Әти пожарныйга каяндыр ярты капчык тутырып озын, киң каешлар алып кайткан. Гыйльметдин бабай белән Вәгыйзь бабай, көне буе шул каешлардан пожарный атлары дирбияләренә ярып, кисеп аркалык, чөелдерек, баурлыклар ясады. Мин дә катнаштым инде. Гыйльметдин бабай каеш кискәндә, киң каешны кирәк кадәр үткер пәке белән ярганда тотып тордым. Шул каешлардан чөелдерекләр ясаган кичне әти янына аның дусты Мәхмүт абый килде. Бер чүлли аракы алып килгән. Мин сәкедә утырган килеш теге аракының шешәсен эләктерергә чамалап утырам. Аракы сата торган кибеткә барып ул шешәне сатучы апага бирсәң, ул сиңа 12 тиен акча бирә. Кибеттән бишмәт кесәңә шул акчаны салып, бишмәт чабуын селкетеп, кесәңдә акча шылтыраган тавышны ишетеп атлавы илләмә дә рәхәт инде.
Теге чүллине эчеп беттеләр. Мәхмүт абзый китәргә дип өстәл артыннан торды да, миңа карый. Ул кибеттә сату итә. Миңа бушка тимер чана, сары чаңгы һәм банкасы белән кара, дегет кебек чаңгы мае бирде инде. Елмаеп сорый миннән:
– Зәки, синең кәңкеләрең бармы ул?
Минем танау очы тирләп чыкты. Пышылдыйм:
– Юк.
– Иртәгә минем кибеткә кил әле син. Мин сиңа кәңкеләр бирермен.
Кирәк булмаганга әни килеп кысыла:
– Нинди кәңке тагын ул букка. Кибетеңдә өстеңә чыкса.
– Чыкмый. Списать итәм мин аны. Кил, яме!
– Ярар!
Икенче көнне дүрткелле катыркы тартма эченә салган түгәрәк башлы кәңкеләр күтәреп өйгә кайттым. Идәнгә утырып Рәшидә ападан миңа күчкән төпле пиманың төбенә үлчәп карыйм. Апа миңа әйтә:
– Күрше Фаяга (чын исеме Фирдәвес) әтисе Нигъмәтулла абый очлы башлы кәңкеләр алган. Аңа түгәрәк башлы кирәк. Алмаш Фая белән. Очлы башлы юлга төртелә ди.
Алмаштык. Кичкәрәк калган каешларны Гыйльметдин бабай нечкә генә итеп пәкесе белән яра башлады, Нечкәләр, озыннар Сорыйм:
– Нәрсәгә инде бу нечкә каешлар?
– Чыбыркы үрергә
–Үрә беләсеңмени син чыбыркы, Гыйльметдин бабай?
– Беләм. Дүрттән, алтыдан, сигездән үрәм мин.
– Чыбыркы үргәннән калса, миңа кәңке баулык каеш бирерсен әле, Гыйльметдин бабай. Тотып торган өчен.
Бабай шатланып елмая:
– Илләмә хәйләкәр малайсың да инде син, Зәки улым, Ничек итеп сорыйсың бит: «Тотып торган өчен!» Бирмәсәм, мин сине бушка эшләткән кебек булам бит инде.
– Ы-ы шул. Бушка эшләтмисең бит инде син!
– Ярар, арттырырмын сиңа кәңке баулык,
Өч көн, өйләдән соң Гыйльметдин бабай белән чыбыркыга каешлар ярдык, өч буынлы өч чыбыркы үрдек, Үрүен бабай үрде инде, мин кырында басып таптанып карап кына тордым. Карап торып мин дә каештан дүрттән, алтыдан, сигездән чыбыркы үрергә өйрәндем. Гыйльметдин бабай үрүдән туктап, каешларын бер капчыкка тутырып алып чыгып киткәч, мин пожарныйдан юкә алып кереп үреп карадым һәм үрергә өйрәндем. Бүген дә чыбыркы үрә беләм – дүрттән, алтыдан, сигездән. Онытмадым, Тик авылда атлар бетте хәзер, чыбыркының кирәге юк. Авылда каеш та юк инде бүген.
Чыбыркылар үрелеп беткәч, сапламаган көенә Гыйльметдин бабай аларны дегеткә манып, үзләре йоклый торган бүлмәдә асып куйды. Асларына, идәнгә чыпта җәйде.
Минем кәңкегә ике озын каеш бәйләп, үкчә янына тагын бер каешны түгәрәкләп бәйләп бирде. Киттем чыгып. Туңган Эстәрле суына барып кәңкедә шуарга өйрәнә башладым. Егылам да торам, егылам да торам…тагын барып егылам. Атна-ун көн үтүгә бер өер малайлар туңган Эстәрле елгасы бозы белән бездән өч чакрым утырган башкорт авылы Мәкъсеткә кәңке белән шуып барып кире кайта башладык. Кемузардан «җеппәрәбез» генә Эстәрле елгасы бозыннан, бүрек колакларын җилфердәтеп! Җил генә сызгыра колаклардан...
Freepik.com