(Дәвамы.)
Учакны сүндереп, Җигән буйлап агым үренә ат-
ладык. Озын булып үскән куе таллык безне елгадан
аерды. Бераз баргач, Тамьян әрәмәсе башланды.
Монда инде таллар гына түгел, шомырты, баланы,
гөлҗимеше, карлыган куаклары һәм бөрлегәне дә
күпләп үскән. Арада юан-юан тирәкләр дә күренә.
Без үлән баскан элекке арба юлы белән әрәмә эченә
үттек. Абый алдан бара, тирә-ягына карангалап, юл
читендә үскән бәләкәй куакларны, яраткандай, баш-
ларыннан җиңелчә генә сыйпап-сыйпап ала.
Менә бер ачыграк урынга килеп җиттек. Алдыбызда
тирән генә ерым чокыры. Ул Җигән ярына таба сузыл-
ган. Абый, миңа борылып:
– Бу Тамьян тамагы инде, – диде.
– Беләм, килгәнем бар.
– Бәлки, мондагы зур күлне дә хәтерлисеңдер?
– Хәтерлим. Тирә-ягын стенадай биек камышлар
уратып алган иде.
Абыйның йөзендә тирән үкенеч билгеләре чагылды:
– Нинди матур күл иде ул Тамьян! Анда килолы кара
балыклар, чабатадай табаннар күп иде. Әтинең икету-
ган абыйсы Лотфулла карт гел Тамьян тамагында ба-
лык тотты.
Мин шунда, абыйны бүлдереп:
– Хәмидулла абый миңа шундый бер хәл сөйләде,
– дип башладым. – Ул Шәрифулла абыйсы белән
әтисенең корган нәрәтәләренә күз-колак булыр-
га килгән. Шәрифулла эре кармакка зур гына чабак
эләктереп, Җигәнгә ыргыта да, колгасын Хәмидуллага
тоттырып, үзе ни йомыш беләндер әрәмәгә кереп
китә. Сигез яшьлек малай берни уйламый утырган-
да, көтмәгәндә, бер нәрсә кармакны шундый итеп тар-
та, ул чак-чак суга егылып төшми. Ярый әле, колганы
ике куллап тоткан булган. Теге нәрсә белән малай
тартыша башлаган. Әмма бик гайрәтле була суда-
гы җан иясе, әкрен-әкрен малайны елга эченә сөйри.
Хәмидулла кычкыра-кычкыра абыйсын чакырган. Ин-
де су култык астына җиткәндә, менә-менә колганы
җибәрәм дигәндә, абыйсы килеп, аны бәладән котка-
ра. Судагы нәрсәне сөйрәп чыгарса, ул зур чуртан бу-
ла, авырлыгы бер поттан артыграк тарта.
– Хәмидулла миңа да сөйләгән иде, – диде абый,
көлемсерәп. – Мин ышанып бетмәдем. Азрак шаш-
тырыбрак җибәрә торган гадәте бар аның. Мәгәр ул
чакта Җигәндә ун-унбиш килолы чуртаннар еш очрый иде.
– Андый чакларны мин дә хәтерлим, – дидем.
Юлыбыз Тамьян тамагының сусыз үзәненә килеп
терәлде. Ә аргы якта сукмак беткән. Үләннәр, куаклар
басып киткән.
Абыйга сораулы караш ташладым:
– Нәрсә, абый, кайтыр юлга чыгабызмы?
– Юк, энем, бер килгәндә хәзинәле бу төбәкне
әйләнеп чыгыйк әле. Синең белән кайчан болай
йөрергә туры килер? – диде абый, ниндидер рухи бер
күтәренкелек белән. Аның йөзе, күз карашлары ни-
чектер сафланып, яшәреп киткәндәй күренде. Ерым
аша яшьләрчә тизлек белән сикереп чыгып, биек кы-
як үләннәр, балан, эт шомырты, гөлҗимеш куаклары
арасыннан атлады. Мин дә аңа иярдем. Бераз баргач,
кып-кызыл "мәрҗән"нәренә кеше кулы тимәгән ба-
лан уйдыгына тап булдык. Абый, тукталып, авыр-авыр
тәлгәшләрне тотып карады да:
– Ничек кешеләр күзенә чалынмый калган? – диде,
гаҗәпләнеп.
Мин дә, сокланып:
– Абый, аркаңда юл капчыгың бар бит. Җыеп алыйк
булмаса, – дидем.
– Ярый инде, бүгенгә җыеп тормыйк, кичкә чаклы
сиңа күрсәтәсе урыннарым бар.
Без сәяхәтебезне дәвам иттек. Юлыбыз Җигән
ярыннан утыз метрлап читтән агым үренә таба сузыл-
ды. Куаклыкларны ярып бара торгач, алда ачыклык
пәйда булды. Яланга чыкмадык, кинәт уңга борыл-
дык, балачактан әрәмәдә йөреп өйрәнгәнлектән,
күңел күтәренке, үземне әкият дөньясындагыдай хис
иттем. Абыйның да дәртле адымыннан, чытырманлы
куакларны, куе булып үскән үләннәрне гайрәт белән
ярып баруыннан шуны тойдым.
Менә печәне чабып алынган зур гына яланга килеп
чыктык. Ян-якларда да, шактый арырак та әрәмәләр
күзгә ташлана. Болын буйлап күпмедер киткәч,
абый янә уң якка каерылды һәм без шомырт, балан,
гөлҗимеш куаклары, зирек, сирәк-саяк карама агач-
лары үскән әрәмәгә кереп киттек. Ул әллә ни калын
түгел, тиздән аның аша зур гына акланга чыгып, сул-
га атладык. Иңе-буе йөз-йөз илле адым чамасы бер
әрәмәгә килеп терәлдек.
Абый, миңа борылып:
– Менә энем, яраткан, сиңа да күрсәтергә теләгән
урыным. Монда балан күп, чәчеп үстергән кебек. Ба-
ланы да бик яхшы уңа, – диде.
Әрәмәгә кергәч, балан куакларының кайсы куагына
килсәк тә тәлгәшле ботаклары сындырылып, "туна-
лып" беткән. Абыйның кәефе кырылды. Бер куак яны-
на килеп бераз карап торгач:
– Менә бит ул, – диде, – безнең халык нинди! Болай
ботарлаган балан бит берничә ел юньле уңыш бирми,
бар көче яраларын уңалтуга китә. Ә инде тәлгәшләп
кенә җыйсаң, киләсе елда да уңышы мул булачак.
Халык шул турыда уйламый, бүген булса, иртәгәсен
ишәк кайгыртсын, дип карый.
Аның кемнәргәдер, билгесез бәндәләргә
нәфрәтләнүен күреп:
– И абый, баланны гомер буе шулай сынды-
рып җыялар инде, – дидем. – Өлгерер-өлгермәстән
капчыклап
ташый башлыйлар.
– Урман җимеше кызганыч түгел, энем, тик менә
шулай куакларны өзгәләп рәнҗетмәсеннәр иде. Һәр
куак, һәр агач – тере җан бит ул, бары тик яшәү фор-
масы гына башкача.
– Яшь чагыңда, абый, син дә табигатьне саклау
турында уйлап тормый идең. Кош баласын алып
кайтуыңны хәтерлә.
– Ә-ә, ул вакытта без томана идек шул. Табигатьне
саклау турында сүз ул чакта булды микән, юк микән –
хәтерләмим. Алай да табигатькә карата хәзерге кебек
мәрхәмәтсезлек юк иде шикелле.
...Әрәмәдән чыгу ягына атладык. Күңелемнән:
"Авылыбызның һәр кешесе абый кебек булса, табига-
тебез ал да гөл сакланыр иде", – дигән уй үтте.
Абый – гади бер колхозчы, җиде сыйныф кына
тәмамлаган, ә фикер йөртеше, тормышны аңлавы,
фәлсәфәсе кайбер профессорлардан ким түгел. Аһ,
вакытында укыган булса икән! Юк шул, балачагы су-
гыш чорына туры килгән бит.
– Әйе, – дидем мин, аның соңгы сүзләренә җавап
итеп, – табигатькә һөҗүм көчәя бара кебек. Кешелек
әрәмәләрне, урманнарны юк итеп, елга-күлләрне ко-
рытып, дөньяны һәртөрле калдыклар белән пычра-
тып, син әйткәнчә, әкренләп кенә үзенең һәлакәтенә
бармый микән?
– Ерак киләчәктә андый хәвеф юк түгел, – диде
абый, уйга бирелеп. – Ләкин аңа кадәр кеше табигать-
ананы саклау мәсьәләсен ныклап үз кулларына алыр,
дип уйлыйм.
Без, әрәмәдән чыгып, көтү йөреп такырайткан болын
аша авыл ягына юл алдык. Абый белән бу сәяхәтебез
соңгысы булыр дип, ул чакта кем уйлаган?..
Җигән буйлап
Сентябрь урталары узганчы көннәр болытлы булды,
көз үзе турында белдергәндәй, салкын җилләр исеп,
яңгырлар явып торды. Октябрьгә таба аязытты, ләкин
җылытмады. Төннәрен күлләвекләр читендә ап-ак боз
кристаллары барлыкка килде.
Шундый көннәрнең берсендә авылыма кайт-
тым. Әнкәм дә көтебрәк торган икән. Бакчадагы
бәрәңгесенә әлегә кул тимәгән. Салават шәһәреннән
кайтып төшкән энем Гайса белән (бертуган апамның
улы) аны бер көндә казып алып, чүпләп, сарайга та-
раттык. Икенче көнне, сайлап, базга төшердек. Төшкә
эшебезне тәмамлап, Җигән буена китәргә җыендым.
Иске велосипедымны көйләп, җил капкага юнәлгәндә
әнкәй мине озата килеп:
– Әй, улым, кайтсаң өйдә утырып чыдамыйсың: йә
Җигән буена, йә әрәмәгә китәсең. Төннәрен дә озак
утырасың, юньләп йокламыйсың, – диде.
Капкадан чыккач, туктап, әнкәйгә таба борылдым да:
– И, әнкәй, ял итеп, йоклап кына ятсам, язучы була
алыр идеммени? – дидем.
Әнкәй аптыраган кебек башын селкеп куйды:
– Балакаем, үзеңне бетерәсең бит.
– Юк, бетермим, әнкәй, Җигән буйлары минем өчен
ял ул, – дидем елмаеп, һәм, велосипедыма атланып,
урамнан җилдердем.
Ялгызкаен – зур авыл. Стәрлетамак шәһәре ягын-
нан авыл очына килеп кергәч, безнең Тау асты урамын
чыкканчы ике чакрым ярым ара үтәсең. Җигән елгасы
бөгәлләр ясап авыл яныннан ага. Бу юлы мин Иске Кыр-
чын дип аталган урынга юнәлдем. Балачагыбызның
төяге ул. Без, малайлар, урамда йөгерешеп-куышып
уйныйбыз да, тәмам тирләп-пешкәч, беребезнең:
"Әйдәгез, Иске Кырчынга!" – дип кычкыруы була, шун-
дук кемузардан йөгерешергә тотынабыз. Урамны чы-
гу белән күлмәкләребезне сала-сала элдертәбез. Яр
буена барып җитәбез дә, кием-салымны ташлап, су-
га ташланабыз. Йөзә белгәннәр эчкәрәк омтыла,
белмәгәннәр – читтә шыптырдый. Гадәттә, бераздан
чыр-чу куба. Су сибешәләр, чумып уйныйлар. Сай
урында кайчак куышып та китәләр. Әмма үзара низаглашуыбызны
хәтерләмим.
(Ахыры бар.)
Фото: Freepik