Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 декабрь 2025, 21:51

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. буранлы кич. Хикәя (Ахыры)

– Бу дөньяда бер башым, бер ялгызым бит мин! – дигән үзәк өзгеч сүзләре чыңлап куя.

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. буранлы кич. Хикәя (Ахыры)
Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ. буранлы кич. Хикәя (Ахыры)

Моңа каршы Билал бер сүз дә әйтмәде, ничектер биредә, ят җирдә, ул яңадан кыенсыну кебек бер хис сизә башлагандай булды. Юк, бу кунакханәдә аның беренче мәртәбә булуы түгел инде түгеллеккә – районнарда яшәүче дуслары килгәч, алар биредә мәҗлес корып, кунак булып бер генә мәртәбә утырмадылар. Төнгә хәтле утырганнан соң кунып киткән чаклары да булмады түгел Билалның.

Әйе, анысы шулай булды, дөрес. Ләкин бит ул чагында Билал дуслары белән, егетләр белән иде. Ә менә бу юлы ул хатын-кыз бүлмәсенә бара түгелме соң? Атаклы җырчы Гөләемгә бара түгелме соң ул?!

Аннары Билал, тагын үз-үзенә каршы төшеп: «Бәй, мин аны бүлмәсенә хәтле озатып кына куям ич… – дигән булды. – Нәсимә озатып куярга кушты бит!»

Сөйләшмичә генә югарыга таба атладылар да атладылар…

Ә инде бишенче катка менеп җиткәч, Гөләем башта култыксага ятып ял итте, шулай ике өч минут хәл җыйгач, пәлтә кесәсеннән ачкычын эзләп тапты да Билалга:

– Киттек, әфәндем! – диде.

Инде төн уртасы булгач, кунакханә коридорында беркем дә юк. Хәтта бөтенесенә күз-колак булып утыручы дежур хатын да үзенең урынын калдырып каядыр йокларга кереп киткән. Алар коридор идәненә җәелгән калын паластан песи кебек кенә атладылар. Әзрәк ара киткәч, Гөләем аны, бәләкәй баланы җитәкләгән кебек итеп, кулыннан тотып алды. Һәм аның менә шушылай, үз кешеләрчә кулдан тотып баруы Билалның эчке кыенсынуын, тартынуын юып алган сыман итте. Билалга яңадан ышаныч һәм табигыйлеге кайтты, ул үзен иркенрәк тота башлады.

Гөләемнең номеры бер кешелек, артык зур булмаган бүлмә икән. Ләкин шулай булса да, түр почмакта телевизоры, аның янында кечкенә генә өстәл һәм болайрак, ишеккә табарак, суыткыч тора. Өстәлдә дә, суыткыч өстендә дә төрле-төрле бизәнү әйберләре тузып ята.

Кереп өс киемнәрен салу белән, Билал дивар буендагы тирән кәнәфигә ауды. Ә Гөләем «коенып чыгам әле» дип, ванна бүлмәсенә кереп китте.

Шактый озак утырды Билал. Ничектер үз өенә кайткан шикелле дә булып китә иде аңа, шуңа күрә йокыга да ойый башлады кебек. Гөләемнең ванна бүлмәсеннән чыгуын, аннары номер ишеген төнгә ныклап бикләп куюын һәм инде шуннан соң ашыкмыйча гына урын җәяргә тотынуын ул йокы аралаш кына диярлек искәреп, сизеп, чамалап утырды.

Тагын берникадәр вакыттан соң йомшак адымнар белән Билал утырган кәнәфинең артына килеп басты да, ике кулын ипләп кенә, назлы итеп кенә Билалның ике иңенә салып:

– Әфәндем… – дип пышылдады Гөләем. Әнә шулай бер генә сүз әйтте ул. Әйе, бер генә сүз.

…Ә аннары инде алар рәхәтләнеп йокыга талдылар…

Карават тар булса да, нишләптер аларга бер дә кысан түгел, җайсыз-уңайсыз түгел иде.

…Йокыдан башта Билал уянды. Кышкы төн бик озын бит ул – инде байтак йоклаган булса да, әле һаман көн яктырып җитмәгән иде. Тышта буран басылганга охшый, акрын гына кар сибәләп тора, ахрысы…

Билал, әкрен генә кузгалып, аягына торып басты. Гөләемнең юрганын яңадан әйбәтләп ябып куйды һәм, шул чагында ихтыярсыздан тукталып, аңа карап торды. Гөләем йоклаганда да бик чибәр, бик назлы иде шул. Ул да, Билал кебек, авызын бераз ачыбрак йоклый икән. Моны күргәч, Гөләем тагын да якынрак, үз булып китте. Аңа иң татлы, иң матур сүзләр әйтәсе килде. Күңел дигән нәрсә дә нечкәрде бугай, шуңа күрә тизрәк Гөләем яныннан китте дә тәрәзә янына барып басты. Кышкы урамны, төрле якка ашыгучы кешеләрне күзәтеп тора башлады.

Шушындый тыныч, рәхәт иртәдә кемнәрнеңдер каядыр ашыгулары сәеррәк тоела иде. Шушы минутта Билалны биләгән эчке халәткә бу бер дә туры килми, аның белән килешми, ризалашмый иде. Шунлыктан Билал тәрәзә янында да озак тора алмады, ванна бүлмәсенә юнәлде.

Монда инде үзгә бер дөнья: аклык, чисталык һәм Гөләемнең бизәнү-ясану әйберләре тудырган үзгә бер интим күренеш хакимлек итә. Бүлмәнең ишеген эчтән элеп куйганнан соң, Билал, байтак кына вакыт әнә шуларны күздән кичерә-кичерә, бер хәрәкәтсез тыныч кына басып торды. Шулай итеп, ул әйтерсең үзенең буйдак фатирында булмаган ниндидер бер аңа җитмәгән хасиятне алырга, үзенә сеңдерергә теләде…

Аннары ваннага җылы су тутырды, ашыкмыйча рәхәтләнеп юынды.

Чүпләмле сөлге белән сөртенеп, ванна бүлмәсеннән чыкканда инде Гөләем дә күзен ачкан, урыныннан тормыйча гына елмаеп ята иде. Билалны күргәч, кулларын алга сузды:

– Кил минем яныма… – диде.

Алар тагын дөньяларын оныттылар… Шулай итеп, бу бүлмәдә гүяки кичәге буранлы кич әле һаман дәвам итә. Әйтерсең лә көн дә әле һаман яктырмаган һәм ул үзенең яктылыгы, ачыклыгы белән бу адәм балаларын җиргә һаман да төшермәгән. Кичә башланган буран әйтерсең боларны әле һаман үз канатларында очыртып йөртә.

…Инде менә төш тә авышты. Ашап алырга да кирәк иде.

Ләкин Гөләем:

– Минем торасым килми. Беркая да барасым килми… – диде.

Билал үзе генә торып, юынып, киенеп, иң югары каттагы кафега менеп төште. Гөләемгә дә берничә бутерброд, кечкенә-кечкенә күмәчләр һәм лимонад белән шоколад алды.

Гөләемнең юлда йөртә торган чәй кайнаткычы бар икән, төшкәч, Билал чәй куеп җибәрде. Ул кайнап чыккач, Гөләемнең караваты янына кечкенә өстәлне тартып китерделәр дә Гөләем мендәрләргә сөялгән килеш кенә, ә Билал карават кырыена утырып, сөйләшә-көлешә чәй эчтеләр, тамак ялгадылар. Кичәге мәҗлесне, Нәсимә белән Шамилне искә төшерделәр.

– Безнең шушылай утырганны күрсәлә-ә-әр… – диде Гөләем, Билалның күзләренә караган килеш бәхетле елмаеп.

Аннары алар мендәр, одеялларны дивар буена өеп, шуңа сөялеп утырдылар. Гөләем яңадан аның, бер-берсенә сыенган килеш, кочагына кереп бетә язды.

Әнә шулай байтак вакыт утырганнар иде инде, шулчак Гөләем үзенең йөрәк түреннән чыккан әллә нинди бер эчкерсез, самими тавыш белән болай диде:

– Менә шушы җылы, бәхетле бүлмәдән беркая да китмәс идем мин, Билал…

Билал исә аның бу сүзләрен башта җиңелчә генә кабул итмәкче булды, шуңа күрә:

– Китәргә ашыкмыйбыз ич әле! – дип куйган булды.

Билалның ул сүзләрен ишеткән Гөләем рәхәтләнеп бер көлде.

– Шулай шул! Рәхмәт сиңа, Билал! – дип, аның битеннән үбеп алды.

Ләкин күп тә үтмәде, Гөләемне ниндидер уйчан, моңсу халәт биләп алды – ул сүзсез калды. Әле яңа гына аны үз кочагында тибрәткән бәхет гүяки хәзер Гөләемне калдырып каядыр китеп бара…

Билал моны сизенеп утыра иде, бераздан Гөләем үзенең сүзләре белән дә раслады:

– Билал, син беләсеңме, сәхнә диеп йөри-йөри, мин менә шушындый олы бәхеттән мәхрүм калдым бит… Билал, уйлап та тормастан, балаларча беркатлылык белән сорап куйды:

– Нинди бәхетне әйтәсең, Гөләем?

– Гаилә бәхетемне… Кечкенә кызымны югалттым мин, Билал!

Бер уйсыз, бер кайгысыз яткан Билалга бу сүзләр таш белән бәргәндәй тәэсир итте. Ул утырып торган җиреннән кинәт кенә турайды да, Гөләемгә таба борылып:

– Ничек инде ул алай? Ничек инде ул югалттың?! – дип, аңа текәлде.

Гөләемнең йөзе инде хәзер бик тә җитди төс алган, аны тирән бер эчке уй, моң биләгән. Ә күз карашы бүлмәнең эңгер сарган почмагына төбәлгән.

– Әй Билал… Син әле минем хакта берни дә белмисең бит!

Билал дәшми. Ул Гөләемгә караган да аның сөйләгәнен, ачылганын көтә. Мондый чакта саксыз сүз ычкындырырмын дип тә шыкая.

Һәм, чыннан да, өч-дүрт минут вакыт үттеме-юкмы, Гөләем акрын гына сөйли башлады:

– Әйбәт кенә кешегә кияүгә чыккан идем мин… Бик матур кызыбыз да туган иде… Әмма миңа чит илгә, җырчылык осталыгымны үстерергә Италиягә китәргә кирәк булды. Кызыма әле бер генә яшь иде… Мин менә шул чакны дивана булдым: алмадай кызымны иремә ышанып калдырып, үзем Италиягә китеп бардым! Дивана булдым!

Гөләем башын Билалның күкрәгенә куйды да үкси-үкси елый башлады.

Билал исә нишләргә дә, нәрсә диеп юатырга да белми. Бары тик кулы белән Гөләемнең иңбашыннан, аркасыннан сыйпый, аны тынычландырырга тели. Ә күңелен сорау тырный: «Кызына нәрсә булды икән соң?» Әмма бу хакта теле белән сорый алмый. Иң-иң авыр сүзне әйттерермен дип курка. Юк, юк, сорарга ярамый!

– …Менә хәзер бөтен җир йөзендә берүзем, бер ялгызым мин, Билал! Меңләгән тыңлаучыларым бар, әллә нинди бүләкләрем, зур-зур исемнәрем бар, әмма шау-шулы концерт үткәч, шушы бәхетсез башым берүзе кала!

Билал, әлбәттә, аны тыңлый, ләкин аңа кушылып бер генә сүз дә әйтә, аны тынычландыра да алмый.

…Шулай утыра торгач, урамда инде яңадан кич җиткән икән, бүлмә эче дә шактый караңгыланган. Бары тик алар үзләре генә бу караңгыны күрмиләр, чөнки күңелләрендә буран купкан. Тик хәзер инде икенче төрлесе: адәм балаларының гәүдәләрен түгел, ә җаннарын, йөрәкләрен дер селкетә торган буран – язмышлар белән уйный, шаяра һәм аларны туры, каты, ышанычлы юллардан әллә кая еракка, читкә алып китә торган буран купкан.

...Икенче көнне Гөләемнең концерты күрше шәһәрдә булырга тиеш иде. Ләкин ул анда барырга теләмәде. Билал, кунакханәнең беренче катындагы почтага төшеп, аның исеменнән «Авырыйм, килә алмыйм» дигән телеграмма биреп менде.

Алар, урамга бөтенләй чыкмыйча диярлек, әнә шул бүлмәдә атнага якын яшәделәр.

…Ә аннары Гөләем китте…

Билал аны самолёт белән озатты.

Ләкин бу көннәрне аның күңелендә кузгалган буран, ул киткәч тә басылмыйча, бик озак дәвам итте әле. Һәм әнә шул буран арасында Гөләемнең тәү мәртәбә телевизордан ишетелгән моңлы тавышы бәгырьгә килеп бәрелә иде.

Әлеге моңлы авазларга ияреп, ара-тирә аның:

– Бу дөньяда бер башым, бер ялгызым бит мин! – дигән үзәк өзгеч сүзләре чыңлап куя. Әнә шул ачы сүзләр Гөләем җырлаган моңлы чит ил арияләренең безнең телдәге аяусыз тәрҗемәсе, кырыс мәгънәсе иде шикелле…

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас