

− Апа, тиздəн мəктəптə чыгары-
лыш кичəсе була. – Үземне гаепле
тойгандай, ишетелер-ишетелмəс
кенə эндəштем. – Класс җитəкчесе
барысына да тасма алыр өчен акча
җыя. Бүтəннəрнең əти-əнисе күптəн
тапшырган. Мин генə калдым...
− Шуннан ничек итим? – Директор
мыскыллы итеп елмайды да, аннан
чəнчеп карады. – Тугызынчыдан соң
ГПУга бар дип əйттемме? Əйттем!
Ə син карышкан булдың. Имеш,
университетка бара берəү. Ике ел
элек чыгып киткəн булсаң, күптəн
берəр төзелештə эшлəп акча табар
идең. Йөрмəс идең монда мыжып,
соранып. Хəзер тасма дип миемне
черетəсең. Никаких, башкача берəр
нəрсə сорап авызыңны ачма!
− Мəүлидə апа, бөтен мəктəп ал-
дында ялгызым тасмасыз торыйм-
мы? Уңайсыз бит...
− Тор, нишлəп уңайсыз булсын.
Син бит бүтəннəрдəн аерылып то-
рырга яратасың. Детдомдагы башка
балалар тугыз классны бетеп, шат-
ланып ПТУга укырга бара. Ə син,
əллə кем баласыдай кыланып, уни-
верситетка барам дип ныкыштың.
Минем өстемнəн əлəклəп, министр-
га да яздың. Синең аркада чокыма-
ган җирне калдырмадылар. Үзеңə,
ичмасам, читтəн карар идең. Җил
иссə очып китəргə торсаң да, һаман
Уфа дип авыз ачасың. Берəү артист,
я галим була, имеш. Йөрисең шунда
кеше көлдереп. – Директорның бу
сүзлəреннəн гаепле башым иелə
төште. – Мин сиңа тасмага акча
бирмим. Сорама да. Əнə, бик аеры-
лып торасың килгəч, бөтен мəктəп
алдында тасмасыз тор. Йөре шунда
ала карга булып!
− Апа, биреп торыгыз инде...
Директор мине тыңлап та торма-
ды. Ачуы кабарып, кулларын сел-
ти-селти, нəфрəтле күзлəре белəн
тишəрдəй булып кабинетыннан ку-
арга тотынды:
− Куй, хəстрүш, башымны
каңгыртма. Күземнəн югал!
Мин, башымны иеп, гарьлегемнəн
кызарып чыгып киттем. Нигə генə
директорга кердем дип үземне
битəрлəдем. Ишекне япкач та,
директорның тынычлана алмый
кычкыруы колакка ачык ишетелде:
− Кайчан гына котылам инде
шушы бəндəлəрдəн. Тəмам арыт-
тылар бит. Эчкече əти-əнисенə
кирəкмəгəннəрне мин карарга ти-
ешмендер шул... Бар белгəннəре
– телəнү. “Апа, шул кирəк, апа бу
кирəк”, дип ашап баралар. Кайчан
гына өннəре тыгылыр икəн...
Болай булгач, директордан тас-
мага акча өмет итеп булмый. Халык
алдында гарьлеге ни тора! Ничек тə
берəр əмəлен табарга кирəк. Шушы
уйлар төнен дə тынгылык бирмəде.
Их, каян гына табарга икəн шул йөз
сумны?
Башыма бик шəп уй килде əле!
Əһə! Таптым! Аскы урамда бер
абый тимер-томыр җыя. Ə авылда
ул урам тулы. Бүтəн малайларның
аңа тимер ташыганын күргəнем
бар. Минем кулдан килмимени?
Əгəр шуларны җыеп алып барсам,
тасма өчен акча кесəмə үзе кереп
ятачак.
Иртəгəсен мəктəптəн соң авыл
буйлап чыгып киттем. Безнең ма-
лайлар тимер кабул иткəн теге
абыйга нəрсəдер алып барган.
Соңыннан акчасына тəм-том алып,
мактанып йөрилəр иде. Менə хəзер
үзем дə шул эшне башкармакчы-
мын. Ə тимерне каян алырсың дип
уйлыйсызмы? Авыл урамыннан үт-
сəм, елга буен караштырсам, табы-
лыр əле. Кемгə кирəк соң ул эшкə
ярамаган калай? Ə минем өчен зур
табыш. Малайлардан шул шөгыль
турында бераз сораштырып та ал-
ган идем. Бак дисəң, ул тимернең
ике төре бар икəн. Тəүгесе “кара ме-
талл” дип атала. Тракторлар, йорт
кирəк-яраклары шуннан эшлəнə.
Тагын “төсле металл” дигəнен
җыялар. Анысы исə сирəгрəк оч-
рый: алюмин, бакыр, кургаш. Əле
шул “кара металл” табарга йөрүем.
Шул уйлар белəн елга буена кит-
тем. Ару гына араны үттем. Караеп
яткан нəрсəлəрне күрсəм барып ка-
рыйм, су эченə кереп тə карадым.
Тик юньле əйбер табылмады. Их,
нигə гел шулай икəн? Кирəкмəгəн
чакта тимер-томыр юлда тулып ята,
ə эзли башласаң – тапмыйсың.
Əле вакыт бар: мөгаен, буш кул
белəн кайтмам. Кешелəрнең бакча-
лары буйлап киттем. Я берəр кон-
серв калае очрый, я сынган көрəк.
Алардан гына нəрсə чыга инде?
Берəр авыррак əйбер табарга иде.
Көтмəгəндə, калай өеменə юлык-
тым. Күрəсең, кемдер өй түбəсен
алыштырган да, искелəрен чыгарып
ыргыткан. Ничек шəп булды əле!
Аларны матур итеп кенə җыйдым,
шуннан төреп куйдым. Таралмасын
өчен бау белəн бəйлəдем. Менə бит,
тырышсаң була! Мондагы бөтен ка-
лайларны да берьюлы алып китеп
булмый, шуңа көчем җиткəнчə ал-
дым. Монысын илтеп тапшырыр-
мын да, тагын килермен əле! Тик
берəрсе дə күреп калмасын.
Төрелгəн калайларны күтəрдем
дə, теге кабул итүче абый ягына
юлландым. Кешелəр күрмəсен өчен
урам буйлап бармыйм, арткы очтан
атлыйм. Əгəр берəр таныш кеше
күреп калса, оятыңнан ят та үл!
Унбиш кило чамасы иде бу йөгем.
Əгəр килосы бер сум торса, унбиш
сум кесəгə кереп ятачак. Шуннан та-
гын барырмын.
Көч-хəл белəн теге йортка барып
җиттем. Капканы шакыдым. Лауыл-
дап эте өргəнгə хуҗасы килеп чыкты:−
Нəрсə кирəк? – диде ул җитди
генə.
− Абый, менə металл алып кил-
дем. Сез кабул итə, дилəр, − зур
эш башкаргандай, ышаныч белəн
əйттем.
Теге абый калайларны күрде дə
елмаеп җибəрде:
− Юк, энем. Мондый нəрсəне ала
алмыйм. Миңа калын металл кирəк.
Ə калайның файдасы юк.
Көтелмəгəн җаваптан аптырап
калдым:
− Ə нигə бу да тимер түгелме соң? –
дидем.
− Тимер дə ул. Тик аның сыйфаты
түбəн. Кабул итү пунктында шундый
шарт куялар. Так что, ала алмыйм...
Шатланып, зур планнар корып
килгəн идем, кинəт барысы да
юкка чыкты. Җитмəсə, ерактан
күтəреп йөрче шуны! Ə хəзер аны
нишлəтим?
− Сезгə калдырып китим. Бəлки,
кирəге тияр – дип, “сыйфатсыз”
йөктəн котылу ягын карадым. Бу
сүзлəр абыйны куандырмады.
− Юк, юк! Кирəкми, − дип кырт
кисте ул. – Чүп-чарыңны монда кал-
дырма. Алып барып ташла.
Хəзер инде тагын да авыррак бу-
лып тоелган йөкне алдым да кире
килгəн ягыма юлландым. Башка
чара калмады. Көнем бушка үтте.
Детдомга кайтып кергəндə ка-
раңгы төшкəн иде. Яман нык ары-
тылган. Җитмəсə, шултик лем ачык-
тым! Шуңа да иң тəүдə аш бүлмəсенə
йөгердем. Мөгаен, миңа дигəн аш
суынган булса да өстəлдə торадыр.
Булсын, суык дип сайланып тормам
инде. Ичмасам, эчемə берəр кабым
төшсə дə, күңел күтəрелеп китер.
Ул көнне дежур булган Гəүһəр са-
выт-саба юып йөри иде. Карыйм:
өстəлдə бернəрсə дə юк. Ахырда:
− Минем өлешне əллə алып
куйдыңмы? – дип эндəштем.
− Тагын да соңрак килергə кирəк
иде! – дип кырт кисте дə Гəүһəр,
берни булмагандай эшен дəвам
итте.
“Ач кешенең ачуы яман”, дип юкка
гына əйтмəгəннəр икəн. Кызның
сөйлəнүенə, ну, җаным көйде! Ни-
чек килештереп тора! Əллə кем дип
əйтерсең. Тəрбиячелəр сымак кына
чирттерə. Кызып киткəнемне сизми
дə калдым:
− Соңлап килүемдə синең ни
эшең бар? Минем ризыгым торсын
иде... Сиңа тиямени?
− Əллə, белмим! Əнə, тəрбиячедəн
сора! Син булмаганга ачуы килеп,
ашыңны чилəккə түкте...
Берəр сынык икмəк калмаганмы
икəн? Ымсынып, өстəл тирəсен
караштырдым. Юк, шул. Ач килеш
йокларга ятудан башка чара калма-
ды. Бер булмаса – булмый икəн. Ни
акча да таба алмадым...
Иртəгə дə акча табу нияте баштан
чыкмады. Тизрəк нəрсəдер эшлəргə
кирəк. Югыйсə, соңгы кыңгырау
көнендə торырсың тасмасыз. Гарь-
леге ни тора! Күрəсең, кичə минем
нəрсə белəн булышуым турында
малайлар яхшы белə. Күргəннəрдер
инде урамда. Бишенче төркемдəге
Нил шулардан ишеткəндер.
− Ильяс, сиңа бик шəп нəрсə
əйтəм, − дип башлады сүзен,
күзлəрен уйнатып. − Акча кирəкме?
− Кирəк тə ул...
Шул җавапны гына көткəн Нил
елмаеп җибəрде. Учын-учка сугып,
сүзен дəвам итте:
− Алайса, бик җилле тəкъдимем
бар. Колхозның гаражы кайда
икəнен белəсеңме?
− Белəм... Идел буенда тора бит.
Аскы урамда.
− Дөрес. Сиңа əйтер сер бар – тик
бүтəннəр белмəсен! – Башкалар
ишетмəсен диптер, егет пышылдау-
га күчте. – Гаражның эченə безнең
төркем малайлары кереп караган.
Уй-йй, анда тимернең күплеге!!! Ул
алюмин, ул бакыр… Тик торганнан
баерга була бит!
− Тимер күп булса ни, аның
хуҗалары бар бит, − дигəн булдым.
− И бигрəк беркатлы икəнсең!
Кемгə кирəк ул тимер-томыр? Əнə,
бөтен авыл халкы шуннан ташый.
Əйдə безнең белəн бар.
Нилнең бу сүзлəре сагайтып куй-
ды. Ничек кенə булмасын, барыбер
иясез түгел бит ул гараж. Каравыл-
чысы да бар икəнен белəм. Икенче
яктан, бу гамəлем турында белеп
калсалар... Мəктəптə күзне дə ачыр-
маслар. Җитмəсə, угры балалар-
ны исəпкə кую турында ишеткəнем
бар. Шуны белə торып, ничек урла-
шып йөрергə кирəк?
− Куй, кулымнан килмəс. Үзегез
генə барыгыз, − дип котылу ягын ка-
радым.
− Ки-и-т! – Нил ачуыннан җиргə
лычкылдатып төкерде. − Шулкадəр
куркак кеше булырсың икəн!
Берəрсе тотар дип шүрлисеңме?
Бернəрсə булмый: керəбез дə, ала-
быз да чыгабыз. Акча аяк астында
ята. Мəктəп тасмасы гына түгел,
əллə нəрсəлəр алырсың əле. Авыл-
дан бер малай тимер-томыр җыеп,
велосипед алган, ди. Без кайсы
җиребез белəн ким?
Шуннан зур хəстəрлек күрсəткəн-
дəй, Нил кулын җилкəмə салды.
− Сине якын күреп кенə əйтүем
инде. Детдомда башкаларга эндəш-
сəм, артымнан ябырылып барыр-
лар иде, сызгырыйм гына. Ə син,
исəр, ялындырып маташасың...
− Əллəче, моңа тиклем алай итеп
йөрмəгəч, рəтен-чиратын да бел-
мим бит.
− Ну, тапкансың, баш ватар бəла!
Ярый, беренче тапкырга син ишек
төбендə торырсың. Өйрəнерсең. Ə
акчасын сиңа да бүлəрбез. Əллə
тасма аласың килмиме?
И, шул мəктəп тасмасы дип хы-
ялый булдым бит. Əле дə Нилнең
шул сүзне əйтүе булды, йөрəк леп-
леп итеп куйды. Соңгы кыңгырау
көне җитеп килə шул. Ə акча таба
алмасам? Ул чакта нəрсə буласын
күз алдына да китерəсе килми. Ə
бит Нил яманлыктан шушындый
тəкъдимне əйтмидер. Əллə барыр-
га да куярга микəн? Ишек төбендə
генə торырсың, диде бит.
− Безнең белəн барасыңмы-
юкмы? Башка ялынып тормыйм! –
Нил мине ашыктырды.
(Дәвамы бар.)