Өч туларга унбиш минут вакыт калды. Машинадагы сәгатьнең кызыл саннары бигрәк әкрен сүнә-кабына кебек тоела аңа. Әнисе күрше кызын Чаллыга алып кайтырга, имтиханнан чыкканын сәгать өчкә Казанның Совет мәйданында – Чаллы ягына китүче машиналар һәм юлчыларның очрашу урынында – Руслан инде ярты сәгатьләп утыра кадәр көтеп торырга кушкан иде. Аңлый Руслан, әнисе, Фәридә белән араларын якынайтып, мәктәп елларында ук башланган дуслыклары соңрак яратуга әйләнгән Наташадан ерагайтып, аңа өйләнү уеннан кайтарып булмасмы дип өметләнә. Ә Фәридә аның өчен – сыйныфташы Фәргатьнең, оялчан гына, абыйсының һәр сүзен тыңлап, аны олы итеп, балачактан кайгыртып яшәүче сеңлесе генә. Хәтерли әле ул, кызчыкны күршедәге татар мәктәбенә бирделәр, ә малайлар урыс мәктәбендә. Ике мәктәп арасын зур спорт мәйданчыгы гына аерып тора. Русланнар бишенче дәресне тәмамлап чыкканда, беренче класста бер дәрескә иртәрәк укуын тәмамлаган Фәридә тыныч кына аларны көтеп ала иде. Абыйсы:
– Ник өйгә кайтмадың? – дип сорады аннан.
– Сине сагындым, – диде сеңлесе әкрен генә.
Малайлар ул чакта бишенче класста укый иде, ә Русланның апасы Альбина үзе белән бер мәктәптә сигезенчедә укыса да, алай көтеп торулар юк иде.
Эчтән генә ул сеңел белән абыйның шундый үзара йомшак, җылы мөгамәләсенә вакыт-вакыт кызыгып та куя иде. ar
Сабакташларның фатирлары кара-каршы урнашкан. Дәрестән соң малайлар ике өйне бер итеп йөрешәләр. Ни гаҗәп, өченче класста укыганда ук инде, Фәридә, әнисе әзерләп калдырган ризыкларны җылытып, йә тавык йомыркасы кыздырып, төшке аш әзерли иде. Хәтерли әле, Фәргать белән, сеңлесе шырпы утына пешмәсен, янгын чыгара күрмәсен дип, базардан кремнийлы газ кабызгыч эзләп йөргән чакларны.
Балачак хатирәләреннән аерылып, күрше кызы килмиме дип, Руслан инде ничәнче тапкыр тирә-ягына каранып алды. Өч туларга биш минут. Бераз гына көтәргә дә кайтыр юлга кузгалырга кирәк!
Руслан Фәридәнең соңга калуын тели иде. Никтер күрше кызы Наташа белән Руслан арасына кереп кысылыр, араларын өзәр кебек тоелды аңа. Югыйсә, моңа бер сәбәп тә юк кебек. Күрәсең, әнисенең Наташаны «безнең милләттән түгел инде, әнә, Фәридәне кара» дип чагыштырулары күңеленә кереп утыргандыр. Югыйсә, Русланны абыйсының дусты дип санаса да, Фәридә кечкенәдән үк аңардан ятсына иде. Фәргать өйдә булмаганда, ишекне эчке чылбырын эләктереп кенә ача да, татарчалап: «Абыем өйдә юк», – дип, ишекне тиз генә ябып куя.
Берсендә Руслан Фәргатьтән сорап куйды:
– Нигә Фәридә белән сезнең исемнәрегез шундый?
– Нинди?
– Заманча түгел, искечә.
– Заманча ничек була?
– Эдик, Радик, Ренат, Эльвина, Альбина…
Фәргать, бераз мактанганрак та төс чыгарып, сөйләп бирде. Әтисе армиядә хезмәт иткәндә, өйрәнүләр вакытында, авырый башлый. Икенче көн кичкә генә санчастька кайтып керәләр. Сукыр эчәгесе инде байтактан шартлаган, хәле мөшкел була. Аны озата килгән ике солдатның берсе табибның «кан» дигән сүзен ишетеп кала. «Миннән алыгыз кан, безнең группалар да туры килә, өченче. Милләтебез дә бер – татарлар без», – дип, өзми-куймый табиб артыннан йөри. Ул арада вертолет килеп, егерме минутлык кына юлда урнашкан госпитальгә авыру белән бергә дусты Фәргатьне дә илтеп җиткерә.
Ул чакта купшы сүзләр дә, вәгъдәләр дә булмый. Фәргатьне бала тудыру йортыннан алып чыккач, әтисе: «Улым Фәргать туды. Исем кушу мәҗлесенә шушы көнгә килеп җит», – дип, дустына телеграмма суга. Һәм… тегесе, бик матур хатынын ияртеп, Фәргатьнең әтисенең адашын – ике айлык улын күтәреп килеп тә җитә.
– Фәридә исемле карт апалар гына бар безнең әбиләр авылында, – диде Руслан, икенче «иске» исемгә күчеп.
– Әниемнең бик якын дусты булган авылда. Ун ел бер партада утырып укыганнар. Кулаклар дип авылдан еракка куылганмы, үзләре качып киткәнме, авылдашлары улларын татар кызына өйләндерергә дип кайтканнар. Ул чакта егеттә моңарчы берәүдә дә булмаган джинсы чалбар икән. Клубка чыккач, теге егет дәшми-тынмый гына уеннарны карап утырган да, әти-әнисенә кайтып, Фәридә исемле кызны ошатуын әйткән. Ике атна дигәндә, туйлар үткәреп, әниемнең дустын Сахалинга алып киткәннәр. Соңыннан, шәһәр егетенә кызыгып калган кызлар: «Брезент чалбарлы егеткә чыгып, җир тишегенә китәмме соң», – дип сөйләп тә йөргәннәр әле. Фәридәгә исем менә шулай эләккән. Ул апалар биш елга бер авылга кайталар. Әниебез дә отпускысын шул вакытка көйли. Кайтмаганда, Фәридәнең туган көненә посылка салалар. Теге син яратмый торган кара сасы икра шул посылкада була…
Руслан балачак хатирәләреннән үзалдына елмаеп куйды. Ә ул чакта әтисенең шундый солдат дусты булмавына, Альбина исемле апаның үзләренә матур күлмәкләр, конфетлар, сасы булса да кара икра җибәрмәвенә кимсенгән дә иде.
* * *
«Наташага кичке алтыга кайтып җитәм дисәм дә, вакыт бара», – дип, сәгатенә карады: өч тулып җиде минут киткән. Русланның әти-әнисе улларының урыс кызына өйләнүенә риза түгеллеген белгәнгә, егет аларга каршы тора алмас, бирешер, дип борчыла кыз. Телефонын алмаса да, беразга гына соңга калса да, Наташа әллә ниләр уйлап бетерә. Тик… вакытында никах укытырга үзе риза булмады, Бәлки әти-әнисе бераз йомшарган да булыр иде. Егетнең күзе әллә кайдан ялтырап торган кара «Мерседес-гелендваген»га төште. Номеры да Русланныкы белән янәшә генә икән. Димәк, Чаллыдан килә. Менә ичмасам машина! Бар кешедә акча!..
«Мерседес», көтмәгәндә генә сулга борылып, пассажирлар көтә торган тыкрыкка кереп туктады.
«Булмас, мондый авто кеше ташымас…»
Руслан, дөньясын онытып, машинаны күзәтә башлады. Аннан ашыкмый гына өч ир-ат чыкты да, байтактан бирле уңайлырак машина карагандай, бер кырыйдарак басып торган ал шарфлы хатын-кыз янына юнәлделәр.
– Китте дүрт йөз сум, – дип елмаеп куйды Руслан. Фәридә килмәсә, юлдаш булыр дип, шул апа янына барасы иде ул. Тәгаен, Чаллыныкы, кайдадыр күргәне дә бар кебек. Яулыклы булгач, ышанычлы да булыр, андыйлар дога укымый калмый машинага утыргач. Ул хатын-кыз янына юнәлгән ир-атның да берсе йөзгә таныш кебек.
Наташасы көтүен дә онытып, Руслан үзенә бер катнашы да булмаган очрашуны (булган шул, катнашы бик булган икән, дип искә төшерер егет бу очрашуны соңыннан, Совет мәйданыннан үткән саен) күзәтә башлады.
Машина гөрелтесе белән берни ишетелмәсә дә, теге хатын-кызның якташларын күргәч, йөзенә чыккан сөенече, янына килеп баскан ирләрнең сүзләреннән соң, юкка чыкты. Алай гына да түгел, барысының да йөзендә борчылу, кайгыру, аптырау билгеләре. Яңа гына очрашкан бу кешеләрне нидер бер дулкынга көйләде.
«Йә психологка әйләнәм, йә картаям, икенең берсе», – дип, үзеннән көлеп куйды Руслан.
Әбиләренең авылында ишетмәүче күрше бабай капка төбенә чыга да бөтен урамны шулай күзәтеп утыра иде. Кичен күргәннәрен өйдәгеләргә сөйләп бирә һәм барысын да шаккатыра икән. Киленнәре картның чукрак икәненә ышанмый да диләр иде.
Затлы «Гелендваген»нан төшкән бу ир-атларны һәм, өенә кайтырга дип юлга чыгып басып, машина күзләгән бу хатын-кызны нинди хәл бербөтен итеп берләштерә ала икән? Ир-атлар нык борчуда гына булса, хатын-кызның йөзе «Помпейның соңгы көне» картинасын хәтерләтеп алды.
«Авыл бабаеның тәжрибәсе юк шул миндә», – дип үзалдына кычкырып әйтеп куйды Руслан.
Уйлары хыялына да керә алмаган автомобильдән ерагайган, дөресрәге, ул аны оныткан иде инде. Егерме алты яшьлек егетне, авылның иң гайбәтче хатыннарыннан да уздырып, шушы дүртәүнең ни хакында сөйләшүе кызыктыра. Кызыктырып кына калмый, йөрәген дөп-дөп типтереп, шунда тарта иде. Бу сөйләшүдә аңа да тәгаен катнашырга, һичьюгы чәч-сакалларына бераз чал кергән, пөхтә ак киемле бу кешеләрнең янына барып, ни сөйләшкәннәрен ишетергә кирәк, бик кирәк иде!!!
«Стоп, Руслан! – диде егет үз-үзенә, машина руленә сугып. –Болай ычкынуың да ихтимал!» Көн эсселеге генә дә, бүген төнге икедә торып чыгып китү галәмәте генә түгел бу. Инде Яңа елдан бирле әти-әнисе белән Наташа арасында бәргәләнә ул. Нервылар тимердән түгел шул.
Мәктәптә Наташа белән бер сыйныфта укыдылар алар. Ошата иде ул кызны. Чыгарылыш кичәсендә дә гел бергә булдылар, бергә биеделәр.
– Кара, малай, бергә бию, җитәкләшеп йөрү бер нәрсә. Өйләнеп, ят милләт катнаштырасы булма. Гаиләдә ыгы-зыгы болай да җитәрлек була әле ул, дөнья көткәндә. Аларга чиркәү белән мәчет арасында бала-чага тарткалап йөрү дә өстәлсә, тәмугың җир өстендә үк булыр. Әйтү шушы, – диде әтисе.
Наташа, әбиләре янына китеп, Түбән Новгородта институт тәмамлады. Телефоннан сөйләшкәләп тордылар. Җәен кыз каникулга Чаллыга кайта иде. Ияләштеләр инде шулай. Бер кайтуында Наташа артыгын да теләп ташлады һәм: «Болай булгач, мин укып бетергәнне көтмичә һәм миңа өйләнмичә булдыра алмыйсың», – диде.
Ул көннәр әле бик еракта кебек иде. Наташа укып бетереп ерак шәһәрдә эшкә дә калгач, Руслан тынычланды. Институт бетереп, вакытлыча дип, заводка мастер булып эшкә урнашты. Практикага килгән Алсу исемле бер кыз ошый да башлаган иде үзенә. Профсоюз оештырган культпоход, концерт-спектакльләргә дә бардылар бергәләп. Күрше заводта эшләгән әнисенә дә бу хәбәр ишетелгән һәм сөенеч булып өйгә дә кайтып ирешкән иде.
Наташаның кайтып төшүе, өзми-куймый нәкъ менә Русланга кияүгә чыгып бала табарга теләве турында сөйләүләре, иркә-назлары Русланның гына түгел, бөтен гаиләнең тынычлыгын алды. Яңа елга кадәр хәлләр түзәрлек иде әле. Әнисе: «Никах укытсагыз, балага мулладан исем куштырсагыз…» – дип, әкрен генә ризалашуга таба барып, әтиләрен дә көйләр кебек иде. Наташа никахка каршы булды.
Әтисенең авылдагы энесенең малае бөтен эшне бозып ташлады гына түгел, авыл өен әбисез калдырды. Авылда җәен бергә уйнап үскән туганнан-туган энекәше, авылда эш юк дип, ел ярым хезмәт иткәннән соң, контракт белән армиядә калды. Берзаман авылга Таня исемле кыз белән кайтып төште һәм өйләнергә җыенуын, кирәк икәнен әйтте. Никах укыттылар, силсәвиткә (халык «муниципаль» сүзен әйтеп бетерә алмый һаман) барып язылыштылар, бала тугач, исем куштырырга да авылга кайтырга, иң әйбәте, табар алдыннан ук бәби монда кайтырга дип сөйләштеләр. Әбиләре, яңа туган балага мунчаның сихәтен, аркасында «сырганак» булса, аны чыгару өчен мунчадан да әйбәт чара булмавын аңлатты. Таня киленгә кияү тәрҗемә итеп торды. Килен, елмаеп, барысы белән дә ризалашып, баш кагып утырды.
Беренче балалары, йөрәк чирле булып туып, бер ай дигәндә мәрхүм булды, диделәр. Узган көздә уллары туу хәбәре килде. Туганнарга да авылда җыелырга җайлы булыр дип, хәрби энекәше чираттагы ялын Яңа ел каникулларына туры китереп кайтты. Туганнар, бәби бүләкләре төяп, авылга юл тотты.
Руслан, Яңа елны каршылагач кайтырмын дип, шәһәрдә калды. Беренче гыйнварда иртүк әтисе шалтыратты. Альбина белән икесенә, тиз генә җыенып, әбиләрен җирләргә кайтып җитәргә кушты.
Авылга борылган юлда күрше егете, фараларын яктыртып, Русланга туктарга кушты. Машинадан хәрби энекәше чыкты. Китеп барулары икән.
– Кайткач аңлатырлар, – диде дә, Русланны кочып алды энекәше. – Син дә мине гаепләмә.
– Ашыгыгыз, карт әбине сәгать бердә алып чыгалар, – диде күрше егете.
(Ахыры бар.)
Freepik.com