Әлбәттә инде, биредә иң беренче игътибар Гөләемгә тиеш иде. Юл буе уйнап-көлеп сөйләшеп кайттылар да, менә монда, өстәл артына кереп яп-якты бүлмәдә Гөләем белән янәшә утыргач, үзен кыенрак сизде бит әле Билал. Хәер, әле бит моңарчы барысының да күз карашы Шамилдә булды, сөйләшергә вакыт та тимәде. «Менә хәзер берәр нәрсә дәшәргә кирәк, кыенсыну бетте бугай инде», – дип уйлады Билал.
– Безнең кунак кызы бераз кабып куйдымы соң?… – Билал җайлап кына Гөләемгә табарак борылгандай итте.
Болай да балкып утырган Гөләем исә күршесенең сүз кушуын шундук күтәреп алды:
– Шундый шәп тост өчен күтәрмичә мөмкинме соң! – дип куйды ул.
Бу сүзләрне ишетеп торган Шамил тагын да дәртләнә төште, ул, бик кызык кына иттереп:
– Әһә! Минем тост ошадымы?! Алайса, мин сезнең савытка тагын бераз тамызыйм әле. Безнең Билал миннән дә шәбрәк әйтә ул тост дигән нәрсәне!
– Шулаймы? – дигән булды Гөләем.
Ә Шамил инде бер тотынгач очко яуламыйча, халыкны кычкыртып көлдермичә туктамый:
– Ничек өйрәнгән, кайда өйрәнгән, дип сора син, Гөләем! – Һәм шундук үзе үк җавабын да бирде Шамил: – Бәләкәйдән үк мәҗлесләрдә тәгәрәп үскән ул! Шуңа күрә көнгә бер банкетта булмасам, төнлә тыныч йоклый алмыйм, ди! Шул банкетта эчәсе шәрабны кайткач хатынның яшергән җиреннән алып эчәм, ди ул! Гаилә бюджетына зыян килә, ди!
Сүзгә Нәсимә дә кушылып, көлә-көлә, Шамилне төзәтәсе итте:
– Монысын ялгыштың инде, әфәндем! Безнең буйдак егетебез үзе яшергән җирдән алып эчәдер инде ул, әйе бит, Билал?!
Акрынлап тәмам кыстылар бит болар Билалны – хәзер инде аңа, торып, бер сүз әйтми һич мөмкин түгел иде. Житмәсә, кунак кызы алдында бит әле… Көтмәгәндә диген… Болар үзләре генә булса бер хәл иде дә. Йә, ярый инде, Аллага тапшырдык!
– Сүзне әкияттән башламыйча булмас, ахры… Шулай тотынсам ярармы? – дип, Билал шаяру катыш карашын Шамилгә төбәгән булды, ә тегесе җилкәсен генә сикертеп алды да:
– Хәзергә син хуҗа, без – хуҗаның ишәге! – дип, тагын үзенчә ризалыгын белдерде.
Билал ипләп кенә сүзне алып китте:
– Әкиятләрдә шулай бит ул: егет төшендә бер бик чибәр кызны күреп, шуңа гашыйк була да аннары бөтен әкият буена шул гүзәлне эзләп йөри… Әйтсәм әйтим инде, җәмәгать, минем Гөләемне тәү мәртәбә күрүем дә әнә шул төштә күрү шикеллерәк булды… – дип әйтеп, Билал мәгънәле генә бер тукталыш ясап, аннары ары таба сөйләп китәргә уйлап тора иде, шулчак теге явыз Шамил тиз генә менә мондый яшен ташы ыргытып өлгермәсенме!
– Бәт-тәч… Бу да гашыйк булган түгелме соң?!
Бөтен мәҗлес күтәрелеп көлә башлады. Билалга исә аларның туктавын көтүдән башка чара юк иде. Ул үзенең шактый кызарып китүен сизде, ихластан башлаган сүзе өчен бераз гына үкенү кебегрәк нәрсә кичергәндәй итте. Ләкин куркып, ярты юлда туктап тормады – турыга дигәнмен икән турыга булсын, дип, сүзен дәвам итәргә булды:
– Аны очраклы рәвештә телевизордан гына күреп алу чыннан да бер төш кебек булды минем өчен… Ул төш шундук хәтергә дә сеңеп калды, икенче көнне үк ул төш мине әйдәп театр тирәсенә алып барды, менә шушы бүгенге концертка бер ай алдан ук билет та алдырды. Инде менә, күрәсез, җәмәгать, миңа бүген гүзәл Гөләем белән янәшә утыру бәхете дә елмайды. Әле мин монысын өнме бу, төшме диеп утырам. Әйдәгез, алайса, төшләрнең чынга ашуы өчен дип күтәреп куйыйк, булмаса!
Шулай диеп Билал чәркәсен чәкештереп чыкты. Әмма кыенсынып, тартыныбрак кына… Әле, җитмәсә, Шамил тагын чеметтереп маташа:
– Да-а-а, парин, мәгънәсе тирән булды бит әле моның…
Билал үзенең утлы эчемлеген йотып маташкан вакытта, Шамил аның адресына тагын ниндидер ук җибәрмәкче булган иде, ахрысы да, әмма Нәсимә: «Ярар, яшьләрне оялтма», – дип, аны туктатты, һәм алар икәү бергә Гөләемне дә күндереп, өчесе дә чәркәләрен җәһәт кенә күтәреп куйдылар. Инде хәзер нәфесләренең дә тәмам кызганлыгын сизделәр, өй хуҗасы буларак Нәсимә дә бертуктаусыз диярлек кыстап торды. Шуңа күрә бермәл тып-тын гына утырды алар, өстәлдә пычак белән чәнечке генә йөреп торды.
Ләкин Билал үзенең уң ягындагы «фәрештә»не бер генә мизгелгә дә күз уңыннан җуймый, кыз аның ягына карамаса да, һәр хәрәкәтен күреп, һәр сулышын тоеп утыра. Гөләемгә таба борыласы да килеп кенә тора һәм Билал моның өчен теләсә нинди җайдан файдаланырга тырыша: тәрәзәгә күз салган булып та яисә Шамил белән вак-төяк сүз алышкан чагында да, беркемгә сиздермичә, гел Гөләемне күзли. Аның биредә тагын да ачыла, балкый баручы гүзәллегенә соклана.
Тагын күпмедер утыргач, Шамил үзенең «коронный номер»ына тотынды. Торып басты да атаклы татар җырчыларына пародияләрен башлады. Нәкъ менә аларның тавышы белән, аларга бик тә охшатып. Әмма җыр сүзләрен шаян рухта, үзгәртеп җырлый иде Шамил. Аны тыңлау өчен, Билал тәмам Гөләем ягына борылып утырды, һәм ул әлеге пародияләрне чын-чыннан ошатып, рәхәтләнеп көлеп утырды! Талант дисәң дә талант инде бу Шамил!
Бераздан ул тагын шуны искәрде: Гөләемгә аңлаткан булып яисә аның фикерен сорагандай кыланып, ул әлеге «фәрештә»нең кулына да кагыла башлаган лабаса… Һәм Гөләем үзе дә моңа карышмый иде шикелле…
Нәсимә белән Шамил бу мәҗлескә дип төрле-төрле ризыкны да, шулай ук кәеф күтәрә торган нәрсәләрне дә мулдан әзерләгән иделәр – шуңадыр, ахрысы, озак утырдылар. Гөләем үзе сүзгә сирәк катышты, аның әй- телмәгән сүзләрен ягымлы елмаюы алыштырды. Ләкин барыбер мәҗлестә Гөләемнең булуы һәммәсенең җанын эчтән җылытып тора иде. Кунак кызы үзе дә алардан бик канәгать булып, ихластан сөенеп, куанып утырды шикелле.
Ә бераздан ул яңа дусларына кайтасы барлыгы турында искәртә башлады, үзенең матур елмаюы белән дивардагы сәгатькә күрсәтте. Сәгать теле чынлап та төнге берне узып килә иде. Нәсимә дә бүген аның арыганлыгын аңлады, артык нык кыстап тормады. Бары тик Билалның күзенә карап, бернинди дә шик калмаслык итеп:
– Дустым, син кунак кызын кунакханәгә хәтле озатып куясың инде! – диде. Аннары, елмая төшеп: – Сиңа юл уңае бит, ачуланма… – дип тә өстәгән булды.
Анысы шулай, чыннан да, Билал ягына кайтасы автобуслар үзәктәге әнә шул кунакханә яныннан кузгалып китә китүен…
Вакыт соң дип сөйләшә башлагач, киенүен дә бик тиз киенделәр. Алар ишектән чыгып барганда, Шамил гадәтенчә үзенең тагын бер шаян угын җибәреп алды:
– Ну, малай, буран котыра бүген! Сезне адаштырып, әллә кайларга алып барып ташламаса ярый инде, ә!… Буранны әйтәм…
Билал аның бу кинаяләрен аңламаганга салышты… Аннан соң шактый ук башка да киткән иде – чынлап аңлап та җитмәде, ахрысы, Билал аның бу сүзен.
Нәсимәнең өе бакча эчендә утырган кебек икән – чыксалар, баскыч төбендәге агачлар чып-чын кар таулары шикелле утыралар. Әле буран да басылмаган, ләкин кары бераз кимегән шикелле. Билал кунак кызын култыклап алды.
Башта Гөләем болайрак шаяртырга итте:
– Билал! Мин кушканны тыңларсыңмы? Әйт әле!
– Тыңлармын, Гөләем! Баш өсте!
– Алай булса, әнә тегендәрәк барып бас әле…
– Кайда инде ул синең «әнә тегендә» дигәнең?
– Әнә, әнә… Нинди агач әле ул… ә, тупыл янынарак!
Билал, ашыкмыйча гына, шул якка атлады. Гөләем «Житте!» дигәч туктады. Әмма борылмады, шул барган уңайга карап тора бирде.
Ул арада Гөләем, моңа бик тә кәефе күтәрелеп, кычкырып көлеп җибәрде:
– Борыл инде, борыл! Мин барын оныттыңмы әллә?! Билал шулай ук ашыкмый-кабаланмый гына борылып баскан иде – Гөләем кулына кар йомарлап тоткан булган икән: кызларча назлы гына иттереп кулындагы карын Билалга томырды. Туры ата икән кызый, кар Билалның нәкъ күкрәк турысына килеп тиде дә, ап-ак орден сыман булып, шунда ябышып та калды!
– Ах! Син бит минем йөрәгемә тигездең, Гөләем! Менә инде мин егылам… – дип, Билал акрын гына карга авып төшкән булды.
Шулай күпмедер ятты ул йомшак кар өстендә. Рәхәт, тыныч, җылы иде – торырга бер дә ашыкмады. Аның янына Гөләем үзе килде.
– Әллә син чыннан да үлдең инде?… – дип, аңа таба иелде.
Аның ак башлыгыннан чыккан чәчләре аска таба таралып төште.
Билал исә күзен кысып кына карап яткан җиреннән Гөләемне эләктереп алды да үзе янына – кар өстенә тартып төшерде. Аннары, кочаклап алып, аның белән бергә көлә-көлә, кар өстендә тәгәри башлады. Теге якка, бу якка… Һәм шул кызулык белән ул аны үбеп тә алды. Моны Гөләем үзе дә тели иде кебек – иреннәрен һич тә аерырга теләмәде ул.
Шулай озак кына яттылар алар ишегалдындагы чиста, ап-ак кар юрганы өстендә… Аннары гына:
– Әллә исәр микән без… ә, Билал?… - диде Гөләем әкрен генә, хисчән тавыш белән.
Торырга, кузгалырга кирәк икәнлеген алар аңлый иделәр, әмма үзләрен көч-хәл белән генә мәҗбүр иттеләр.
Аякка баскач инде атларга да кирәк. Зиһенен көч-хәл белән җыеп, юнәлешне чамалап алды да, Гөләемнең биленнән кочаклап, үзәк урамга таба алып китте Билал. Анда килеп чыккач, машина тотыйм дигән иде, әмма Гөләем ризалашмады: «Монда якын сыман бит, Нәсимә шулай дип әйтте ич!» – диде… Әйе шул, ашыгасы түгел инде, җәяү барсалар да була, билгеле.
Шәһәр үзәгендәге ундүрт катлы кунакханә янына килеп җиткәндә, аның бүлмәләрендәге бөтен утлар да сүнеп беткән иде диярлек. Тышкы ишекне дә бикләп куйганнар икән.
– Урамда кунабызмыни инде, Билал?… – диде Гөләем чын-чыннан еламсыраган тавыш белән.
– Нишләп урамда куныйк, ди! Әйдә, миңа киттек… Машина тотабыз да.
Билалның бу сүзләренә каршы Гөләем, башта берни дип тә әйтмичә, туп-туры аңа карап торды. Аннары гына:
– Юк, миңа керәбез… – диде. – Ничек тә булса вахтёрны уятырга иде!
Башта акрын гына, аннары торган саен катырак дөбердәтә торгач, эчке якның ярым караңгы коридорыннан бер шәүлә якынлашканы шәйләнде. Ул ишек төбенә килеп җиткәч, Гөләем аңа кәгазен күрсәтте, тегесенә шул җитте тагын – ишеккә асылган әллә ничә йозакны шалтыр-шолтыр ачып, боларны эчкә үткәрде. Әллә инде йокы исереклеге белән, әллә юк-бар белән төнлә башын ватасы килмичә, Билалны, бер сүз дә әйтмичә, эчкә үткәрде. Моңа бик сөенде Билал! Ә Гөләем моны искә дә алмады шикелле, туп-туры баскычка таба китте. Билал исә аннан аз гына арткарак калып атлады.
Беренче кат баскычының яртысын узгач һәм инде аста, артта калган вахтёр карт та күренми башлагач, Гөләем туктады, борылып Билалга карады һәм бик зур сер әйткәндәй, пышылдап кына:
– Бишенче катка кадәр менәргә кирәк әле безгә… – диде.
(Ахыры бар.)
Freepik.com