Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
19 декабрь 2025, 10:47

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Каргыш. Хикәя (1)

Хатын бу хәлләргә тешен кысып булса да түзде, чөнки тормыш аны балачактан, балалар йортында яшәгән чагында ук түзәргә, сабыр итәргә өйрәткән иде. Бер кешегә дә зарланмыйча, әкрен генә үз тормышын көтте. Ә Дания көннән-көн ныграк котырды, шашты. Тиргәүләр белән каргышлар Галиянең баш очында кара болыт өермәсе сыман көн-төн ал-ял белмичә әйләнде дә әйләнде...

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Каргыш. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Каргыш. Хикәя (1)

Урамда нәни каз бәбкәләре белән мәш килгән Лилия башта өй эченнән үк ишетелгән, аннары чоланнан бар урамга яңгырардай көчле тавыштан сискәнеп китте. Каз бәбкәләре дә бу тавыштан куркышып, үләнгә чүгәләгән Лилиянең янына килеп сыендылар. Сары тузганак чәчәге кебек башларын бер күтәреп, бер төшереп, үз телләрендә нидер пипелдәштеләр. Ямьсез итеп кычкырган тавышның – дәү әнисенеке икәнен Лилия аңлаган иде инде. Тагын киленен, Лилиянең әнисе Галияне тирги инде дәү әнисе. Тик бу гади тиргәшү генә түгел, Дания карчык Галияне чын-чынлап каргый иде.

Инде җиденче яше белән барган Лилия бу каргышларның нәрсә аңлатканын бик яхшы аңлый. Нәни йөрәге дөп-дөп типкән сабый кыз бала үзе дә каз бәбкәләренә елышты, тегеләре дә кызның хәлен аңлагандай, аны уратып алдылар. Үзләре Лилияне юаткандай, бертуктаусыз үз телләрендә сөйләшкәндәй булдылар.

Ә дәү әнисе тынычланырга уйламады да: ихатада киленен эт итеп сүккәч, урам капкасын киң итеп ачып урамга чыкты. Йорттан ерак та түгел тал куаклары буендагы үләндә ал чәчәкле күлмәкле кызчыкның үзенә таба куркып баккан күзләрен шәйләп алды да, болай да авыр карашын тагы да усалландырып, шул табан атлады. “Нәрсә качып ятасың монда?!” Күк күкрәп, яшен аттымыни. Лилия сикереп торганын сизми дә калды. Ярый әле, бәхетенә күрә, каз бәбкәләре читкә сибелеп өлгерде, югыйсә, таптаган була иде мескенкәйләрне.

“Я, нигә катып калдың?!” Аяклары тыңламый иде кызның. Куркудан зур итеп ачылган күзләрен дәү әнисенә төбәгән килеш, көчле җилдә калтыраган өрәңге яфрагы сыман дерелди-дерелди, иреннәрен күгәргәнче тешләде ул. “Хас анаң булырсың икән, хәерче баласы! Ичмасам, күземә күренмә, бар, югал!” – дип кычкырды Дания карчык. Тик Лилия урыннан кузгалырлык хәлдә түгел иде. Күзләреннән яшьләр бәреп чыкты, куллары белән битен каплап, тавышсыз гына үкси башлады кыз.

“Шул бәбкәләрең белән бергә карга алып китсә үзеңне, күзем күрмәс, колагым ишетмәс иде!” – Дания карчык бу сүзләрне бар ачуы белән әйтте дә, кырт борылып урам буйлап үзе яшәгән тарафка юлланды. Ул китеп бер минут та үтмәде, йөзе ап-ак булган, елаудан күзләре инде кызара төшкән әнисе капкадан йөгереп чыгып, Лилиягә таба ашыкты. “Кызым, балакаем, тынычлан!” Әниле-кызлы икәүләп кочаклашып туйганчы үкседеләр тал куаклары буенда. Каз бәбкәләре исә аларның елаганын үзләренчә аңлап, аяк асларында пипелдәшеп яшел үлән чүпләп мәш килделәр...

Атнаның бер көнендә Дания карчык шулай бар ачуын килене белән оныгына чәчеп, аларны елатып кайта да рәхәтләнеп бер туйганчы чәй эчә, аннары исә күршесендәге Латифа ахирәтенә кереп, Галия белән Лилия хакында әллә нинди тузга язмаган хәбәрләр сөйләп, шуңардан ләззәт алып, өенә кайтып тынычлап йокыга ята. Латифасы да – шул Дания карчыкның ише, дигәндәй, мескен әни белән кызның бер гөнаһы да булмаганын белә торып, үзеннән дә сүзләр өстәп, утка утын өстәгән кебек, Данияны тагы да дәртләндерүдән, котыртудан тәм табучы карчык иде...

Галия бу авылга унтугыз яше тулгач килде. Медицина көллиятен тәмамлаган кызны ерак районның иң чиктә торган авылына фельдшер итеп билгеләделәр. Бергә укыган курсташ кызлары, әти-әниләре сөйләшептер инде, шәһәрдә калды. Ятимә кызның исә каршы килергә көче дә, теләге дә булмады: үзе теләп килгәндәй килде ул бу авылга. Ни дисәң дә, ят җир. Бәлки, ятимлеге монда кадәр ияреп килмәс, дип уйлады ул. Авыл, беренче күрүдә үк, кызга бик ошады. Төзек йортлар, бәбкә үләне баскан тигез урамнар, халкы кунакчыл. Бар җанын салып эшкә тотынды ул. Тавык-каз карарлык сарае, мунчасы булган җыйнак кына йортка урнаштырдылар аны. Берәр ел эшләгәч, үзенеке булачак иде. И, сөенде Галия. Аның гомерендә тәү тапкыр үз йорты, үз оясы булачак бит!..

Бер ел узгач Салих белән танышты. Себердән ялга кайткан бу егет кызның башын тиз әйләндерде. Бер ай дигәндә, әнисе Дания яшәгән йортка килен итеп алып кайтты Галияне. Кара көйде Дания, нәселен дә белмәгән бер хәерчене алып кайткан улына акаеп бер карады да, үз бүлмәсенә кереп бикләнде. Кайда инде ул яшь киленне мамык мендәргә бастыру, бал-май каптыру!

...Шулай яшәп киттеләр Салих, Галия һәм Дания бер түбә астында. Дания килененә эндәшеп тә карамады, Галияне бу йортта юк икән, дигән кебек тотты үзен. Салих баштагы мәлдә әнисен үзгәрер, икенче төрле карый башлар, дип уйласа да, ул көн килмәде. Айларга сузылды тынлык...

Салих та үзгәрде бу айлар эчендә. Беренче көннәрдә Галия өчен өзелеп торса, хәзер килеп, ул да Дания сыман күбрәк дәшми йөрүне хуп күрде. Галия өчен тоташ елаудан торган төннәр башланды.

Көзнең кышка авышкан мәлендә үзендә яңа җан яралганын тойды яшь хатын. Сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Сөенер иде, киләчәге нинди буласын белми, көенер иде, гөнаһын кая куярсың? Салихка җиткерде ул бу хәбәрне. Аптырап баккан битараф күзләрне күргәч, аңын җуя язды Галия...

Икенче көнне Салих юкка чыкты. Дания дә, Галия дә йоклаган арада, бар булган киемен бер сумкага тутырган да Себер тарафларына, элекке яшәгән җиренә киткән булып чыкты. Анысын да, Галия эшкә баргач, санитаркасы булган Фаягөл генә әйтте. Фаягөлнең ире ул иртәдә апасын вокзалга илтеп, поездга утыртып җибәргән икән. Шунда Салихны да очраган. Анысы исә: “Эшкә китәм, озакка!” – дигән...

Менә шул китүеннән соң җиде ел буе бер хат-хәбәре дә килмәде Салихның. Исән-сау икәнен күрүчеләр булды булуын, кызы туганын да җиткерүчеләр булды, тик ул хатынына кош теледәй бер хәбәр дә салмады!

Салих китеп югалгач, Галия өчен чын-чынлап тәмуг башланды: моңа кадәр килененә авыз ачып бер сүз катмаган Дания һәр иртәсен хатынны каргаудан башлый торган булып чыкты. Бер ай түзде хатын, икенче ай... Өченче ай башында бар әйберләрен җыйды да үзенә тәгаенләнгән җыйнак йортына барып урынлашты. Әмма күченү белән хәлләр яхшырмады. Ике көннең берендә Дания, эшкә барган сыман, Галиянең йортына килеп агуын чәчәр булып китте...

Хатын бу хәлләргә тешен кысып булса да түзде, чөнки тормыш аны балачактан, балалар йортында яшәгән чагында ук түзәргә, сабыр итәргә өйрәткән иде. Бер кешегә дә зарланмыйча, әкрен генә үз тормышын көтте. Ә Дания көннән-көн ныграк котырды, шашты. Тиргәүләр белән каргышлар Галиянең баш очында кара болыт өермәсе сыман көн-төн ал-ял белмичә әйләнде дә әйләнде...

Җәй башында кызын, Лилиясен тапты Галия. Бигрәк бәхетле иде ул: ниһаять, ул ялгызы түгел, аның кызы, җан бөртеге бар! Үзе сыман зәңгәр күзле, кап-кара чәчле бик тә матур кызчык бүләк итте аңа Аллаһ, шуңа сөенде ул. Кызын табып, хастаханәдә ятканда, Дания аның эшенә үк барып тиргәшмәкче булган. Янәсе дә, Галия Салих өстеннән йөреп, уйнаштан бала тапты, ә аның бердәнбер улы, оялып, авылдан бөтенләйгә чыгып китте.

Галиянең бар тормышы күз алдында булган Фаягөл, рәхмәт төшкере, Дания карчыкның үзен бик каты итеп тиргәп озаткан. Тагы шулай йөрсәң, үзем синең өстеңнән районга барып гариза язам, судта йөртәм, дигән. Шуңардан соң Дания карчык биш елга Галияләрне тынычлыкта калдырды. Иркен сулады Галия, Фаягөлне үзен коткарган фәрештәгә тиңләде. Кызы да, Ходайның рәхмәте, бер дә елый белми, бары тик көлеп, үзалдына нидер сөйләшеп ятар булды. Әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсеп, биш яшен тутырды. Эштән арып кайткан чакларында, аның “Әнием!” – дип, нәни куллары белән килеп үзен кочаклавы җирдәге иң зур бәхет иде Галия өчен...

Казлар яратты Галия. Кызы тугач, һәр елны егермешәр бәбкә алып, шуларны карап-тәрбияләп үстерде. Ул бәбкәләр аңа үзен, ятимнәр йортында киләчәккә бергә якты планнар корган ахирәтләрен хәтерләтте. Менә бит, үсеп, балиг булгач та, һәрберсе, казлар сыман, каядыр очты, үз оясын корды. Их, бер утырып сөйләшергә шул кызлар-ахирәтләр белән. Тик сагышланып утырырга вакыты юк иде Галиянең, кызы үсеп бара бит, бәгырь кисәге. Әнә бит, ике-өч яшендә үк шул бәбкәләрне саклап, үзенчә әнисенә булышкан булып кул арасына кереп үсә. Бик бәхетле иде ана белән кыз, бик бәхетле биш ел булды бу...

Кайгы көтмәгәндә килде Галияләргә. Иң якын ахирәте генә түгел, ә бертуган апасыдай якын күргән Фаягөл район үзәгеннән кайтып барганда ире белән юл фаҗигасенә очрап вафат булдылар. Сыгылып төште хатын. Күпме югалтулар күрсә дә, бу югалтуга әзер түгел иде ул. Елый да, сөйләшә дә алмады берара. Аннары инде кызын уйлап, үзен бераз кулга алды, әкрен генә булса да элекке тормышка кайтырга тырышты. Тик кайгы ялгыз йөрми, диләр бит.

Фаягөлләрнең кырыгы да тулмаган иде әле, көзнең Галия сыман еламсыраган бер шыксыз иртәседә алар ихатасында Даниянең тавышы ишетелде: “Дөмекте, ниһаять! Минем каргыш төште аңа! Мине судка бирә, имеш. Әнә, хәзер теге дөньяда судлашып йөр!” Сүзнең Фаягөл хакында икәнен аңлаган иде инде Галия. Йокысыннан куркып уянган кызының башыннан сыйпап, озак утырды хатын. Дания ихатадан ары үтмәде бу юлы: каргышларын чәчә-чәчә, урам якка чыкты да, үзләренә таба юл тотты...

Биш ел барган тыныч тормыш тагын тәмугка әйләнде. Инде ике ел буе атнага бер Дания шушы юлны таптый: Галияләр яшәгән йортка килә дә башта –ихатада, аннан, ишек ачык булса, өйгә үк кереп, килене белән оныгын эт итеп сүгеп, каргап, кире кайтып китә.

Менә бүген дә, Галиянең ял көнен туры китереп, зур эш башкарырга килгән кыяфәт белән горур гына атлап, килененең ихатасына үтте. Галия исә аның кергәнен күрми дә калды: Лилиясе бәбкәләр саклаган арада, кыстыбый пешереп, аны сыйларга уйлаган иде. Кыстыбыйны үлеп ярата шул кызы. Шуңа күрә дә, үзалдына елмая-елмая инде катырган камырларына җылы бәрәңге боламыгы җәеп яткан чагында чоланда яңгыраган куркыныч тавыштан сискәнеп китте. Дания икәнен шундук аңына барып җитте. Тик инде берни эшләп булмаганын яхшы аңлый иде ул, чөнки өй ишеге ачык, аны эчтән бикләсә, Дания тагы да ныграк котырачак. Шуңа тиз генә инде әзер диярлек кыстыбыйларын, суынмасын өчен, чиста сөлге белән уратып япты да, тәрәзәдән урамга күз салды.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Миңнемөхәмәтов Юныс Әгъләм улы 1977 елның 26 декабрендә Тәтешле районы Кашкак авылында дөньяга килә. Урал дәүләт педагогия университетын тәмамлаган, югары категорияле укытучы. Бүгенге көнне Нефтекама шәһәрендә яши.  Әнгам Атнабаев исемендәге премия иясе (2021),   “Өмет” гәзитенең Нәзирә Бәширова исемендәге премиясе (2016) һәм “Тулпар”ның ел лауреаты (2018). Бик күп хикәяләр, шигырьләр, җырлар авторы.

Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Каргыш. Хикәя (1)
Юныс МИҢНЕМӨХӘММӘТОВ. Каргыш. Хикәя (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас