…Утыз бере көнне, бөтен кеше табын әзерләгәндә, әбиләре мунча белән кайнашкан. Мәтрүшкәне өйдә үк пешереп, өр-яңа чуенда төнәтергә дип, өстенә үз бирнәсеннән калган суккан тастымалны ябып, мунча ләүкәсенә илтеп куйган. Коендыргач, өстенә ябарга бала тәненә йомшак булыр дип, бер мәртәбә дә башына бәйләмәгән француз яулыгын юып, үтүкләттергән. Төп нигездә үзе карап үстергән оныгының улы бит – нәсел дәвамчысы!
Әби әүвәл үзе кереп юынган, суларын көйләгән. Сөйләшенгәнчә, ярты сәгатьтән баланы күтәреп яшь әбисе алып килеп биргән. Бәхетле яшь әби, беренче оныгын ышанычлы кулларга тапшырып, яшь чагындагыча, чоланда, баланы юындырып биргәнне көтәргә дип утырырга җыенганда, каенанасының, ачыргаланып: «Ай, Аллам!» – дип кычкырганы ишетелә. Килен ишекне ачып җибәрә. Идәндә яртылаш чишендерелгән бала ята, ә каенанасы ләүкә аягына сөялеп утырган, күзләре йомык, ап-ак иреннәреннән биш кенә сүз сытылып чыга: «Муенында… тавык тәпие… халатымны кигез…»
Килен – яшь әби каенанасы белән оныгы арасында аптырап басып кала. Аңына килеп, мунча ишеге төбенә чыгып: «Кайсыгыз бар? Килегез!» – дип кычкыра да мунчага кереп китә. Шунда гына баланың күкрәгендәге тәрене күреп ала һәм каенанасының кулларын сыйпый башлый:
– Әни, ач күзеңне, бәгърем, китмә, китә күрмә, салдырабыз аны!…
«Халат…» була карт әбинең соңгы сүзе.
Яңа елны, телдән язган әни – әби – карт әби күзен ачмасмы, бер генә сүз әйтмәсме, су сорамасмы дип, ничәмә-ничә күз текәлеп, янында утырып каршылыйлар. Киленне, бала белән, күршеләргә озаталар.
Әтисе, улына карап, ике генә сүз әйтә:
– Син! Ничек?!
– Мин эштә чакта… Белми дә калдым…
* * *
Менә шушы хәлләрдән соң «никах укытсагыз…» дигән шартлар да онытылды. Башта киреләнеп торган Наташа хәзер никахка да ризалашты. Әти-әниләр каршы дигән саен, йә муенына сарыла, йә Русланны гаепләп елый башлый, йә яшисем килми, ди.
«Болай барса, ычкынам бит мин, – дип уйлады Руслан, баягы халәтен искә төшереп. – Юлга ялгыз гына чыгарга ярамый. Берәр иптәш алырга кирәк.
«Теге яулыклы апаны!» дигән уй аңа татарча иңде. Ул моны татарча уйлады!
Үзен тетрәндергән сөйләшү барган якка күтәрелеп караса, ике ир-ат «Мерседес»ка утырып маташа, ә шоферы нык борчулы теге хатын-кызны утыртып җибәрергә җиңел машиналарда урын белешә-белешә килә. Нидер ошамый иде аларга. Әһә, артта өченче пассажир булып утырасы килми ахрысы.
Русланны тагын баягы халәт биләп алды. Ул аларның ни турында шулай борчылып сөйләшкәннәрен белергә тиеш, Хәзер белешмәсә, ул аны мәңге белешмәячәк. Белми калса… белми калса нидер булачак иде.
«Киа-Рио»ның алгы урыны буш икән – ул апа хәзер шунда кереп утырачак! Хәзер ул аның турында яулыклы хатын-кыз дип түгел, яулыклы апа дип уйлый. Якынайган саен йөзе дә кемнедер хәтерләтә иде.
Руслан машинасыннан сикереп чыкты да, ниндидер бер бик кирәкле нәрсәне югалтудан курыккан кебек, сәер тавыш белән кычкырды:
– Апа, айда-те ко мне, я еду в наш комплекс. Я вас до подъезда довезу!!!
– Йөзгә дә таныш, безнең комплекс егете дә икән, кайтыйм шушы машинада, – диде ал яулыклы апа, теге сакаллы иргә каршы әйтергә юл калдырмый торган тавыш белән. – Өйдә көтәләр.
Байтак кына баргач, Руслан машинасын юл кырыенда туктатты да, авылда, балалар бакчасында өйрәнгән, Фәргатьләрдә ишеткән барлык тел байлыгын туплап, күкрәген басып-кысып килгән, тирән итеп суларга комачаулаган теге халәттән котылу өчен, татарча (һәм ни өчендер татарча булырга тиеш иде ул!) сорау бирде:
– Апа, ул мужчиналар белән сез нәрсә обсудили? Сезгә карадым, и миңа авыр булды на душе. Сердце бьется, мине тянет туда, где вы стояли, я должен знать, о чем сез сөйләдегез. Меня это как-будто тоже очень касается. Я думал, дуракланам…
– Юк, анда синең турыда сүз булмады, энем. Чаллының бик мөхтәрәм кешесе вафат булган. Бик татар җанлы иде. Чаллыда татар мәктәпләре, бакчалары ачуда башлап йөргән кеше. Әле совет вакытларында ук татар телен яклап күп кыенлык ашаган татар. Репрессияләнгән ата-ана баласы, балалар йортында үскән. Бөек Ватан сугышында катнашып яраланган. КАМАЗ төзелеше башлангач, гаиләсе белән Татарстанга, Чаллыга күчеп килгән. Менә шул милли җанлы кешебез читтә яшәгәндә урыс милләтеннән булган кызга өйләнгән. Билгеле, балалар ана тәрбиясендә, ана динендә. Хатынын «бик әйбәт, зыялы кеше, мине аңлый» дип сөйли иде. Ул абзый гел түбәтәйдән, камзулдан йөрде, чәче-сакалы җыйнак кына, ап-ак иде. Президент белән, мэр белән очрашуларга, дәүләт бүләкләре алырга да түбәтәй белән камзулдан килде. Ун еллап элек хатыны вафат булды. Соңгы вакытта бик чирли иде. Үзе дә өзелгән. Мине күреп, туктап сөйләшкән егетләргә, исән-имин чагында: «Мине мөселманча, татар зиратына җирләрсез», – дип васыять әйткән иде. Улы моргтан алган да, христианнарча, анасы янына, урыс зиратына җирләп куйган. Шундый мөхтәрәм кешене олылап озата алмаулары бер хәл, мөселман килеш урыс зиратында ятуы коточкыч хәл бит. Җитмәсә, үпкәләп, төшләренә дә кергән. Мөхәммәт улы Хәким – ят кавем арасында. Куркыныч та, кызганыч та. Тәре астында ук ятуы дөрес микән, – иртәгә барам әле, белешәм. Шул хәбәрне әйттеләр дә, шуңа борчылдык, энем. Синең турыда бер сүз дә булмады. Син бит яшь әле, үлем турында түгел, яшәү, балалар үстерү турында уйлый торган чагың…
– Апа, душа этого бабая, наверное, меня тянула туда, к вам.
– Юкны сөйләмә, улым, аның җаны инде күкләрдә, тынгылык кына таба күрсен.
– Мин урыс кызына өйләнергә хотел. Родители против. Она за меня замуж хочет. Үзем бик яратмыйм да. Другие ждут день свадьбы, шатланалар. Мин алай түгел. Больше она хочет замуж за меня. Но мои родители сильно против.
– Кайсы мәктәптә укыдың соң син?
– Егерме сигездә.
– Шуннан өч йөз адым ары татар мәктәбе иде, ник шунда укытмады әти-әниен? Син шунда укыгансың, шуңа таныйсың мине дип, утырып юлга чыктым бит мин.
Руслан кырт кына артка таба борылды да, кинолардагы хәтере кайткан кеше сыман, сорап куйды:
– Сезнең зеленый костюмыгыз был? Сез садикта эшләдегезме?
– Яшел костюмым бар иде шул, әйе, садикта эшләмәдем. Ә комплекстагы алты балалар бакчасының берсен татар бакчасы итү өчен күп йөрдем.
– У вас были вышитые туфли! – дип кычкырып җибәрде Руслан.
Машина кузгалып китте. Сөйләшми генә, үз уйларын уйлап кайттылар. Кама аша салынган күпергә килеп кергәч, Русланның кесә телефоны шалтырады.
– Я еду, почти в городе. Наташа, ты меня не жди. Я к тебе не приду. Нет, и завтра не приду. Знаешь, я не хочу лежать отдельно от родных. Я не против вашего кладбища, я против, чтобы там я лежал. Выходи за своего. Ходите в церковь, живите с богом.
Ал яулыклы, дөресрәге шарфлы ханым, телефонда чәрелдек хатын-кыз тавышын ишетте.
– Нет, поздно, и никаха не будет. Никах, Алла бирса, будет, но не с тобой.
Хатын-кыз тагын чәрелдәп алды.
– Я не виноват, сама захотела, это тебе надо было, чтобы меня привязать, диде дә, егет телефонын сүндереп үк куйды.
Шәһәр эченнән дә сөйләшми генә бардылар. Яулыклы хатын-кыз, шоферга бирергә дип, дүрт йөз сум акча санап куйды. Үзләре яши торган комплекска керделәр. Вакыт кичке сигез, көтеп арыганнардыр үзен, юл буе телефоны сүнгән килеш кайтты.
– Энем, мин сезнең йорт янында төшәрмен. Тар гына ишегалдыннан йөрмә. Җәяү генә хәзер кайтып җитәм. Әйберем дә авыр түгел, күләме генә зур аның.
Подъезд төпләрендә Русланның әнисе утыра иде. Машинадан чыгып килүче ал яулыклы хатын-кызны күргәч, аны кайдадыр күргән кебек тоелды. Пассажир ханым да әни кешене төсмерләп исәнләште.
– Сезнең яшел костюмыгыз бар идеме? – дип, нәрсәнедер исенә төшерергә тырышты әни кеше.
– Бар иде, чиккән туфлием дә бар иде. 1994 елның май һәм август айларында мин матур гына бер яшь укытучы белән сезнең ишек төбегездә ике тапкыр булып та киттем. Улыгызны укырга татар мәктәбенә бирергә үгетләп. Алар минем улым белән бер бакчага, төрле төркемнәргә йөрделәр.
– Исемә төштегез.
– Ә нәрсә әйткәннәремне хәтерләмисезме?
– Юк инде, егерме елга якын вакыт үткән бит.
– Татар мәктәбендә укыган бала үзенең милләтен белеп, үзе кебекләр белән аралашып үсәчәк. Гаилә корганда да парын шулар арасыннан эзләячәк. Әти-әни дип эндәшәчәк. Нинди рәхәт бит! Ана телендә укыган, уйлаган бала, үзе укый белмәгән очракта да, сәдака биреп, Коръән укытып, ата-анасына догага кулын күтәрәчәк, дидем.
– Мин сезгә ни дидем?
– Хәтерләмим. Балаларын урыс мәктәбенә бирергә тырышканнарның җавабы бер иде инде: «Урысча укып кеше булсыннар. Үзебез дә татарча укып, урысча белмәгәнгә рабучий булып калдык». Урыс мәктәбен тәмамлаган күпме урыс кешесе заводта эшче, ә татар мәктәбендә укыган Шәймиев президент дип тә аңлатып карадык. Татар мәктәбендә укып, университет тәмамладым дип тә үгетләргә тырыштым.
Шул вакыт подъезд ишегеннән Фәридә килеп чыкты.
– Мин сине Совет мәйданында көтебрәк торган идем дә, имтиханыңны «автомат» биреп, иртүк кайтып киткәнсең икән, шундый хәбәр килеп иреште, – диде яулыклы ханым, кызны җиңелчә кочып.
– Әни миңа Фәридәне сәгать өчкә кадәр көтеп, алып кайтырга кушкан иде, – диде Руслан.
– Соңгарак калгансың, егет, – дип елмайды ханым, Фәридәгә карап. Һәм, саубуллашып, кайту юлына юнәлде.
– Апа, сами-то зачем ездили в Казань?
– Улыбызның никахында кияргә дип матур киемнәр сайларга бардым. Ир-атлар белән барсаң, ашык-пошык йөрергә кирәк. Шушы арада сезнең подъездга кыз сорарга киләбез, Аллаһы боерса.
– Кемне?
– Татар мәктәбендә укыган бер матур кызны. Соңгы имтиханын гына тапшырсын да.
Йөзе алсуланып киткән Фәридә аңа яшереп кенә кул болгады да керү ягына атлады.
– Исеме ничек?
– Гарәпчәдән тәрҗемәсе – бердәнбер, энҗе бөртеге.
Бераз ара киткәч, ал яулыклы ханым кире борылды да әниле-уллы үзе артын- нан карап калучыларга таба ашыкты.
– Энем, юл хакын бирергә онытканмын бит, – дип, Русланга акча сузды.
– Апа, кирәкми. Вы мне столько добра сделали. Вы спасли меня от могилы с крестом, – диде дә, әнисенә: – Бумаги, пакет возьми. Я поехал в общежитие к Алсу, у них в эти дни госэкзамены, вдруг ул да «автоматом» сдаст и китеп барыр. Как бы не опаздать. Әнием, пока, я не голодный, – дип, машинасына утырып китеп барды.
– «Әнием», диде. Ирем дә үз әнисенә шулай дип эндәшә иде. Мин әле берни аңламыйм. Ләкин бу могҗизалы хәлләрдә сезнең катнашыгыз булырга тиеш. Егерме ел үткәч без тагын – безнең ишек төбендә. Сез чынлап та бармы соң? Әллә шундый җаваплы моментларда килеп китүче бер хикмәтле көчме?
– Мин дә бар, без – күп. Безне вакытында ишетүчеләр дә, тырышып-тырышып ишетергә теләмәүчеләр дә бар. Хикмәти Ходай әнә шул теләмәүчеләр белән кабат-кабат очраштыра. Хәерле күрешүләр булсын!
Freepik.com