Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
4 гыйнвар , 12:14

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (1)

Зәйнетдин мине этеп җибәрде дә, песи баласын эләктереп, егерме-утыз метрдагы елгага ыргытты. Малайлар "аһ" итте, мин егылган урынымнан сикереп торып: "Ай!" – дип кычкыруымны сизми дә калдым, күзләремнән яшь бөртекләре атылып чыкты. Йөгергән малайларга ияреп, яр буена барып җитүемә, песи баласы кәвез алдындагы ташкынга эләгеп, тегермән турбинасына төшеп тә китте. Бездән түбәндә, ташлыкта балык кармаклаучы малайлар аның агып барган үле гәүдәсен күреп калган.

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (1)
Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (1)

Бертуган абыем Зөфәр истәлегенә

И Җигәнем! Гүзәллегеңне сүрәтләү өчен минем каләмемнең генә көче җитмәстер. Моның өчен даһи рәссам булырга кирәк. Ләкин сиңа олы һәм гомерлек мәхәббәтемне белдерә алам. Ул һәрчак йөрәгем түрендә. Кая барсам, кайда йөрсәм дә сине сагынып кайтам, буйларыңны буйламыйча, көмештәй суыңа, йә шашкын, йә талгын агышыңа, ярларыңны каплап торган талларыңа, асыл кошларыңның моңнарына сокланмыйча киткәнем юк.
Җигәнем! Сине мин генә түгел, әтием Мәхмүт, абыем Зөфәр, энем Тәлгать, икетуган абыйларым Галләметдин, Хәмидулла, Винер да яратты. Бүген шушы якын кешеләремнең берсе дә дөньяда юк. Әмма аларның сиңа булган кайнар мәхәббәте, ихтимал, минем йөрәгемә күчкәндер. Шуңа да мин, гүзәл Җигәнем, синең буйларыңа элеккегә караганда да ашкыныбрак киләм. Инде дөньядан киткән туганнарымны күргәндәй, сүзләрен ишеткәндәй булам. Рухым алар белән серләшә...
Кадерле укучыларым, Сезне гүзәл Җигәнем буйлап сәяхәткә чакырам. Алдан ук әйтеп куям, әсәремдә бер нәрсәне дә уйлап чыгармадым: ни күргәнмен, ни кичергәнмен, ни ишеткәнмен – шулар турында язам. Бәлки, кызык та, кызганыч та булыр. Кем белә, бәлки, кемнәрдер яратып та бетермәс, һәрхәлдә, укыганнар ниндидер фәһем алыр дип ышанам. Хуш, сәяхәтне башлыйк...


Бар иде тегермән буасы
Май башлары иде. Эшемнән берничә көнгә арала-
нып, авылыма – Ялгызкаеныма кайттым. Әниемнең,
склероз белән чирли башласа да, әле үз акылында
йөреп яткан чагы. Ул, орчыктай гына карчык, күрешкәч
тә, куанычыннан самавырын куеп җибәрде. Шул ара-
да Зөфәр абыем да килеп җитте. Кайтуымны кап-
ка төбеннән күреп калган икән. Бергәләп чәй эчкәч,
Җигән буена чыгып керергә теләгемне белдердем.
– Әйдә, алайса, бергә-бергә йөреп кайтыйк әле, – диде абый да.
Илле-алтмыш яшьләрдәге ирләр булсак та, әни
өчен без балалар шул, киңәшен әйтергә онытмады:
– Язгы ташулар әле бетмәгән, берүк сакланып
йөрегез.
– Борчылма, әнкәй, су буенда шаярып йөрергә без
бала-чага түгел, – дидем.
Мин суалчан казып, кармагымны алып юлга кузгалу-
га абыем да, әзерләнеп, каршыма чыкты.
– Кая барабыз? – дип сорадым абыйдан.
– Түбәнге тегермәнгә барыйк әле.
Безнең урам очыннан ул төбәк – Җигәннең аргы
ягындагы кызыл төстәге биек яры – бирге ягындагы
олпат тирәкләре белән уч төбендәгедәй күренеп то-
ра. Тегермәне күптән булмаса да, ул урынны тегермән
исеме белән йөртәбез. Әйе, онытырлык та түгел шул.
Абыйның да, минем дә бала чакларыбызның күпмедер
өлеше шунда үтте. Тегермәнне түгел, буасын яраттык.
"Буа" дигәч тә, күңелдә әллә күпме истәлекләр уяна.
Монда кармак салу үзе бер куаныч иде шул. Балык
ифрат күп иде.
Әмма 1956нчы елны колхоз җитәкчеләре тегермәнне
бетереп, аны авыл кырындагы бинада электр көченә
көйләде. Совет чорында электр энергиясе бик ар-
зан иде. Су тегермәне, аның буасы җитәкчеләргә
мәшәкатьле кебек күренгәндер инде.
Еллар үтте, яңа заман килде. Электрга бәяләр ко-
точкыч күтәрелде. Хәзерге ярлы колхоз җилкәсенә
шактый авыр йөк булып төшә ул. Ә су тегермәне таш-
ларны агым көче белән зырылдатып әйләндерә иде
бит. Тирә-ягыбыздагы табигать байлыгы өчен дә
буаның әһәмияте зур булды. Кызганычка каршы, алга
карап эш итә белмәү безнең җәмгыятькә хас сыйфат инде ул...
Абый белән тиздән Җигәннең биек булмаган бирге
ярына килеп бастык. Язгы ташу шактый кайтса да, ел-
га ярсып, ярларына бәрелеп-сугылып ага әле. Мон-
да кайчандыр тегермән булуын хәтерләтүче берни дә
калмаган. Бары су уртасында ике багана төбе калкып
тора. Мин аларга карап аптырап куйдым һәм абыйга:
– Анавы багана төпләре кәвезнеке* түгел микән? –
дип сорадым.
Абый мыек астыннан елмайгандай итте:
– Дөрес чамалыйсың.
– Карале, ничек алай елга уртасында калганнар?
– Җигән язгы ташкыннар мәлендә гел бу як ярны
җимерә. Ярдан утыз-кырык адымдагы тегермән өенең
урыны да елга эчендә инде.
Абый "тегермән өе" дигәч, бер үкенечле вакый-
га хәтеремә төште. Күпме еллар үткән, ә ул һаман
онылтмый...

Балачагым. Бүгенге кебек кояшлы җылы көн.
Ни өчендер тегермән өеннән дүрт-биш метрда
гына учак якканнар. Без, берничә малай-шалай,
шул учак янына килеп, өч-дүрт егетнең үзара шаярып
сөйләшүләренә колак салып торабыз. Шунда өйдән
тегермәнче Зәйнетдин килеп чыкты да:
– Тизәк чебеннәре шикелле нигә монда җыелдыгыз?
– дип, күзләрен акайтты. Ул нык гәүдәле, уртачадан
калкурак буйлы, дүрткел йөзле бер кеше иде.
Без, нишләр икән бу, дигәндәй, тегермәнчегә карап
каттык. Ә ул, көтмәгәндә, аяк астында буталып йөрүче
ап-ак песи баласын иелеп тотып алды да янып тор-
ган учакка ташлады. "Йөрмәсен дөнья пычратып!"
– дип мыгырданды үзе. Бичара мәхлук, аянычлы ми-
яулап, читкә сикерде, минем ялан аякларым арасы-
на килеп сыенды. Күтәреп алмакчы булып иелгән генә
идем, Зәйнетдин мине этеп җибәрде дә, песи баласын
эләктереп, егерме-утыз метрдагы елгага ыргытты. Ма-
лайлар "аһ" итте, мин егылган урынымнан сикереп
торып: "Ай!" – дип кычкыруымны сизми дә калдым,
күзләремнән яшь бөртекләре атылып чыкты. Йөгергән
малайларга ияреп, яр буена барып җитүемә, песи ба-
ласы кәвез алдындагы ташкынга эләгеп, тегермән тур-
бинасына төшеп тә китте. Бездән түбәндә, ташлыкта
балык кармаклаучы малайлар аның агып барган үле
гәүдәсен күреп калган.
Зәйнетдин турында янә бер күңелсез хатирә.
Без, бер төркем малайлар, тегермән тирәсендә
йөгерешеп, куышып уйнарга ярата идек. Шундый
бер уен вакытында Яһүдә исемле иптәшебез ялгыш
Зәйнетдингә килеп бәрелде. Теге аты-юлы белән
сүгенеп, Яһүдәне тибеп очырды. Яһүдә ярты сәгать
чамасы тора алмый ятты. Соңыннан атна буе чирләп
йөрде. Моннан соң без Зәйнетдиннең күзенә чалын-
маска тырыштык. Ә байтак еллар үткәч, аның асы-
лынып үлүе турында ишеттем. Ул башкаларга гына
түгел, үзенә дә мәрхәмәтсезлек кылган.
...Су өстенә чыгып торган ике багана төбе Зәйнетдин
турында уйларымны уятты. Мескен песи баласы
нәкъ шушы баганалар алдына барып төшкән иде
бит. Күңелем әрнеп куйды. Юк, күпме еллар үтсә дә,
кешенең гайре табигый кыланышы онытылмый икән.


* * *
Түбәнге тегермән буасы, балачагымның бер Мәккәсе
буларак, күңел түремдә урын алган...
Бернинди техника кулланмыйча, авылым кешеләренең
кулы белән төзелгән иде ул. Вак агачларны,
яшь юкә, карама, чаган, имән агачларын елгага буй
салалар да кып-кызыл ярның ташларын (мондый яр-
ны башка урында күргәнем булмады) ватып, аның
төрле зурлыктагы кисәкләре белән агач катламын ба-
стыралар. Бу эш язгы ташкыннардан соң ел саен ди-
ярлек кабатлана. Җигән суы буа үрендә ике-өч метрга
күтәренке иде. Шулай да агач һәм ташлар арасыннан
юллар табып, күп санлы су саркынтылары түбәнгә
атыла, алар буа астында бергә кушылып, ак сыртлы
ярсу дулкынлы ташкынга әверелә. Шушында көтү-
көтү вак балык җыела. Алар агым үренә омтыла, әмма
буа аша үтә алмый. Дөрес, язгы ташкынның көчле ча-
гында, су ярларны иңләп буа өстеннән акканда бераз
үрләп калалар иде бугай...
Җигән ярларына кайткач, буага кармак салырга
киләбез. Аның эре-эре ташларына утырып, чабакларны
бер-бер артлы тартып чыгарабыз. Дустым
Сәйфетдин миңа караганда ешрак каптыручан. Мин
аңа карап, көнләшеп куя идем.
Гадәттә, бездән чак кына арырак, буаның ур-
та төшендә Галләм абый утыра. Ул, безнең кебек,
кармагын суалчан белән түгел, ә вак кына маймыч
эләктереп сала. Алабугаларны тартып чыгарып кына
тора, кайчак чуртан да килеп каба.
Шәйдулла абый буаның аръяк яр буеннан урын ала.
Кармак сабы галәмәт озын. Берчак аның янына барып,
ярты чиләккә якын вак балыгын күрдем дә: "О-о, син
төрле балык тотасың икән", – дидем. Ул кояшта янган
түгәрәк йөзен миңа борып: "Миңа чабагы да, ташбашы
да, эләксә, чурты да ярый", – дип елмайды.
Винер абый тегермәннән түбәндәрәк ташбаш кап-
тыра. Мондагы малайларның берсе, аңардан көлеп:
"Син нәрсә монда вак-төяк белән булашасың?" – дип
сорый. Винер абыйның исе китми: "Эй, кыздырыл-
ган ташбашка ни җитә! Синең күкйөнең1, кызылкүзең2
ишеме!" – ди.
Минем Зөфәр абый да еш килә иде буага. Күпме
балык тоттык аның белән. Шуның аркасында сугыш
чорының ачлык елларын исән-имин үттек...
Бүген уем белән шуларны кичергәч, буаның юклы-
гы күңелемдә үкенү-сагынуга якын тойгы уятты.
Җигәндә су төшкәч, грунт сулары белән туенучы
Тамьян,
Җирек борыны, Мулла чабыны күлләре коры-
ды. Авыл янындагы Олысаз кипте. Анда төрле кошлар
яши, кыр үрдәкләре оялый иде. Күлләрдә табан, ка-
ра балык, чуртан күп була торган иде. Хәзер Җигәнгә
дә Агыйделдән балык елдан-ел азрак үрли. Моның
сәбәбе суның Агыйделдә дә начарлануына кайтып ка-
ла, әлбәттә.
Әйе, Түбәнге тегермән буасы күңелемдә онытылмас
хатирәләр калдырган. Шуңа да, туган ягыма кайтсам,
бу тирәгә килеп китәргә тырышам.


* * *
Түбәнге тегермән төбәгенең без басып торган яры
борын рәвешендә Җигәнгә кергән. Борын агымны
уңгарак бора да сул кулда бераз гына өерелеп яту-
чы култык барлыкка килә. Мондый урынга балык
җыелучан. Шуңа күрә кармак салучылар бу тирәне
урап үтми. Әмма бүген беркем дә юк иде.
Абый белән кармак салдык. Озак та үтмәде, бер
күкйөнне ярга күтәреп тә ыргыттым. Абый, миңа бо-
рылып:
– Ул кадәр кинәт алма кармагыңны, – дип кисәтте.
– Шулай алмасам, балыгым төшеп калыр кебек, –
дидем, күкйөнне полиэтилен капчыкка салып.
– Сиңа язганы төшеп калмый ул, – диде абый,
көлемсерәп.
Мин, кисәтүне онытып, ялт иттереп, янә бер чабакны
тартып чыгардым. Абый миңа карап куйды, тик бу юлы
эндәшмәде. Ул үзе балыкны ипләп кенә күтәреп ала.
Бер дә ашыкмый, кайчак балыгы төшеп тә кала, тик
исе китми, шулай булырга тиеш кебек кабул итә. Мин
андый түгел шул, кармак салу белән бөтен дөньямны
онытам. Менә кинәт калкавычым су төбенә китте. Янә
башымны югалттым, күз иярмәс тизлектә кармак са-
бын күтәрдем. Судагы балыкның башы гына күренеп
калды, җебем "черт" итеп өзелде. Моңа чаклы таш кыя
кебек тынычлык саклаган абыем түзмәде:
– Аһ, әйттем бит мин сиңа, кабаланма, дип. Кимендә
килограммлы аҗау3 иде бит, – диде, уфтанып.
– Әй, абый, үземне бернәрсә эшләтә алмыйм. Элек
тә шулай ашыгуым аркасында эре-эре балыкларны
күпме югалттым! – дидем, ачынып.
Кармагым балык белән китүенә дә, алмашы булма-
вына да кәефем кырылды әлбәттә. Тик озакка түгел.
"И, күрмәгән балыкмы!" – дигән уй мине шактый ты-
нычландырды. Күктә яз кояшы елмайганда, Җигәнем
гөрләп-шаулап акканда, аргы якта ямь-яшел бөдрә
таллар тирбәлгәндә, кошларның дәртле тавышлары
яңгыраганда күңелсезләнергә мөмкинме? Юк! Мин ин-
де кармагым өзелеп калуын оныттым да тирә-ягыма
куаныч белән карыйм. Үзем дә сизмәстән:
– Матур шул безнең яклар! – дип куйдым.
– Әйе, табигатебез әйбәт, – диде абый да, мине
хуплап. – Тик аның кадерен белмибез. Пычратабыз.
Әнә тегендәрәк кара әле, – дип, ул Җигән аръягына
күрсәтте. – Озын ау салып куйганнар. Бу тирәдә алар
күп. Хәзер һәр малай-шалайда арзанлы кытай, вьет-
нам аулары бар. Ичмасам, шуларны сату тыелсын
иде. Ау, җылым, нәрәтә һәм башка кораллар белән
балык тоту тыелган. Тик бу законны бездә бар дип тә
белмиләр. Чөнки елга-күлләргә контроль юк, – дип,
абый кулын селтәп куйды. – Дөнья болай барса, ки-
лер шундый вакыт: "Элек бу елгада балыкта булган,
имеш", – дип сөйләрләр.
– Әйе, шулай булуы ихтимал, – дидем мин, уй-
га калып. Соңгы илле-алтмыш елда Җигән суы, ким
дигәндә, яртылаш, ә балыклары, аз дигәндә, җиде-
сигез тапкырга кимеде. Алдагы йөз елда ул кечкенә
инешкә әйләнмәс дип, кем әйтә ала. Моңа күп
җәһәттән кешеләр үзләре гаепле. Әле абый белән
мин торган урыннан бер чакрым ераклыкта Җигән аръ-
яклап Тархан дип аталган тау бар. Тау дигәч тә әллә
ни биек түгел ул. Калкулык дияргә дә була аны. Шушы
тау астыннан, урман эченнән бер инеш агып чыга да
Җигәнгә коя иде. Моннан егерме-егерме биш ел элек
ул корыды. Бер юл төшкәндә: "Нигә корыды икән?" –
дип, шул инешне барып карадым. Чишмә күзләрен
мал таптап сукырайткан икән. Кайчандыр су агып чык-
кан урыннарда сазлык хасил булган.
Ә Җигәннең кушылдыгы Каламан елгасы инешкә
әйләнде. Мин белгәндә, моннан илле ел элек кенә,
ул ат йөздерерлек тирән булып, безнең авыл-
дан кайберәүләр шунда кармак салырга бара иде.
Ишетүемчә, Каламанның да чыганакларын мал тапта-
ган икән.
Әрәмәләрдә мал йөртү, тирәк һәм өянке агачла-
рын кисү сулыкларга зур зыян китерә. Чөнки бу агач-
лар җәйге эссе коры көннәрдә елга-күлләрне сакларга
ярдәм итә. Мин шулай табигатебез турында уйлан-
ган арада абыем дүртме-бишме чабак каптырырга да
өлгергән. Полиэтилен капчыкка салынган балыкларны
күтәреп карадым да:
– Безгә җитәрлек булган бу, – дидем. – Әйдә, Аблай
борыныннан әйләнеп кайтыйк.
Абый башын селкеде:
– Әйдә соң!

***

Кәвез – тегермән өчен төзелгән махсус канал

Күкйөн – карп балыклар семьялыгына караган балык.
Кызылкүз – алабуга семьялыгына караган балык.
Аҗау – карплар семьялыгына караган киң башлы балык.

(Дәвамы бар.)

 

Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (1)
Рәшит САБИТ. Җигән буйкайларын буйладым (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас