(Ахыры.)
Лилиясе урамның икенче ягындагы куаклар янында булса ярар иде, ичмасам, дәү әнисенең сүзләрен ишетмәс иде. Сабыеның куаклар янында чүгәләгәнен күргәч тә, тавышның аңа барып җиткәнен аңлады әни кеше. Тамагына төер утырды, куллары калтырап, күзләренә яшьләр тулды.
“Рәхәтме ирсез? Салихымны җәһәннәмгә китәргә мәҗбүр итеп, монда үзең бер кайгысыз гомер кичерәсеңме, хәерче?!” Сүзләрнең иң әчеләрен, турыга йөрәккә кадала торганнарын сайлый белә иде Дания. Ул аларны бар ачуы белән, авыз тутырып, курыкмый әйтә иде: “Минем каргышлар төшәчәк әле сиңа! Кызыңны берәрсе урлап алып китсә ярар иде!”
Галия соңгы сүзләрдән сыгылып ук төште. Иң курыкканы шушы инде аның – кызын югалту! Көне-төне кызына бары тик гомер һәм бәхет сораса да, Даниянең бу каргышлары аны чын-чынлап куркыта иде. Аллаһ сакласын, кызын югалтса, бер көн дә яши алмаячак бит ул. Шушы уйларга бирелгән Галия Даниянең тагы ниләр әйтеп каргашканын ишетмәде дә. Карчык исә, киленнең сыгылып төшеп елаганын күреп елмайды да тиргәнә-каргана урамга чыгып китте...
Оныгының зур итеп ачылган зәңгәр күзләре исенә төшеп, ачуын яңадан кабартты Даниянең. Хәерченең баласы да үзенә охшаган бит! Ичмасам, Салихының берәр чалымы булса! Улы өстеннән йөргәндер, шуңа Салихы чыгып киткәндер! Дания ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте. Кулыннан килсә, бер минут та тотмый аналы-кызлы икесен дә җәһәннәмгә олактырыр иде. Галиясе бит, ичмасам, каршы бер сүз дә әйтми. Шунсы тагын да ныграк ачуын кабарта карчыкның. Шушы караңгы уйларына бирелеп, үз йортына кайтып җиткәнен сизми дә калды. Өенә кереп, электр чәйнүгенә су тутырып, кайнарга куйды да Латифага кереп китте. Соңгы уйлары белән бүлешәсе килә иде аның, бүлешмәсә, чыннан да, шартлар төсле...
Галия белән Лилиянең булмаган гөнаһларын тырыша-тырыша уйлап чыгарып, үзләренең шул нахак мәкерле сүзләреннән тәм табып, бар дөньяларын онытып сөйләшеп утырган ике карчык, урамда кычкырган тавышларны ишетеп, йөгерешкән кешеләр күренгәч кенә ниндидер начар хәл булганын аңлады. Кабаланып тышка чыктылар икесе дә.
“Янгын!” – дип кычкыра иде урамда бер малай. Урамга чыгуы булды, йөрәге тотты Данияне: Латифага тыкрык аша торган үз йорты дөрләп яна иде. Ялкын телләре инде түбәне ялмап алып, бик югары күтәрелеп, өй чарт-чорт килеп дөрли иде. Латифа да телсез калып, күзләрен Даниягә төбәгән килеш катып калды.
Яннарыннан йөгереп үтеп барган авыл совете рәисе Данис, Дания карчыкны күргәч, туктап калды. “Аллаһыга шөкер, Дания апа, син өйдә булмагансың икән! Без сине коткара алмадык, дип хафаланган идек!” Кочаклап юатмакчы булды ул карчыкны. Тик Дания бер сүз дәшә алмыйча, өнсез калган иде. Данис кочаклаган мәлдә аяксыз калып, ирнең кулларында асылынып калды ул. Карчыкның теле дә, гәүдәсе дә үзенә буйсынмый иде.
Данис карчыкны җайлап кына күтәреп алды да Латифаның капка буенда торган сәкесенә утыртырга булды. Тик Дания утырып торырлык та хәлдә түгел иде, алга таба авып та китте. Ярый әле Данис тотып калды. Карчыкның хәле мөшкел икәнен төшенгән ир янындагы кызга Галияне чакырырга кушты да, карчыкны күтәреп, Латифаның өенә алып кереп диванга яткырды. Даниянең нидер әйтәсе килә иде булса кирәк: күзләрен йөртеп, кемнедер эзли сыман. Тик менә куллар да, аяклар да хәрәкәтсез, авызыннан бер өн дә чыкмый.
Галиягә бу хәбәр килеп җиткәндә, әниле-кызлы инде бераз тынычланып, чәй эчеп утыралар иде. Каз бәбкәләрен, карга һөҗүм итмәсен өчен, алдан үзләре хәстәрләгән, өсте сетка белән ябылган зур кысага кертеп яптылар. Лилия, әнисенә рәхмәт әйтә-әйтә, җылы кыстыбыйлар белән сыйлана иде.
Яман хәбәрдән Дания әллә нишләп китте. И мескен, нидән чыкты икән янгын? Үзе дә әллә пеште микән, дип уйлап куйды Галия, карчыкны жәлләп. Аннан, тиз арада кирәк дару-уколлар салынган сумкасын эләктереп, Лилиягә өйдә генә утырырга кушып, Данияләргә таба йөгерде...
Карчыкның өеннән кап-кара мич кенә тырпаеп торып калды. Бик тиз һәм куркыныч янды шул йорт: янгын сүндерүчеләр тиз арада килеп җитүгә карамастан, күз ачып йомган арада ишелде дә төште. Болай тиз янган йортны озак еллар янгын сүндерүче булып эшләгән Зариф та “беренчегә күрәм” дип сөйләнеп йөрде соңрак...
Галия Данияне үзенә алып кайтты. Салихка хәбәр итәрләр иде – адресы да, телефон номеры да юк. Ярар, ничек тә җиңеп чыгарлар әле бу бәлане дә, Аллаһы Тәгалә генә ярдәменнән ташламасын...
Галия бианасын үз караватына урнаштырды, ә үзе кызы янына, кечкенә диванга күченде. Әмма аны төшендә Даниянең күзләре интектерә башлады. Манма тиргә батып уяна хатын. Әллә нинди куркыныч салкын караш иде ул. Аңа кадәр дә бианасының карашында үзенә дә, кызына да бер җылылык тоймаган Галияне бернәрсәгә дә аптырамаска тиеш иде кебек. Әмма бу караш башкача, сәер һәм тәнгә каз тәннәрен чыгарырга сәләтле, үзгә ямьсез караш иде. Әмма Галия, үзен кулга алып, карчыкка беренче ярдәм күрсәтте.
Ул арада күрше авылдагы табибә ханым да килеп җитте. Данияне карап тикшергәннән соң, карчыкның авыруы – кинәт куркудан, шуңа күрә аңа бары тик тынычлык һәм тәрбия кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. Ә тәрбияне Галиядән башка, кем күрсәтсен инде.
Даниянең килененә булган мөнәсәбәте хакында барысы да хәбәрдар иде, шуңа күрә, “бианасын үзенә алып кайтам” дигәнен ишетеп, күпләр аптырашта калды, Галиягә берчә жәлләп, берчә сокланып карадылар. Ә хатын башкача булдыра алмый иде: ни дисәң дә, күпмедер бергә яшәгән иренең газиз анасы иде ул, кызының дәү әнисе. Бәлки, кем белә, аягына басса, үзгәрер, Галия белән Лилиягә дә башкача карый башлар...
Галия бианасын яхшы тәрбияләде. Ашавын төрләндереп торды, массаж ясады, урын-җирен, өстен-башын чиста тотты. Әмма Даниянең карашы һаман да кыш салкыннары бөркә иде. Бер тамчысы да җылылык чагылмый иде аларда. Галия бианасына туры карарга бик тырышмый да. Караса, йөрәге урынынна куба һәм төнен саташып уяна бит. Лилия дәү әнисенә башта бик куркып бакса да, тора-бара бер ярдәмчесез карчыкны жәлли башлады. Их, дәү әнисе бит ул аның. Менә бергәләп каз бәбкәләрен елгага төшерсеннәр иде алар, дәү әнисе әкиятләр сөйләсен иде...
Җәй әкрен генә ахырына якынлашты. Каз бәбкәләре инде матур ап-ак казларга әйләнеп, үзләре елгага төшеп, коенып-йөзеп туйгач, горур атлап йортларына кайта. Лилия дә – хәзер зур кыз, менә бер атнадан беренче сыйныфка укырга төшәчәк. Әнисе бик матур мәктәп формасы, кап-кара чәчләрен үргәндә тагар өчен күбәләк канатлары сыман талпынып тора торган ап-ак бантик һәм дә матур ак туфлиләр алды. И сөенде сабый. Дәү әнисенә дә күрсәтәсе килде матур киемнәрен. Киеп, көзге каршында бөтерелеп алды да, дәү әнисе янына килеп басты. Һәм гомерендә беренче тапкыр карчыкка эндәште: “Дәү әни, кара әле, бигрәк матур бит, әйеме? Әнием кичә район үзәгеннән алып кайтты”. Сөенеп, елмаеп әйтте бу сүзләрен сабый. Әмма дәү әнисенең боздай салкын карашын, иреннәренең кысылганын күргәч, үз диваны янына йөгерде. Тиз-тиз генә яңа киемнәрен салып, өстен алыштырды да, елга буена, казлар янына йөгерде. Күңеле елый иде аның.
Яр буенда тезелешеп, җәйге кояшның сүрелә башлаган җылысына изрәп утырган казлар, кызны күрү белән аякларына басып, аны уратып алдылар. Шатланганнары тавышларына чыккан иде аларның: матур озын муеннарын сузып, кызның үзләренең башларыннан сыйпаганын көттеләр. Тик аның күзе тулы ачы яшь иде. Ул ярга чүгәләп утырды да үзен ураткан казларны кочаклый-кочаклый әрнеп елады да елады.
...Дания, сөйләшә алмаса да, кулы-аягы тыңламаса да, һаман да күңеленнән шушы йортны, килене белән оныгын каргап тик ятты. Менә әле дә, Лилия яңа мәктәп формасын киеп янына баскач, торып басып, шул баланың киемнәрен салдырып, утка ягасы килде. “Дәү әни”, дип тора тагы. Кирәгең бар иде, хәерче баласы!
Кызның, куркып, тиз арада чыгып йөгергәненнән ләззәт алып ята бирде карчык. Әмма бу тынлык озакка бармады. Өй янындагы алмагачка әллә кайдан ала карга килеп утырып, бик яман тавыш белән кычкыра башлады. Дания дертләп китте. Беренчегә ишетә иде ул ала карганың болай куркыныч кычкырганын. Ә тегесе туктарга уйламады да: әллә нинди кыргый тавышлар чыгарып, каркылдый бирде...
Ала карга алмагачка көн дә килә башлады. Галия эштә, Лилия укуда чакны туры китерә дә, сәгатьләр буе Данияне төрле уйларга батырып, каркылдый да, каркылдый. Бераздан төшенә керә башлады бу каркылдау. Кап-кара шәүләләр Данияне уратып алалар да алмагачка бәйләп куялар. Аннары инде алмагач ботакларына каргалар, козгыннар килеп куна... һәм башлана мәшһәр. Уяна да алмый бит шул вакытта. Бер өн дә чыгара алмый төннәр буе газап чигүен белә. Ә төшләр төн саен үзгәреп тора. Фанилыкта үткәргән соңгы төнендә төшендә аңа кап-кара казлар керде. Алар аңа шуладәр дә куркыныч итеп карадылар, сөйләшә алса, бар авылны уятырдай итеп кычкырыр иде, билләһи. Тик ул, тавыш чыгару түгел, урыныннан да кузгала алмыйча, казларның күзләренә баккан килеш, таштай катып калды. Ә казлар, карчыкны уратып алып, өермә хасил иттеләр дә аны үзләре белән күтәреп алып киттеләр...
Күзен ачу белән Дания янына килеп, карчыкның иреннәренә су тидереп, хәлен чамалап, кирәкле даруларын кадап өйрәнгән Галия бу юлы да шулай итмәкче булды. Әмма бианасының инде томалана башлаган күз карашларын, ике чигәсе буйлап аккан күз яшьләрен күреп, туктап калды. “Әни! Үзе пышылдаганга үзе сискәнде хатын. Тиз генә карчыкның пульсын тикшерде, йөрәген тыңлады. Куллары суынган иде инде Даниянең.
Данияне шул ук көнне, төш җиткәнче җир куенына тапшырдылар. Галияләрнең ихатасы тулы халык булды ул көнне. Кирәкле догалар укылып, хәер таратылгач, карчыкның җәсәден күтәреп алып чыгарга торганда, бар халыкны сискәндереп, куркыныч тавыш яңгырады.
Алма агачына кунган дәү ала карга берничә мәртәбә җан өшеткеч итеп кычкырды да, халык өстеннән өч тапкыр урап, зиратка таба очып китте. Кешеләр ни уйларга да белми калды. Даниянең холкын, килене белән оныгын ничә еллар рәнҗетеп, елатып яшәгәнен белгән берничә әби генә: “И Аллаһым, каргыш төшми ул, рәнҗеш төшә. Менә, Даниянең дә каргышлары шушы ала карга тавышы сыман бары тик барын да хафага салып, буш һаваны гына ярды. Ә инде гөнаһы булмаган ана белән баланың җан рәнҗеше үзен тотты бит. Аллаһым, үзең кичерә күр!” – дип, догаларын укып, бер-берсенә карашып куйдылар...