(Ахыры.)
Җигән бу тирәдә ике үзәннән ага. Без су кергән урын
берсе булса, зур булмаган озынча утрау аша икенче
үзән юл алган. Өлкәнрәк малайлар, егетләр шунда
китә. Анда "Казанлык" дип аталган урын бар, тирән һәм
өермәле. Су керүчеләр шунда йөзеп кереп китәләр
дә, өермә агымына бирелеп, бер-ике әйләнәләр һәм
суга чумалар. Су астында агым көче кими һәм шулай,
хәвефле урынны үтеп, ярга чыгалар. Ул чакта өермәдә
су керү, аның аша чыгу егетләр өчен мәртәбә санал-
ды. Кызганычка каршы, мин үсеп җиткәндә бу урын са-
екты, безгә өермәдә йөзү тәтемәде.
Соңгы кырык-илле елда Иске Кырчын нык үзгәрде.
Без балачакта шаулашып кергән үзән корыды. Ул яз
айларында гына бераз агып ята да җәй көне бөтен
су аргы үзәннән китә. Элекке белән чагыштырган-
да Җигән яртылаш кимеде шул. Биредә инде су
керүчеләрне дә, кармак салучыларны да күрмәссең.
Иске Кырчыннан бераз югарырак ярдан сикерергә
яратучылар өчен дә уңайлы урын бар иде. Яр әллә
ни биек түгел, метр ярым чамасы гына. Су шактый
тирән. Егетләр килә дә ярдан башлары белән түбәнгә
сикерә. Чумган килеш азрак баралар да, тыннары бе-
теп, пырхылдап су өстенә килеп чыгалар. Берәүләре
Җигән эченә йөзеп китә, икенчеләре, тагын да сикерү
өчен, ярга юл ала.
Бервакыт безнең якның ике егете – Миңнеяр белән
Гариф абыйлар шушы урынга су керергә килә.
Миңнеяр, гадәттәгечә, сикерергә әзерләнә. Шулчак яр
буенда суга карап торган Гариф кычкырып җибәрә:
– Миңнеяр, сикерә күрмә!
– Ни бар, энем? – дип сорый тегесе, хәвефләнеп.
– Су төбендә, әнә, нәрсәдер ята.
Икесе дә суга төбәлә. Җигән төбендә тешләре ыр-
жаеп өскә карап яткан тырманы күреп, "аһ" итәләр.
"Рәхмәт, энем, мине үлемнән коткардың", – диде
Миңнеяр, дулкынланып.
Бу тырма Җигән буеннан ерак түгел сөрелгән җирдә
трактордан төшеп калган, күрәсең. Аны кешеләр су
керә торган урынга ташлау кемнең башына килгәндер?
Бу хәл искә төшкән саен, әшәкелек кылган кешегә ап-
тырыйм да, нәфрәтләнәм дә. Мин дә шундый бер
адәмнең корбаны булдым. Су кереп йөргәндә ватык
шешә төбенә басып, табанымны ярдырдым. Күпме
кан югалттым! Хастаханәгә барып, яраны тектерергә
туры килде. Өстәвенә, ике атнадан артык эшкә чыга
алмадым.
Элек баштүбән сикергән урында су саеккан. Яр буй-
лап киң генә уйсулык барлыкка килеп, анда тирәкләр,
өянкеләр үсеп җиткән. Җәй көннәрендә халык мон-
да ял итәргә килә. Алардан калган ике учак урыны
көл-күмерләре, торымбашлары белән караеп ята.
Алар тирәсендә аракыдан, сырадан, судан бушаган
пыяла һәм кавырсын шешәләр, кәгазь-фәлән... Бу
тирәне язын су баса. Ташкын белән бөтен чүп-чар
китәчәк, әлбәттә. Ләкин барыбер табыныңнан калган
әйберләрне яр буенда калдырып китәргә ярамый...
Велосипедым белән яр буйлап Җигәннең агым үренә
җилдердем. Машиналар күп йөреп, юлны такырайт-
кан. Моннан кырык ел элек сатып алган "самокат"ым
шыгыр-шыгыр килсә дә, күчәрләренә яңа подшипниклар
куйгач, тәгәрмәчләре җиңел тәгәри. Тиздән Кы-
зыл яр асты төбәгенә барып җиттем. Каршы як ярның
биеклеге утыз биш метр чамасы, кып-кызыл таштан.
Ул ташның исемен белмим. Гранит кебек каты түгел,
кувалда белән суксаң, ярылып кына калмый, уалырга
мөмкин. Шулай да Түбәнге тегермән буасын шундый
таш белән ныгыталар иде.
Билгеле булганча, Совет чорында кызыл төс мо-
дада булды. Мин бәләкәй чакта авылыбыздагы өч
колхозның икесе "Кызыл яр", "Кызыл бүләк" дип аталды.
Кызыл яр асты төбәге бик матур, Җигән монда киң
һәм тирән, балык та мул. Вак ташлар белән капланган
бирге яр сөзәк кенә булып югары күтәрелә һәм, ташлык
беткәч, чирәм җир башлана. Зур булмаган мәйданда
юан-юан тирәкләр үскән. Шул тирәкләр ышыгында ма-
шиналары, палаткалары белән шәһәрдән кайтканнар
ял итә. Кармак салалар, ау коралар, балыкны җылым
белән дә сөзәләр. Браконьерлык һич тә тыелмый. Яр
буенда учак урыннары күзгә ташлана, төрле шешәләр,
консерв банкалары, башка чүп-чар.
"Самокат"ыма атланып, ары җилдердем. Көн кичке
якка авышкан кебек булса да, кояш ике сәгатьсез ба-
емас әле. Әмма һава салкыная сыман, велосипед ру-
лен тоткан кулларым өши. Моңа исем китми. Түркеч
төбәге тәңгәленә җиткәч, кеше тавышлары ишетеп,
биек ярга якынрак килеп, түбәнгә күз салдым. Берничә
кеше балык сөзәргә төшкән. "Аб-бау, шушы суыкта!"
– дидем, исем китеп. Күңелемдә ризасызлык туса да,
ачуланып эндәшмәдем. Бердән, мин вазифалы кеше
түгел, икенчедән, мондагы дүрт кешенең һәрберсе ях-
шы тыныш, үз кешеләр: икетуган абыем Хәмидулла,
бергә үскән дустым Сәйфетдин, калган икесе –
Стәрледә яшәүче безнең авыл егетләре Равил белән
Рәфкать. Мин, велосипедымнан төшеп:
– Нихәл, егетләр? – дип эндәштем.
– Арубыз әле, энем, – диде Хәмидулла абый.
– Балык сөзәргә булдыгызмы? Самый сөзә торган
вакыт шул, – дидем, төрттеребрәк.
Аларның гамәлен хупламаганымны сизделәр бу-
гай, эндәшмиләр, үз эшләре белән мәшгульләр.
Сәйфетдин белән Хәмидулла абый резин көймәләрдә
җылымның ике ягындагы таякларын (бездә "сыҗым
таягы" диләр бугай) тотканнар. Озын арканнар белән
икесе ике ярдан тарта. Алар шулай ике ярны иңләп
бераз баргач, гидрокостюм кигән Рәфкать тиз генә
елга аша кичүдән чыгып, зур гына мәйданны ураткан
җылымны сөзәк ярга тартып алды. Ярты чиләк чама-
сы балык кергән иде, күпчелеге – йомры чабак һәм кызылкүз.
– О-о, егетләр, булды болай булгач, җитеп тә торыр,
– диде Хәмидулла абый.
Аның яшьтәше Равил абый каршы төште:
– Каян җитсен, ди, һәрберебезгә яртышар чиләк тә
булмагач...
Алар янә Җигәнне иңли-иңли сөзеп, ары, Кызыл яр
асты ягына юнәлде. Күңелемдә борчылумы, ачынумы
– ниндидер тынгысызлык айкалды: "Җигәнемә шушы
суыкта да тынгы юк..."
Велосипедымда алга омтылдым. Балачагымның,
изге якты истәлекләремнең төяге булган Түбәнге
тегермән төбәгенә кагылмыйча, туры Аблай борыны-
на чыктым. Ярга басып, Җигән өстен, Үрге тегермән
астына кадәр сузылган панораманы карашым белән
байкадым. Җигән тып-тыныч. Кичке шәфәкъ нурлары
төшеп, ул кып-кызыл төскә кергән. Гүя Җигәнемдә су
түгел, тоташ ут-ялкын сирпеп торган тимер эремәсе.
Гүзәл һәм илаһи күренеш. Мин, сокланып: "И, Җигәнем,
авылымның күрке, кешеләрнең куанычы һәм юанычы
булып мәңге-мәңге яшә!" – дидем һәм күңелемдәге
хәвеф-борчылуларым югалгандай булды.
Соңгы сүз
Балачакта табигать күркенә соклансаң да, аңа ка-
рата ваемсыз буласың шикелле. Ул ничек бар, мәңге
шулай сакланыр кебек. Әмма еллар аша аны яклау,
саклау иммунитеты кемнәрдәдер уяна, тик аңа кара-
та гамьсезлек, битарафлык тойгысы кайберәүләрдә
гомергә кала. Алар табигатьтән күпме алырга мөмкин,
шулкадәр ала һәм моны гадәти хәл дип исәпли, үзенең
күпме зыян китерүе турында уйлап та карамый.
Табигатькә ваемсызлык дигәннән... Балачагыбыз-
да булган бер вакыйганы хәтерлим. Без дүрт малай
– мин, Сәйфетдин, Әмир, Яхья – Аблай төбәгенә кәҗә
сакалы, кәккүк уты авыз итәргә бардык. Иртә язда ук
чәчәк ата бу ашарга яраклы үләннәр.
Көн салкынрак, ачы җиле дә бар. Бер ачыграк урын-
да учак ягып җибәрдек. Бераздан җылынып, күңелләр
күтәрелгәч, куышып уйнарга керештек. Учак турын-
да онытып, читкәрәк киткәнбез. Бервакыт исебезгә
төшеп, әйләнеп килсәк, котыбыз очты: үткән елдан кал-
ган коры кыяк үләннәргә, күрәсең, очкын чәчрәптер,
ут капкан да бөтен тирә-юньне ялкын чолгап алган.
Сүндерергә тырышып карадык. Кая ул! Бер урында
сүндергәндәй итсәк, икенче урында ялкын күтәрелә.
Кулларыбыз, битләребез пешеп, киемнәребез корым-
га буялып бетте, хәлдән таеп, ахырда бу тирәдән шы-
лу ягын карадык.
Берничә көннән килсәк, өч-дүрт гектар чамасы
мәйданда җир өстен кара корым баскан. Карлыган,
бөрлегән, балан куакларына бераз зыян тисә дә,
тирәкләргә, өянкеләргә, җирек, шомырт кебек агач-
ларга берни булмаган. Ул вакытта Аблай төбәгенең
уртасындагы өч гектар чамасындагы яланда колхоз
яшелчә үстерә иде. Ут шунда, кара җиргә кадәр килеп
җиткән дә туктаган. Аблай дага рәвешендә Үлҗигән
белән уратып алынганлыктан, ялкын читкә тарала ал-
маган. Шулай да бу очрак миңа гомерлек сабак булды.
Балаларның ут белән шаяруы аркасында урман-
нар януы, йортларның, каралтыларның көлгә әйләнүе
турында ишеткәләп торабыз. Кызганычка каршы, бу
җәһәттән тәмәжникләрнең дә, эчкечеләрнең дә өлеше
аз түгел...
Табигатьне сөю кемгә кайчан киләдер, мин аны
үсмер чагымнан яраттым. Болыннарга чыксам, төрле
чәчәкләргә сокланам, бөҗәкләр тавышын исем ки-
теп тыңлый идем. Урманга, әрәмәгә барсам, көннәр
буе йөреп тә туймый идем. Ә Җигәнем минем өчен
авылыбызның йөзек кашы булды. Читтә яшәргә туры
килсә дә, беркайчан да туган якларымнан аерылма-
дым. Отпускыларым, еш кына ял көннәрем дә авы-
лымда үтте. "Туган ягым", "Авылыма", "Аблаем" кебек
шигырьләремдә туган якларыма ихлас тойгыларымны
чагылдырдым. Табигатебезне яратуым, аны саклау
кирәклеге турында мәкаләләр дә язгаладым. Аның
күз алдымда елдан-ел ярлылануы мине һәрчак бор-
чып йөрде.
Үткән ел галим, язучы Гайса Хөсәеновның "Тормыш"
дигән китабын укып чыктым. Бик тә фәһемле булды,
уйландырды. Күп кенә бүлекләре белән беррәттән,
табигатебезгә багышланган язмалары тирән дулкын-
ландырды.
Олы галим табигатебезгә хәстәрлекле мөнәсәбәте
белән әсир итә, гыйбрәтле фактлар китерә. Шулар-
ны укыгач, күңелемдә туган ягым, Җигәнемә бәйле
истәлекләрем, тәэсирләрем белән уртаклашу теләге
уянды. Нәтиҗәдә, шушы публицистик әсәрем туды.
Аны Гайса аганың язмасындагы кайбер белешмәләр
белән тәмамлыйм.
Табигатьне өйрәнүче галимнәр, хәзер Җир шарын-
да мең төр хайван, егерме биш мең үсемлек төре бетә
бару, бөтенләй юкка чыгу өстендә, диләр.
Җир йөзендә урманнарны кисү исәбенә генә дә һәр
минутта алар егерме гектарга кими бара икән. Әгәр
аңа янгын, ташкыннардан юкка чыккан миллион гек-
тарларны да кушсаң, күпме булыр? Коры җирнең
бушлыкка, ком сәхрәсенә әйләнүе минутына кы-
рык дүрт гектарга тиң. Ягъни җир кыртышлап килер
Йәэҗүҗ-Мэҗүҗ афәтедәй, яшел җирнең бушлыкка,
урманнарның коры яланга әйләнүе коточкыч.
Җирнең байлыгын алу, елына йөз миллиард тоннага
җитә, дип хисаплыйлар. Бу һәр кеше башына егерме
биш тонна дигән сүз...
ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, дөнья океа-
нына ел саен ун миллион тонна нефть түгелә-чәчелә.
Рейн елгасы тәүлегенә мең состав тимер юл ваго-
ны ташырлык агулы химик мәтдәләр агыза икән.
Германиядә мин үлек кара елгалар күрдем.
Мазут ягып эшләгән урта куәттәге бер электр стан-
циясе тирә-якка, һавага тәүлек эчендә биш йөз тон-
на агулы күкерт тарата. Күкерт, су белән кушылып,
күкертле кислотага әйләнә. Ул кислотаның берничә
граммы кешене үтерә ала.
Һава автомобиль төтене, газ, тузан, радиоактив эле-
ментлар белән агулана. Кош-корт кими, төрле җәнлек,
үлән токымнары бетә, яшеллек сыегая.
"Кешеләрем, җир шарын, үзебезне туендырган,
яшәткән җиребезне, урман-тауларыбызны, елга-
күлләребезне саклыйк, суларыбызны пычратмыйк!" –
дип, сөрән саласым килә".
Галимнең соңгы сүзләренә куш куллап кушылам һәм
үземнән: "Табигатебезне яратыйк, аңа мәрхәмәтле
булыйк!" – дип тә өстисем килә.
Фото: Freepik.