Чәчмә әсәр
13 Января , 04:25

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Тасма. Хикәя (2)

Йөрəк жу итеп калды. Куркыныч килə, качыгыз дигəнне аңлата ул сүз. Нил шулай дип алдан ук əйтеп куйган иде. Күз ачып та өлгермəдем − əле генə тимер җыйган малайлар юк булды.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Тасма. Хикәя (2)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Тасма. Хикәя (2)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Тасма. Хикәя (2)

(Ахыры.)

Бераз шым гына уйланып тордым.
Урлашасы да килми, тасмасыз да
калырга телəмим. И, ни булса да
булыр, дидем дə, ризалаштым.
Эңгер төшкəч, шул гараж ягына
юлландык. Мин, Нил һəм тагын өч
малай идек. Ару гына араны тын
гына бардык. Детдом артта калгач
та, Нил тəмəкесен борхылдатып
җибəрде.
Без аның белəн əллə ни арала-
шып барган кешелəр түгел. Ул ми-
нем елгы, тик ике класска түбəн
укый. Мəктəптə əллə ни яхшыдан
укымый. Аның төрле мутлыклары
хакында, качып йөрүе хакында ба-
рысы да белə. Шуңа аның белəн
дуслашып та бармадым. Ə менə
хəзер бергəлəшеп урлашырга китеп
барабыз. Урлашырга! Шуны аңлап,
үземə оят булып китте. Бəлки,
берəр башка урында тимер-томыр
бардыр? Нəкъ гаражга төшəргə
димəгəн бит.
− Ə башка җирдə төсле тимер
юкмы соң? – дип сорап куйдым юл-
дашымнан.
Нил авызын кыйшайтып елмай-
ды. Аннан миңа текəлеп:
− Ба-а-ар! – дип сузып əйтте ул. −
Агач башында!
− И, шаяртырга дисəң, сиңа куш
инде.
− Бер дə шаярмыйм. Детдом ар-
тындагы каенлыкка барсаң – алю-
мин туп-тулы. Һəр агач башында
диярлек...
− Юкны сөйлəмə! Аны агач башы-
на кем ташыган соң?
Нил, əллə акыллы күренергə
тырышыпмы, əллə белгəнен җит-
керергə телəгəннəнме, тавышын
көчəйтте дə, сүзен дəвам итте:
− Үзең син, Ильяс, бернəрсə дə
белмисең. Һəр агач башына кеше
тимер ташып йөрмəс инде. Ə менə
саесканнар ташый. Алар оя кора.
Ояларында алюмин күп була. Үзем
күрдем.
Нилнең сөйлəгəнен ишеткəч, кы-
зык булып китте. Хəзер бар игъти-
бар анда иде.
− Шуннан, шуннан? – дип төпченде
малайларның берсе. Əйтерсең,
безнең алдыбызда икеле капчыгы
түгел, ə заман батыры басып тора!
− Саесканнарның тимер-томыр-
дан оя коруы турында өлкəннəрдəн
ишеткəнем бар иде. – Нил кабалан-
мый гына сөйли. − Ул кошның ял-
тыр-йолтыр əйбер җыйганы турын-
да күп сөйлилəр. Хəтта берəү аның
оясыннан алтын балдак та табып
алган! Миңа да кызык булып китте.
Ике малайны иярттем дə, киттек ур-
манга. Көз көне иде. Чынлап та, каен
башында оялар күренə. Тик анда
менəргə кирəк. Ни аста ботаклары
юк. Əй, агачны кисеп төшерергə
мөмкин бит. Ə пычкыбыз юк. Авыл-
га килеп, электрик абыйдан пычкы
сорап алдык. И, кисəбез моны, и,
кисəбез. Тиргə батып хəлсезлəнеп
беттек. Ял итəбез дə тагын эшкə то-
тынабыз. Ару гына вакыт этлəнгəч,
теге каен дөбер-шатыр авып китте.
− Ояда тимер бар идеме? − Ма-
лайлар түзми, тизрəк белəселəре
килə.
− Бар, кəнишне! – Нил, күкрəген,
киереп җибəрде. − Анысы гел алю-
мин чыбыклардан тора иде. Тиз
генə җыеп алдык. Ару гына чыкты.
Тик бер килога җитми.
− Шуннан аны нишлəттегез?
− Бүлдермəгез! – Нил, кинəнеп,
күргəннəрен сөйлəде. − Бер агач-
ны еккач, кыздык та киттек. Икенче
каенга бардык. Аны да кисə башла-
дык. Күпмедер вакыт этлəнə торгач,
ул да гөрселдəп җиргə ауды. Тагын
тимерен җыеп алдык. Тагын бер
каенны кисеп ташладык! Ну, тимер-
не җыйдык кына! Башкалар ничек
шуны белми йөргəннəр икəн? Акча
бит – баш очында!
− Алай булгач, акчаны күп
эшлəгəнсездер? – дип сорашам “ти-
мер патшасы”ннан.
Нил тынып калды:
− Эшлəде сиңа! − Ул авыр
көрсенде дə кул селтəп куйды. −
Лесник килеп чыкты да, бөтен план-
ны бозды. Каян белеп калгандыр
ул? Əллə сагалап йөргəн? Хəзер
милициягə алып барам, ди. Ну, кот
очты. Пычкыны шунда ук тартып
алды. Пакетка салынган тимер-то-
мырны да алды. Ярый, җиңел ко-
тылдык əле. Башкача алай итеп
йөрү юк.
Нил сөйлəп беткəннəн соң бераз
тын гына бардык. Гараж да якында
гына иде. Барысы да яхшы килеп
чыкса ярый да ул. Анда якынлашкан
саен йөрəк дөп-дөп тибə. Хəерлегə
булсын.
Тəүдə тимер киртə аша сикереп,
колхоз билəмəсенə кердек. Шуннан
гаражның зур ишеге астыннан шуы-
шып эчкə үттек. Нил бөтенебездəн
алда йөри, берəр нəрсə əйтəсе
килсə, я ымлый, я кулы белəн
ишарəли. Эчтə иске трактор тора,
төрле запчастьлар тулып ята.
Кергəч тə нəрсə эшлəргə белми
ишек төбендə торып калдым. Ма-
лайлар кемузардан эшкə тотынды.
Кемдер тракторны актара, ə Нил
бөтенлəй өскə менеп китте. Май-
мыл кебек үрмəлəде дə озын ка-
бельне суыра башлады. Мин генə
аптырап тик торам.
− Ата-а-с! – Кемдер яман кычкы-
рып җибəрде.
Йөрəк жу итеп калды. Куркыныч
килə, качыгыз дигəнне аңлата ул
сүз. Нил шулай дип алдан ук əйтеп
куйган иде. Күз ачып та өлгермəдем
− əле генə тимер җыйган малайлар
юк булды. Алар яшен тизлеге белəн
фырт-фырт итеп тəрəзəдəн чыгып
качты. Шул тəрəзəгə үрелеп кара-
дым да тик менə алмадым. Тегелəй
дə маташам, болай да – килеп чык-
мый. Күтəрелергə көчем җитми.
Ə ишекнең йозагын шыгырдатып
кемдер ача башлады! Бетте, болай
булгач. Ялгызым гына камауда то-
рып калдым. Күрəсең, каравылчы
бурларны шəйлəп калган. Нəрсə
эшлəргə? Шунда ук башка бер уй
килде: гаражның теге як очында
ике бүлмə бар. Шунда яшеренергə!
Юкса, тотып алса, каравылчы баш-
тан сыйпамас.
Бер абый, гаражның зур ишеген
ачып, эчкə керде. Мин бəлəкəй генə
бүлмəнең ишек артында качып то-
рам. Ул нəрсə эшлəгəнен күрмим,
əмма нык итеп сүгенгəнен, такыл-
дап йөргəнен яхшы ишетəм. Йөрəк
яман нык дулый. Калтыранам. Хо-
дай ярдəм итеп, җиңел котылсам
ярар иде.
Тук, тук... Тавыш бу якка килə. Əһə,
менə ул якында гына. Һəр адымын,
тын алышын шултиклем сизəм. Кур-
куымнан кычкырып җибəрмим дип,
үземне тынычландырырга тыры-
шам. Каравылчы гараждан чыгарга
уйламый. Нəрсəдер эзли. Тук, тук,
тук... Менə ул минем янымнан гына
үтə. Бүлмəгə кермəсə ярар иде! Ул
тагын якынлашты. Əһə бүлмə янын-
нан үтеп китте! Тик иртə куанганмын
икəн. Кинəт ул туктады. Кире кил-
де. Бүлмəгə керде дə, ишек артына
үрелде! Безнең күзлəр очрашты!
− Ах, чукынчык, менə син кайда! –
Сакчы көрəк кебек куллары белəн
якамнан тотып алды. Буыннарым
җебеп төште.
− Ми-мин-мин ти-мə... – Калтыра-
вымнан əйтер сүземне əйтə алма-
дым. Тəнгə эссе булып китте. Баш
əйлəнə. Харап булдым бит!
− Яп авызыңны, дидем, тварь! –
Абый зур йодрыгы белəн ба-
шыма тондырды. Күз алларым
караңгыланып китте. − Монда
нəрсəңне карап йөрисең, ə? Хəзер
күрсəтермен инəңне...
Каравылчы мине, җилтерəтеп,
үзенең постына алып китте. Юлда
качарга телəгəнемне сизеп, кулым-
нан каерып тотып алды. Бəлəкəй
генə бүлмəсенə керткəч тə, аркама
тибеп җибəрде.
− Утыр, дидем! – Ачуыннан шаш-
кан ир утыргычка күрсəтте.
Утырдым. Башым иелде. Аның
күзенə карарга да куркам. Хəзер
нəрсə эшлəр икəн?
− Син детдомныкымы? – диде,
кычкырып.
Əйе, дигəндəй, баш селктем.
– Белəсеңме, сездəн күпме этлек
күрдем? Гаражны вич урлап бете-
реп баралар, этлəр!
Ир озак җикеренде, өстəлгə ша-
пылдатып, суга-суга мине əрлəде.
Нəрсəлəр дигəнен куркуымнан
онытып та беттем. Тəүдə ничə яшь
икəнен сорашты. Аннан минем ал-
дыма кəгазь кисəге, ручка салды:
− Үзеңнең əшнəлəреңнең исем-
фамилиялəрен шушында тезеп
яз! Иртəгə сезнең белəн милиция
сөйлəшер!
Тагын котым очты. Ничек язарга
соң аларны? Əгəр исемнəрен те-
зеп язсам, кайткач, теге малайлар
кирəгемне бирəчəк. Язмасам, бу
абый иманымны укытыр. Күрəлəтə
үзебезнекелəрне сатасы килми,
əлəкче дигəн даным чыгуы бар. Руч-
каны кулымда əйлəндереп утырга-
нымны күзəтеп, абый түзмəде, янə
берне тондырды. Иренемə элəкте.
Өстəлгə кан чəчрəде.
− Язасыңмы, юкмы? Хəзер үзеңне
милициягə алып барам! – дип янады ул.
Хəзер үземне Ильяс Мөхəмəтов
дип язсам, бөтен мəктəп белəчəк.
Ояты ни тора! Нилгə дə, аның
ярдəмчелəренə дə элəгер. Шулчак
башка бик шəп уй килде! Сакчыны
алдарга! Детдомда бөтенлəй бул-
маган исемнəрне күрсəтергə!
Калтырана-калтырана язарга то-
тындым. Үземне “Илдар Мəхмүтов”
дип күрсəттем. Нилнең исемен “Ва-
рис” дип яздым. Фамилиялəрен дə
алдап яздым. Ничек җиңел килеп
чыкты! Хəзер кайтарса, котылам
бит бəладəн. Ə азак Илдар исемле
малайны эзлəп карасыннар!
Каравылчы исемлекне алды да,
игътибар белəн укып чыкты. Берчə
миңа ачулы караш ташлады, берчə
кəгазьгə текəлде. Шуннан телефон-
га үрелде!
− Сез жуликларга ышанып бул-
мый! Детдомга шылтыратыйм əле.
Алдашмыйсыңмы икəн?!
Ай, Аллам! Нигə генə ризалаш-
тым икəн шул Нилгə? Хəзер абый
шылтыратса, алдаганым өчен
кирəгемне бирер инде! Йөрəк
күкрəкне ертып чыгардай тибə.
Елап җибəрмим дип, үземне чак
тыеп утырам. Ул детдомның санна-
рын җыйды да, җавап көтə башла-
ды. Шуннан трубканы ачулы итеп
салды:
− Занято икəн. Ничего, яңадан
шылтыратып карармын.
Бер-ике минут тын гына сөйлəшми
утырдык. Бу минутлар минем өчен
елдай тоелды. Йөрəк кенə тын-
гы бирми. Абый янə телефонга
үрелде. Тагы теге саннарны җыйды.
Эчтəн генə, телефонны алмасалар
ярар иде, дип телəдем. Каравылчы
кабат трубканы ташлады:
− Корып киткерелəр! Нигə шулай
озак сөйлəшəлəр икəн?
Шуннан миңа текəлде:
− Ə син чынлап та Илдар
буласыңмы?
− Əйе, чынлап.
− Теге егетлəр дə дөрес
күрсəтелдеме?
− Əйе.
− Ярар, алайса, югал күземнəн!
Иртəгə сезнең белəн милици-
онер сөйлəшер. − Яшен тизле-
ге белəн чыгып сыздым. Гараж
территориясеннəн чыккач, тын
алуы җиңеллəште. Юл уңае ел-
гага төшеп, канаган битемне юып
алдым. Ярый ла җиңел котылдым.
Ə телефонга җавап бирсəлəр, ан-
дый малайлар бездə юк дисəлəр?!
Мондый начар эшкə ияреп барга-
ным өчен үземне əрлəп бетерə ал-
мадым. Менə, шулай табыла икəн
җиңел акча!
Мəктəп тасмасы алуга өмет
югалды. Кəеф юк, башкалар белəн
сөйлəшəсе дə килми. Нигə миңа
дигəндə гел киресенчə килеп чыга
икəн?
Беркөн мəктəптəн кайтып кил-
гəндə безнең детдом завучы Нə-
сыйха апа белəн сөйлəшеп кит-
тем. Ул шундый ачык, ихлас кеше.
Белемле, итагатьле булганы өчен
аны авылда барысы да хөрмəт итə.
Аның малае да тəртипле. Мəүлидə
Нургалиевнаныкы кебек урамда
эчеп-тузынып йөрми.
− Ильяс, нигə кəефсез йөрисең? –
дип кызыксынды завуч.
− Мəктəп тасмасын ала алмыйм, −
дидем. Бүтəн кеше булса, бəлки,
дөресен дə əйтеп тормас идем. Ə
Нəсыйха ападан яшерəсе килмəде.
Барыбер белəчəк.
− Бу турыда белəм, − диде ул. –
Тик шуның өчен бетеренергə яра-
мый. Əйдə, сиңа акча биреп то-
рам. − Завучның бу сүзлəреннəн
авызны ачып, аптырап калдым! Мин
сорамадым бит, ə апа, бирəм, ди.
Күпме йокысыз төннəрем, тынгы-
сыз көннəрем үтте шуны хəстəрлəп.
Ə хəзер шулай җиңел генə килеп
чыксын əле.
− Сез шаяртмыйсызмы? – Аның
əйткəннəренə һаман ышанып бетə
алмый идем.
− Юк, шаяртмыйм. − Нəсыйха апа
башымнан сыйпап алды. − Акча
килə дə китə ул, ə күңел ярасы
мəңгегə кала. Тик, Ильяс, сиңа акча
бирүем хакында берəүгə дə əйт-
мə. – Завуч кесəсеннəн йөз сум чы-
гарды да миңа сузды.
Шатлыгымнан күккə күтəрелердəй
хəлдə идем. Мəңге яшəсен инде
Нəсыйха апа!
− Апа, зу-ур рəхмəт! Алла бирсə,
сезгə бурычымны кайтарырмын, −
дидем куанычымнан.
− Ярар, борчылма. Ə соңгы
кыңгырауга сине карар өчен килəм!
Тасма килешер үзеңə!..
Соңгы кыңгырау бəйрəмендə
миннəн дə бəхетле кеше булма-
гандыр. Алып баручы микрофон-
нан безнең исемнəрне əйтə, ə без
мəйданга чыгып басабыз. Халык
алдына горурлык белəн чыктым,
чөнки мəктəпне яхшы тəмамладым.
Икенчедəн, чыгарылыш укучыла-
ры өчен тасма күкрəгемне бизи.
Нигəдер, барысы да шул тасмага
карагандай тоела иде. Еллар үткəч
тə, иң кадерле мирастай шул тасма-
ны саклап йөрттем.
...Берчак детдомга юлым төште.
Сəбəбе дə бар: күп еллар завуч
булып эшлəгəн Нəсыйха апаның
юбилее иде! Кыен чакта изгелек
күрсəтеп, канат куйган кешене ни-
чек онытасың? Күптəн аңа нинди-
дер бүлəк бирү хыялы белəн янам.
Менə вакыты да җитте. Чит илгə
сəфəргə барганда бер остадан үзе
эшлəгəн ваза сатып алган идем.
Шуңа матур имза салдым да, ты-
шыннан бəйлəп куйдым. Мəктəптəге
теге тасмам белəн...

Фото: Freepik.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Тасма. Хикәя (2)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Тасма. Хикәя (2)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас