

* * *
Балачакка күпме кояшлы көннәр, су коенулар, кештердәтеп яшел кыяр ашау ләззәтләре бүләк иткән җәй узып та бара. Жәйнең яшел канатына берән-сәрән булса да кызгылт-сары төсләр кунаклый башлады. Йомгактай йомры каз бәпкәләре, тәмам үсеп, инде әнкәләре янына янәшә бастылар. Өлкәннәр көнозын басу-кырдан кайтып керми диярлек – бар булган ашлыкны урып, суктырып, амбарга ташыйар. Авылга август айларында гына була торган җитдилек, моңсулык иңә.
Госманның беренче класска барыр чагы җитеп килә иде. Ул аны шатланып көтә, әле кайчан гына кырыеннан карап уза торган мәктәпкә инде үзенең дә аяк басасын уйлап, күңелендә рәхәтлек тоя. Әнисе сатып алган өр-яңа күлмәк һәм мәктәп формасын көн дә бер тапкыр тоткалап, сыйпап-сыйпап карый. Кичә әтисе район үзәгеннән кайтты, кулында – Госманга дигән тимер каптырмалы сумка. Аның эченнән дәфтәр, каләм һәм төсле карандашлар килеп чыкты. Аларны күргәч, җиде төстәге карандашка тиң булып, малайның күңелендә аллы-гөлле салават күпере кабынды!
Тагын дә күңеллесе алда булган икән әле. Авылга читтән яңа укытучы килгән, диделәр. Өй борынча кереп чыгачак, мәктәпкә йөрисе балаларның әзерлеге белән танышачак икән, дип тә сөйләделәр. Көннәрнең берендә, чыннан да, Госманнар өенә килеп керде ул. Бусагадан узды, исәнләште.
– Исәнмесез! Мин Чулпан булам. Улыгызны беренче класста укытачакмын, – диде ул гаҗәеп ягымлы, табигый тавыш белән.
Малайның колак төбендә аның шушы ягымлы тавышы гына утырып калды. Укытучы апаның яшь, чибәр, ак күлмәктән булуы малайның аңына томанлырак барып җитте. Боларны ул алга таба, мәктәпкә йөри башлагач кына якыннанрак күрәчәк һәм эчке соклану кичерәчәк иде.
Әти-әнисе кунакчыллык күрсәтеп:
– Бик әйбәт, – диделәр икесе беравыздан. – Мактап йөрисең икән, кызым. Самавырым өлгерергә тора, дип әнисе чәйгә үк кыстарга тотынды.
– Бер дә борчылмагыз. Чәйләп торырга вакытым юк. Мин бары танышырга, улыгызның мәктәпкә әзерлеге хакында кызыксынып килдем. – Аннары малайга борылып: – Исемең ничек әле, үскәнем? – диде.
– Госман.
– Менә таныштык та. Минем дәфтәргә дә шулай дип язылган. Күз тимәсен, әйбәт малай күренәсең.
Госман, колакларына хәтле кызарып, дулкынланудан кулларын кая куярга белмичәрәк басып торды.
– Китап-дәфтәрләрең әзерме? – дип, укытучы сорашуын дәвам итте.
– Әзер, әзер, – дип күтәреп алды әнисе һәм шкафны ачып малайның күлмәк-костюмнарына хәтле күрсәтте.
– Алайса бик әйбәт, – диде Чулпан апасы шатланып. Әти-әнисенең эшләре турында да бераз сорашкач, саубуллашып чыгып китте.
– Мәктәптә күрешербез, – дип елмайды ул киткәндә.
Укытучы әнә нинди ягымлы, көләч, тәмле телле була икән! Малайның күңел дөньясына яңа бер нур, кешеләр арасында гына була торган яктылык күпере сузылды бу көнне.
Кичен исә, малай йокларга яткач, ир белән хатын арасында мондыйрак сөйләшү булды.
– Алып кайтканда бер яшь идеме әле үзенә? – диде ир, нәрсәнедер хәтерләргә тырышып.
– Әйе, – диде хатын теләр-теләмәс кенә.
– Кара син, алты ел узып та киткән…
– Әйбәт укый күрсен инде.
– Укыр, анысы өчен борчылма, акыл тәпәне буш түгел аның. Син менә мин әйткәннәргә борчылсаң иде, хатын.
– Тагын таларга керештеңме?
– Чәбәләнмә, әйтәм генә ич. Үз балабыз булып, әлеге костюм һәм сумкаларны аңа тоттырсак, бөтенләй бүтән булыр иде дим…
– Госманны да үзебез үстерәбез, барыбер түгелмени?
– Барыбер булса, дуга белән печән чабарлар иде аны. Үсә төшкәч, барыбер дөресен беләчәк. Син аны тәрбиялә, эшкә өйрәт, ә ул, үсеп җиткәч кенә, көннәрнең берендә, безне ташлап, бөтенләйгә китеп барса?
– Алай куркырлык булгач, баштарак ни уйладың соң?
– Беләсең ич, балагыз булмас, диделәр. Ә миңа малай, аңлыйсыңмы, малай кирәк иде! Госманны үстерербез анысы, шикләнмә. Тик миңа үзебезнеке, үз каным, үз дәвамым кирәк…
– Нишлим соң, ходай мәхрүм иткәч...
– Ул чаклардан соң ун ел узды инде. Ә син врачларга яңадан бар. Врачның берсе тегеләй, берсе болай сөйли аның. Кайсы хаклы икәнен дә белмәссең.
Ир белән хатын, икесе берьюлы уфтанып, сүзне шушында туктаттылар. Малай тирән йокыда иде. Ярый әле ул аларның сөйләшкән сүзләрен ишетми калды.
Көннәрдән бер көнне ишетер, бергә уйнап йөргән иптәшләреннән ишетер ул бу хәбәрне…
Көннәр, атналар, айлар сизелми генә уза торды.
Беренче класста укый торган малайлар ягымлы, тәмле телле Чулпан апаларының кирәк чакта кырыслык та күрсәтә алуын белделәр. Бернинди гаебе һәм катнашы булмаса да, бу эшнең бер очы Госманга да барып тоташа иде. Нинди бәйрәмдер, малай анысын яхшылап белми, беркөнне әнисе иртүк торып гает коймагы пешерде. Госман шуларның икесен чиста кәгазьгә төреп салды да сумкасына тыкты. Класска керү белән, китап-дәфтәрләрне буямасын дип, аларны парта капкачы астына яшерде. Исәбе – озын тәнәфестә тамак ялгау иде.
Тәнәфес булгач та ул иң элек тышка чыгып йөгерде. Әйләнеп керсә, Чулпан апа Сәмит белән Хәмитне өстәл янына кара-каршы бастырган да, аларны нык кына орыша иде:
– Ризыкны рәнҗеткән өчен беләсезме, иң зур җәза тиешле сезгә… Бөртеген дә калдырмыйча хәзер үк ашап бетерәсе булыгыз!
Хәмит белән Сәмит тәнәфестә коймак атышып уйнаганар икән. Укытучы апа күреп алган да, сабак булсын дип, тузанлы коймакларны көчли-көчли ашатып бетергән үзләренә.
– Госман, гафу ит, – диде Чулпан апа, коймакларның кемнеке икәнен белгәч.
– Ә мин алар атышып уйнаган коймакны барыбер ашамас идем, – дип җавап бирде малай.
* * *
Фермада эшләгәнгә күрә, әтисе күбрәк шунда кайнаша. Әнисен авылда «кибетче Саимә» дип йөртәләр, ул да көнозын диярлек кибет эшләре белән мәшгуль. Шуңа күрә, билгеле инде, ишегалдын себерү, казларны алып кайту, бакчадагы түтәлләргә су сибү кебек җиңелрәк эшләр Госман җилкәсенә төшә иде. Ул аларны, әлбәттә, теләп-яратып башкара, үзенең кирәклеген тоюдан зур үсеп киткәндәй була.
Кул астына керә торсын диптер инде, беркөнне әтисе утын ярган жирдән малайны үз янына чакырып алды.
– Кил әле, кулың эшкә өйрәнә торсын. Балта тотып торсаң файда, – дип, түмәр өемнәренә ишарәләде. – Күрәсеңме боларны? һәркайсына ачкыч таба белсәң генә шартлап ярыла алар.
Госман инде беренче классны тәмамлаган, балта тотарлык кына куәт бар иде аның беләкләрендә.
– Аякларыңны аерып бас!
– Балта йөзен агачка туры куй.
– Сапның очыннанрак тот… Менә шулай! – дия-дия, әтисе киңәш арты киңәшен яудырып кына тора. Аның кулына эләккәч, зур башлы агач тукмак уенчыктай очып кына йөри. Балта түтәсенә сугар алдыннан, үз-үзенә көч бирер өчен, «һоп!» дип кычкырырга да онытмый әтисе. Самавыр чаклы дәү түмәр чырт-чырт ачыла да тукмак басымына түзә алмыйча бер заман кап урталай ярылып китә.
Аннары әлеге яркаларны, берәр пүлән зурлыгында калдырып, як-яктан турап чыгалар. Агач түмәрнең төрлесе бар, бигрәк тә ботаклысы тиз генә бирешергә теләми. Әтисе, акыл биргән кебек итеп, инде ботаклы агачны ничек ярырга кирәклеген өйрәтә башлый:
– Балтаны ботакка беркайчан аркылы чапмыйлар. Юкса, кереп каба да, кәҗә маеңны чыгара ул. Балта йөзен агачның үзәгенә туры китергәндә генә ботакны җиңеп була… Әһә, һаман бирешмиме? Ул чагында аны чөй белән куркытабыз!
Боларны әтисе әнә шулай сөйли-сөйли, күрсәтә-күрсәтә эшли.
Шулай тырыша торгач, байтак утынны турап ташладылар. Ял итәргә генә утырганнар иде, капка ишеге ачылып китте. Түбән очның Әтәч Закиры икән… Бернинди әтәчлеге юк, бу кушаматы аңа әтисеннән күчеп калган. Имеш, сугыштан соң әтисе базарга әтәч сатарга киткән моның. Базарга тикле урман аша узасы бар икән әле. Менә шунда әтәче тота да урманга кереп кача тегенең. Артыннан куып та карый, тик теге хәерсез нәрсә суга чумгандай юкка чыга. Буш кул белән кайтса кайта, ләкин кушаматлы була әтисе…
Эре-эре атлап килгән уңайга Әтәч Закиры сәлам бирде, утын өемнәрен күргәч:
– Эшләрегез каты икән, – диде.
– Тырышкан булабыз, – дип, әтисе бер сәбәпсез көлеп җибәрде. Кордашының килеп керүенә шат күренә иде ул.
– Сөйләшкәнчә, кордаш… Әтәч Закирының нинди дә булса йомышы бар иде булса кирәк, куен кесәсенә ишарәләде. – Алып та килдем мин аны.
Яннарында Госман булгангамы, бүтәнчә сүз куертмадылар. Әтисе ым кагу белән, лапаска кереп киттеләр. Малай бүрәнә өстендә утырып калды. Олылар эшенә тыкшынуны яратмый иде ул. Үзләре ярган утын агачыннан каен тузы кубарып алды. Кәгазь юкалыгы шушы нәрсә, ике ирен арасына куеп өрсәң, йомрандай әче итеп сызгыра башлый. Мавыгып китеп, әтәч килгәнен күрми дә тора икән. Кызыл кикрик, башын бер якка кыйгайткан да, ят тавышны сәерсенеп тыңлый. Малай, бу шөгылен ташлап, үзе әтәчне күзәтергә кереште. Тавыклар патшасы җирдә яткан кайры черекләре арасыннан тырышып-тырышып корт эзли иде.
Әтиләренең мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелде. Лапастан чыгып та киләләр икән. Йорт хуҗасы җилкәсендәге капчыкны дөпелдәтеп җиргә төшерде. Малай, «дөп» иткән тавыштан, капчык эчендә буш бидон ятканлыгын аңлады. Ферма бидоннарын әтисе нигә шулай уңга-сулга тарата икән? Нигә икәнлеге аңлашыла: әнә ничек «кәефләнеп» чыккан ич ала …
– Капчыгын кайтарырсың. Мин фермага киттем.
– Әлбәттә, – диде Әтәч Закиры һәм капчыклы йөкне җилкәсенә
атландырып чыгып та китте. Госман ирексездән төлке белән әтәч турындагы мультфильмны исенә тшере: әнә төлке кетәклеккә кергән… әнә капчыгындагы әтәчне эләктереп качып бара. Әнә аны куа чыктылар…
Кушаматы «әтәч» булса да, Закир абый әкияттәге төлкегә бик тә охшаш иде бу минутта. Тик аны куа чыгучы гына күренми. Тормыш белән әкият арасында зур аерма бар, күрәсең.
Әтәч Закиры, гомумән, куен кесәсен буш йөртми иде булса кирәк. Аннары ул моны Госманның әнисеннән һәрвакыт яшереп эшләргә тырыша. Бозау сую тарихында да нәкъ шундый хәл килеп чыкты ич.
…Нәрсә булгандыр бичаракайга – күзгә генә карап торган җан иясе язга кергәндәрәк тәмам тамактан язды, ябыкты. Мөлдерәп карап торулары кызганыч үзенең. Мантымый башлагач, аны суярга булдылар. Чакырыптырмы, әллә борыны сизепме, әтисенә ярдәмгә Әтәч Закиры да килеп җиткән. Госман киенеп тышка чыкканда алар инде бозауның яртылаш туналган гәүдәсен, аягыннан тияккә эләктереп, юан аркан белән сугым киртәсенә асып та куйганнар иде.
– Кешедән усал нәрсә юк дөньяда, энем. Күрәсеңме, әле генә аякта йөргән җан иясен «ә» дигәнче нишләтеп ташладык, – диде Әтәч Закиры, малайның гаҗәпләнеп карап торуын күргәч. – Син бу тирәдән китеп торсаң да ярар…
Әтисе аның бу сүзләренә кулын гына селтәде:
– Ир бала ирләр эшен күреп үсәргә тиеш ул.
Әтәч Закирының тел төбендә бүтәнчәрәк нәрсә яткан икән.
– Бисмилла әйтеп чалдык. Инде… нитеп алсак та ярыйдыр, кордаш, – дип, як-ягына каранып алды ул һәм куенына үрелде. Әтисе, аның сүзләрен хуплап, баш какты. Госман үзенең китеп торырга тиешлеген аңлады. Баскыч төбендә аңа кулына чиләк-чүмеч һәм тастымал тоткан әнисе каршы очрады. Чиләктә – кул юарга дигән кайнар су иде.
– Әйдә, улым, әтиләрең кулына суны син салып торырсың, булмаса.
Госман әнисенә иярде. Алар килгәнне күреп, ирләр ашык-пошык рәвештә бозау түшкәсенә иелделәр. Бигрәк тә Әтәч Закирының хәрәкәтләрендә кабалану сизелә иде. Әнисе авыз ачып сүз әйтергә дә өлгермәде, ул борчулы һәм куштан тавыш белән:
– Менә, Саимә, бозавыгыз нәрсә йоткан булган, бичаракай, дип, гөнаһсыз малның бугазыннан буш «чикүшкә» шешәсе тартып чыгарды.
Канлы шешәне күреп, әнисе гаҗәпләнде, аптырап калды, билгеле.
– Әй аллам, бозау аяк астындагы теләсә нәрсәне чәйни, йота, диләр шул аны. Әнисеннән аергач, шешә белән сөт эчергәли идем, әллә шул гадәтен куды микән?
– Менә монысын хак әйтәсең, хатын, – диде әтисе сүзгә кушылып,
– Ә син дәшми калыр идең ичмасам! Сатып алган чирең үзеңә генә түгел, бозау язмышына да төшкән әнә, – дип, әнисе аны җиңелчә битәрләп алды.
Бәрәңге тукмагы хәтле генә чикүшкәнең бозау тамагына сыюы әллә ни гаҗәп түгел, Тик менә кай арада бушаган, кай арада анда күчеп өлгергән ул? Юкса аның баярак кына Әтәч Закиры куенында ялтыраганын Госман үз күзләре белән күреп калды ич… Әйе, Закир абый хәйлә корды, алдашты, тик менә әтисе нигә аңа кушылды, үзенең дәшми калуы белән алдашуга юл куйды икән? Малай бу сорауга җавапны төсмерли, ләкин әтисе белән әнисен ачуланыштырасы килми иде аның.
Әнисе өйгә кереп киткәч, ирләр икесе тиң мыек астыннан мәгънәле генә елмаеп куйдылар. Әтәч Закирының теле чишелеп үк китте:
– Беләсеңме, кордаш, – дип сүз башлады ул, туныйсы тиренең сырт өлешен баш бармагы белән каезлап. – Буш шешәләр белән тәжрибәнең төрлесен ясап караган бар минем. Майбәдәр карчык беркөнне морҗасын төзәтеп бирүемне үтенде. «Тиешле акчасыннан тормам, энем, рәтләп кенә бирче шуны», – ди бу гозерләнеп. Миңа нәрсә, ике кулга бер эш дигәндәй, килеп тә җиттем. Морҗасының төтен юллыгы җимерелгән икән. Тыштагы берничә кирпечне кубарып, эшкә дә керештем. Күрәм: өстәлгә шешәле нәрсә чыгарырга уенда да юк моның. Төбендә генә калган нәрсәкәйне куенга кыстыра килгән идем. Карчык ишегалдына чыккан арада тиз генә шуның белән тамак чылаттым.
– Шуннан, шуннан? – диде әтисе аны куәтләп.
– Шуннан әлеге буш шешәнең төбен китеп төшердем дә, якяктан кирпеч белән камап, төтен юллыгына тыгып калдырдым. Икенче көнне иртүк килеп җиткән Майбәдәр карчык. «Закирҗан энем, морҗабыз үкерә, зинһар, тагын бер карап кына алчы шуны», – дип ялвара бу. Яңадан бардым, караштырган булам. Мичкә ныграк яксаң, һава өскә суырылганда шешә авызының ничек үкергәнен белеп торам үзе. «Маһибәдәр җиңги, бер яртысыз да рәтләп булмас моны», – дигәч, карчыгың чыгарып куйды бит яшергән запасын. Шуннан соң гөлләр иттем морҗаны, әле дә рәхмәт укып туймый!
Закир абый сөйләп бетергәч тә әтисе иң элек кычкырып көлде, аннары кинәт җитдиләнеп:
– Безгә төрттереп куюың түгелдер ич бу? Курыкма, мондый мәшәкать уңаеннан Саимә сыйламый калмас үзебезне, – диде.
Әтәч Закиры аны тынычландырырга ашыкты:
– Юк ла инде, булмаганны! Чикүшкәне мин, эш башына күчтәнәч булсын, дип, кенә алып килдем. Син бит моны яхшы беләсең.
Үзе тыңлады Госман, һаман бер нәрсә турында сөйләшәләр, дип, аларны сабыйлыгы белән жәлләп тә куйды.
Менә нәрсә газаплаган икән аны: эчәгеләрен эшкәрткән чакта бозауның ашказаныннан чабата хәтле бияләй килеп чыкты! Йон бияләй диярлеге дә калмаган тегенең, тапталып, яшелләнеп беткән, мунчалага охшаш иде ул. Мескен бозау табакларга турап салганнан соң да кызганыч иде әле.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com