Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
5 гыйнвар , 09:20

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (2)

Шунда ул су өстендә корсагы белән әйләнеп яткан зур чуртанны күрә. Саңагының, койрыгының сизелер-сизелмәс селкенүенә караганда, ул тере була. Ягъфәр агай, чишенеп, суга чума. Чуртанга якын килүе була, теге шундук сыртына әйләнеп йөзә дә китә. Әмма ерак бармый, янә корсагын кояшка ялтырата.

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (2)
Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (2)

(Дәвамы.)

Аблай борыны һәм кыю төлке
Җигән яры буйлап агым үренә атладык. Көтү
йөргәнлектән, аяк асты тап-такыр. Бары анда-санда
әрсез тузганак чәчәкләре күзгә ташлана. Җирдән бар-
мак башыдай гына үлән үсентеләре баш төрткән. Яз
шул, һәр адымда ул үзен сиздерә. Әнә, Җигән аръ-
ягындагы таллыкта ниндидер кошлар күңелле чутыл-
даша. Мине яз кәефе, туган як күрке биләгән. Ә абый
бөтенләй икенче нәрсә турында уйлап килгән икән.
Ул, борчылгандай:
– Язгы ташуларда Җигән гел бу як ярны җимерә.
Көтү йөртә торган яланны кысрыклый, – диде.
Мин Җигән аръягына карап алдым: анда киң генә
ташлык, арырак куе таллык барлыкка килгән. Элек
алар юк иде.
– Әйе, – дидем мин, абыйны җөпләп. – Әмма болар
зур бәла түгел. Әнә Җигән аръягындагы урманнар-
да имәннәр, чаганнар, карамалар корый. Сугыштан
соң бәләкәй чана, кул арбасы белән урманга барсаң,
көндез чыра яндырып та коры агач табуы кыен иде.
Хәзер коры утын җитәрлек.
– Тик утынның почеты китте, – диде абый. – Халык
газга күчте. Шулай да урманга тынгы юк. Кайберәүләр
агачны лесниктан да сорап тормыйча кисә.
Шулчак сугыш чорын һәм аннан соңгы йотлык ел-
ларны хәтергә төшердем. Чабата, мунчала өчен күпме
юкә һәлак ителә иде. Ничек кенә сакларга тырышма-
сын, барыбер урлый идек. Чөнки ул чорда чабатасыз
яшәп булмый, аркан, бау ишәргә дә мунчала кирәк.
Шуңа карамастан, чи юкәне кисәргә рөхсәт ителмәде.
Тотылган очракта заманы өчен зур гына штраф са-
лынды.
Мин шулар хакында сөйләгәч, абый көрсенеп куйды:
– Ул заманда халык мәнфәгате, халык тормышын
җиңеләйтү турында уйлаучы бөтенләй булмады.
Хәзер тормыш иркен. Агачны лесниктан сорап тиешле
урыннан кисәргә мөмкинлек бар.
Шунда сүзебез бүленде. Аблай борынына җитәрәк
берәү чирәмгә яткан җиреннән каршыбызга торып басты.
Бу – күршебездә яшәүче Винер абый иде. Буй-
га уртачадан түбәнрәк. Үзе юантык гәүдәле, зур ба-
шында чәчләр тузынкы, араларында чал бөртекләр
күренә. Озынчарак йөзендә кечкенә, бераз гына
бөкрерәк борын, бит алмалары симез кешенеке кебек
өрелеп тора. Әмма күз кабаклары шешенке, төн йо-
кламаган кешене хәтерләтә.
– Нихәл, Зөфәр абый? – дип, ул башта абыйга, ан-
нан миңа кулын бирде. – Кармак салырга чыктыгыз-
мы? – дип сорады да, җавапны да көтми, карашын
миңа төбәде: – Йә, энем, исән-сау кайттыңмы?
– Йөгереп кайттык, – дидем мин.
– Шәп булган! Маладис!
Абый, аның йөзенә карап:
– Нәрсә, Винер энем, төнлә юньләп йоклый
алмадыңмы әллә? Шешенеп беткәнсең, – диде.
– Йокладым ла ул, кичә нык кына "төшерелгән"
иде, бүген баш төзәтергә рәт юк. Балык кермәдеме
икән дип, мурданы карарга килгән идем, миңа кадәр
өлгергәннәр. – Бераз арырак яр башында яткан мур-
дага күрсәтеп, уфтанып алды:
– Яр башына ташлап киткәннәр, мөртәтләр.
Зөфәр абыйның йөзендә үкенечме, кызганумы ча-
гылды.
– Их, энем, – диде ул, – шул "төшерү"ләреңне
туктатсаң иде. Бу хәл сине һәлакәткә алып бара бит.
Винер абый, бу сүзләргә үпкәләгәндәй:
– Әй, Зөфәр абый, син дә акыл өйрәтмә инде. Ни-
чек телим, шулай яшим. Мин – вольный казак, – диде.
– Син – безнең туган, Сабитовлар нәселе. Мин сиңа
абый кеше. Киңәшемне мин дә әйтмәсәм, кем әйтә?
Кемгә кирәк син? – диде абый коры гына.
Винер абый канәгатьсезлек белән нәрсәдер мы-
гырдады. Ничектер уйга бирелеп, аны юньләп
тыңламадым. Шушы минутта аның флоттан ялга кайт-
кан чагын күз алдымнан үткәрдем. Нинди сәламәт,
күркәм матрос иде! Иңбашлары киң, беләк мускулла-
ры кабарып тора. Көрәш буенча Ерак Көнчыгыш хәрби
флоты чемпионы. Шул вакытта без ай буе диярлек
бәрәңге бакчасы артындагы чирәмдә көрәш белән
шөгыльләндек. Ул миңа классик көрәш алымнарын
өйрәтергә тырышты. Мин спортның бу төрен яратам
һәм Винер абыйны хәлдән тайдырмыйча туктамый
идем. Ә алдагы, унынчы сыйныфны тәмамлаган ел-
да авыл сабантуенда шактый уңышлы чыгыш яса-
дым, бер-бер артлы өч егетне күтәреп бәреп, ару гына
бүләк алдым.
Әле Винер абыйның тузган чәченә, төсе качкан
йөзенә, шешенке күз кабакларына карап: "И Винер
абый, кайчан, кайда болай югалттың икән матрос
чагыңдагы матурлыгыңны?" – дип уйлап алдым. Ихти-
мал: "Еллар, энем, еллар..." – диярсең син. "Юк, еллар
гына түгел, "яшел елан" да синең күркеңне урлаган
бит", – дип, ачынып куйдым.
Ул арада Винер абый мурдасы янына барып, аны
Җигәнгә ташлады да яр буенда яткан юан гына киртә
белән батырып куйды. Абый белән мин дә аның яны-
на килдек. Суга батырылган мурдага карап алдым да:
– Винер абый, шул мурдаң белән булашмасаң да
ярар иде инде, – дидем, – браконьерлык коралы бит ул.
Күзләре зур ачылып, кашлары өскә күтәрелде:
– Мурда нинди браконьерлык коралы булсын?
Әнә – браконьерлык коралы. – Ул кулының кискен
хәрәкәте белән Җигән үренә күрсәтте: – Таллык буен-
да – Инсафның, Түбәнге тегермән үрендә – Әнвәрнең,
Түркечтә – Фәриснең, Кызыл яр астында безнең оч
Мирхәтнең алтмышар-җитмешәр метрлы аулары. Ә
Җигәннең Агыйдел тамагында Морак, Карлы авылла-
ры браконьерлары елганы ау белән тутырган. Балык
безгә ничек килеп җитәдер? Бу бер могҗиза...
Винер абый санап киткән егетләрнең һәрберсе миңа
таныш, бер-икесе белән дусларча мөнәсәбәттәбез.
Аларны гына гаепли алмыйм. Гомум һәм тиешле кон-
троль булмаганда, беркем беркемгә сүз әйтми, браконьерлык
тантана итә.
– Әнә шул ерткычлык кораллары куллану аркасын-
да Җигәндә балык бетеп бара, – дидем мин эчке бер
әрнү белән. – Җәй көннәрендә юньләп кармакка да
капмый. Капса да вак-төяк кенә.
– Кайгырма, энем, – диде Зөфәр абый, – браконьер-
лар берчак туктаячак ул.
– Кайчан? Ничек? – дип сорыйм.
– Җигәннән соңгы маймычны тоткач та туктаяча-
клар.
– Ә-ә, – дидем мин, абыйның кинаясен аңлап, – алай
да тиз генә туктамаслар, ау һәм җылымнары белән
балыксыз калган Җигәнне дә болгатып азапланырлар.
Браконьерлар тынгысыз халык бит ул.
Винер абый да, сүзгә кушылып:
– Дөрес әйтәсең, энем, браконьерлар оятсыз халык, – диде.


* * *
Аблай төбәге – минем өчен истәлекле, кадерле
урын, табигатьнең гүзәл почмагы. Аны ярым боҗра
рәвешендә Үлҗигән (Үле Җигән) күле уратьп алган.
Шушы ярым боҗра эчендә яшел тал, шомырт, ба-
лан, гөлҗимеш, карлыган, бөрлегән үсә. Араларында
сирәкләп өянке, тирәк, зирек очрый. Соңгы елларда
әрсез америка чаганнары да күренә башлады. Нәкъ
уртада өч гектар чамасы ялан бар. Анда җир җиләге
уңа.
Шушы гүзәл төбәк, аеруча Җигән буйлары, әрәмәләр
рәхимсез рәвештә сыер көтүеннән таптатыла.
Көтүчеләргә тиешле аңлатма бирелсә, бәлки, Җигән
буйлары тыныбрак калыр иде.
Аблай борыны шушы Аблай төбәге янында, без Ви-
нер абый белән очрашкан урында, Үлҗигәннең бер
очы тамак аша Җигәнгә тоташа. Елганың сул яры та-
мак тәңгәлендә борын булып суга кереп тора. Хәзер
бу борын юк, язгы ташкыннар аны тигезләде. Әмма
исеме калды.
Бу урынны һич онытасым юк. Миңа ун яшь тирәсе
иде. Күрше малайлар белән Аблай борынына кар-
мак салырга бардык. Тере ташбашка чуртан яки аҗау
белән опты каптырмакчы булдык. Менә, кармаклары-
бызны салып, яр буенда тезелешеп утырабыз. Бераз-
дан җебемне каты гына тартып, нәрсәдер ташбашлы
кармагымны эчкә алып кереп китте. Әзрәк барды да
туктады. "Бер-ике минут көт, – ди Сәйфетдин күршем.
– Чуртандыр ул. Әкрен генә ташбашыңны йота". Мин
түземсезләнеп көтәм, дулкынланам. Беләк буе чур-
тан булса, киҗе-мамык җебем түзәр микән? Тешләре
белән чәйнәп өзмәсме? Шулай хәвефләнеп, карма-
гымны ярга тарта башлыйм. Тик нигә бик җиңел? Әллә
балыгым ычкынды микән? Әмма тиздән каләм зурлык
кына чуртан килеп чыккач, аптырап калдым. Малай-
лар, шаяртып:
– Зурны көткән идеңме? Сиңа шунысы да яраган, –
дип көлеште.
Кәефем кырылса да сиздермәдем. Алай гына түгел,
шаярткандай итеп:
– Ә миңа хәзер зуры каба, кило ярымлысы, – дидем.
Кармагыма тере ташбаш эләктереп, бер ун метр
елга эченә ташладым. Бу юлы да озак көттермәде:
җебем сизелер-сизелмәс тартылып куйды:
Малайларның күзе миңа төбәлде.
– Тагын бер чуртан – "каләм" шаяртадыр, – диде
Сәйфетдин.
– "Каләм" сиңа, – дидем мин үчекләгәндәй, – зур
чуртан, кило ярымлысы.
– Андые сине урап үтә инде ул, – диде Әмир, елма-
еп.
– Урап үтми торсын әле, – дидем дә күз иярмәс
тизлектә кармактагы балыкны ярга тарта башладым.
Менә, ялтырап беләк буедай зур чуртан килеп чыкма-
сынмы?! Мин аны саңагыннан тотып, ярдан читкәрәк
ташлап, исем китеп карап торганда, күзләрен тозлан-
дырып, иптәшләрем минем янга килеп җитте.
– О-о, шә-әп чуртан! – диде Сәйфетдин, балыкны ку-
лына алып. – Ару-у, кило ярым тарта, артык та булма-
са!
– Күрәзәлегең бар икән, – диде Әмир дә.
Ә мин ике чуртанымны саңакларыннан япьле сыек
талга эләктереп, авылга, үземнең табышымны әнкәйгә
күрсәтергә йөгердем. Бу мин тоткан зур балыкларның
тәүгесе иде.


* * *
Без балыкны язын Түбәнге тегермән буасында, ә
җәй көнне Җигәннең төрле урыннарында тота идек,
һәвәскәр балыкчы бары тик бер урынга гына ябышып
ятмый ул.
Аблай борыны – балыклы һәм яраткан урыннарымның
берсе иде. Бу урынга бәйле истәлекләрем байтак.
Тик минем өчен кызык та, кызганыч та булган берсен
генә хәтергә төшереп китәсе килә.
Июнь башы иде бугай. Көн кояшлы, җылы, яр бу-
енда ямь-яшел үлән калыккан. Түбәнге тегермәннән
Аблай борынына килдем. Бәләкәй чиләгемдә унлап
ташбаш йөзеп йөри. Берсен кармагыма эләктереп яр
астына ташладым. Шунда ук ташбашымны нәрсәдер
эләктерде, сизми дә калдым. Соңыннан су дул-
кынын гына шәйләдем. "Нинди хикмәт бу?" – дип
гаҗәпләндем. Шулай да күтәрдем. Бернинди авырлык
та тоймадым. Аптырап калдым. Ташбашым да, карма-
гым да юк. Өзеп алып калган бит, каһәрең, тоелмады
да, ичмасам.
Икенче кармагымны тагып, ташбаш белән салуым
булды теге нәрсә монысын да "йотты". Ике катлаган
капрон җеп бритва белән кисеп алынган кебек. Шул
рәвешле биш кармагымны юк иткәч, запасым бетте.
Бик тә күңелсезләнеп кайтырга җыендым. Шулчак
Җигән үреннән, таллар арасыннан Галләм абый ки-
леп чыкты. Кулында – озын тал колга. Сирәк кенә шадралы
йөзе, һәрвакыттагыча, җитди.
– Кайтырга булдыңмы? Балык капмыймы? – диде
ул, миңа туп-туры карап.
Мин хәлне сөйләп биргәч, ул бераз гына
һавалангандай:
– Ул "җанвар"ны хәзер сөйрәп чыгарам, – дип, яр бу-
ена килде. Чиләгемнән тере ташбашны алып, карма-
гына эләктерде дә әлеге мин салган урынга ташлады.
Теге "җанвар", чынлап та, озак көттермәде. Галләм
абый миңа башын борып, кашын сикертеп куйды:
янәсе, судагы нәрсә хәзер яр башында ялтырап ята-
чак, һәм менә ул колгасын күтәрде, бары буш җебе
килеп чыкты. Галләм абый, аптырап, кулбашын сикер-
теп куйды.
– Әһә, – диде тәҗрибәле балыкчы, үҗәтләнеп, –
белдем эшеңне, коярмын тешеңне!

Ул җебенә икенче кармагын тагып калды, мин кай-
тып киттем. Ә кичкә таба Галләм абый янына кердем.
Ул да буш кул белән кайткан икән.
– Икенче кармагымны да алып калды, җен, – диде,
үртәлеп. – Өченче кармагым белән әллә күпме утыр-
сам да, башкача килмәде.
– Туйгандыр, – дидем.
– Бәлки, башка урынга күчкәндер...
Су төбендәге җан иясенең нишләгәнен кем белсен?
Әмма бу хәл моның белән генә чикләнмәде, кызыгы
бер унбиш-егерме көннән соң булды.
Безнең Ялгызкаеннан ике-өч чакрым чамасы ераклыкта
күрше Ноябрь авылыннан Ягъфәр исемле аб-
зый, без кармак салган урынга килеп, ял итеп утыра
икән. Шунда ул су өстендә корсагы белән әйләнеп
яткан зур чуртанны күрә. Саңагының, койрыгының
сизелер-сизелмәс селкенүенә караганда, ул тере бу-
ла. Ягъфәр агай, чишенеп, суга чума. Чуртанга якын
килүе була, теге шундук сыртына әйләнеп йөзә дә
китә. Әмма ерак бармый, янә корсагын кояшка ял-
тырата. Абзый аның янына йөзеп килү белән, чуртан,
"терелеп", башка урынга күчә. Абзыйны шулай бай-
так йөртә. Ягъфәр, хәлдән таеп, өметен өзеп, ярга чы-
га. Ә теге, корсагын ялтыратып, күз алдында һаман
ята бирә. Ни үле, ни тере үзе. Бераз ял иткәч, Ягъфәр
абзый тагын суга төшеп китә. Бу юлы чуртанны ку-
ып йөри торгач, тотып алып чыга. Тугыз килограмм
тарткан ул. Авызыннан җиде кармак чыккан. Бичара
"җанвар" ашый алмыйча хәлсезләнгән икән. Без кар-
мак салган вакытта, ихтимал, ул авыррак та булган-
дыр әле.
* * *
Җәйнең ямьле бер көнендә янә Аблай борынына кил-
дем, җебемне сүтеп, кармагыма суалчан эләктердем
дә яр өстеннән, өч метр чамасы биеклектән зур бул-
маган ятуга ташладым. Элек, борын бар чакта мон-
да яту зур һәм су да тирән иде. Хәзер дә тирән генә,
ләкин тыныч түгел, көчсез генә бер өермә хасил бул-
ган.
Мин бу урынны үз итәм. Балык капса, шушында ка-
ба. Чынлап та, тиздән калкавычым селкенеп куйды,
аннан бераз гына тынып торды да суга чумды. "Әһә,
– дим, гадәтем буенча, – йомры чабак булырга тиеш".
Кармак сабын күтәреп, балыкны ярга ыргыттым. Су-
дан чыккан көе бик матур, көмештәй балкып тора ул
йомры чабак. Кул буе гына булса да, затлы балыкка
исәплим аны.
Кармак салуым шулай көйле генә башланды.
Тиз арада дүрт-биш йомры чабак каптырдым. Тик,
көтмәгәндә, җылымчылар килеп чыгып, эшне бозды.
Таза-таза таныш булмаган егетләр мин кармак салган
урыннан Җигәнне иңләп сөзеп үтте. Ачуым килсә дә,
тышка чыгарырга кыймадым. Шәһәр ягыннан килгән
егетләрдә инабат1 юк, ярдан бәреп төшерергә дә күп
сорамаслар.
Җылымчылар үткәч, балык капмый башлады.
"Нишләргә, әллә икенче урынга китәргәме?" дип утыр-
ганда Җигән аръягындагы ташлыкка күзем төште:
анда бер төлке пәйда булды. Ул таллык арасыннан
чыгып, елга буена килә иде. Нишләр икән бу, дип,
тын да алмый аны күзәтәм. Су янына килеп җиткәч,
ул миңа карап торды. Мин дә аңардан карашым-
ны алмадым. Төлке бернинди өркү, курку галәмәте
күрсәтмәде. Теле белән ялмап шапыр-шопыр су эчте.
Аннан, тирәнгәрәк кереп, йөзеп, бер әйләнеп чыкты да
кагынып алды. "Ахры, борчаларын суга агызды", – дип
уйладым, елмаеп. Шулчак артымда озын гына кеше
гәүдәсе калыкты. Мин аны суга төшкән шәүләсеннән
шәйләдем. Борылып карадым: озынча коңгырт йөзле,
кап-кара чәчле кеше икән. Арырак брезент белән
ябылган иске "ГАЗ-69" машинасы тора. Ул төпкә бат-
кан кечкенә күзләрен төлкегә төбәп:
– Ах, какая красавица! – диде.
Мин, аның соклануын уртаклашып:
– Да-а, красавица нашей природы, – дидем.
Коңгырт йөзле бәндә миңа сәер генә карап ал-
ды да борылып китеп барды. Бераздан машинасын
гөрелдәтеп, Түбәнге тегермән ягына юнәлтте.
Ә төлке, ныклап кагынгач, янә миңа карап алды да
ашыкмый гына ташлык аръягындагы таллыкка кереп
китте. Күрәсең, шушы тирәдә байтактан бирле йөреп,
кешеләргә күнегеп беткән. Мин куанып куйдым: туган
ягыбыз табигатендә тере җан ияләре дә бар икән әле.

(Дәвамы бар.)

И. Нигъмәтҗанов рәсеме.

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (2)
Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас