Ләкин андый минутлар санаулы гына була шул. Тиз, бик тә тиз үтә шул алар!
Менә бөтен зал аягүрә басып кул чаба башлады. Озак итеп алкышладылар яшь гүзәлне.
Арттагы рәттәгеләр әкренләп кузгала башлады кебек. Ләкин алдагылар, шул исәптән Билал да, әле алагаемга кул чаба, туктау белмичә алкышлый. Шулай күпмедер дәвам итте, аннары инде аның уң ягындагы апа, Билалга табарак иелеп:
– Бик ошаткан булсагыз, җырчы белән очрашу да мөмкиндер ул… – дип куйды.
Бу сүзләр Билалның аңына тиз генә барып җитмәде, әлбәттә. Ничек очрашу? Каян килсен инде ул очрашу? Ләкин чыгу ягына юнәлгән апага сорау бирү мөмкин түгел иде инде. Билал да басып торган җиреннән кузгалырга мәҗбүр булды, акрын гына чыгу ягына таба кыймылдаган халык агымына кушылды.
Концерт залыннан чыгып фойега узгач, аяк атлавы иркенәеп китте, чөнки биредә аның кадәр үк кысан түгел иде инде – Билал җиңел сулап куйды, әмма гардеробка ашыкмады. Озаклап, ничәмә көннәр буена көтеп алынган бәйрәм болай гына бетәргә тиеш түгел кебек иде. Бераз шулай басып торгач, ул ирексездән буфет ягына күз салды – әле алар да ябылмаган икән, берән-сәрән кеше дә күренә шикелле. Шул якка атлады. Күрәсең, аңа тиешле бәйрәм шуның белән тәмамдыр инде. Нихәл итәсең, күңел көткәнчә үк килеп чыкмый шул чынбарлыкта. Әйе, әз генә кәефе дә кырыла башлады Билалның. Шуңа күрә хәзер буфет аны ныграк тарта, инде тәгаен төгәл тарта башлады. Буфетчы кызлар ябып киткәнче ашыгырга кирәк. Ләкин буфет почмагына килеп җитәм дигәндә генә, җир астыннан калыккандай (әллә шундагы ян бүлмәдән чыкты инде?) күптәнге танышы – журналист кыз Нәсимә очрады.
– Бәй, Билал! Син дә мондамыни?! Менә әкәмәт! – дип гаҗәпсенүен белдерде Нәсимә. Аннары Билалның каршына килеп басты да якын итеп кулына тотынды. Ә үзе томырылып Билалның күзләренә текәлгән!
Билал да ирексездән елмаеп җибәрде – чыннан да, якын дусты ич ул аның! Алар университетта күрше группаларда укыдылар, бер үк тулай торакның бер үк катында яшәделәр. Күп кенә бәйрәмнәрне бергә үткәрә иделәр. Хәзер дә еш кына очрашкалап, хәл белешкәләп, телефоннан сөйләшкәләп торалар.
– Ә нигә син минем монда булуыма гаҗәпләнәсең әле, сөекле Нәсимәкәй?!
– Соң, безнең татар операны бик үк өнәми ич инде ул. Сине дә монда бер дә күргәнем булмады моңа хәтле. – Нәсимәнең тавышы артистларча кылтаебрак, назлы-иркә аһәңнәр беләнрәк ишетелде. Ул инде чын-чынлап театр кешесе булып беткән, ахрысы.
Билал эшнең ничек булганлыгын сөйләп бирде.
– Димәк, очраклы рәвештә килеп эләктең инде син монда, ә?!
Нәсимә инде катгыйрак тонга күчте, нык фикерле хаким кыяфәтен алды. Билал үзенең йомшак ягын искә төшереп бөтенләй шиңде.
Әмма Нәсимә үзенә хас җитезлек белән бөтенләй башка рольгә керде дә:
– Соң, дустым… – дип ашыкмыйча, сеңдереп кенә үгет-нәсыйхәт укый башлады.
Билалның исә мондый сүзләр тыңларга бер генә дә теләге юк иде, шуңа күрә ул Нәсимәне ярты сүзеннән бүлде һәм:
– Әйдә әле! – дип, аны буфетка таба әйдәкләде.
Тегесе башта аңышып җитмичә, ахрысы, берничә адым атлады, аннары күзләрен шар кебек киереп ачты да, аңа карап:
– Син мине кая сөйрисең?! – дип, бөтен театрга ишетелерлек итеп сөрән салды.
Билал хәтта кызарып ук китте, баруыннан туктады.
– Эчәсең киләмени? Эчәсең киләмени синең бүген, ә?!
Мондый туп-туры һөҗүмгә каршы нәрсә кылып була инде, әлбәттә, шундый ук туры җавап кирәк андый чакта!
– Ә нәрсә? Гаеп итәсеңме әллә?!
– Юк инде, җаным! Менә хәзер без синең белән очрашуга барабыз әле! Ерак түгел, әнә теге фойе почмагында гына!
– Нинди очрашу?
– Соң инде, ахмак кебек сорап торма әле! Кем концертына килдең соң?! Кем белән икәне билгеле инде – Гөләем белән!
Әйе, әйе, Нәсимә шулай диде, бүген бөтен залны аягүрә бастырып алкышларга мәҗбүр атаклы артистканы әнә шулай бик таныш, бик якын кешеседәй – исеме белән генә атады. Гүяки аның бер авылдаш кызы турында сүз бара!
– Син шушы бүгенге җырчы турында әйтәсеңме?
Билалның бу соравына каршы Нәсимә сүз катуны бөтенләй артык санады, Билалга карап, сәеррәк елмаеп тора бирде. Әллә мыскыллап каравы инде шунда?
Шулай шактый торгач кына, ул берни аңламаган Билалга төшендереп бирүне тиеш тапты.
– Билал, бәгърем, шуны да белмисеңмени соң? Мин бит инде менә ничә еллар буе биредә опера сөючеләр түгәрәге алып барам! Син ишетмәгәч, белмәгәчтен дә, үзебезчә бик кызык яшибез без… – дип, Нәсимә соңгы арада эшләгән эшләрен бармак бөгә-бөгә санап китте. Ул санаган нәрсәләр, әлбәттә, Билалның бер колагыннан керсә, икенчесеннән чыгып та китте. Чөнки аның уенда һаман да Нәсимәнең «Гөләем» дигәне тора бит әле. Чыннан да, таныш микән соң Нәсимә Аның белән, әллә бу каләм ияләренә хас булган хыял-фантазияме?
Хәзер, менә шушы минутларда, театр фойесында атаклы җырчы белән очрашу булачак! Аны исә менә шушы Билал каршысында басып торган Нәсимә оештыра, имеш. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк, билләһи!
Билал белән Нәсимә килгәндә, фойе почмагында, чыннан да, байтак кеше җыелган иде инде. Күбесе урындыкларга утырган, әллә нинди хан заманындагы артсыз озын эскәмияләрне сөйрәп чыгарганнар, каяндыр тумбочкалар алып килгәннәр. Нәсимә, Билалны шулар янына алып килеп, эскәмиянең бер башына төртеп кенә дигәндәй утыртты да (бу инде аның үз кешеләргә булган мөнәсәбәте!) үзе йөгерә-чабып сәхнә ягына таба китте.
Күрәсең, алар Гөләем белән кара-каршы очраштылар, тиздән кызу-кызу атлап килүләре дә күренде. Гөләем киемен дә алыштырмаган, ахрысы… Шунысы кызганыч: Билалның урыны бу юлы да ераграк туры килде. Якынрак барып басарга бер сәбәп тә, җай да юк, чөнки һәммәсе дә утырышкан. Берүзең алга чыгып, колга кебек басып тормассың бит инде!
Нәсимәнең бу җәмгыять җитәкчесе икәнлегенә Билал чынлап та ышанды, очрашуны ул ачып җибәрде. Башта соңгы арада эшләгән эшләрен санап чыкты – Билалга күрсәткән сыман бармакларын бөкмичә генә, әлбәттә! Алай күп тә сөйләп тормады ул, тиз арада сүзне атаклы җырчыга бирде. Иң әүвәл Гөләемнән үзенең тормыш юлын сөйләвен үтенделәр. Аның әтисе укытучы булып эшли, әнисе исә өйдә тора, балалар карый икән. Икесе дә җырларга ярата, ди. Сораулар байтак кына бирелде. Җырчы кыз аларга гади итеп, үзара сөйләшеп утыргандагыча ихлас ачыклык белән җавап бирә барды. Биредә операны ныклап белүчеләр булгач, Билал аңлап җитмәгән нәрсәләр турында да сөйләшеп алдылар, тел белү хакында да сүз чыкты. Әнә шул уңайдан сүз арасында гына Гөләем әнисенең татар кызы булуын әйтеп узды. Монысына исә Билалның шундук колагы торды. Менә каян икән Гөләем йөзендәге аурупалык! Менә ни өчен күңелгә, җанга аеруча якын икән Ул! Шул ук мизгелдә миеннән: «Чыңгыз Айтматовның һәм тагын әллә нинди зур затларның әниләре татар шул!» – дигән якты бер фикер дә узып китте.
Очрашу күп булса бер сәгать чамасы баргандыр. Аннан соң, гадәттәгечә, җырчыга иҗат уңышлары теләделәр, яңадан Казанга килүен үтенделәр. Гөләем һаман халык алдында баскан килеш елмаеп, матур гына итеп баш кагып тора бирде.
Җыелган кешеләр берәм-берәм таралып беткәч, Билал да китмәкче булган иде, әмма Нәсимә белән саубуллашмау яхшы түгел дип тоткарланды. Ул арада Нәсимә, Гөләемне култыклап, Билал каршына килеп басты һәм бер дә көтмәгән-уйламаган сүз әйтте:
– Ә хәзер мин сезне үземә чакырам! Кунакка!
Бу сүзләрдән Билал кычкырып көлеп җибәрде. Аның болай көлүе көтелмәгән күңелле хәбәргә сөенү дә, мондый ук шатлыклы хәлгә әзер булмаганга күрә, кинәт кенә аптырап калу да, кыскасы, шушы кичәдән нидер көтеп, өмет итеп ымсынган җанның үзе теләгән ниндидер җылы йомшак җил исүен тоеп шатлану билгесе дә булды сыман.
Шуннан соң кызлар кайсыдыр бер бүлмәгә кереп киенеп чыктылар, ә Билал аста – гардероб янында көтеп торды. Аларны көткәндә, бу хәлнең өнме-төшме икәненә төшенеп җитә алмыйчарак торды ул.
Ә урамда, төнге урамда, чып-чын мәхшәр инде! Театр ишегеннән чыгу белән үк күтәреп алып, очыртып китә язды аларны җил! Кызлар чырылдап кычкырып шундук Билалга тотындылар, коткар безне, янәсе… Шулай өчәүләп бер төенгә укмаштылар да, буран тавышында бер-берсен көч-хәл белән ишетә-ишетә, бераз җәяү генә атлап карарга булдылар. Чөнки инде вакыт та шактый соң, төнге унбер тулып килә, бу вакытта трамвайны тиз генә килер димә син! Аннары Нәсимәнең торган фатиры да әллә ни ерак түгел ич, тыныч көнне матур гына кайтканда, егерме минутта өйдә булырлык ара. Ләкин әле тагын… Тагын бер сәбәп бар: өчесенең дә шушы буранда йөрисе, шушы ап-ак давыл канатларына тотынып очынасы, җилпенәсе, бераз гына булса да җирдән күтәрелеп аласы килә!
Аннары соң гап-гади, бөтен кеше аңлый торган сәбәп тә бар ич инде: озак таш бинада булганнан соң, бераз һава сулыйсы килә.
Казан шәһәрендә туры салынган урамнар күп түгел түгелен, ләкин менә бүген кояш баешы ягыннан искән галәмәт каты җил, Идел өсләтеп килеп, Татарстан һәм Пушкин урамнары буйлап Опера театрына хәтле туп-туры килеп җитә кебек иде. Ул шуның кадәр дә көчле һәм үзе белән әллә нихәтле кар алып килә, шул карны кочагы- кочагы белән синең битеңә бәрә. Чыдап кына тор! Каты җилнең төрле якка бәргәләве, йолыккалавы җитмәгән, әле аяк асты да тигез түгел – алар бара-бара да йә таеп, йә сөрлегеп китә. Андый чакларда кызлар кычкырыша, Билал көлә, чак-чак кына егылмыйча калалар. Кайта-кайта, Билал тагын шуңа игътибар итте: кызларның һәр икесен култыклап алган булса да, ава язып калган чакларда Билал үзенә таба Гөләемне ныграк тарта икән. Хәтта аны кочаклап ук аласы килгән чаклары да булмый түгел… Нишлисең, көн бик буранлы, юлы да үтә тайгак ич! Аннан соң, болай шаярышып кайтканда гаеп итеш тә түгелдер инде ул, әйеме?
Кыскасы, төнге буран эчендә кайта-кайта, алар арасындагы моңа кадәр булган кыенсыну, оялу киртәсе бөтенләй алып ташланды кебек. Табигать үзенең бураны белән адәм балаларын табигый халәтләренә кайтарды: ир-ат һәм хатын-кыз халәтенә…
Нәсимә торган биш катлы кирпеч йорт янына килеп җитеп, аның якты һәм шактый җылы, тыныч подъездына кергәч, алар бер-берсенә карашып тып-тын калдылар да аннары өчесе берьюлы кычкырып көлеп җибәрделәр. Кайтып җитү шатлыгыннан, үзләренең кыяфәтеннән кызык табып һәм тагын… һәм тагын алда көткән яңа бәхеттән сөенеч, куаныч тапты бугай бу өч йөрәк.
Ашыкмыйча гына дүртенче катка күтәрелделәр. Билал хәтерли инде Нәсимәнең фатирын, бер генә бүлмәле булса да, дус-ишләр белән байтак мәҗлесләр узды монда. Көннең дә, төннең дә әллә кайсы сәгатьләрендә кайтып керәләр иде менә шулай көлешә-көлешә, үзләрен искиткеч бәхетле һәм шат сизеп.
Бу юлы да ишекне Нәсимә үзе ачып керә дисә ялгышты Билал! Нәсимә, елмая биреп, кнопкага гына басты һәм, үз-үзенә дәшкән сыман:
– Ач инде тизрәк… – дип куйды.
Ни гаҗәп: ишек чыннан да үзе ачылып китте, эчтә кемдер бар иде. Билалны кызыксыну биләде: кем булыр соң әле бу? Хатын-кызмы, ир-атмы? Бәлки, Билалның бөтенләй кирәге юктыр биредә…
Барып керсәләр, алар алдында, кояштай балкып, Шамил басып тора! Шул, шул – рәссам Шамил!
Шамил үзе Нәсимәгә карап шаярткан була:
– Төн уртасында әллә нинди күз күрмәгән адәмнәрне ияртеп йөрисең син, Нәсимә!
Шулай диде дә, кырт борылып (гүя ул Билал белән бөтенләй дә таныш түгел!), кызларның өсләрен салдырышырга китеп барды. Ул һаман шул инде – үзенчә! Әмма бик тә шәп, күңелле егет ул. Нәсимә белән дуслашып та киткәннәр бугай әле менә. Бусы да әйбәт хәл бит инде аның. Буйдак булып йөрү дә туйдыра.
Әлбәттә, кызлардан алдарак чишенеп куйды Билал һәм кулларын уа-уа кухня ягына таба узса, өстәлгә күзе төшеп шаклар катты! Анда, өстәл тутырып, бәйрәм табыны әзерләп куелган! Хәтта шампан шәрабы белән тагын әллә нинди эчемлекләр кукраеп утыра. Җиләк-җимеш, яшелчә, салатлар – барысы да шунда. Билал гаҗәпләнүдән күзләрен челт-челт йомып басып торды да, тегеләр дә ишетсен диеп, юри кычкырыбрак:
– Да-а-а… – дип сузды.
Моны, әлбәттә, Шамилнең бик сак колагы ишетте һәм ул да, әллә кайда булса да:
– «Да» шул менә, «да»! – дип куйды.
Ә үзе бер тамчы көлми, каһәр! Шундый җитди! Ничек чыдый ул! Мондый вакытта Билалның үзенең шундук авыз ерылып китә инде, билгеле. Чыдый алмый ул эчендәгене тышка чыгармыйча. Ләкин Шамил бөтенләй бүтән холыклы булса да, Билалның аңа беркайчан ачуы килгәне юк. Ни өчен дигәндә, Шамил эчкерле, мәкерле кеше түгел! Турысын әйтсә дә, кайчак үзәккә үтәрдәй әче итеп әйтсә дә, гадел һәм шактый беркатлы зат ул.
Менә хәзер дә Билал, чит фатирда арлы-бирле тулгангалап, Шамилнең хатын-кызлар белән әвәрә килүдән туктавын көтеп тора. Нәсимә фатирының диварына эленгән рәсемнәрне, кино артистларының портретларын күздән кичерә. Әйе, ялгыз кеше торган фатирны әллә каян беләсең шул: анда бер генә кеше рухы хакимлек итә! Бу дөньяда бары тик фатир хуҗасының гына кануннары яши – һәммә урында әнә шул «бер полюслы» яшәеш чагыла. Әлбәттә, яшьрәк чагында мондый хәлне «шәхеснең оригиналь булуы», «аның рухи көче», «башкаларга охшамаган булуы» дигән купшы сүзләр белән аклыйсың, бу идеяләргә яшь чагында үзең дә ихлас күңелдән ышанасың. Әмма яши-яши инде син дөньяның, чынбарлыкның тагын да тирәнгәрәк яшеренгән, тагын да мәгънәлерәк һәм олырак хикмәткә ия булган кануннары барлыгын да тоя, аңлый башлыйсың… Яши-яши, син әнә шул гадирәк һәм киңрәк колачлы яшәешнең адәм баласы өчен тансыграк та, кадерлерәк тә икәненә ышана башлыйсың. Нилектән килеп чыга бу? Тора-бара кешенең аруыннанмы, аның эчке рухи көче кими башлап, ул инде түбәнрәк кимәлдә яшәүгә дә риза булуданмы? Башта зур таләпләр куйган шәхеснең соңга таба акрынлап җиңелә баруы, рухият алдында түбәнрәк төшә баруымы бу?
Юктыр… Юк, алай түгелдер! Киресенчәдер бу. Чынбарлыкта, реаль тормышта яши-яши кеше, киресенчә, чын матурлыкны, чын яшәүне, чын кыйммәтләрне аңлый, төшенә барадыр! Башта китаплар аша гына һәм акыл белән кергән хикмәтләрне тора-бара кеше үзе эзләп тапкан тере, чын хакыйкатьләр алыштыра барадыр. Әнә шул хакыйкатьләр – адәм баласы үзе ирешкән рухи биеклекләр – китаплар, бөек затлар биргән әзер идеяләргә караганда, бу шәхес өчен кирәгрәк һәм мөһимрәк булып чыгадыр. Ни өчен дигәндә, болар аның юлы, аның язмышы өчен ясалган нәтиҗәләр, йомгаклар, биеклекләр була. Аларга әлеге шәхеснең үз җан һәм акыл тәҗрибәсе: арка тире һәм эчке көрәшләр вакытында түгелгән «каны» да сеңгән була. Ул әнә шуңа күрә әлеге шәхескә үтә дә үз һәм кадерле була!
Шамилне көтеп берничә минут үзе генә калган арада Билал күңеленнән шундыйрак уйлар йөгереп узды. Әйе, биредә болар хакында уйланыр урын бар иде шул. Чөнки Билалның менә бу ике дусты – Нәсимә дә, Шамил дә ялгызлар. Кунак кызы Гөләем үзенең ниндирәк компаниягә килеп эләгүен бик үк чамалап та бетермидер әле, мөгаен… Бәлки, аңа монда, безнең арада ошап та җитмәс?… Кем белә?
– «Да-а…» дисең инде, ә?… – дип, Шамил дә килеп чыкты. Аннары, гадәтенчә мут елмаеп, Билалга текәлде. – Менә, әфәндем! Тырыштым инде! Тырыштым! Сез килә дип тырыштым!… – Шулай дип, ул, үзе әзерләгән өстәлгә күрсәтеп, бер Билалга, бер табынга карап, чын хуҗаларча тантана итте.
Билал нәрсә дисен инде?! Үзенең бирегә бик тә очраклы рәвештә генә килеп эләккәнен яхшы аңлый ич ул. Шамил дә белә моны, ләкин әле ярый шулай диеп шаярта, Билалны тынычландырырга тели, күрәсең. Биредә син үз кеше инде дип, аны ышандырырга тырыша сыман.
– Шушы тырышлыгың өчен сиңа халык һәм хөкүмәт исеменнән рәхмәт белдерәм!
Армия теленә күчүне Шамил дә тиз эләктереп алды, үрә катты да кулын чигәсенә куйды:
– Рад стараться!
Алар шулай шаярышкан арада, бүлмәгә кызлар да килеп керде. Шамилне мактый-мактый, өстәл янына утырыштылар.
Беразга тынлык урнашты. Билалга бик тә кыен иде бу, җитмәсә, аны бит әле Гөләем белән янәшә утырттылар… Нәсимә эше инде бу! Әле ярый Шамил дилбегәне үз кулына алып өлгерде, югыйсә Билал тик утырудан кызара ук башлаган иде бугай.
Ә Шамил нәрсә ди? Ул, утырган җиреннән аягүрә баса-баса:
– Жә, утырыштыгызмы инде?! Утырышырсыз шул, утырышмый кая барырсыз?! Мин кич буе әзерләп йөргән шундый королевский табынны ташлап кайтып китмәссез бит инде?! Ә, Билал?!
Билалны кыен хәлдән чыгарырга шул сүз җитте, мәҗлес яңадан элеккечә, алар үзләре бергә җыелгалаган вакыттагычага әверелде дә куйды!
Аңа каршы Билал да бер җөмлә кыстырган булды:
– Кабып карамыйча нәрсә икәнен әйтеп булмый әле, әфәндем!
Моңа каршы инде аягүрә басып торган Шамил үпкәләгән сыман мимика ясады, ә теле:
– Әле синең кабып та карыйсың киләмени?! – дип, һаман әчегә таба тарта.
Янындагы Нәсимә исә аңа, көлә-көлә, чат ябышкан, шаяруыңнан тукта, янәсе.
Бермәлне Шамил, чыннан да, төп роленә керде, җитди генә итеп тамак кырып алды, аннары иелеп алдындагы рюмкасын күтәрде дә:
– Җәмәгать, безнең Казан каласының шулкадәр матур итеп яулап алынганы юк иде әле! – диде. – Бүген сөекле Гөләем безнең Казанны бер сәгать эчендә һәм берүзе яулады да алды! Без барыбыз да хәзер инде аның коллары!… Әйдәгез, шуның өчен кабып куйыйк әле! – Үзе шул мизгелдә үк Билалга кычкырды: – Билал! Үрнәк күрсәт!
Эчәргә дип ымсынган Билалның тагын авызы ерылды, ләкин ул дәшмәде, түзде. Авызын көч-хәл белән җыеп, затлы аракыны эчеп җибәрә алды.
Шуннан соң җанга бераз тынычлык иңде, теле дә ачылып китте кебек.
(Дәвамы бар.)
Freepik.com