Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 гыйнвар , 23:58

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (2)

Бу кисәтүгә исе китмичә генә, малай өйләренә борылды. Таудагы хәлләр турында әти-әнисенә ул болай да бер сүз әйтмәячәк иде анысы. Түзмәс, елап җибәрер, мин бу авылныкы түгелмени, алайса мине кайдан алдыгыз, дип ычкындырып ташласа, үзе өчен бер дә яхшы булмас.

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (2)
Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (2)

Тау дигәне авылдан бер-ике чакрым читтә иде. Тау итәгенә аяк басканчы әле иң элек кечерәк кенә елга аша чыгасы бар. Елга инде әллә кайчан туңган, су һәм бозлары белән калын кар астында күмелеп калган. Каралып күренгән яр читләрен исәпләмәгәндә, хәзер аны танырлык та түгел. Сөзәк һәм тигезрәк урынны сайлап, малай елга уртасына шуып төште. Чокыр-чакыр җирләрне әйләнеп узганнан соң саклык белән генә ярның икенче ягына күтәрелде. Әнә тау якында – кул сузымы жирдә генә! Ләкин тау үз итәгендә басып торган малайны бөтенләй искәрмәде шикелле. Ничек оеп утырган булса, шул хәлендә өнсез генә йокымсырый бирде. Аның каравы тау итәге, башланмаган дәфтәр битедәй, искиткеч матур, чиста, шома иде. Малай түзмәде, таякларының берсен карандаш итеп, кырпак кар өстенә ашыкмый гына бер-бер артлы җиде хәреф төшерде. Бу хәрефләрдән «АРКТИКА» дигән тылсымлы сүз барлыкка килгән иде.

Тауның күзе, колаклары, озынча гәүдәсе генә түгел, хәтере дә кар астында күмелеп калган, күрәсең. Юкса, җәйге көн булса, малайны танымый калмас иде. Жәйге эссе көннәрдә су коенырга килгәч, алар тау өстенә менмичә калмыйлар иде. Таш, ком, кыска үлән киртләчләренә ялантәпи баса-баса өскә күтәреләсең. Тезне кочаклап тау башында утыру – үзе бер шатлык! Авыл ягына бармак белән төртә-төртә: «Әнә безнең өй!»дип бәхәсләшү, әүмәкләшеп көрәшү дисеңме – берсе дә калмый.

Ни гаҗәптер, тау өстендәге басуда елның-елында күкрәп арыш үсә иде. Кемнәр, кайчан чәчә аны – малайлар арасыннан моны берәүнең дә күргәне юк. Ат дугасы күмелерлек арыш, дулкын-дулкын булып тирбәлә дә, офыклар артына китеп, җай гына югала. Күпме текәлеп карасаң да, арыш кыры белән офык кушылган сызыкны күрә алмыйсың. Тау башындагы кырның иге дә, чиге дә юктыр, ахры.

Хәзер әнә тау кышкы йокыга талган. Ул өнсез, битараф. Күпме теләсәң дә, аны уята алмыйсың. Тау битендә тамырланып яшәүче кәрлә чикләвек куаклары да кар әсирлегендә. Әнә кайсының очлары, кайсының ябалдашлары бихисап антеннадай өскә сузылган. Малай инде тырыша-тырмаша тауның уртасына җитеп килә иде. Баштарак ул, сөзәк урында, «Беларусь» тәгәрмәчедәй эзләр калдыра-калдыра менде. Тора-бара алай менү кыенлашты, чөнки артка мәтәлеп китү куркынычы бар иде. Мәтәлдеңме – якаңа, итәк-жиңнәренә, итек кунычларыңа кар кереп тулачак. Ансат котылырмын димә: андый чакта кар киемгә һәм тәнгә тигәнәктән дә болайрак сырыша!

Тауның урта бер җирендә ул, кырык биш градус борылыш ясап, чаңгыларын янәшә бастырган иде. Чикләвек куаклары тирәсенә җиткәч, болай бару күпмедер җиңеләя төште: мондагы кар тотрыклы, калынрак икән. Өскә таба кыйгачлабрак та күтәрелергә мөмкин. Дәкин бу юаныч озакка бармады. Үч иткән шикелле, чикләвек ботаклары әле таяктан каптыра, әле чалбарын яисә пәлтә итәген йолыккалый. Берсендә, егылып китәм дигәндә генә, көч-хәл белән каршындагы ботакка тотынып өлгерде. Шәрә ботакларын суза-суза, былтыр җыйган чикләвекне соравымы әллә куакларның? Жыйды – анысы хак. Тик үзенә булдымы соң бөртекләп өзгән әлеге чикләвек- ләре?

Бу күңелсез вакыйга әле дә хәтерендә…

Август ахырлары иде. Ике классташы – Сипкел Хәмит һәм Саескан Сәмит белән малай бирегә чикләвеккә килде. Тау битенә күтәрелделәр дә кечерәк бер әрәмәдәй үсеп утырган куаклар арасына өчесе тиң кереп югалдылар. Һәркемнең күбрәк җыясы килә иде, билгеле. Әмма чикләвек аз күренә, чөнки биредәге кәҗә сукмакларын өлкәннәр дә, бала-чага да берничә кат таптарга өлгергән иде. Малай тиз төшенде: өскә карап күзләреңне талдырасы юк, чикләвекнең күбесе дәшми-тынмый гына аскы ботакларда посып ята икән! Яфракларны аралый-аралый эзлисең, уенчыктай тирбәлгәнен күрәсең – менә шуннан соң гына алар учыңа төшеп кунаклый. Кишәнкәсеннән салдырсаң, балавыздай саргылт чикләвекләр тагын да матурланып китә. Бер-берсен тапканга сөенүдәнме, күңелле генә шылтырашып та куялар. Бер сәгать чамасы узды микән, куактан-куакка күчә торгач, малайның кепкасы таза-йомры чикләвекләр белән тулды. Якында гына иптәшләренең көлешкәне, үзләре янына чакырганы ишетелде.

Хәмит белән Сәмит, чыннан да, аны көтеп торалар иде.

– Ә-ә, син хәйран җыйгансың! – дип каршылады аны Хәмит, гаҗәпләнүен яшермичә.

– Без җыеп азапланмадык, менә монда гына тутырдык, – дип шаркылдады Сәмит һәм кыска бармаклары белән корсагына сугып алды.

– Женнәрең булышкан сиңа!.. – Сипкелнең теленә генә түгел, җәлпәк йөзенә дә үчекләшү төсмерләре ташып чыккан иде.

Боларның астыртын нияте барлыгын сизенеп, малай ни дип җавап бирергә белмәде ул чакта. Мондый кыланмышлары беренче тапкыр гына түгел инде: йөриләр-йөриләр дә азакта сиңа карата берәр этлек эшләп куялар. Алар икәү, син берүзең. Мондый чакта малай өчен шактый кыен хәл туа.

Бер көчек өргәндә аңа икенчесе кушылып киткәндәй, Хәмитнең сүзләрен Саескан бик тиз эләктереп алды:

– Әйе, сиңа җеннәрең булышкан! Юкса кай арада кепка тутырыр идең? Безгә бит әнә юньләп тәтемәде дә чикләвек…

– Соң сез бит… ашап бардык, дисез.

Малайның бу сүзләре тегеләрне, киресенчә, кыздырып кына җибәрде:

– Ашаса, әллә синекен ашаганмы!

– Әйе, үзебезнекен ашадык.

– Ияртеп килгәнебез өчен рәхмәт әйт.

– Әйт, рәхмәт әйт. Без булмасак, безнең авыл булмаса, син бу чикләвекләреңне төшеңдә дә күрмәс идең.

Хәмит тагын ниләрдер әйтте, «әйе»ләрен кушып, Сәмит тагын ниләрдер кабатлады – малай боларны ишетми иде инде. Ярты сүздән аңлашылды ич: кепкадагы чикләвеккә күзе кызган боларның. Нишләргә? Ул бит әти-әнисен чикләвек белән сыйларга, аларны шатландырырга уйлаган иде. Юньләп сорасалар, өлеш чыгармас идемени? Ә болай масаеп, рәнҗетеп, гаделсез төстә җаныңда тукыналар икән, киресенчә, үҗәтлек күрсәтәсе килә. Бирешмәскә кирәк, юкса җиңелү ачысы йөзеңә корымдай ягылып калачак.

«Саескан» дип белеп әйткәннәр, Сәмит һаман такылдый икән әле:

– Кеше өлешенә кул сузасың. Син бит безнең авылныкы түгел!

Соңгы сүзләр мал йның иң авырткан җиренә сукты. Башы әйләнеп китте, аяк астындагы җир чайкалып куйды сыман. Әллә түгелмәсен дип, әллә тотыныр әйбер эзләүдәнме – кепкасын ике кулы белән ныграк кысып тотты. Үзенең рәнҗүен дә, әйтерсең лә, кулларында әнә шулай кысып тора иде ул. Бу минутта кайдан тәвәккәллек килгәндер аңа, артка каерыла төшеп:

– Мәгез алайса! – диде дә кепкасындагы чикләвекләрне нәфрәт белән тегеләрнең күкрәгенә сипте. Бу аның иң дәрес җавабы иде. Кәҗә сукмагына һәм куак төпләренә шыбырдашып эре чикләвекләр коелды. Аларның кайберләре, бу хурлыкны күтәрә алмыйча, тау астына ук тәгәрәде.

Сипкел белән Саескан шуны гына көткәннәр диярсең: комсызланып, терсәкләре белән берсен-берсе этә-этә җирдәге чикләвек өстенә ташландылар, һәркайсы күбрәкне эләктерергә тырышты. Әле генә бер сүздә булган ике дусның тузан туздырып, пар әтәчтәй тарткалашуы читтән караганда кызык та, кызганыч та иде. Ә малай алардан өстен калуын күңеленең кай төше беләндер тойды, үзен җиңүче итеп хис итте.

Ике дус аны тау астында куып җитте. Шундый да канәгать, тыныч һәм гамьсез атлыйлар ки, гүя, әлерәк кенә арада бернинди низаг та, мал бүлешү дә булмаган! Гүя, алар берәүне дә рәнҗетмәгән… Әле җитмәсә чикләвек тәкъдим иткән булып маташалар: янәсе әнә ничек юмарт һәм кешелекле алар. Юк инде, юхаланмагыз, ул чикләвекләр утлы күмер булып болай да малайның тамак төбендә утыра.

Авылга кайтып җитәрәк Сипкел шулай да кисәтәсе итте:

– Кара аны, әтиеңә әләклисе булма, юкса…

– Әйе, әләклисе булма, – дип, Саескан аңа кушылды. – Юкса телеңне ничек тешләтергә белербез.

Бу кисәтүгә исе китмичә генә, малай өйләренә борылды. Таудагы хәлләр турында әти-әнисенә ул болай да бер сүз әйтмәячәк иде анысы. Түзмәс, елап җибәрер, мин бу авылныкы түгелмени, алайса мине кайдан алдыгыз, дип ычкындырып ташласа, үзе өчен бер дә яхшы булмас. Тегеләр исә «әләкче» дип мәктәпкә сасытырлар. Андый исемне күтәрәсе килми иде аның.

Малайның әлеге хәлләрне хәтерләве шушы урында өзелде. Кыйгачлап күтәрелә торгач, тауның буеннан буена аска таба сузылган ермак читенә килеп чыккан иде ул. Аста – упкын рәвешендәге бушлык, тирәнлек, ермакның чит-читләрендә исә юка көртләрнең каен тузыдай бөгәрләнеп төшкән канатлары күзгә ташлана. Чаңгы таягы белән сак кына чукып, шундый кантарларның берсен китеп төшерде ул. Кар кисәгенә ияреп, баягы уй-хатирәләре дә аска тәгәрәде шикелле… Кире чигенде дә, инде икенче якка кыйгачлап, өскә күтәрелүен дәвам итте.

Балачакта кечерәк түмгәк тә зур тау булып күренә, диләр. Малайның чаңгыда адымлап-адымлап күтәрелгән тавы табигать корып куйган уртача тауларның берсе иде, әлбәттә. Ул географик карталарга да төшерелмәгән. Авылда аның биеклеген берәүнең дә үлчәп караганы юҡ. Гомер-гомергә бу тауның зурлыгын өлкәннәр дә, бала- арда үз каланчасы биеклегеннән чыгып бәяләгәндер. Тау менү ләззәтен аңа күтәрелеп караганнар гына белә. Малайның кыш кочагында йокымсырап утырган, билгесезлек белән өретелгән тауга беренче тапкыр күтәрелүе. Үткәненнән һәм рәнҗүләрдән ераклаша барып, ялгызлыкка һәм азатлыкка сусаган күңелнең биеккәрәк ашкынуы бу. Ул бүген хыялына һәм йолдызларга якыная төште шикелле…

Тау сыртына күтәрелеп, тигез урында таякларына таянгач кына ул еш-еш сулыш алуын аермачык тойды. Әллә шатлыктан, әллә беләкләренә көч килүдән инде, йөрәге дә шушы дулкында «дөп- деп» тибә иде. Юк, ул тамчы да арымады, киресенчә, бөтен гәүдәсендә яңа бер көч уянган һәм шул көч, бөтен тәне аша узып, күзгә күренмичә генә салмак әйләнеш ясый. Шулай да маңгай бераз тирләп чыккан. Бүреген күтәрә төшеп, бияләен салмыйча гына кул аркасы белән маңгаен сөртеп алды. Рәхәт, күңелле иде бу минутта, әйтерсең, ул дөньяның иң биек ноктасында берүзе басып тора.

Әйе, хәзергә – берүзе, ялгызы. Ләкин ул Арктикага барып житәргә, эзләгән кешесен табарга һәм шуның белән ялгызлыкка да, язмышындагы табышмакка да чик куярга тиеш. Шулай булмаганда бу сәфәрнең нигә кирәге бар?

Хәл җыеп, тынычланып күпмедер басып торганнан соң чаңгыларын тагын хәрәкәткә китерде. Әле кайчан гына арыш тирбәлгән, хәзер исә тоташ кар астында калган кырга ничек аяк басканын сизмәде дә кебек. Алда аны кул тимәгән ап-ак дөнья, күз күрмәгән ап-ак киңлек көтеп тора иде. Текәлебрәк карасаң, басу киңлекләре белән фыкның кушылып киткән җирен бераз шәйләргә мөмкин. Көн матур, күкләр аяз. Кояш үз итеп, ниндидер ягымлылык белән карый, нурлары белән ашыкмый тына җирне иркәли… Очкындай ялтырап, бихисап кар бөртекләре күзне чагылдыра. Жемелдәп артка күчүләре кая, анда инде бер кочак булып яңалары кабынып өлгергән! Аяк астында әнә шундый йолдызлы, якты юл җәйрәп ята. Артта, ике тасма булып, чаңгы эзләре сүтелә.

Тирә-юньдә аклык, аклык… Кышның шушы матурлыкларын бераз күзәтеп барганнан соң ул яңадан уйга чумды. Тырышып-тырышып атлаган саен аның уй-хыялларына да җегәрлек, җитезлек иңә иде кебек. Әнә, сул якта, ниһаять, кибән теземнәре һәм телеграм баганалары күзгә чалынды. Юк, малайның хыялы аларны бүтәнчәрәк рәвештә күрде, бүтәнчәрәк кабул итте: тегеләре – котып йортлары, болары – радиоантенна мачталары…

Малайның күзаллавы, хыялдан тизрәк чынбарлык ясарга омтылышы шушы дулкынга тәмам көйләнеп җиткән иде. Менә ул курку белмәс котыпчылар яши торган станциягә якынаеп килә! Шундагы иң биек йортларның берсенә, дөресрәге, антенна очына булса кирәк, урак-чүкечле кызыл байрак беркетелгән. Малайны кызыл йолдызлы вертолеттан әллә кайчан күреп алганнар инде. Әнә зур чанага әллә ничәшәр эт җигеп, кар тузгытып җилдерә-җилдерә, аны алырга чыкканнар! Алар һәммәсе дә бер төслерәк киенгән: өсләрендә җылы тун, бүрек, ак халат. Берсенең кулында хәтта мылтык та бар. Дилбегәгә җигелгән этләр, килеп җитү белән, уйнарга иптәш табылды дип, шатлыктан өреп куяр, әлбәттә. Халатлы кешеләр исә малайны шундук урап алыр.

-–Исәнмесез! Мин сезнең янга килдем, – дияр малай, күшеккән кулларын угалап.

– Син ничек безне таптың? – дип таң калыр котыпчы абыйлар. Менә шунда ул үзенең эзләгән кешесен күреп алыр! Кар кеше  килеп кочаклаганда ничек тә елап җибәрмәскә кирәк. Юкса, чын сәбәбен белмичә, җебегән, диярләр. Тик менә Кар кеше аны дөрес аңлармы, шундый исем белән дәшкәнгә үпкәләмәсме? Ә нигә үпкәләсен икән, малай хәзергә аның чын исемен белми ич…

«Аның чын исеме ничек икән соң?»

Күпме генә уйлап караса да, малай бу соравына җавап таба алмады.

Әйе, малайның зурдан кубып, ак өметләр белән Арктикага чыгып китүенә, чыннан да, Кар кеше сәбәпче иде. Вакыйга исә болайрак булды.

Көннәрнең берендә, дәресләрен әзерләгәннән соң, өйләрендәге телевизорны кабызып җибәрде ул. Анда беренче сурәтләреннән үк игътибарыңны үзенә җәлеп итәрдәй кызыклы тапшыру бара иде. Тау чаклы боз кантарлары… Бу галәмәт тамаша кочагында бер генә җан иясе дә күренми… Юк, бар икән! Әнә, буйдан-буйга чатнап ярылган бозлы тирән суда ак аю су коена. Каерылып төпкә чуму белән, су аның артыннан күбекләнеп, зур казандагы шикелле кайнап-кайнап кала. Кире чыкканда исә шундый да киң ярыктагы сулар, бозлы ярларына сыешмыйча, өскә үк атылып менә. Ак аюның бер-бер тәпие генә дә киез итек кунычы кадәрле бар икән ләбаса!.. Бу күренештән әсәрләнеп, малай экранга тагын да ныграк беректе.

Аннары әлеге күренешне башкалары алыштырды. Котып станциясе, палаткалар, радиоантенна очындагы әләм, җигүле этләр, ак халатлы абыйлар… Хәтта канатлары белән күкне яра-яра очкан вертолетны да күрсәтеп алдылар. Аннары экранда сакаллы бер абый пәйда булды. Өстендә ак халат, бүреге дә ак башлык белән каплаулы. Анда, боз һәм карлар илендә, бик тә салкын, ахры – бу абыйның сакал-мыекларын, бүрек колакчыннарын ап-ак бәс каплаган. Кыскасы, бөтен җире ап-ак! Ул үзләренең эше турында сөйләгәндер, әлбәттә, малай аларның күбесен аңламады, аңларга тырышмады да. Бу кеше аны үзенең матурлыгы, нинди суыктан да курыкмавы, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмаюы белән әсир иткән иде. Ул аны шул минуттан ук яратты, озаграк сөйләвен теләде. Бөтен җире ап-ак булганы өчен, мавыгып китеп, күңеленнән генә аңа «Кар кеше» дигән исем кушып та өлгерде.

Кар кеше тагын күпме сөйләгәндер, малай аның:

– Минем икенче класста укучы бер улым бар, мин аны бик сагынам, – дигән соңгы сүзләрен генә хәтерләп калды. Бу сүзләр аңа тылсымлы тәэсир итте, иләс-миләс хыялын әллә нинди яңа төсмерләргә манчыды. Шушы көнне малай күңелендә, йомылган чәчкә бөреседәй, үзе генә белгән яшерен сер барлыкка килде. Чәчкә ачылса, нинди төстә булачак – монысын ул белми иде әле.

Кичен әти-әнисе эштән кайттылар.

– Мин Кар кешене күрдем! – дип, малай сөенче алырга ашыкты.

– Саташтыңмы әллә? – диде әтисе кырыс кына.

– Хыялый, юк белән баш катырма! – дип, әнисе почмак якка кереп китте.

Малай ялгышканын аңлады. Әгәр серен менә хәзер ахыргача чишеп бетергән булса, аның бит тиргәлүдән башы чыкмас иде. Сер төпкәрәк, тирәнгәрәк төшеп ятты. Әнә шул сер, көннәрнең берендә канат ярып чыгар өчен, көч җыя, беренче мөмкинлек тууын көтә иде.

Ул көн килде. Малайның зурдан кубып, ак өметләр белән Арктикага чыгып китүенә, чыннан да, Кар кеше сәбәпче иде. Ул гына иде микән соң?

Бу сорауга җавап бирү өчен без Госман атлы малайның моңа кадәрге тормышына да күз салырга тиеш булабыз.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: intertat.tatar

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас