Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 гыйнвар , 17:18

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Каланча

Пожарный каланчасыз кулсыз, башсыз кеше кебек тоела миңа.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Каланча
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Каланча

Пожарныйның башында, көнбатыш өлешендә һавага каланча күтәрелеп тора. Биеклеге 12-15 метр чамасында. Тактадан ясалган. Өстә, баскычтан менгәч, тышка чыга торган ишеге бар. Тышта алты почмак итеп, тактадан ярты метр чамасы киңлектә йөри торган урын бар. Тирәләп шунда басып йөреп, бөтен авылны карап була. Ишекне ачып шул йөри торган урынга чыккач та, бер калын гына су чиләгеннән чак кына бәләкәй җиз кыңгырау эленгән. Еллар буе һавада асылынып торып, азрак яшелләнеп күгәргән. Каланчаның эчендә, җилле көннәрдә яңгырдан, кар-бураннан ышыкланып утыра торган урын бар. Дүрт аяклы артсыз бер урындык тора. Менә торган баскыч текә. Һәммәсе 20 данә баса торган басмасы бар.

Иң тәүдә, кемдер алып менде мине каланча башына. Ишектән тышка чыккач, аякка басарга кыюлыгым да, йөрәгем дә җитмәде. Үрмәләп каланчаның тыштагы идәнен бер урадым да, аннан тай тизрәк аска, каты җир өстенә.

Берничә атна узгач каланча пожарныйда минем иң яраткан урыннарның берсенә әйләнде.

Текә баскычтан менеп тышка чыгасың. Җайлап кына, аякларны аз-аз гына кузгатып атлап бөтен авыл өстен карап чыгасың. Каланчадан безнең урам, Вәрис бабайларның кыска урамы һәм Ясаклы урамының Пожарныйга каршы өлеше генә күренә. Мин алып менгән дәреслекләрне кырыма куям да, такта идәнгә утырып укый башлыйм. Бер сәгать чамасы узар-узмас дәресләр әзер.

Авылдан өч чакрымнар ераклыкта көнбатышта, Тәтер авылы ягында күгелҗемләнеп күренгән урман якларына карап утырам. Шул яктан авылга Пугачев гаскәре килгән, шул якка иске юл белән унсигезенче елның җәендә аклардан кызыллар качканнар. Шул яктан алар унтугызынчы елның июнендә акларны куып килеп, Эстәрлебаш янында каты итеп сугышканнар. Каланчадан сул якта урнашкан мәктәп йортыннан чыгып, безнең авыл ирләре бричкаларга, бер полуторкага төялеп пожарный яныннан атларны юыртып үтеп, сулга Вәрис бабайлар урамына, аннан «фонтал»ны урап, калага киткән урамга чыгып сугышка киттеләр… Күбесе кайтмады шуннан.

Аста, Пожарный алдыннан канау уза. Пожарный бинасы бетеп, тыкрык башланган җирдәге канауда, сугышка киткән әтисе улына ташлап киткән кипкесен кочаклап, Бабач Равиле бик озак елап утырган иде.

1952 елны Иркутск хәрби училищесына чыгып киткәч, 60 ел «зимагур» булып читтә яшәдем. Кайткан-киткән елларда берничә мәртәбә Пожарныйга кереп, каланчага менеп, авылны карадым. Авыл зураеп үсеп, инде аның каланчадан күренмәс җирләре дә бар. Бездә торып 8-9 сыйныфларда укыган Мосавир абый пәкесе белән каланча идәненә кисеп язган «Mosavir» дигән исемне сәрмәп, аны искә төшерәм. Кырык өчтә аны сугышка алып киттеләр… Кайтмады.

Пожарный бинасы шихан таштан салынган – әле дә шул урынында тора. Тик каланчасы һәм без яшәгән ике бүлмәсе юк – сүткәннәр. Эченә кергәнем бар, ә менәргә каланчасы юк. Шунлыктанмы икән, Пожарный каланчасыз кулсыз, башсыз кеше кебек тоела миңа; керүен-керәм һәм күңел төшеп акрын гына атлап чыгып китәм. Анда хәзер җиңел машиналар төзәтә торган «Автосервис» урнашкан. Кәсеп итеп, акча эшлиләр элекке Пожарныйда…

«Пожарный» бинасының җаны, рухы юк – беткән…

 

Фото: laishevskyi.ru

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас