(Дәвамы.)
***
Ялга кайткач авылда ялгыз яшәүче әнкәйгә азмы-
күпме ярдәм итәргә тырышам, хет мин барда тыныч-
лап ял итсен, дим.
Яшелчә бакчасының рәшәткәләре искергән, коелып
төшәргә тора. Өченче көн инде шуларны юнәтәм. Ка-
ралтыбызда булган такта-токталарны юнам, шомар-
там, кагып куям. Матурлана ихата. Әнкәй эшемне,
өйдән чыгып, тыныч кына күзәтеп тора. Кояш нур-
ларында аны түгәрәк йөзендәге, яссы маңгаендагы
сырлары тагын да тирәнәйгәндәй күренә. Кайчандыр
озын кара чәчләре, аклары белән аралашып, соры
төскә кергән. Мин эш арасында аңа карап-карап алам,
ә үзем: "И гомер, кешеләрне шулай әкрен генә үзгәртә
шул", – дип уйлыйм. Күңелдән ачыну тойгысы үтә. Мин
соңгы рәшәткәне кагып, әнкәйгә борылам:
– Менә, тирә-якны бераз бөтәйттек, әнкәй.
– Һәлак матур булды, улым! – диде ул куаныч белән.
Әнкәйнең мактавыннан күңелем күтәрелеп:
– Иртәгә, әнкәй, яңа капка да эшләп куярмын, – ди-
дем. – Бүген төштән соң Җигән буена чыгыйм әле?
– Чык, әйдә, улым, – диде ул, хәлемне аңлап. – Әле
дә, өч көн инде беркая барганың юк.
Тамак ялгап алгач, кармагымны көйләп, туп-туры
Аблай борынына китте. Көтү йөреп такырайган ялан
аша тиз үк барып җиттем. Элек килгәндә шактый
җәһәт өерелүче яту бу юлы сизелерлек тынычланган
иде. Җигәндә су да кими төшкән.
Кармагымны әзерләп салырга торганда, Үлҗигән та-
магыннан болайга таба килгән Винер абый күренде.
Ул ерактан ук миңа:
– Нихәл, энем, – дип эндәште.
– Ару әле, Винер абый, – дидем, аның килеп
җиткәнен көтеп. – Ни кырып йөрисең?
Аның йөзе карангыланды:
– Әнә, тамакка мурда салган идем, тагын кемдер
алып киткән. Вәт, мөртәт...
– Борчылма, Винер абый, мурдасыз да яшәрсең,
бер мәшәкатең кимер, – дидем, эчтән генә көлеп.
Кайгысын уртаклашмаганым өчен үпкәләгәндәй итеп:
– Мурда дигәч тә... аны үрү җиңел дип
уйлыйсыңмыни? – диде.
Мин, аның сызлануын күреп, чыннан да кызганып
куйдым. Кеше ниндидер өметләр белән мурда үрә,
әмма хезмәтенең җимешен күрми.
Ә беркөнне Винер абый Җигән буенда кунарга була:
исәбе – аңа тынгы бирмәүчене тотарга. Ул кичтән учак
ягып, алып килгән "ярты"сыннан әкрен генә сыйланып
утыра, һәм, шулай утыра торгач, ничек авып киткәнен
дә сизми кала. Иртән уянып, тирә-ягына караса, мур-
дасы яр башында ята. "Ах, мөртәт!" – дип үртәнүдән
уза алмый бичара...
– Мурда үрү җиңел түгел, – дидем мин җитди төстә,
һәм, бераз шаяртырга уйлап: – Менә шуның өчен мур-
да үрү белән булашмаска кирәк, – дидем. – Табигать-
не корытучы да, браконьер да булмассың.
Винер абый, кәефе кырылып, кулын гына селтәде:
– Әй, энем, табигать турында берәү дә уйламый
ул. Син дә башыңны катырма. Теләсәң-теләмәсәң
дә Җигәндә балык бетәчәк, су кимиячәк. Бу кадәр
тәртипсез кылануга елгада нинди җан иясе калсын?
Ял көннәрендә Җигән буе тулы машина, һәр машина-
лы кешедә – ау, кайберләрендә – җылым. Ауны төнлә коралар...
Бу сүзләрнең хаклыгы минем өчен сер түгел. Тынып
калдым. Шулчак Винер абый, Җигән аръягындагы зур
булмаган Тархан тавына күрсәтеп:
– Карале, таудан төлке төшеп килә, – диде.
Карашымны шул якка төбәп, мәзәк итеп тордым:
төлке тауның тар гына сукмагыннан түбәнгә җилдерә
генә. Ара ерак булмагач, яхшы ук күренә.
Төлке тау астындагы әрәмәгә кереп югалгач, Винер
абый сүз башлады:
– Менә хәзер Җигән буена килә ул, су эчә, кайчак-
та суга төшеп йөзеп, безнеңчә әйткәндә, су кереп ала.
– Үткән юлы килгәндә күрдем мин аны, – дидем. –
Сәер җәнлек...
– Әй-йе, – диде Винер абый көрсенеп, – кешедән
куркып бармый. Бер юньсезе һәлак итә инде аны.
– Әлегә, җәй мәлендә тимәсләр. Әле аның тиресе
нәрсәгә ярый?
– Ярыймы-ярамыймы, берәр юньсез бәндәнең,
мәхлукны эләктереп калырга тырышуы мөмкин.
– Ихтимал, син хаклыдыр, Винер абый.
– Хаклымын, әлбәттә. Әйткәндәй, узган елда бер
зур болан шул ук Тархан тавыннан төшеп, Җигәннән
көн саен диярлек су эчә иде. Гел караңгы төшәр ал-
дыннан гына килә иде. Быел күренми. Браконьерлар
кыш атып алган, ахры. Ә бит элек, Совет заманында,
пошилар күбәйгән иде, хәтта авыл янындагы Олы-
сазга килеп чыга иде. Хәзер юк, урманда да барлы-
гы тоелмый. 90нчы елларда башланган законсызлык дәвам итә.
Винер абыйның йөзендә хәвеф чагыла түгелме?
Әйе. Эчкече дигән даны чыкса да, уйлый да, табигате-
без өчен борчыла да икән әле. Аңа ихтирамым артты.
Ялгыз башы тормыш кичереп, кайчак хәмер белән ар-
тыграк мавыкса да, беткән кеше түгел ул, кирәк урын-
да үз сүзен әйтерлек шәхес. Ә батырлыкта, кыюлыкта
аңа тиңнәр күп түгел. Моны яхшы беләм. Их, шушы
Винер абый кебекләрне табигатьне саклау буенча
берәр иҗтимагый оешмага берләштереп, тиешле хо-
кук биреп, вакыт-вакыт рейдка чыгарасы иде! Бәлки,
браканьерлар юлы киселә төшәр иде. Хәмергә дә су-
ынырлар иде, мөгаен...
Шулчак Җигән аръягындагы таллыктан төлке килеп
чыкты. Аһ, "сары шайтан"! Нинди матур ул! Эсседән
әлсерәгән, ахры, телен салындырган. Ялбыр койры-
гын торбадай артка сузып, ашыкмый гына елга буе-
на килде. Безгә игътибар да итми. Хәер, шулай кебек
күренсә дә, ул, әлбәттә, безне күрә, алай гына түгел,
карашы белән бөтен тирә-юньне иңлидер әле.
– Ай-һай-һай, – дип аптырый Винер абый, – аның
өчен без бармы-юкмы, исе дә китми, әй.
Мин үземә дә аңлашылмаган эчке бер куаныч белән:
– Әйе шул, бигрәк кыю төлке, – дидем.
Ә "сары шайтан" әүвәлгечә су эчте, тирәнгәрәк ке-
реп, безнең якка шактый ук якынаеп йөзеп әйләнде.
Мин, борчылып: "Болай булса, бер явызның корбаны-
на әйләнә бит бу", – дип, җирдән беләк буе агач кисәге
алып, төлкегә томырдым. Миңа гаҗәпләнеп карап тор-
ган Винер абыйга:
– Кешеләрдән курыксын азрак, – дидем.
Ул арада төлке җәһәт кенә җилдереп таллык ара-
сына кереп югалды. Бераз шүрләде, ахры. Үземнең
гамәлем өчен үкенеп куйдым. Кешеләр бу мәхлукка
тимәсен белсәм, әлбәттә, моны эшләмәс идем...
Винер абый Җигән буйлап югарыга менеп китте.
"Мурдамны кая гына яшерсәләр дә табачакмын", – диде ул.
Мин Аблай борынында кармак салып калдым. Балык
капмый диярлек. Әллә нидә бер генә күкйөн калкавыч-
ны шаяртып, суалчанны өзгәләп китә, кайчак кармак-
ка эләгеп чыга. Минем кебек балык дип түгел, ял итү
өчен килгән кешегә монысы да ярап тора.
Менә бермәл кыйбла якта кара болытлар күренде,
җил чыкты. Кәефем кырылды. "Озакламый яңгыр явар,
ахры", – дип, җебемне урый башладым. Шунда Тархан
тавы астындагы әрәмәдә мылтык тавышы яңгырады.
Тетрәнеп, шул якка төбәлдем. Тик куак, тирәк арасын-
нан нәрсә күрәсең? Бераздан янә аттылар. Бер каһәр
сукканы теге төлкене эзәрлеклидер, башкача булмас,
дигән уй күңелдән үтте. Ату янә кабатланды...
Энә очыдай гына яңгыр сибәли башлады, җил тын-
ды. Мин, борчылып, Җигән түбәненә атладым. Түбәнге
тегермән үрендә кичү бар, әлеге аучы шуннан чыгар-
га тиеш, дип фараз иттем. Яр буйлап бераз баргач,
тирәкләр арасында "ГАЗ-69" машинасын күрдем. Ә-ә,
бу бит теге кара кешенеке, дип уйлап алдым һәм кичү
тәңгәлендә хуҗасын көттем. Ул озакламый Җигән аръ-
ягыннан, таллар арасыннан килеп чыкты. Аякларын-
да биек кунычлы резин итекләр, соры джинс чалбар,
шундый төстә күлмәк кигән, җиңнәре сызганулы. Бер
кулбашында – мылтык, икенчесендә – төлке. Йөрәгем
"жу" итеп китте. "Аһ, каһәр суккыры, һәлак иткән бит
төлкене!" – дип нәфрәтләндем. Теге бәндә, шаптор-
шоптыр кичеп, миңа якынлашкач:
– Вы уничтожили красу нашей природы! – дидем. –
Бессердечный человек вы!
Каракай минем яннан үтешли, кашларын җимереп,
кечкенә кара күзләре белән йөземне бораулап:
– Молчи, козел, тебя не спрашивают, – диде, теш
арасыннан.
– Однако, вы – сволочь! – дидем, ачуым кабарып.
Теге, машинасы яныннан миңа борылып:
– "Молчи", – сказал тебе, козел! Еще что-нибудь ска-
жешь, расстреляю и тебя! – дип акырды.
Күренеп тора, бу аләм белән сүз озайтуның
мәгънәсе юк. Күңелемнән рәнҗеп, кайтыр якка атладым.
Үрге тегермән дә бар иде
Үрге тегермән Түбәнгесеннән чакрым ярым чама-
сы ераклыкта урнашкан иде. Ни хикмәттер, буасының
бер өлеше һаман бар. Кәвез тирәсендәге субай белән
кагылган имән баганаларның төпләре дә күренгәли.
Өске якларын төзелеш хаҗәтенәме, утынгамы кисеп
алганнар.
Үрге тегермән сугыш башлангач та туктатыла. Мин
аның ук кебек төз бүрәнәләрдән салынган буш бина-
сын хәтерлим. Без, җиде-сигез яшьлек малайлар, шул
бинаның эчендә шаярып, куышып уйнап йөрдек. Икен-
че бер килүебездә ул юкка чыккан иде. Колхоз сүтеп
алган, диделәр. Ул вакытта безнең авылда өч колхоз
бар иде. Тегермән кайсысының милке булгандыр?..
Моннан егерме-егерме биш ел элек Үрге һәм Түбәнге
тегермәннәргә бәйле бер вакыйганы сөйләгәннәр
иде. Үргесендә күрше Дмитриевка авылыннан Нико-
лай исемле урыс тегермәнче булып эшләгән. Ул ха-
тыны Соня белән тегермән өендә яшәгән. Түбәнгенең
тегермәнчесе Мөхәммәт ниндидер йомыш белән алар-
га килгән. Чибәр һәм сөйкемле Соняны күрү белән,
Мөхәммәт аңа һушы китеп гашыйк булган. Берничек
тә күңеленнән чыгара алмагач, йомыш табыпмы, бо-
лай гынамы Үрге тегермәнгә кабат-кабат барып йөрер
булган. Ниһаять, бер очрашуда Мөхәммәт үзенең
мәхәббәтен Соняга ачып салган һәм, гаҗәпкә каршы,
хатын да аны бер күрүдә яратуын белдергән. Шун-
нан соң ике гашыйк өйләнешкән. Белүемчә, аларның
дүрт кызы булган. Тагын да булыр иде, бәлки. Тик су-
гыш башлангач, Мөхәммәт фронтка китә һәм әйләнеп
кайтмый. Чагыштырмача яшь килеш ирдән калган Со-
няга (авылда аны Сәгыйрә дип йөртәләр) күз салучы-
лар, хәтта соратучылар була. Ләкин ул Мөхәммәткә
хыянәт итми, үлгәнче аны көтә.
Түбәнге һәм Үрге тегермән буйларыннан үткәндә еш
кына Мөхәммәт белән Соня-Сәгыйрәнең мәхәббәте
турында уйлап, күңелем моңсуланып куя. Гомер
юлымда миңа андый мәхәббәт насыйп булмады. Ә
бит тормыш кайнар һәм хыянәтсез сөю белән гүзәл.
Миңа Мөхәммәт һәм Соня-Сәгыйрәнең кече кы-
зы Хәлимә белән бер сыйныфта укырга туры кил-
де. Гаҗәп чибәр, итагатьле кыз иде ул. Бәхетле
булды, дип әйтә алмыйм. Тормыш иптәшен сайлау
мөмкинлеге зур иде аның. Тик, ни өчендер, өч сый-
ныф кына белеме булган Бәдгытдин абзыйга кияүгә
чыкты. Аны мин малай чагыннан беләм. Ул бик тыныч,
аз сөйләшүчән кеше иде. Әмма гаилә коргач, нигәдер
эчкегә тартылды. Ә эчеп алса, танымаслык булып
үзгәрә, котырынып, гаиләсен туздыра. Андый чакта
Хәлимә балалары белән күршеләренә кереп яшеренә.
Балаларын үстереп, кеше иткәч кенә, көтмәгәндә,
кан басымыннан вафат булды. Көйсез тормышының
кәсәфәте* иртәрәк алып киткәндер. Хәлимә турында
уйласам, күңелемә шундый фикер килә: затсыз бәндә
затлының кадерен белми торгандыр, күрәсең.
Моннан ике ел чамасы элек Бәдгытдин абзый
да дөнья куйды. Аның яхшы бер гамәле хәтеремә
сеңеп калган. Армиягә киткәнче ул авыл малларын
көтте. Көтүне беркайчан да Җигән буе әрәмәләренә
кертмәде. Моны Бәдгытдин экология буенча гыйлем-
ле булган өчен түгел, борыннан килгән йола буенча
эшләгәндер. Борын-борыннан әрәмәләрне, урман-
нарны, су чыганакларын малдан таптату гөнаһ санал-
ган. Ә хәзер шул изге йола санга сугылмый.
Шул ук Бәдгытдинның бер гөнаһлы эше дә күз ал-
дымнан китми. Армиядән кайткач, ул, Ялгызкаен
МТСында оештырылган курсларга йөреп, трактор-
чы һөнәрен үзләштерде һәм пенсиягә чыкканчы "ко-
рыч ат"тан төшмәде. Тырыш, тыңлаучан механизатор
булуын ишеткәләп тордым. Бу җәһәттән аңа сүзем
юк. Тик бервакыт Бәдгытдин абзый Җигән буе яла-
нын яр буена бик якын ук, ун метрлап кына калдырып
сөргән. Җитмәсә, бер чокыр, сөренте җир аша үтеп,
ярга килеп тоташа. Язгы мәлдә, көчле яңгырлар яу-
ганда кара җир белән ашлама, гербицидлар Җигәнгә
шул чокыр аша агып төшәчәге көн кебек ачык. "Кы-
зыл таң" гәзитендә эшләгән чагым. Ленин исемендәге
колхоз рәисе Кашфулла Янбәковны күреп, экология
таләпләре бозылуы хакында әйткәч:
– Ярый, тракторчыларны кисәтермен, киләчәктә
Җигән буеннан ераграк сөрсеннәр, – диде һәм,
җилкәсен кашыгандай итеп:
– Райкомнан чәчүлекләрне киңәйтергә кушалар.
Шуның кәсәфәте инде бу, – дип өстәде.
Ихтимал, Җигән буен шулай сөрергә рәис үзе куш-
кан булгандыр.
* * *
Үкенечле бер истәлек хәтеремдә йөри. Үрге
тегермәннең буа калдыгында кармак салып торам.
Кояш баюга таба бара, тирә-ягым тып-тын, бары ара-
тирә балыклар бу тынлыкны сискәндереп куя. Менә
көтмәгәндә миңа якын гына, суны галәмәт дулкын-
ландырып, бик зур балык үтеп китте. Аның тирәсендә,
көмеш тәңкәләрдәй, чабаклар як-якка сибелде. "Әһә,
монда бер "аждаһа" бар", – дидем мин эчемнән һәм
кесәмнән капрон җепле буйлаткычымны алып сүтеп,
кармагына бер чабакны эләктереп, теге "аждаһа"га
чамалап ташладым. Чак кына көттем дә тартып чы-
гармакчы булдым. Теге башын да бормады, карма-
гымны өзеп алып калды. Моннан соң капрон җебемне
дүрт катлап, яңа кармак тактым. "Хәзер өзеп кара,
"аждаһа", – мин әйтәм, – бу җеп белән сине генә түгел,
бүрәнә сөйрәтергә була!"
Янә бер чабак белән кармагымны елгага ыргыттым.
Бераздан җебем бик нык тартылды һәм "аждаһа"м
эчкәрәк кереп китте. Аңа шулай ирек бирдем. "Чаба-
гымны йот әйдә!" – дим. Әзрәк көткәч, түземлегем бе-
теп, "аждаһа"ны сөйрәп чыгармакчы иттем. Җебемне
чак кына тартуым булды, теге капыл дулап, суга капла-
на яздым, шомланып куйдым. Шулай да "аждаһа"ны
үземә таба сөйри башладым. Шактый авыр, карышса
да миңа буйсынырга мәҗбүр. "Болай булгач, алам мо-
ны", – дидем эчемнән. Менә аның башы күренде һәм
ике күзем дүрт булды: ким дигәндә, бер метрлык чур-
тан. Үрелеп алырдай гына ара калгач, ул "шап" итте-
реп койрыгы белән сукты да күз ачып йомганчы юк
булды! Өзелгән дүрт катлы капрон җебем пәке белән
кисеп алынган кебек иде.
Бу вакыйгага утыз елдан артык вакыт үткән. Бар
иде заманалар: Җигәнебездә еш булмаса да, мондый
балыклар да очрый иде. Ә хәзер шуларны хәтерләп
үкенергә генә кала.
***
*Инабат (диал.) – ихтирам, оят.
**Кәсәфәт – нинди дә булса эшнең яки күренешнең начар
нәитиҗәсе, йогынтысы.
(Дәвамы бар.)
И. Нигъмәтҗанов рәсеме.