Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
7 гыйнвар , 09:20

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (4)

Яр буеннан ике адым чамасы читтәрәк, беләк юанлык кына яшь тирәк төбендә үләннәргә буялган канны шәйләгәч, борчылуым арта төште. Җәнлегем белән ниндидер фаҗига булганмы! Күңелемне әрнү биләп алды.

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (4)
Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (4)

(Дәвамы.)

* * *
Үзем өчен гыйбрәтле дә, кызыклы да бер вакыйга-
ны хәтергә төшереп китәсе килә. Шулай Үрге тегермән
буасыннан югарыга яр буйлап китеп барам. Чалт аяз
җәйге көн, җылы, җиләс. Җиңсез күлмәс кигәнмен, ба-
шымда – берет. Арчылган, шомартылган тал колга –
кулбашымда.
Яр буйлап бераз баргач, әрәмә башлана. Шуннан
Җигән сулга борыла һәм алда, шактый гына арада
тал-тирәк үскән яр буйлары ачык күренә. Әрәмә буй-
лап бер йөз илле метрлап эчтә Җигәнгә аркылы бер
зур тирәк ауган. Шул тирәктән бераз бирерәк ярдан
кемдер суга сикергәндәй булды. Көчле шапылдау
ишетелде, тирә-якка дулкыннар таралды. Мин, ап-
тырап: "Исәр бәндә, тапкан урын су керергә!" – дип
тиргәнеп алдым. Шул урынга барып җитеп, карашым
белән әйләнә-тирәне тикшердем. Беркем дә күренми.
Җигәннең текә яры астында биек аеравыклар* үскән,
су өсте бу урында тып-тын, акмый да кебек. "Әһә, –
дидем мин эчемнән, – монда галәмәт зур җәен булыр-
га тиеш. Ә бәлки, чуртандыр?.."
Шунда ук өйгә кайтып, махсус кармак әзерли башла-
дым. Капрон җепне биш катлап иштем. Аның төбенә
тимерчыбык белән өч япьле зур кармак тактым. Үлеп
бозылырга өлгермәгән чыпчыкны кызу ялкында өттем.
Җәен өчен менә дигән җим инде бу.
Җыенып, икенче көнне Җигән буена киттем. Килгәч,
җебемне сүтеп, иң тәүдә аны яр буендагы беләк юан-
лык яшь тирәккә бәйләп куйдым.
Янәсе, җәенне сөйрәп чыгарырга көчем җитмәсә,
тирәк җибәрмәячәк. Аннан көйдерелгән тургайны кар-
макка яхшылап эләктереп, су эченә, ятуга ыргыттым.
Минем уемча, җәен моны әллә каян ук сизеп, йотарга
тиеш. Шуңа озак көттермәс дип, яр буенда басып торам.
Мондый чакта минутлар әкрен үтә, әмма түзәм:
менә-менә хыялымдагы җәен җебемне гөрселдәтеп
тартыр да ике арада бәйге башланыр. Ниһаять,
үземнән дә олы җәенне сөйрәп чыгарырмын... Әллә
нинди уйлар килә башыма.
Шулай көтәм-көтәм, ә кармагымда бернинди хәрәкәт
юк. Ни хикмәт, дип аптырыйм үзем. Әллә җәен башка
урынга күчкәнме? Төшкә таба түземлегем бетеп, кар-
магымны тартып чыгардым, өтелгән кошчыгыма бер-
ни булмаган. Аны кармагы белән тәүге урыныннан
бер ун метр читкәрәк ыргыттым. Янә җан атып көтәм:
менә-менә... Юк! Кичкә таба, өметем суынып, ярдагы
кармак җебемне чыбык-чабык белән күмеп яшердем
дә кайтып киттем. Җәен-төнен йөреп, азык эзли тор-
ган балык. Булса, мөгаен, кармагыма килеп кабар, дип уйладым.
Икенче көнне иртүк барып җиттем. Кармагымны ни-
чек салганмын – шул килеш тора. Кәефем кырылды,
әлбәттә. Ләкин күңелемдә, монда җәен түгел, чуртан
булгандыр, дигән уй туды.
Кармагымдагы тургайны эре генә чабакка алышты-
рып, Җигән читенә, аеравыклар үскән урынга ташла-
дым. Шактый тирән һәм тыныч урын. Чуртан шундый
ятуны ярата. Янә, ни булыр, дип көтәм. Хәер, озак та
үтмәде, җебемне бер нәрсә кызулык белән тартып,
әлеге буйдан ары алып китте һәм ике колач чамасы
баргач туктады. Дулкынланам, йөрәк күкрәкне бәреп
чыгардай булып тибә. Теге җәен дигәнем чуртан икән,
дип уйлап куйдым. Ниһаять, балыкны ярга сөйри баш-
ладым. Бәй-бәй, нишләп әле бик җиңел?.. Шундый зур
балык ычкынырга омтылмый, боргаланмый микәнни?
Бәлки, картайгач, чуртан шулай тыңлаучандыр... Менә
көткәнем үзе дә күренде һәм шунда ук күңелем төште:
кармагыма терсәк буе чуртан эләгеп чыкты. Бер ки-
лограмм да тартмас. Ачуымнан аны суга ыргытмак-
чы идем. Тик, каһәрең, өч япьле кармакка нык эләккән
икән, ычкындыра алмый җәфаландым. Аңарчы суын-
дым. "Зур булмаса да, балык бит әле ул", – дип, чур-
танны челтәрле савытыма салып куйдым. Моннан соң
кармагыма берни дә капмады. Борыным төшеп, кич
кенә кайтып киттем.
Икенче көнне Зөфәр абыйларга барып, Җигән буен-
да күргән, кичергән хәлләремне сөйләп биргәч, ул ба-
шын чайкап куйды:
– Ай-һай, Җигәндә күптән инде җәен, бигрәк тә эре
чуртан, күренгәне дә, тотылганы да юк. Син күргән
гыйльлә** нәрсә булыр икән ул? Ачыклармын әле, –
диде.
Шуннан соң Уфага киттем. Нәшриятта мөхәррирлек
эше белән мәшгуль булып, Яңа елга гына кайта ал-
дым. Бәйрәмне каршылап, табынга утырганда, абыем
миңа карап елмайгандай итте дә:
– Теге син "җәен" дигән нәрсәне тәки белдем бит, – диде.
Шундук кызыксынып сорадым:
– Йә-йә, нәрсә ул?

– Экологлар Җигәнгә берничә кондыз җибәргәннәр.
Шуларның берсе ярдан суга сикергәндер. Аның кой-
рыгы да бик куәтле. Чумган чакта суга сукса, кеше
сикергәндәй дулкыннар уйната. Син "җәен"гә кармак
салган җирне күзәтеп, шуны ачыкладым.
Җигәндә олы җәен яки чуртан булмавына үкенеч
кичерсәм дә, безнең тирәдә моңа кадәр күренмәгән
җәнлекнең барлыкка килүенә куанып куйдым. Ләкин
иртәрәк куанганмын. Берничә елда кондызлар нык кы-
на үрчеп, Җигән яры буендагы юан-юан тирәкләрне
аударып бетерде, талларны да урыны-урыны белән
чалгы белән чапкандай юк итте. Кыскасы, кондызлар-
дан табигатькә зур гына зыян килә икән. Хәзер инде
аларның санын киметкәндә дә яхшы булыр иде.


* * *
Үрге тегермән буасыннан кырык адым чамасы
түбәндә эре ташлык бар. Халык моннан мунча өчен
йомыркадай шомарган ташларны җыеп ала иде.
Хәзер Җигәннең уң кушылдыгы Каламан елгасы буена
китәләр. Андагы таш шәп кыза һәм эссегә ярылмый,
диләр. Шулайдыр анысы, әмма без гомер буе мунча-
га Түбәнге тегермән ташын файдаландык, бер дә зы-
янын күрмәдек.
Эре ташлык тәңгәлендә Җигән тирән түгел, төбендә
зур-зур ташлар ята. Кайберәүләр шул ташларны
күтәреп, яшеренеп яткан шамбыларны чәнчеп ала.
Мин үзем мондый эш белән шөгыльләнгәнем юк. Таш
актарып йөрүчеләрне хупламыйм, браконьерлыкка
саныйм.
Бу урынга кармак салырга килгәлим. Монда йомры
чабак, сирәкләп аҗау каба. Бер елны суалчанга зур
булмаган чуртан сөйрәп чыгардым. Гомеремдә бер
тапкыр булды мондый хәл.
Эре ташлыктан түбәндәрәк вак ташлык башлана.
Шоссе юл өчен менә дигән материал җәелеп ята мон-
да. Кармак салырга бу якка килсәм, төп төягем шу-
шында була. Эре-эре аҗаулар, кызылкүзләр, йомры
чабаклар каптырам. Эссе көннәрдә су кереп тә алам.
Елга буенда рәхәт, ял итәм.
...Миңа сигез яшь тирәсе иде бугай. Без, берничә ма-
лай, Винер абыйга ияреп, шушы вак ташлыкка килдек.
Талдан җылым ясап, тездән югары суга кереп, таш-
лык буйлап балык сөздек. Ике тапкыр чыгуыбызга яр-
ты чиләк ташбаш, күкйөн, йомры чабак, хәтта берничә
алабуга да кергән иде. Безне гаҗәпләндергәне бер
ташбаш булды. Аның зурлыгы егерме сантиметр ча-
масы иде. Винер абый аны, баш очына күтәреп, исе
китеп, елмаеп карап торды, һәрберебез ташбашны
кулга алып сокландык. Мондый зурны башкача бер-
кайчан да очратмадым.
Әйе, Җигәнебезнең шундый балыклы чаклары бар
иде. Ләкин кырык ел чамасы элек балык әкренләп
азая башлады. Моның сәбәпләрен анык кына әйтә ал-
мыйм. Әмма фараз итәргә буладыр.
Беренчедән, браконьерлар чәчеп үстергәндәй
күбәйде. Шуларга бәрабәр балык тоту буенча ерткыч-
лык кораллары да артты. Икенчедән, елга-күлләрдә
суның составы бозылды, һәртөрле химзаводлар,
предприятиеләр сулыкларны пычратуга, агулауга
үз өлешләрен кертте һәм кертә. Өченчедән, елга-
күлләрне пычратуда колхоз-совхозларның да өлеше
мул булды. Әйтик, безнең Җигән буйлары сөрелеп,
иген чәчелде. Билгеле булганча, Совет чорында
җиргә ашлама мул кертелә иде. Чүп үләннәрен, корт-
кыч бөҗәкләрне юк итү өчен гербицидлар, пестицид-
лар кулланылды. Алар язгы гөрләвекләр, көчле яңгыр
сулары белән елгаларга агып төште. Әле генә уыл-
дыктан яралган, суның өстендә генә йөзеп йөргән
маймычлар ул агудан көтүләре белән кырылгандыр.
Хәер, ул агулар олырак балыкларны да аямагандыр.
Минем өченче фаразны раслагандай, соңгы ел-
ларда басуларга ашлама, агу чыгарылмый башла-
гач, Җигәнебездә маймычлар да, ташбашлар да арта
башлады. Эре балык та күбәер иде, бәлки, браконьер-
лар явы елга, күл буйларын сырып алмаса...


* * *
Бервакыт Үрге тегермән белән Аблай борыны ара-
сында таллар ышыгында шым гына кармак салып уты-
рам. Балык капмый, калкавычым, ичмасам, селкенеп
тә карамый.
Нигәдер уйга бирелеп, онытылып киткәнмен. Бермәл
таллар арасында кыштырдау ишетеп, сискәнеп, сул
ягыма карадым һәм биш-алты адымда бер җәнлек
күрдем. Бәләкәйрәк песи зурлык, кап-кара, йоннары
шундый матур, сокланып карап тордым. Җәнлек тә,
нәрсәдер көткәндәй, миңа төбәлгән. Аны яныма чакы-
рырга теләгәндәй кулымны чак кына күтәрүем булды,
ул шундук суга чумды. Бу көнне башкача күренмәде.
Өч көн үткәч, бу тәңгәлгә янә килдем һәм теге
җәнлекне Җигәннең каршы ярында елгага ауган өянке
тамыры төбендә күреп калдым. Моннан соң да шул
тирәдә күзгә чалынды ул. Оясы да шунда микән әллә?
дигән уй килде башыма.
Ай-ай ярым чамасы вакыт үткәч, әлеге өянке тамыры
төбендә кара җәнлекнең ике баласын да күрдем. Кыр
тычканыннан чак кына зурраклар, төсләре күксел. Ил-
ле метрлап арадан ачык кына күрә алмадым. Бәләкәй
булсалар да хәрәкәтчәннәр, суда бер-берсен куышып,
чумып уйныйлар. Аналары читтән генә карап тора, ах-
ры. Сызгырган идем, җәһәт кенә тамыр астына шыл-
дылар. Үрчем бар, озакламый ишәеп тә китәрләр әле,
– дип куандым.
Сентябрь урталарында авылыма кайткач, әнкәйнең
бәрәңгесен җыешып бетерештем дә, гадәтемчә,
Җигән буена кармак салырга киттем. Күк йөзе бо-
лытлы булса да, көн коры һәм җылы. Җигәнемнең
көмештәй салкын суына, күркәм табигатебезгә сокла-
нып, саф һавасына куанып, рәхәтләнеп кенә йөрерлек көн.
Башта Түбәнге тегермән ятуында кармак салдым.
Торып-торып, бер-ике күкйөннән башка берни дә кап-
магач, моннан китәргә булдым. Кичүдән Җигән аръягы-
на чыгып, Аблай борыны тәңгәлен узып, төбе-тамыры
белән елгага ауган өянке тирәсенә барып җиттем. Бу
тирәдә су тирән генә, элегрәк балык ару гына каба тор-
ган иде. Мине балык кына түгел, теге кара җәнлек тә
кызыксындырды. Әмма яр буендагы үләннәрнең тап-
талуын, яр астында өянке тамыры тирәсендә кеше ая-
гы эзләрен күреп, шомланып куйдым. Яр буеннан ике
адым чамасы читтәрәк, беләк юанлык кына яшь тирәк
төбендә үләннәргә буялган канны шәйләгәч, борчы-
луым арта төште. Җәнлегем белән ниндидер фаҗига
булганмы! Күңелемне әрнү биләп алды. Балык капты-
ру кәефе югалды. Кармагымны җыеп, кайтыр якка ат-
ладым. Йөземнән борчылу китмәгәндер, күрәсең. Әни
янына килгән абыем, моны шәйләп:
– Нәрсә? Балык капмаганга кәефең киттеме? – диде
һәм күзләрен кыса төшеп елмайгандай итте. – Кайгыр-
ма, балык, бүген капмаса, иртәгә каба ул.
– Балык кайгысы юк, абый, – дидем дә теге кара
җәнлек турында сөйләп бирдем.
– Ә-ә, бер түгел, ике чәшке, икеме-өчме бала-
сы да бар иде, – диде абый һәм көрсенеп куйды. –
Күптән күзәтеп йөри идем. Соңгы вакытта күренмиләр
шул. Бәлки, тиреләренә була Шайгуновлар капканга
эләктергәндер.


* * *
Абый яшь чагында, тозак салып, бик күп куян тот-
ты. Сугыш вакыты иде шул. Ач идек. Шул куяннар без-
не күпмедер дәрәҗәдә ачлыктан коткарды. Урманда
алар ул чакта бихисап иде. Басуда да еш очрый, кай-
чак авылга кадәр килеп җитәләр иде.
1950нче еллардан соң куяннар кими башлады. Янә
ун елдан алар, урманнарда да күренми иде инде. Кая
булдылар? Кайберәүләрнең әйтүенә караганда, аш-
ламаны үтә күп куллану урман, ялан җәнлекләренә дә
зур зыян китергән. Куяннар, аларның балалары, ур-
маннардан чыгып, агуланган иген уҗымнары белән ту-
кланып кырылган, имеш. Бу фараз дөреслеккә охшый.
Икенче яктан, үткән гасырның 50-60нчы елларында
браконьерлык икеләтә-өчләтә артты. Моңа мылтыклы,
машиналы кешеләрнең күбәюе сәбәп булды.
1985нче елда бугай, Аблай төбәгендә бер куян
күренгәли башлады. Җәй көне ул иркенләп йөрде
шикелле. Җигән буена чыксам, озын колакларын ар-
касына авыштырып, таллык яныннан чабып үткәне
күренгәләп кала иде. Тик ул көзгә таба юкка чыкты.
"Атып алдылар аны", – диде абый. Ул авыл очындагы
өеннән Аблай төбәген, Җигән буйларын яхшы ук күреп
тора иде. Кешеләрнең оятсызлыгы, мәрхәмәтсезлеге
аны үтә ачындырды.
Янә дүрт елдан, абый миңа бер гыйбрәтле хәл ту-
рында сөйләде.
– Үлҗигән буендагы сыер фермасына төннәрен бер
куян килеп йөри башлады, – дип бәян итте ул. – Салам
эскертендә оя ясап, шунда ял итеп китә иде шикел-
ле. Бәлки, киләчәктә балалау өчен урын эзләгәндер.
Мин, кызыксынып, аның эзләрен күзәтеп тордым. Бу
куянның яшәвен, үрчүен теләдем. Чөнки ул безнең
тирәдә бердәнбер иде. Урманнан чыгып, Җигән,
Аблай төбәге аша шактый озын юл үтеп, ферма са-
ламына ике-өч көнгә бер килеп йөрде. Бирегә бу озын
колакны нәрсә тарткандыр? Бәлки, аңа кирәкле азык
булгандыр...
Куянны кызганып, авылдагы мылтыклы кешеләрне
аңа кагылмаска кисәтеп чыктым. Ләкин язга таба
куянымның эзләре югалды. Ни булды? Бу хәл мине
борчуга салды. Кыш буе эзләрен күреп, исәнлегенә
куанып йөргән идем.
Әле бик тә хәвефләндем. Ә беркөнне иртән,
чаңгыларымны киеп, куянның инде кар күмә башлаган
эзләре буенча киттем. Аблай әрәмәсен үткәч, Җигән
өстендә бозга яткан карда чаңгы эзләре күрдем. Кем-
дер тегеләй-болай әллә ничә тапкыр үткән. Шунда ук
төшендем: куянның фаҗигасе әлеге эзләр хуҗасына
бәйләнгән булырга тиеш. Ашкынып, ярсып, алга –Тар-
хан тавына таба җилдердем. Эзләр тауга менми, сул
яктагы чокыр буендагы калкулыкка илтте. Калкулыкка
күтәрелгәч, беләсең, урман башлана. Имән агачы үсә,
арада чаган, карама, юкәләр дә бар. Эчкәрәк кергән
саен урман куера төшә. Менә кар нык тапталган урын-
га килеп җиттем. Бер читтәрәк кар кып-кызыл булган.
Тетрәнеп куйдым.
Шулай да тирә-юньне карап чыктым. Менә янәшәдә
генә беләк юанлыгы чаган үсеп утыра. Капкынны шуңа
бәйләгәннәр бугай. Шактый тирән эзләре калган. Би-
чара мәхлук, тартышып, чаганның тирә-ягын таптап
тигезләп бетергән. Әһә, куянны капканга эләктереп,
кабахәт бәндә шушында китереп суйган икән. Кан ак-
кан урынга карап, шундый нәтиҗә ясадым.
Безнең тирәне үз иткән бердәнбер куянны юк итәргә
кемнең кулы баргандыр? Абыйны тыңлап, минем дә
кәефем кырылды.
– Әй, абый, синеңчә генә булмый шул, – ди-
дем, көрсенеп. – Ун кеше сине тыңласа, бер хайва-
ны нәфесен тыя алмый, син теләгәннең киресен
эшләячәк. Табигатьне саклау эше безнең илдә начар
куелган. Халыкта ваемсызлык көчле. Шуңа урманда –
җәнлек, елга-күлдә балык бетеп бара.
Абый бераз уйланып торды. Аның йөзенә күләгә ят-
кан иде.
– Шулай инде, – диде ул, кулын селтәп, – табигатьне
кешеләр үзләре һәлак итә, үзләре үк шуның корбаны
булачактыр инде.

Безнең тирәне үз иткән бердәнбер куянны юк итәргә
кемнең кулы баргандыр? Абыйны тыңлап, минем дә
кәефем кырылды.
– Әй, абый, синеңчә генә булмый шул, – ди-
дем, көрсенеп. – Ун кеше сине тыңласа, бер хайва-
ны нәфесен тыя алмый, син теләгәннең киресен
эшләячәк. Табигатьне саклау эше безнең илдә начар
куелган. Халыкта ваемсызлык көчле. Шуңа урманда –
җәнлек, елга-күлдә балык бетеп бара.
Абый бераз уйланып торды. Аның йөзенә күләгә ят-
кан иде.
– Шулай инде, – диде ул, кулын селтәп, – табигатьне
кешеләр үзләре һәлак итә, үзләре үк шуның корбаны
булачактыр инде.

***

(Дәвамы бар.)
*Аеравык – су буенда үсүче үлән.
**Гыйльлә – хикмәт, читенлек.

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (4)
Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (4)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас