Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
8 гыйнвар , 23:01

Харис ЗАКИРОВ. Ләхет. Хикәя

Ләхетенә сыймый иде Азатның гәүдәсе. Китап әйтә, кеше бакый дөньядагы төп йортына күчү белән, күмүчеләр кабер яныннан кырык адым ара киткәч мәет торып утырыр ди. Торып утыру түгел, баш калкытырга да чама юк монда.

Харис ЗАКИРОВ. Ләхет. Хикәя
Харис ЗАКИРОВ. Ләхет. Хикәя

Май аеның тымызык киче. Агачлар гүя йокыга талып килә. Ник бер яфрак селкенсен дә, ник бер үлән кымшансын. Ел фасылы ягыннан май яз ае саналса да, керсә дә җиһанда чын-чынлап җәйгә күчеш бара. Әнә агачлар гына түгел, җир өсте дә көннән-көн үзгәрә, яшеллеккә күмелә. Яшисе килә! Дөнья матур, дөнья киң ул, мәгълүм шагыйребез әйтмешли.

Балконнан карап, хозурланып торган Алмазны уйларыннан телефон шылтыравы бүлде. Ләкин аңа илтифат итмәде. Чөнки оныгы укырга кергәннән бирле шылтыратучыларның күбесе аңа түгел, оныгына була иде.

– Дәү әти, сине сорыйлар. Тавышы Хәсән абыйныкына охшаган. Телефонда, чыннан да, Хәсән иде.

Тавышы үзенә хас булмаганга карлыгып чыкты:

– Безнең сабакташ Азат үлгән бит. Иртәгә күмәләр, Самосырово зиратына. Соңгы юлга озатырга барабыздыр бит инде? Син нишлисең? – Баш редакторының киңәш сорагандай әйтүе – ул ярымбоеруга, күрсәтмә бирүгә тиң.

– Барабыз, барабыз, ул турыда сүз дә юк, – дияргә ашыкты Алмаз. Нәрсәдән үлгән ди соң, белмәдеңме?

– Өйдә жан биргән. Нидән икәнен хатыны да төгәл генә әйтми. Замана чиредер инде… Йөрәк… Соңгы көннәрдә, төшенкелеккә бирелеп чамасыз эчкән бугай…

Берничә җөмләдән торган шушы сөйләшүдән соң, ул бөтенләй тынычлыгын жуйды. Азат белән бергә укып йөргән вакытларны исенә төшерде. Алмаз, Хәсән, Азат – өчесе дә бергә укыдылар, алар Казан университетының татар матбугаты өчен әзерләнгән төркеменнән иде.

Азат эшләп килгән егет. Яшь аралары бер чама булгангамы, дөньяга карашлары туры килгәнгәме – алар Алмаз белән бик тиз уртак тел тапты, алай гына да түгел, дуслар ук булып киттеләр. Хәтта каникулларның берсендә Азатлар авылына кайтырга да җыенып йөргәннәр иде. Ләкин өченче курсны тәмамлар-тәмамламас көннәрдә аларның юллары аерылды: Азатны армиягә алдылар.

Укуы бүленүгә көенсә дә, тулай торакның кысан бүлмәләреннән котылып, хезмәт итү дигән романтикага сөенгән иде ул.

Армия дигәннән, Азат төзелеш батальонына эләкте. Ватанны яклау, хәрби романтика дип алгысынган егет кулына көрәк тоттырып, измә ясарга куйсыннар әле!

Сабакташы, югары чинлы командирларга дача йортлары салышып, арзанлы солдат хезмәте белән таш йортлар торгызуда катнашып йөргән арада, Алмазлар университетны тәмамлап төрлесе төрле якка таралышып, эшли башлаганнар иде инде. Шулай да Азат белән күрешергә насыйп булган икән.

Казан артындагы якын районда гына урнашканга күрә, Алмаз шәһәргә еш йөри иде. Бер килүендә алар Ленин урамындагы элек үзләре ашап-эчеп йөргән студентлар ашханәсендә очраштылар. Азат та, ниһаять, укуын тәмамлаган, өйләнеп өлгергән, телевидениедә эшли икән. Ул көнне хәл-әхвәл алышып кына калмадылар, Азатларга кунарга ук кайттылар.

Сабакташының торган җире, кайчандыр бакчачылык ширкәте саналып, тора-бара шәһәргә йотыла башлаган урында салынган йорт булып чыкты. Анысын да аларга хатыны ягыннан танышлары табып биргән, анлашылганча, Азат Казан кияве икән.

– Бу өйдә кыш чыгып булмый инде. Ул ике такта арасына пычкы чүбе тутырып салынган куыш кына. Без бит әле бәби дә көтәбез, –диде Азат, зур серен әйткәндәй сөенеп. Ләкин сөенеч төсмерен бик тиз югалтты. – Фатир бирүче берәр оешма булса, моннан башларымны алып качар идем.

Азатның бу сүзләре Алмазны сагаерга мәҗбүр итте. Сабый чагыннан ук татар дөньясына омтылган, Казанны үзенең кыйбласы дип санаган һәм беренче теләгенә – журналист булуга ирешкән кеше шул шәһәрдән башын алып качарлык хәлгә җитсен инде…

Күрешкән мәлдә сынатырга теләмәсә дә, сөйләшеп ачылып киткәч, Азат үзенең тормышында бик тә авыр хәлгә калганын әйтми булдыра алмады. Вакыт-вакыт алар хатынының әтисе йортына да барып торгалыйлар икән. Ләкин озаклап түгел. Бабай кешенең, тол калып яшәве өстенә, күзләре дә сукырайган, болай да тормыш кыерсыткан кеше, билгеле инде, яшьләр белән сыеша алмый. Шуның өстенә, Азат хатынының кияүдән кайткан апасы, фатир яшьләргә кала дип куркып, әтисен һаман-һаман аларга каршы котырта икән.

Болай караганда, фатир ягыннан Алмазның да мактанырлыгы юк, тулай торакта көн күрә. Аерма шунда гына: ул әлегә ялгыз. Ә ялгыз башка кайда да бер дигәндәй…

– Беләсеңме яшьти, сиңа фатир бирердәй бер оешма бар. Тик, Казанда түгел. Теләсәң, киләсе ялда бергә барып кайтабыз, – диде ул дустының күзләренә карап. – Чаллыга күч син! – Анда бер танышым бар. Ул кодалаган иде. «Теләсәң миңа, теләсәң башка газетага урнашырсың. Баштарак кошчылык фабрикасына урнашып торырсың, анда чиратны озак көтмиләр. Урнашырга үзем булышырмын», – дигән иде.

Бу сүзләрдән соң Азатның күзләрендә очкын кабынгандай булды. Аның «башларымны алып качар идем» дигән сүзләре чын күңелдән булган икән.

– Ярдәм итәргә әзер булуың өчен рәхмәт анысы, – диде Азат көрсенеп, шунысын гына анламыйм, мин китәм, син киләсең булып чыга бу Казанга.

Озакламый Алмаз сабакташ дустының Чаллыга барып урнашуын һәм ике ай эчендә фатир алуын да ишетте. Күп тә үтми ул үзе дә Казанга күчеп, балалар газетасында эшли башлады. Сирәк-мирәк булса да районнарга, шәһәрләргә командировкаларга чыккалады. Ә бер көнне аңа Чаллыга барырга, шәһәргә һәм КамАЗ заводына нигез салган кешеләр белән очрашырга, аларның истәлекләрен язарга куштылар.

Сабакташы мул табын әзерләп көтә иде. Тавык итенең кыздырганын да, ысланганын да юнәткән. Хезмәт кенәгәсенә ярыш оештыручы инженер диеп язылса да, асылда кошчылык фабрикасының партия оешмасын җитәкли иде Азат. Әллә дустының килерен белгәч, сынатмас өчен, өстәлгә соңгысын чыгарып куйганмы? Болары хакында Алмаз төпченеп тормады, дустының тормышы рәтләнә башлаганга сөенеп кенә утырды. Тик менә фатир ягын бөтенләй үк хәл ителгән дип әйтерлек түгел икән әле. Утыз квадрат метрдан торган ике бүлмәле фатирның Азатка берсен генә биргәннәр, икенчесендә башка гаилә яши. Шунлыктан кухня, ванна, туалет кебек нәрсәләр тирәсендә еш кына чират барлыкка килә икән.

Юл мәшәкатьләре кичеп, очерк геройлары артыннан йөреп, шуның өстенә әле, очрашу хөрмәтенә бераз кабып та куйгач, Алмазны йокы басты.

«Фабрикага – төнге дежурлыкка барасым бар», – дигән булып, хатынын ияртеп чыгып киткән Азатны сизмәде дә кунак, җыелмалы креслода изрәп калды. «Төнге дежур» дигән сүзләрнең мәгънәсен анлар өчен унике квадрат метрлы бүлмәдә гаиләң белән яшәп, кунак кабул итеп карарга кирәк.

Халык әйтмешли, җыласаң да, җырласаң да үтә торган гомер Алмаз өчен генә яңача була алмады – елларны ашыктырып үтә торды. Эш, гаилә, командировкалар, семинарлар, очрашулар… Шундый очрашуларның берсе аеруча хәтерендә уелып калган.

Журналистлар семинарына яшь хәбәрчеләр алдында чыгыш ясарга Алмазны да чакырганнар иде. Мөнбәр артына үткәч залга күз төшерсә, үз күзләренә үзе ышанмады, алдагы рәтләрнең берсендә Азат утырмасынмы!… Менә сиңа яшь журналист! Хәер, ник гаҗәпләнергә? Семинарларга теге яки бу белгечне яшенә карап түгел, хезмәт стажыннан чыгып чакырганнары билгеле инде. Димәк, Азат фатирга хужа булып калу өчен таләп ителгән унике елны фабрикада эшләп, ниһаять, яшьтән үк омтылган эшенә – журналистикага күчкән булып чыга.

Алар лекциядән соң күрештеләр. Әмма күрешүләре салкын, бик салкын килеп чыкты. Хәтта хәл-әхвәл дә сорашып тормадылар. Азатның үз-үзен тотышы, сөйләшкәндә гел читкә каравы, күзгә-күз текәлгәндә исә үч алырга җыенган кешедәй нәфрәт сирпүе салкынайтты бугай ул күрешүне. Ике ел элек Азат фатирын алыштырып, Яшел Үзән шәһәренә күчкән икән. Әлеге соңгы очрашуда шунысы мәгълүм булды. Аның фатир хакына әрәм үткән унике ел гомере өчен Алмаз үзен гаепле санады…

… Алмазлар Самосырово зиратына билгеләнгән вакыттан иртәрәк килделәр. Май кояшы шактый күтәрелергә өлгергән. Талгын җилдә сизелер-сизелмәс кенә чайкалган агачлардан кала, бу тирәдә бүтән хәрәкәт чалымнары сизелми. Яңа зират турында ишеткәне булса да, аны килеп күргәне юк иде Алмазның. Казанның башка зиратларыннан нык аерылып тора икән бу. Барыннан да элек зурлыгы, иркенлеге белән.

Зур, бик зур икән бу интернациональ зират. Күрәсең, җирле хакимият халык сүзенә колак сала башлаган. Югыйсә, иске зиратларда мәет өстенә мәет күмелә, кабер казыганда кеше сөякләре чыгу кемгә генә мәгълүм түгел соң…

Сул якта татарлар, унда урыслар күмелә икән. Хәер, кайсы милләтнең кайда күмелгәнен төшерелгән ташлар һәм тәре баганалары әллә кайдан күрсәтеп тора.

Әнә – яңа казылган кабер. Чү! Нишләп бу кадәр озын, буйдан-буйга сузылган ул? Игътибар беләнрәк карагач, Алмаз зиратның читендә, урманлыкка терәлеп диярлек торган урында, эксковаторны шәйләп алды. Соңгы елларда, каберне эксковатор белән казыйлар дип ишеткәч ышанмаган иде. Менә үз күзләре белән күрде инде. Бер-ике генә түгел, дистәләгән мәет өчен траншея-кабер (!)

Мәрхүмнең гәүдәсен автобустан алып кабер янына китерү, кирәк- яракларны бушату күп вакытны алмады. Килеш-килбәте, төсе-бите, үз-үзен тотышы белән муллага охшаган карт килеп баскач, Алмазның күңеле булды, димәк тол хатын Азат мәрхүмне шәригать кушканча, олылап күмәргә тели…

Яшьрәкләрдән икәү ләхет сайгагын әзерләргә кереште. Ләкин бу эш шома гына башланмады. Чөнки берәүләр сайгакларны буйга тезәргә тәкъдим итте, икенчеләр аркылы тезелә дип фараз кылдылар. Өзеп, тәгаен генә берәү дә әйтә алмады. Хәтта, теге муллага охшаган карт та дәшмәде. Ул арада кемдер сайгакларның берсен кискәләргә өлгергән иде инде.

Беренче карашка мәшәкатьсез булып күренгән бу эш шактый озакка сузылды. Нарат сайгакларны кискәләргә алынган ир, әллә көче җитмәде, әллә пычкысы үтмәде – бик акрын кисте. «Авыл җирендә бу эшне кабер казучылар алдан ук башкарып куя шул», – дип, Алмаз икенче пычкы белән әлеге иргә булышырга тотынды. Хикмәт чыннан да пычкыда икән. Тешләре ашалып беткән, шуның өстенә, тәмам үтмәсләнгән. Берничә кеше тотынгач, бу эш тә тәмамланды. Инде мәрхүмнең гәүдәсен кабергә индерергә вакыт җитте. Алдан өч кеше кабергә төшеп, йөзләре белән кыйблага карап басты. Мәетне сөлгеләр белән сак кына аска төшерделәр.

Шулчак ләхеткә иңдерүчеләрнең: «Көрәк бирегез әле! Ләхет бик кечкенә алынган бит», – дигән сүзләрен ишетеп, бәхилләшергә килүчеләр өнсез калды. Әйе, ләхетенә сыймый иде Азатның гәүдәсе. Китап әйтә, кеше бакый дөньядагы төп йортына күчү белән, күмүчеләр кабер яныннан кырык адым ара киткәч мәет торып утырыр ди. Торып утыру түгел, баш калкытырга да чама юк монда.

Азатның гәүдәсен өскә күтәрми генә ләхетне зурайтыбрак алуга керештеләр. Сайгак кискәндәге кебек, бу да шактыйга сузылды. Чөнки ләхете тар булган кебек, кабер үзе дә кеше сыяр-сыймас, шуның өстенә траншеяда Азатка кадәр җирләнгән кеше каберенең туфрагы да ишелергә генә тора иде.

Шуннан соң мәрхүм рухына багышланган соңгы йола – Коръән Шәрифтән сүрә укып, дога кылынды. Сүрәне шул ук мулла кыяфәтендәге кеше укыды. Сүз ни хакында баргандыр – аны беркем дә, хәтта заманында дәрелфөнүндә гарәп телен өйрәнеп маташкан Алмаз да аңламады. Коръән гарәпләргә Аллаһы тарафыннан аларның туган телләрендә индерелгән. Үзенең телен дә оныта башлаган татарга кая инде ул гарәпчә анлау, кая инде ул аять кәлимәләренә төшенү! Алай да дога кылу, дөресрәге, ике кул белән битләрне сыпыру күмәк рәвештә башкарылды.

Сәдака өләшенгәч, «Әсгатов Азат (1945-2000) дип язылган тактаны кабер өстенә урнаштырасы гына калды. Чүкеч белән кадак дигән нәрсәләрне онытканнар булып чыкты. Шуңа күрә бу әйберләрне Алмаз үзе юлларга тотынды. Кылка сырма киюе белән башкалардан аерылыбрак торган бер ир көрәкләрне җыеп алган иде. Азат шуңарга дәште. Әмма бу адәмнән кадак, чүкеч сүзләре чыкканчы: «Что-что, говори по-русски», жавабы алданрак яңгырады.

Ул әйберләр чыннан да әлеге кешедә бар иде. Алмаз аның кабер казучы икәнен анлады. Анлады, әмма еллар буена газетада эшләп чарланган – теге яки бу әйбер хакында ахыргача ачыкларга өйрәнгән гадәтенә хилафлык итмичә:

– Значит, могилу вы копали? – дип сорап куйды.

– Да, мы. А что?

– Нишу не так сделали, знаете нишу – куда кладут покойника?

– Знаю, знаю. Мы же с Ахмедом копали. Не я дык, он знает.

Алмаз башка нәрсәләрне сорашмады. Кабер казучыдан аңкыган аракы һәм сарымсак исе болай да күп нәрсәне анлата иде.

 

Фото: islam.kz

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас