(Дәвамы.)
Байтак ара тын гына атладык. Аргы Казкалган ине-
шен үткәч, абый мине сынагандай карап алды.
– Карале, энем, бу юллардан безнең әти дә, ба-
байлар, әбиләр дә күпме үткәндер, – диде ул, хыял-
га бирелеп. – Әти белән шушыннан Тамьян тамагына
барганымны хәтерлим. Шул тамакка аның икетуган
абыйсы Лотфулла бабай нәрәтәләр сала иде. Шу-
ларны карап, дүрт килолап балык алдык. Икешәр ки-
лолы ике чуртан бүгенгедәй күз алдымда тора. Бар
иде Җигәннең балыкка бай чаклары! – Абый көрсенеп
куйды. – Тегермән буасы киткәч, Җигән дә саекты,
балыгы да азайды. Ашламаның бер дә кадере булма-
ды бит. Басуда өелеп яткан чаклары бар иде. Шулар
елга-күлләрне пычратты.
– Әйе, сәнәгать, техника үскән саен да, табигать пычра-
на, ярлылана инде, – дип, аның сүзләрен ялгап алып
киттем. – Без, бәләкәй чактагы җәнлекләр дә, кош-
корт та юк хәзер. Хәер, карга белән чәүкә үрчи, саескан
да бирешми.
Мин сүздән туктау белән абый сорау кыстырды:
– Хәтерлисеңме, бәрәңге бакчасы артыннан зур үр
куяны атып алган идем.
– Хәтерләмим, куянны күп тота идең бит.
– Иске бер берданка белән ауга йөреп маташтым.
Тозак та салдым. Куян хәйран күп иде. Кая булып бет-
те икән алар?
– И абый! Браконьерлык коточкыч дәрәҗәгә җитте
бит. Аягына баскан, артына утырган һәркем ау,
җылым белән Җигән буена килә. Мылтыклы бәндәләр
дә җитәрлек. Аларны бернинди закон да, каравылчы
да тыярлык түгел. Башка сәбәпләр дә бар, әлбәттә...
Абый башын кагып куйды:
– Шулай, энем, ерткычланды браконьерлар.
Иртәгәсе турында уйлап та бирми алар. Бронхит
белән чирләгәч, дәвалану өчен елына бер бурсык то-
там. Ә менә агалы-энеле Шайгуновлар унлапны тота
икән. Иң кызганычы шул: сатып эчү өчен һәлак итәләр
җәнлекне.
– И, абый, андыйлар бар инде ул, – дидем, аны
җөпләп. – Әнә бер таныш егет, Стәрледән кайтып,
резин көймәсе белән төнлә балык чәнчергә чыккан.
Яркичүдән Иске Кырчынга кадәр биш чакрым чамасы.
Унбиш килодан артык балыкны һәлак иткән. Егетнең
комсызлыгы чик белми.
– Нишләмәк кирәк, андый кабахәтләр һәр адымда.
Синең белән мин борчылып кына аларны тыеп бул-
мый.
– Әлбәттә, – дидем мин. – Әмма киң җәмәгатьчелек
күтәрелсә, браконьерлыкны бетереп үк булмаса да,
шактый киметергә мөмкин булыр иде...
Шулай сөйләшә-сөйләшә, Яркичүгә барып
җиткәнебезне сизми дә калдык. Әллә ни биек булма-
ган сөзәк яр буена килеп бастык. Әкрен генә искән
җилгә янәшәбездәге колач җитмәс юан тирәкнең яф-
раклары шыбырдаша. Аның астында ышык, яңарак
ява башлаган энә күзедәй генә яңгыр тамчылары
безгә тими. Хәер, килгән чакта бераз чыландык инде.
Абый да, мин дә Яркичүгә төбәлдек. Үрелгән то-
лымнар шикелле сырланып агып ята, тирәнлеге тезгә
җитәр-җитмәс, ә киңлеге илле-алтмыш адымнан уз-
мый. Абый, күптәнге елларны хәтерләп, күрәсең:
– Бар иде бит бу кичүнең гайрәтле чаклары, агымы
гаҗәп көчле иде, – диде.
– Әйе, – дидем мин, елгадан күзләремне алмыйча.
– Хәтерлисеңме, шушы яктан бер кош баласы алып
кайтканыңны?
– Хәтерлим.
– Ул нинди кош баласы булды икән? Бигрәк зур иде.
– Сиңа ул чакта зур күренгәндер. Үзең бәләкәй
идең бит. Шулай да күгәрчен зурлык иде ул. Бер карт
аны "көсегән баласы" диде. Белүемчә, бөркетләр
нәселеннән бер кош ул.
– Бүгенгедәй күз алдымда. Син алып кайткан кош ба-
ласы, күгәрченнән чак кына дәүрәк иде бугай. Гәүдәсе
туп кебек йомры, мамыктай гына ак йонында сизелер-
сизелмәс саргылт төсмер бар.
Әлеге кош баласы төн буе чырылдап, йокы бирмәде.
Иртән торуга яткан урынын шактый пычраткан да иде.
Әнкәй сиңа катгый рәвештә: "Моны оясына илтеп куй!" – диде.
– Ие, хәтерлим, – диде абый.
– Син, кош баласын иске бүреккә утыртып, Галләм
абый белән китәргә чыктыгыз. Мин дә сезгә иярдем.
Әллә үзегез белән алдыгыз, әллә, көчләшеп, үзем
сездән калмадым.
– Көчләшеп ияргәнсеңдер. Мин кая барырга
җыенсам да, миннән калмаска тырыша идең.
– Шулайдыр. Галләм абый, син, мин шушы кичүдән
чыктык. Ул чакта кичү минем билдән югарырак, агым
көчле иде. Мин чытырдатып синең кулыңа ябышкан-
мын. Агып китүдән шүрлим үзем. Син: "Курыкма, мин
сине нык тотам бит", – дип, мине тынычландырасың,
һай, ярсу иде кичү!
Бүректәге кош баласы да әледән-әле чырылдап,
тынгы бирмәде. Аны Галләм абый тоткан иде. Кичүне
чыккач, сөзәк кенә комлы ярдан күтәрелеп, Җигән буй-
лап түбәнгә таба киттек. Бер ярты чакрымда Пәриле
Тауасты дигән урын бар иде.
– Әйе, бар иде, – диде абый, мине җөпләп. – Адәм
үткесез шырлык иде анда.
– Шул шырлыкка барып кердек. Өчебез дә яланаяк.
Галләм абый алдан юл яра. Кычытканлыкларны
"уф"та дими үтә. Без аңардан калмаска тырышабыз.
Аяк-кулга кычыткан тигәндә шыңшып куям. Мине юат-
кан буласың: "Егет кеше бирешми ул", – дисең. Те-
шемне кысып түзәргә тырышам. Ниһаять, бер тирәк
янына килеп җиттек. Төбенең юанлыгы минем өч ко-
лач кадәр. Өч-дүрт метр югарыда кәүсәсе икегә ае-
рыла. Базыграк тармагының башында каз оясыдай
ниндидер кош төяге. Шуңа караштырып бераз торгач,
син Галләм абыйга эндәштең:
– Тирәк башына әллә син менәсеңме?
– Юк-юк, – диде Галләм абый, – кичә үзең алып
төштең, бүген үзең мендереп тә куй инде.
Бүрек белән кош баласын аркаңа асып, ботактан бо-
такка баса-баса, тирәк башына менеп киттең. Теге оя
бер егерме биш метрлап биеклектә иде. Мин куркып
та, борчылып та сине күзәттем. Менә бермәл менеп
җитеп, кош баласын ипләп кенә оясына җибәрдең. Ан-
да янә бер бала булган икән. Әллә куанышып, әллә
ризасызлык белдереп икәүләп чыркылдашканна-
ры ишетелә. Син аларны тыңлап торгандай иттең дә
төшү ягына кузгалдың. Шулчак зур кош килеп чыкты
да сиңа омтылды. Канатлары киң, һәрберсе берәр ар-
шин бардыр. Менә-менә сине бәреп төшерер, дип кур-
кып:
– Абый! – дип кычкырып җибәрдем. – Егылып төшә
күрмә!
Галләм абыйның да йөзе җитдиләнде:
– Ах, юньсез кош, каян килеп чыкты?
Ул, минем үтә хафалануымны шәйләп:
– Кайгырма, абыең ул кошка гына бирешә торган
егет түгел, – диде.
Ә син, абый, иске бүрекне болгап, кошны якын
җибәрмәскә тырыштың, теге читкәрәк очып әйләнеп
килгәнче, ботаклар арасына яшеренеп өлгердең.
Кош дәһшәт белән кычкыра-кычкыра, тирәк тирәләп
әйләнә-әйләнә сиңа якынлашырга омтыла. Бота-
клар арасыннан кәкре тырнаклары безгә дә күренеп-
күренеп кала. Ләкин син бернигә карамый түбән
төшүеңне дәвам иттең. Ачыграк урында кош якынрак
килсә, бүрек белән селтәнәсең.
Галләм абый, мине шаярткандай:
– Шәп бүрек бу. Кулында бүрек булганда, абыең ул
кошка бирешми инде! – дип елмайды.
Шактый тынычландым. Шулай да сине күзәтүдән
туктамадым. Бер ун-унбиш метрлап түбән төшкәч,
кош, синең тирәдән очып китеп үз оясына кунды.
Җиргә төшкәч, җиңеңне кайтарып, беләгеңне
күрсәттең:
– Менә, явыз нәрсә, тырнагы белән сыдырып алды.
Киндер күлмәк сакламаса, тырнагы пәке кебек итемне
телеп алыр иде.
Галләм абый белән икәүләп беләгеңә төбәлдек.
Яра урыныннан бераз гына кан саркып тора. Туйга
кадәр төзәлер әле, дигәндәй, кулыңны гына селтәдең.
Шулчак тирәкнең икенче ягына "лап" итеп бер нәрсә
килеп төште. Сагаеп калдык. Тирәкнең артына барып
карасак, ни күзебез белән күрик, муенын сузып теге
кош баласы ята. Шул арада җаны да чыгып өлгергән.
Бу хәлгә исебез китеп карап торганда, Галләм абый
телгә килде:
– Мескенкәйне анасы кабул итмәгән.
– Әнә, тәнендә яралары да бар, – анасы чукыган,
күрәсең, – дидең. Бу хәл сине аеруча тетрәндерде бу-
гай. – Ишеткән идем шул: имеш, баласын кеше тот-
са, кош бизә, аны үзенеке итеп танымый, дип. Чын
икән. Юкка алып килдем. Әнкәйне ничек тә күндереп,
үстерергә кирәк булган.
– Кичә алып кайтмаска иде аны, – дип, Галләм абый
сине шелтәләп алды.
Син башыңны иеп уйланып торган хәлдә:
– Әй, Галләм, булганы булган инде, – дидең. – Ул
кошның ояда янә бер баласы бар. Шунысы үссен инде...
Шушы хәлләрне сөйләп биргәч, абый, җанланып,
чак кына елмаеп куйды:
– Илле елга якын вакыт үтсә дә, ул вакыйганы
хәтерлим. Шунысы да истә: шырлыктан чыгышлый ка-
рагат1 ашап йөрдек. Кап-кара булып пешеп, сыгылып
утыралар иде. Баланга да, шомыртка да бай иде ул
тирә. Әнә ул урыннар моннан күренеп тора.
– Анда бит, абый, бер куак та юк, олпат-олпат унлап
тирәк кенә утыра.
Абый моннан ике чакрым чамасындагы авыл ягына
ишарәләп:
– Тугайлылар бетерде Пәриле Тауастын. Шушында,
Кармыш тавы итәгендә, дуңгыз фермасы төзелде. Сы-
ер, ат көтүләрен дә керттеләр. Шулай итеп, Пәриле
Тауасты да, йөз гектар чамасы башка әрәмәлекләр дә
юкка чыкты. Җигәннең грунт суларын саклаучы, шушы
тирәнең яме, гүзәллеге иде бит бу әрәмәләр. – Абый,
уйга талгандай, Җигән аръягына карап торды да уфта-
нып куйды: – Без гомер буе балан, карагат, бөрлегән
җыйган әрәмәләрне юк иттеләр.
– И абый, ялгызкаенлыларны да яхшырак дип бул-
мый инде. Аблай, Мулла чабыны, Үрге Тегермән
әрәмәләре, туктаусыз маллар таптау аркасында, бик
тә ярлыланды, сирәгәйде, үтәдән-үтә күренеп тора.
– Шулай, энем, без олыгайган саен табигать тә төсен
җуя, ярлылана бара. Кайберәүләр, Шәйгуновлар ке-
бек, табигатьтән умырып алырга гына белә, ә аны
саклау, яклау турында уйламый. Җигән елгасы,
әрәмәләр, таулар, урманнар булмаса, бу авылның ни
яме кала?
– Әйе, авыл яме матур өйләре, урамнары белән генә
түгел, аның күркәм табигате белән дә, – дидем мин.
* * *
Өшеткәндәй итте. Тирәк төбеннән өч-дүрт адымда
гына иске учак көле өстенә коры-сары ташлап, ут ягып
җибәрдек. Янәшәмдә яткан юан гына бүрәнәгә абый
белән янәшә утырып, учак җылысында эчке бер хо-
зурлык, күңел күтәренкелеге кичердек. Кичүдән шы-
быр-шыбыр агым тавышы ишетелә, су өстендә вак
балыкның, ара-тирә эрерәкләренең дә карпулары
күзгә ташлана. Кичүдән түбәндәрәк аргы якта ша-
улап үткән куе камышлык, култык кебек урында су
өстенә түшәлеп яткан төнбоек яфраклары күренә.
Элек Җигәндә төнбоек түгел, камышлар да үсми ди-
ярлек иде. Ярларын иңләп, ярсып ага иде шул елга-
быз. Җигәннең саегуына, агымының салмаклануына,
әлбәттә, кешеләр үзләре гаепле, дип уйладым мин.
Елга буе авыллары тирәсендә әрәмәләр, урманнар
кысылды, Җигәнгә коючы Сикәзе, Рәүзәк, Каламан ел-
галары да саекты, асылда, инешкә әйләнеп калды...
Учактагы коры-сары янып бетеп, ут сүрелә башла-
ды. Абый таяк белән аның күмерләрен болгатып:
– Шушы Җигән буена килсәм, тыннарым иркенәя, –
диде. – Өйдә тәнем сызлаган кебек иде, әле хәл ке-
реп китте.
– Юккамыни, гомер буе бөтен отпускымны, авылга
кайтып, Җигән буенда үткәрәм. Җәй көне бит монда –
җәннәт, санаториең да кирәк түгел.
– Шулай, энем, – диде абый, йөзе яктырып. – Без
шушы якта яшәвебез белән бәхетле. Гаҗәп бит бездә
табигать: елгасы да, күле дә, тавы да, урманы да,
күркәм әрәмәбез дә бар. Әйткәндәй, әйдә әле, Тамьян
әрәмәсенә кереп әйләник. Бер килгәндә, аны да күрик
инде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.