән сусап-әлсерәп утырган агачларның туфрактагы ерак дымны сөзеп-сөзеп кенә яфрак биеклегенә кадәр күтәргән чагы иде. Үзенең борчу һәм сораулары чолганышында калган Госман бу хәрәкәтләрдән әллә читкә атлап чыкты, әллә, киресенчә, дөньяның талгын әйләнешенә яңа бер дулкың булып кушылды – моны тәгаен генә әйтү кыен иде бу минутта…

 

(Ахыры бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас