Чәчмә әсәр
14 гыйнвар , 14:40

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (1)

Сабыйлар – ничек туганын, өлкәннәр үзенең ничек үлгәнен беркайчан да белә алмыйлар…

Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (1)Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (1)
Рашат НИЗАМИЕВ. Кар кешесе. Повесть (1)

Нәрсә буласын әле берәү дә белми иде…

Бу минутларда аның йөрәге: «Китәргә, хәзер үк китәргә!» – дигән кайнар талпыныш белән типте. Кая китәргә, ни өчен китәргә – сүз әнә шул хакта барачак та инде.

Балачакның яшел сукмаклары башланып кына килгәндә шундый кискен адым ясау өчен нинди көч кирәк булгандыр – моны берәү дә ансат кына әйтеп бирә алмас, мөгаен. Малайга тугыз яшь тулып килә иде. Менә шушы кыска гына ара эчендә ул әллә ничаклы хисләр кичерде, дөньяның байтак төсләре белән танышып өлгерде. Ләкин бу халәте бик тә тынгысыз иде: көн арты көн узган саен төсләр буталды, тузгыды, хисләрнең үзара бәхәсләшүеннән буталчыклык галәмәте көчәя генә барды.

Бүген исә яшерен бер хыял, читлегеннән котылып чыккан кош сыман гайрәтле талпынды да, малайны ерак сәфәргә чакырды! Нәкъ шул минуттан дөнья урталайга – ак һәм карага бүленде. Дөньяны бер сызык, фәкать бер сызык кыл урталай аерып тора. Ул сызык малай басып торган төштән уза. Сызыкның теге ягына борылып карыйсы килми иде, чөнки анда соры, караңгы төсләр. Хәзер иң яхшысы – алга таба кузгалу, ак дөнья белән очрашу һәм үзең дә шуңарга тизрәк кушылып китү…

Әйе, ул бүген бөтенләйгә китәргә булды. Кая таба, ничек барачак – монысын әйбәтләп уйлады, бар хыялын эшкә җигеп, җентекләп әзерләнде. Уен эшмени; ни әйтсәң дә, карлы-бозлы чакрымнарны, күз күрмәгән киңлекләрне ера-ера әллә ничаклы араны узасы бар аның.

Уңайлы форсат үзеннән-үзе килеп чыкты. Мәктәптә укулар, шау- шу тукталган чак – каникул вакыты. Димәк, каядыр китеп барганын белми дә калачаклар. Әнисен кичә ашыгыч рәвештә больницага алып киттеләр. Олыларның сүзенә ышансаң, ул менә-менә бала табарга тиеш икән. Узган ел инде бер тапкыр бәби алып кайтырга дип барып та буш кул белән әйләнеп кайткан иде. Гаеп кемдә булгандыр – анысы малай өчен караңгы, – әмма әти белән әнисе бу хакта еш кына сүзгә килеп, баштарак хәйран ямьсезләнеп йөрделәр. Ямьсезләнергә сәбәп бар иде шул: әтисе эчеп-исереп йөргәндә өй һәм абзар-каралты тирәсендәге барлык авыр эш әни кеше җилкәсенә төште… Инде бу юлы больницадан бала белән кайта күрсен, бәлки икесенең дә дөньяга карата мәрхәмәте артыр? Хәер, бу чакта инде малай еракта, бик еракта булыр. Әнә бит, сәфәргә җыенган чагы, алда аны кул тимәгән икенче бер дөнья көтеп тора…

Мәктәпкә йөри торган каптырмалы күн сумкасын үзе белән аласы итте. Чөнки ул, ике каешлы булганлыктан, җилкәгә бик тә ипле менеп утыра. Ике кулың буш икән, чаңгы таякларын кирәгенчә рәхәтләнеп селти аласың дигән сүз. Озынча тастымалга ярты ипи һәм кичтән пешерелгән берничә калҗа ит төреп салды. Бер шешә чәйне түгелеп китмәсен дип, сумка почмагына җайлабрак урнаштырды. Икенче бүлемтектәге чиста дәфтәр һәм каләм янына «Туган тел» китабын куярга да онытмады. Хәзерге заманда белемсез калу ярыймы соң: әгәр анда – ул барасы урында мәктәп юк икән, үзлегеннән укый-яза торыр.

Әтисе фермага төшеп киткән. Иртән аның чәй эчеп, ашык-пошык киенеп чыгып киткәнен йокы аралаш бераз хәтерли ул. Терлекчеләр йортында ферма мөдире өчен дигән аерым бүлмәсе бар аның. Әти кеше шунда көнозын диярлек исәп-хисап эшләре, төрле саннар белән мәш килә, өстәл тулы кәгазьләрен әле бер якка, әле икенче якка шудырып йөртә. Сыерлар күпме ризык ашаган, күпме сөт биргән – әти- се боларны кәгазьдә генә түгел, гамәлдә дә үз кулында тота иде булса кирәк. Колхоз фуражын сатып эчкәне өчен бер тапкыр каты шелтә бирделәр инде аңа бирүен…

«Их, әти, әти, минем китеп баруыма син дә сәбәпче ич…»

Малай бу сүзләрне кычкырып әйтмәде әйтүен, ләкин үзе күңел төпкеленнән күтәрелгән әлеге эчке авазны аермачык ишетте. Соңгы вакытларда ул үз-үзе белән сөйләшергә күнегеп китте шул.

Өй эчендә сәер тынлык иде. Тәрәзә пәрдәләре, аңардан да бигрәк кар көртедәй сураеп торган акшарлы мич нигәдер моңсуланганнар шикелле. Аерылышу минуты җиткәнен алар да сизә микәнни? Аннары малайның күзе, ирексездән, сул як стенадагы рәсемгә төште. Рәсем, биш-алты кнопка ярдәмендә, расписание кәгазе янына беркетелгән. Кайсыдыр журналдан кисеп алынган бу сурәт сине «ә» дигәнче табигатьнең кул җитмәстәй ерак бер почмагына илтеп куя. Ап-ак киңлек! Кар һәм боз патшалыгы. Бер читтәрәк котып станциясе, андагы йортлар һәм радиоантенна баганалары төсмерләнә. Әнә, зур, мәһабәт гәүдәле ак аю сәяхәткә чыккан. Котып йортларын урап-урап, боҗра-боҗра эзләр калдырып, бәлки сунарга барышыдыр аның…

Малай әлеге рәсем белән төшендә дә, өнендә дә хәйран саташып өлгергән иде. Бу юлы күңеленнән генә болай саубуллашты: «Ә син моңайма, ак аю, без синең белән Арктикада очрашырбыз әле».

Чыгып китәм дигәндә генә, үз-үзен читтән күреп калырга теләгәндәй, көзге каршына килеп басты. Күпне күргән агач рамлы, бер почмагы чатнаган көзгедән аңа нәкъ үзе төсле бер малай карап тора иде. Нәкъ шундый колакчын бүректән, кышкы пәлтәдән, аякларында тезгә җиткән киез итек. Пәлтә якасы өстеннән яшел шарф буган. Ике як җилкәсендә сумка каешлары.

– Син чынлап та китәсеңме? – дип сорады көзгедәге сурәт.

– Әйе, чынлап китәм, менә хәзер үк, – диде малай.

– Юлың озын, туңмассыңмы соң?..

– Юк, мин җылы киендем…

– Син ничек сереңне моңарчы берәүгә дә әйтмәдең? – дип төпченде көзгедәге сурәт.

– Кемгәдер чишсәң, сер булудан туктый ич ул, – диде малай һәм көзгедәге чагылышына үз итеп кенә күз кысты.

Стенадагы сәгать, шаңгырдатып берне сукты да унынчы ярты иткәнлеген искәртте. Вакыт, китәргә вакыт!.. Кар өстеннән батмый бара торган чаңгылары аңа тугры юлдаш булыр. Таяклар да сынатмас, һәрчак ярдәмгә килер.

Ул, һәр адымын истә калдырырга тырышкандай, ашыкмый гына атлап ишегалдына чыкты. Авылда карак-фәләннең булганы юк, ишеккә йозак салып тормаса да ярар. Чаңгылар, тимер таяклары-ние белән бергә, утын әрдәнәсенә сөяп куелган иде. Шәм кебек төз ике таякның икесен ике якка батырып куйды да, иелә төшеп, киез итекләрен чаңгы каешына тыкты. Бу эшен төгәлләгәннән соң таякларны кабат кулына алды, култасмаларына таянып, аларның ныклыгын тикшергәндәй итте.

Тукта, нәрсәдер онытыла түгелме? Менә шушы уй тукталып калырга, тирә-ягына күз салырга мәҗбүр итте. Әйе, ишегалды бакчасындагы миләш белән саубуллашасы бар ич әле аның! Үзенең яраткан сердәше белән…

Әнә ул билдән кар эченә чумган. Шәрә ябалдашларын күккә сузган да, болытларга үзе генә белгән телдә нидер ялвара кебек. Бәлки салкын, күңелсездер аңа? Кешеләр, җылы итеп киенә дә, суыктан тамчы да курыкмыйча рәхәтләнеп йөри бирә, кирәксә өенә кайтып сыена. Агачларның исә ни җылыныр киеме, ни ышыкланыр почмагы юк. Шуңа күрә дә алар, көннәр җылынгач, ашкынып яфрак яра башлый. Мөгаен, миләш агачы да түземсезләнеп кояшны һәм язны көтә торгандыр.

Бакча уртасындагы келәт тә яртылаш кар эчендә күмелеп утыра. Ул кышкы йокыда, хәзергә аңа кереп-чыгып йөрүче юк. Түбәсен чүмәлә кадәрле кар баскан. Жәйләрен малай түбәгә бик еш үрмәләп менә, дөньяны шушы биеклектән күзәтергә ярата иде. Аның әле анда үзе генә яхшы белгән тылсымлы куышы да бар. Куыш түбәсенә дә бүрек-бүрек кар яткан…

Кояшлы, эссе көннәрдә миләшнең куе ябалдашлары келәт түбәсен күләгәләп тора. Монда җиләс, монда рәхәт… Яфрак арасында кайчак кояш нурлары көмеш энәдәй чагылып-чагылып китә. Могҗиза түгел диген син моны: бармак башы тикле бөреләрдән җәй саен ничаклы җилпәзә ачыла, ничаклы тәлгәшләр барлыкка килә! Малайның моны әллә ничә тапкыр сокланып күзәткәне бар. Баштарак бөреләр бүртә, «черт» итеп кабыгын сала. Аннары сабый бала йодры- гыдый йомарланып килгән нәни яфраклар берәм-берәм бармакларын ача башлый. Хәзергә алар әрем төсендәрәк. Карыйсың, берничә көннән ботак саен җилпәзә-яфраклар пәйда була. Алар көн арты көн һаман яшелләнә, ныгый, зурая баралар. Нечкә саплы чемкәләрдә исә тары бөртеге хәтле генә миләшләр күренә. Менә шулар тыгызлангач, борчак кадәрле булып өлгергәч, түзмисең, авыз итеп карыйсың… У-ух, миләш ачысы телне һәм аңкауны көйдереп кенә ала! Сабыр итәргә, тәмам кызарып-пешеп җиткәнен көтәргә кирәк шул аларның.

Ямь-яшел, ачы миләш ничек, ни рәвешле алсуланып пешә – хәзергә монысы табышмак. Тормыш үзе, гомумән, малай өчен зур бер табышмак иде. Аның берәүгә дә зыян-зарар эшләгәне юк. Ә ни өчен аны рәнҗетәләр? Нигә берәү дә аңламый малайны? Ни өчен әләкче исемен күтәрүгә караганда кимсетүләрне йоту җиңелрәк икән? Нигә ул үзенең язмышы, үткәне турында берни дә белми?

Сораулар күп, ә җавап юк…

Шулвакыт, малайның уйларын бүлдереп, миләш агачына ике кызылтүш килеп кунды. Сирәк-мирәк булса да, бирегә килеп чыккалый иде алар. Тагын сыйланырга килгәннәр, күрәсең. Миләшнең иң очтагы ботакларына берәүнең дә кулы җитәрлек түгел. Көзен әнисе, бер кәрҗин миләшне җыя да, кышка саклар өчен чоландагы зур кадакка элеп куя. Ис тигәндә һәм баш авыртканда шифасы бар икән аның. Уңышның күп өлеше, өзелмичә, агачында килеш кала. Малай бу хәлгә куана гына. Уттай янып торган тәлгәш-тәлгәш миләшләр бакчага, ишегалдына, келәт һәм койма буйларына әнә ничек ямь биреп тора! Кара көзләрдә дә, якты кышларда да гел шулай.

Малайның хәтереннән бер вакыйга йөгереп узды…

Кара көз иде, яңгыр тоташлай яуды-яуды да авылны һәм аның йорт-кураларын энәсеннән җебенә кадәр чылатып ташлады. Малай кичтән йокларга яткач та тәрәзә артында әле һаман яңгыр пышылдый иде. Иртән табигатьне икенче ягы белән алмаштырып куйганнар диярсең: яңгыр туктаган, күк йөзе шома-зәңгәр булып ачылган, аяк асларын туңдырган. Кичәге күлләвек урыннарны көзгедәй боз каплаган. Бер төн эчендә шундый кискен үзгәреш булса да булыр икән! Әнә, кемдер хәтта түбә кыекларына санау таякчыгы хәтле генә ялтыр бозлар элеп чыккан. Малай бу тамашага сокланып, гаҗәпләнеп калды. Ләкин бу минутта аны иң нык сокландырганы миләш агачы иде. Ул ничектер биегәеп, ачылып, мәһабәтләнеп киткән. Утлы күмердәй төртке-төртке миләшләре дә күз явыңны алырдай булып ялтырый. Көннәрнең болытлы һәм яңгырлы торуы элегрәк бу матурлыкны кеше күзеннән читкәрәк яшергән, күрәсең.

Келәт почмагына сөялеп әлеге күренешне тамаша кылганда, ботакларның берсенә песнәк килеп кунды. Малай, суларга да куркып, келәт стенасына тагын да ныграк сеңде. Кыймылдамаска тырышты. Песнәк кебек тиктормас кошны якыннан күрәсе килә иде аның. Сары түшле, карасу-яшел канатлы кошчык бер урында озак тормады, тимерчыбыктай нечкә аяклары белән этенеп, ботактан-ботакка сикерде. Аннары, үрелә төшеп, нәни томшыгы белән кызыл миләшләрне чукырга кереште. Ни гаҗәптер, томшыгына табигать сые эләкми иде. Миләшләр бер-беренә җиңелчә бәрелеп, бары «зең-зиң» дигән нечкә аваз чыгардылар. Әйтерсең, күзгә күренмәс нәни кыңгыраулар зеңләште. Бүрек колакчынын төшергән булса, мондый «музыка»ны бөтенләй ишетми дә каласы икән… Ул арада, чит кеше барлыгын сизенепме, песнәк уктай атылып очып та китте.

Зеңләү авазының серен белергә теләгәндәй, малай миләшкә якынрак килде: хикмәт менә нәрсәдә икән! Яңгыр тамчылары төнлә, кибәргә өлгермәгәнлектән, юка боз катламы булып миләшләрне төреп алган лабаса! Бер-беренә бәрелеп, шулар үзара зеңләшкән икән. Бозлы миләшләр… Алар матур, алар кызыктыра. Ләкин мондый каты, авыр, кызыктыргыч хәзинәгә песнәкнең көче җитәме соң  – гәүдәсе дә, томшыгы да бәләкәй, таяныр тәпиләре дә нечкә- рәк шул аның.

Кызылтүшләрне күр әнә: агачтан миләшне турыга баскан килеш кенә чүплиләр. Томшык, тәпиләре генә түгел, аларның койрыгына тикле гайрәтле! Кыш уртасы булганлыктан, миләш агачының иң очында диярлек соңгы тәлгәшләр генә эленеп калган иде. Куркытучы-мазар күренмәсә дә, ашык-пошык сыйланганнан соң, ике кызылтүш ничек кинәт килеп чыксалар, шулай кинәт кенә китеп тә бардылар. Һавада беразга канат эзләре генә уелып калды кебек. Ишегалды еш көрәлгәнгә күрә, бакча рәшәткәләре кар астында калган диярлек. Малай рәшәткә башларына бәрелмәскә тырышып кына бакча эченә узды, миләш каршына тукталды. Кызылтүшләрнең ашык-пошык кылануы эзсез узмаган: агач төбендәге кар өстенә, эре-эре кызыл йолдыз булып, соңгы миләшләр коелган иде.

Түбә башына гына түгел, җәйләрен миләш очына да еш үрмәли иде малай. Андый чакта уч төбе һәм бармаклары кызарып чыга, карала торган иде. Әнә шунда да ул хәзер, көрәнсу кәүсәдә һәм ботакларда үзенең бармак эзләрен күрергә теләгәндәй, миләшкә тагын бер кат озаклап текәлеп карады…

– Хуш, миләш! Мин китәм инде… – дип пышылдады ул. Һәм капыл гына китте. Шушы минуттан башлап кыр ягына, тау ягына барасы иде аңа. Өйләренең авыл читендә, ялгыз утрау сыман аерым бер калкулыкта булуы малай файдасына иде. Чөнки кая таба киткәнен авыл кешеләреннән берәү дә күрми калачак. Каршы очрамаулары, төпченмәүләре хәерле – юкса алдашсаң яхшы түгел, ә дөресен әйтергә ярамый. Ә инде өйләре авылдан шулай читтәрәк бүленеп калган икән, моның үзенә күрә сәбәбе бар. Әтисенең сүзләренә караганда, йорт тирәсендә кайчандыр тагын дүрт-биш хуҗалык торган, яшәгән, бәрәңге үстергән, мал-туар асраган. Заманнар үтү белән күршеләр, йорт-җирен сатып, читкә киткәннәр. Әрем, кычыткан баскан нигез урыннарына карап кайчандыр анда чынлап та йорт булганлыгын әле дә чамаларга мөмкин. Кечкенә авыл бетәргә тиеш, диләр иде бит элек. Кечкенә булса да, чит-читеннән тарала башласа да, кайсыдыр акыллысының киңәше белән авыл үзәге барыбер сакланып калган. Менә шундыйрак тарихлы авыл бу.

Әтисе, күршеләренә ияреп, нигә ул чакта шәһәр яисә утар үзәгенә күченеп китмәгән – малай моның сәбәпләрен белми иде.

Күпме ераклашканын чамаларга теләп, ул артка – авыл ягына борылып карады һәм, әлбәттә, иң элек үзләренең өен күрде. Өй түбәсен кар каплаган, ул бераз корымланган; урта бер җирдән күтәрелгән калай торба бу күренешне күпмедер бозып тора икән. Ни генә булмасын, бакчаны, келәтне, келәт буенда үсеп утырган миләшне, әле тагын абзар-кура рәтен үзе тирәсенә җыеп китергән бу йорт аның өчен кадерле дә, кызганыч та иде. Әнә шул хисләре тәэсирендә күңеленнән генә: «Хуш, туган йорт!» – димәкче иде дә ничектер тыелып калды. Туган йорты шушымы соң аның? Кайда туган, ничек дөньяга килгән – моны бит берәү дә белми. Кемнән сорыйсың ди аны. Әти-әнисеннән сорау, гомумән, оятлы һәм гаеп эш булыр иде. Малайларга тел чишеп кара, шундук бармак төртә-төртә көләчәкләр генә.

Малай үзенең чын әтисен һәм әнисен белми иде – фаҗиганең башы менә нәрсәдә. Малайны хәтерсезлектә гаепләп булмый; чөнки сабыйлар – ничек туганын, өлкәннәр үзенең ничек үлгәнен беркайчан да белә алмыйлар…

Әле дөньяда тагын мәктәп дигән нәрсә бар иде. Шәм шикелле тигез бүрәнәләрдән салынган, класс саен кара тактасы, өстәл һәм парталары булган, тәнәфесләрдә гөрләп торган гап-гади башлангыч мәктәп. Өй түбәләре бар да кар белән капланганлыктан, хәзер кырдан аны төп-төгәл чамалавы читен. Ләкин мәктәп малай өчен барыннан да бигрәк укытучысы белән кадерле, якын иде. Кара чәчле, ачык йөзле, йомшак тавышлы япь-яшь Чулпан апа аны хәреф танырга, укырга-язарга, үсемлекләрне һәм җан ияләрен рәнҗетмәскә өйрәтте. Менә шуларны белмәсә, Чулпан апасының кырыс та, ягымлы да карый торган күзләрен күрмәсә, малай никадәр хәзинәдән, дөньяны таный башлауның беренче шатлыкларыннан мәхрүм каласы икән! Укытучысын ул беренче күрүдә үк яратты, аңа тартылды, аның кебек булырга омтылды.

«Әйбәт малай күренәсең», – диде укытучы беренче тапкыр кү- решкәндә үк. Менә шуннан соң начар булып кара син! Мактау сүзлә- реннән малай бер башка үсеп киткәндәй булды ул чакта. Үзенә карата мондый сүзләрне беренче тапкыр ишетүе иде аның. Бүтәннәр дә айтсен иде бу сүзне, әтисе яки әнисе… Юк шул, алар мактауга саран, бик тә саран.

Кинәт Чулпан апасын мәктәптә итеп күз алдына китерде ул. Класста дәфтәрләр тикшереп утырган чагы икән аның. Класс тәрәзәсеннән малайның китеп барганын күреп алган да, иң өстенә пәлтәсен салырга да онытып, ап-ак күлмәктән килеш мәктәп болдырына чыгып баскан. Үзе кулын болгый, үзе борчылып әйтә кебек:

– Хәтәр юлга кузгалгансың, энем… Борыл, ишетәсеңме?!

Малай икеләнеп калды, тик бу озакка түгел иде. Аны бит алда беркем дә белмәгән хыялы, әле берәү дә сизмәгән зур сере көтеп тора. Шушы тыелгысыз көч аны алга әйдәкли ашыктыра, офыклар артындагы ак дөньяга чакыра.

– Гафу итегез, Чулпан апа, миңа ничек тә китәргә кирәк…

Яраткан укытучысы белән саубуллашуы шушы иде. Яшь, ап-ак сынлы укытучы сурәте, хыял җимеше буларак, мәңгелеккә мәктәп болдырында басып калды. Аннары сиздерми-нитми генә укучысының күңеленә күчте.

Малай, ике терсәге белән сумкасын өскәрәк этәргәндәй итте дә, алга омтылды. Күңеленә иң якын нәрсәләр белән саубуллашкач, аңа ничектер җиңел булып китте. Чаңгы табаннары астында кар шыгырдый, таякларны алга таба күчергән саен пластмасс бөгәлҗәләр арасыннан кар кисәкләре очып чыга. Үзе теләгән, көтеп алган сәфәре бу аның, кыенлыклар очрый калса, түзәр, ничек тә түзәр. Иң мөһиме сәфәр ахырына кадәр чаңгыларны ничек тә таза, бөтен килеш сакларга кирәк.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: intertat.tatar

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас