…Әйе, күзне ачырмастай буранлы, авыл юлларында калган кешене тәмам юлдан яздырырдай җил-давыллы кич иде ул. Билалның инде бер ай буена көтеп йөргән концерт кичәсе әнә шундый бер көнгә туры килде.
Концерт дигәне дә гади генә концерт түгел, ерактагы Алма-Ата шәһәреннән килгән опера җырчысының чыгышы иде ул.
Моңа ничек барырга уйлады Билал?
Бусы шулай ук сәер генә килеп чыкты. Беркөнне телевизордан теләр-теләмәс кенә Казан программасын карап утыра иде, шунда яңалыклар тапшырганда, диктор хатын: «Шәһәребездә опера җырчыларының халыкара конкурсы булып узды…» – дип сөйли башлады, аннары җиңүче артистларның үзләрен күрсәтергә тотындылар. Бу хәбәргә дә әллә ни исе китмәгән иде әле Билалның, чөнки Казанда, сөбханалла, мондый зур вакыйгалар көнаралаш диярлек булып тора. Аларның һәммәсен истә калдыра алмыйсың, һәммәсен күрү дә мөмкин эш түгел. Ләкин шул мизгелдә телевизордан яңгыраган гүзәл тавыш аның игътибарын җәлеп итте. Бу шундый да үзгә һәм шундый да чиста, тигез агышлы, бай аһәңле, җанга гаять ягымлы тавыш иде ки, моны ишеткән бер генә җан иясе дә аңа битараф кала алачак түгел иде! Җырчы кыз башкарган ариянең сүзләре аңлашылмый иде, анысы итальянча булды, ахрысы, әмма моңы, авазларының иркен һәм драматик агышы җырны гаять тә тәэсирле итә иде. Хәтта әле сүзләрнең төгәл мәгънәләре аңлашылмау бу җырның тирәнлеген, серен тагын да арттыра төшә иде шикелле.
Аннары бу гүзәл тавышның иясен дә күрсәтеп алдылар. Тиз генә, бер генә мизгелгә. Әлеге тылсымлы моң иясе үзе дә яшь һәм чибәр кыз иде. Бер күрүдә хәтергә сеңеп, истә кала торган гүзәл иде ул! Телевидение операторы сәхнәгә менеп аны төшергән вакытта ничек туктала алды икән? Шушындый ягымлы моң сибүче матур назлы иреннәрне, алар өстенә нәкъ тиешле зурлыкта гына куелган борынны, үзләре бер гүзәл чәчәк сыман булган күз-керфекләрне карашы белән ничек итеп тиз генә узып китә алды икән ул?!
Билал телевизор экранына кереп китәрдәй булып чекерәеп карап утырды. Әйе, әйе, бу иң югары, иң затлы гүзәллек иде! Жырчының күпчелек опера осталары шикелле тулы гәүдәле булмыйча, озынчарак буе аның йөз гүзәллеген тагын да көчәйтә һәм, боларның барысына тавышның искиткеч матурлыгы килеп өстәлгәч, Билал өчен бу инде чын матурлык идеалы иде.
Шушы күренеш кич буена Билалның күз алдында торды. Ә икенче көнне эшкә баргач, ул төшке ял вакытында Опера театры тирәсеннән урап килергә булды. Аның күңеле кичә күргән гүзәл зат турында бер-бер хәбәр белергә тели, шул хакта нәрсәдер эзләп табар сыман кыбырсый, алгысына иде.
Әле ярый ул чагында, күңел сүзенә колак салып, Опера театры тирәсенә барды Билал… Шулай шул, күңел сизгерлеге беркайчан да диярлек алдамый аны. Бу юлы да сизенүе дөрес булып чыкты: театр бинасының тышкы ягында әллә кайдан ук күренеп торган зур афиша элеп куелган иде! Ә анда исә зур-зур хәрефләр белән Билал күрергә дип ымсынып килгән җырчының исеме язылган. Бераз гына өстәрәк фоторәсеме дә бар.
Инде байтактан бирле киленмәгән бу мәһабәт бина янында басып тору, күңелне кузгаткан әлеге яшь җырчының тиздән аерым концерты булачагын белү кинәт кенә Билалны әллә нишләтеп куйды. Гүяки ул инде шактый еракта калган яшь чакларына кайтты, әйтерсең студент вакытлары: көн саен диярлек театр-концертларга чапкан романтик еллар яңадан күңелендә җанланды! Эш һәм өй арасында гына узып баручы соңгы еллар гүяки менә шушы мизгелдә (ә бәлки, телевизордан аны күргән чакта?) кинәт кенә зур бер борылыш ясап куйды да, ике дә уйлап тормастан, баш бирмичә чапкан тай сыман, яңадан үзенчә – яшьлектәгечә ага башлады!
Әнә шул көннән соң Билал өчен дөнья матуррак, гүзәлрәк булып китте. Бер ай буена ул шул көнне көтеп, дәртләнеп, рухланып яшәде. Кызык инде бу күңел дигән нәрсә! Югыйсә шушы бер ай вакыт эчендә әллә нинди бүтән кичәләр дә һәм башка күңелле концертлар да булып алды бит. Ләкин юк! Ул, күңел дигән әйбер, бүтән бер генә нәрсәне дә күрергә теләмичә, бары шул бер көнгә, шул бер концертка гына ашкына иде!
Көтә торгач, ниһаять, ул көн килеп җитте. Февраль аеның ахыры иде бу. Ләкин, үч иткән шикелле, нәкъ менә шушы көнне иртәдән үк көн бозылды да, кичкә таба тәмам буран котыра башлады. Быел кар инде болай да күп яуган иде, шуңа күрә буранның кешегә әллә ни сөенече булмады булуын. Шәһәр кешеләренең аңа бигрәк тә эче пошты. Шулай булмый ни, аларга, шәһәр кешеләренә, бөтен дөнья бары тик алар теләгәнчә генә агарга тиеш ич! Бары тик кешегә рәхәт ясап кына агарга тиеш, имеш, бу дөнья! Әнә шулай булмаса, шәһәр кешесе дөньяны, табигатьне чын күңелдән сүгәргә тотына. Имеш, нигә әле ул, ягъни табигать кешегә буйсынмый?! Нигә әле ул кешегә каршы килә?! Бу олы дөньяга, чынбарлыкка үзенең, ягъни адәм баласының түгел, ә табигатьнең чын хуҗа икәнлеген оныта кеше дигәнең! Әгәр дә инде үзе хуҗа була калса, бу кеше дигәнең бөтен җиһанны үз кесәсенә бөгәрләп тыгып куяр иде, билләһи! Һәм әнә шуны тизрәк башкару өчен, адәм балалары арасында иң каты сугыш, ызгыш та чыгар иде әле, җитмәсә!
Анысы буранга үзенең дә ачуы килмәде түгел Билалның. Чөнки башта әлеге күптән көтелгән концертка бару көнен кышкы кояшлы көн диебрәк күз алдына китергән иде бит ул. Кышның кояшлы көннәре шулай ук бик матур була лабаса. Үзе суык, үзе рәхәт! Күп йөрисе килә, рәхәт чигәсе килә андый көнне. Дөньяга сөенәсең, шәп дисең!
Билал яшәгән йорт шәһәр үзәгеннән байтак кына ераклыкта, шуңа күрә театрга-мазарга барам дисәң, берәр сәгать чамасы алдан чыкмыйча ярамый. Аннан соң тагын шунысы да бар: мондый көннәрне ашыгып-кабаланып йөрүне бер дә яратмый Билал. Күңелеңнең бәйрәм ясарга теләгән көне икән, чыннан да бәйрәм, чыннан да тантана булсын инде ул! Ашык-пошык кына үткән, бүтән эшләр арасына очраклы рәвештә генә килеп кергән нәрсә булмасын инде ул! Синең күңелдә, рухыңда урынны да, вакытны да күбрәк биләсен ул бәйрәм, һәм аның күңелдә чын-чынлап эзе дә калсын инде!
…Урамдагы буранның дулавы, котырынуы ике кат тәрәзә аша өйгә үк ишетелеп торгач, Билал бүген гадәттәгедән җылырак киенергә һәм алданрак чыгып китәргә уйлады. Автобуслар аркасында аның күпме көткән бәйрәме өзелә күрмәсен! Әнә шундый инде ул – уйлаган эшен, һичшиксез, тормышка ашыру өчен һәммәсен алдан үлчәп, тикшереп-барлап һәм шик калмаслык итеп ныгытып куярга ярата. Ягъни мәсәлән, соңыннан үкенерлек, үзен битәрләрлек булмасын, ди.
Дулавы, шашынуы галәмәт каты булса да, буран үзе бик үк куркыныч булып чыкмады тагын – җиле җылы идеме шунда, әллә Билалның өстендәге киеме калын булдымы, һәрхәлдә, урамга чыгып бу ак гарасат эченә килеп кергәч, Билалның хәтта кәефе күтәрелеп китте сыман. Әлеге буран аның авылда үткән малай чакларын, шушындый пәриле бер көндә чаңгы ясарга агач эзләп елга аръягындагы зур урманга баруын, адашып йөрүен исенә төшерде.
Ике малай иде алар. Дәрестән соң киткән иделәр, инде төн уртасы җитеп килгәндә, көчкә өйләренә кайтып егылдылар. Шулай да чаңгылык каеннарны сөйрәп кайттылар кайтуын. Әниләреннән шактый эләкте, билгеле, анысы дөрес. Әмма әнә шул вакытлар, хәзер исенә төшеп, Билалның күңеленә ниндидер бер көч, ышаныч чыганагын өстәде кебек. Аның бүгенгесен үткәндә калган ниндидер бер матур нәрсә белән ялгады, тоташтырды сыман.
Автобуста барганда, Билал янындагы кешеләр дә бүген нәрсәгәдер сөенәләр, аларның да эчләрендә ниндидер бер шатлык, куаныч бар сыман тоелды. Гүяки мондагы кешеләр әлегә бер-берсе белән таныш булмаганга күрә генә шатлыкларын бүлешә алмыйлар. Гүяки менә хәзер, бер-бер җай чыкса, алар шундук эчләрендәге олы сөенеч хисен белгертә башлаячаклар, онытылып әнә шул хакта сөйләшергә тотыначаклар…
Шәһәрнең үзәк мәйданына җитәрәк автобустан төште дә борынгы тар урамнар буйлап, ашыкмыйча гына, Опера театрына таба юнәлде. Биредә буран шактый юашланган икән, шуңа күрә артык көч куймыйча иркенләп, рәхәтләнеп барырга була. Иркенләп баргач, әле алда байтак кына вакытың да булгач, тирә-юньдәге моңа кадәр игътибар ителмәгән матурлыклар да күзгә ташлана. Болак аркылы чыккан чакта шактый гына күпердә тукталып та торды әле Билал. Уртасы бераз күтәрелеп торган бу күпер, кар һәм боз астындагы Болак суы, якындагы Кабан күле – һәммәсе, һәммәсе, кабатланмас матурлык – бүтән бер генә шәһәрдә дә була алмастай һәм күңел нечкәреп киткән чакларда «үзебезнеке» дип әйтелә торган кадерле күренешләр иде… Гүяки аның әле бүген өйдән чыккан чагында искә төшкән малай чагы менә хәзер тагын бер мәртәбә еракта калган еллар белән ялганды. Әйтерсең лә йөрәк тагын бер олы ташкынга тоташты, шуңа кушылды.
Аннары инде университет тавыннан үр менәсең. Калын кирпеч диварлар яныннан узасың. Ул инде байтак еллар буе кыйшаеп утыра, менә-менә өстеңә ишелеп төшәр шикелле. Ләкин, ни хикмәт, ул аумый-ишелми дә һәм аны ни өчендер ныгытырга, терәтергә дә ашыкмыйлар.
Театрның мәгърур бинасы янына килеп җиткәч, тиз генә эчкә кереп китәргә ашыкмады Билал. Чөнки әле аның вакыты бар, аннан соң күңелен тәмам әзерләп җиткерү өчен, тагын күпмедер табигать стихиясендә йөрү – менә шушы ап-ак диңгездә йөзү сорала сыман иде. Әйе, бу тирәдә, чыннан да, күңелне сәнгать рухы белән яшәтә торган биналар, һәйкәлләр күп икән шул. Менә безнең Тукаебыз тора. Театрның теге ягында исә Пушкин һәйкәле, «ноталар» кибете! Якында гына Зур концерт залы, Офицерлар йорты. Милләтнең асыл ул-кызлары тавышын үзенә сеңдергән Ирек мәйданы. Туксанынчы еллар көрәше «Ирек» дигән бу сүзне татар өчен өр-яңадан ачты түгелме соң?! Хәзер инде бу мәйданның исеме дә бөтенләй бүтәнчә – «Азатлык мәйданы» диебрәк кабул ителә түгелме соң?!
Халыкның аңлы вәкилләре белән бергә митингларда катнашулар күз алдына килде Билалның. Бик тә хәвефле, үтә четерекле көннәр булып алды бит ул туксанынчы елларда! Гади халыкның кораллы гаскәриләр белән йөзгә-йөз килүе, шәһәр үзәгеннән үтүче трамвай хәрәкәтен туктатулар, җыелган кешеләр арасыннан төрле провокаторлар килеп чыгып үзара сугыша башлаулар, империя байрагын аяк астына салып таптаулар.
Әйе, истәлекләрнең бусы инде лирика да, романтика да түгел иде. Шуңа күрә бүген Билал алар иркенә бик үк бирелмәскә тырышты.
Шунысы кызык: бүген концертка килгән кешеләр арасында Билалның танышлары бер дә күзгә чалынмый. Таныш-белеш очрамагач, Билал да үзен иркенрәк хис итте, башка чакларда еш кына була торган кыенсыну хисе кичермәде. Югыйсә кайсыбер кичәләрдә танышларың күп була булуын, ә син үзеңне ничектер кыен хәлдә сизеп йөрисең аларның күз карашлары сине ни өчендер сагайта, ниндидер бер киртәгә кертә, шуннан чыкмаска өнди кебек. Ә Билалның җаны андый киртәне кан дошманы саный, шундук ватарга тырыша.
Театрның эченә кергәч, җаны тагын да иркенәебрәк, күңеле тагын да күтәрелебрәк китте. Биредәге биек түшәмле киң фойе, аны узгач башлана торган бүтән зур-зур заллар – һәммәсе килгән кешенең рухын баету, аның кәефен күтәрү, аның җанын яңа матурлык дөньясына үстерү өчен эшләнгән. Шушы гүзәл заллар буйлап яшь, чибәр затлар узып китә. Алар өчен бу көн бирегә килеп үзләренең табигать тарафыннан бүләк ителгән искиткеч камил буй-сыннарын тантана кылдырып йөрү бигрәк тә зур бәйрәмдер, бигрәк тә кадерле, дулкынландыргыч минутлардыр. Гүзәлләрнең үз-үзләрен тотышында, бәхетле елмайган йөзләрендә әнә шул чиксез бәхетне тою ләззәте чагыла. Алай гына да түгел, алар әлеге бәхет өстенә тагын шунысын да сизәләр: үзләренә юнәлгән һәр караш, һәр игътибар билгесе аларны тагын да ныграк канатландырып җибәрә, алар йөрәгенә өр-яңа җилкенүләр бирә. Үзләренә карата игътибар сизгән гүзәлләр тагын да балкыбрак китәләр, хәтта ки синең ягымлы, җылы карашың өчен үзләренең сүзсез рәхмәтләрен әйтәләр шикелле.
Әйе, театр дигән хикмәтне кешелек дөньясы бер дә юкка гына уйлап чыгармаган шул! Кешегә яшәү, инсаният матурлыгын тагын бер мәртәбә күрсәтү өчен кирәктер ул менә мондый гүзәллек тантана иткән мизгелләр! Гомере буена бары тик эш һәм ашау белән генә вакытын уздырган адәми зат, менә шушының ише илаһи урыннарга килгәч, үзенең, чыннан да, Кеше икәнлегенә ышана башлыйдыр. Үзенең моңа кадәрге яшәвенең кыргыйларчарак булганын аңлыйдыр. Шулайдыр, Ходай һәм Табигать тарафыннан бирелгән шушындый гүзәллек тойгысын кичермичә, татымыйча яшәү, яшәү дигән нәрсәне әнә шул бәхеттән башка гына узу чыннан да кыргыйлык буладыр ул.
Әнә шундыйрак уйлар кичереп, Билал иркен, якты заллар буйлап акрын гына атлый бирде. Бүтән чакларда, башка концертларга килгәндә, ул почмак урыннарга матур гына кереп урнашкан буфетларга сугылып чыга иде, әмма бүген ул үзе дә сизмәстән алар тирәсеннән тиз генә узып китте. Ләкин үткән чагында шуны искәртергә өлгерде: театрдагы буфет тирәсендә яшьрәк кыз-кыркын тәмле-томлы алып азаплана, шулар чырык-чырык килә иде. Ә бит безнең татар концертлары булса, буфет ише җиргә күбрәк ир-ат җыйнала, алар килү белән «кәеф» дигән нәрсәне күтәрә башлый.
Әйе, биредә бүтәнчәрәк иде шул.
Менә концерт залына чакырып хәбәр дә бирә башладылар. Беренче кыңгырау, ә бераздан икенчесе, тагын күпмедер вакыт узгач өченче кыңгырау ишетелде.
Билеты күптән алынып куелган булгач, Билал сәхнәгә якынрак утыру бәхетен эләктергән иде. Ләкин иң алда ук түгел, юк-юк, иң алгы рәттә утыруны җене сөйми аның. Анда утырсаң, арттагы бөтен кеше бары тик сиңа гына карап утырадыр шикелле тоела башлый, ә син үзең беркемне дә диярлек күрмисең, мондый нәрсә аңа бер дә ошамый. Бүген Билалның урыны өченче рәттә. Залга ул иртәрәк кергән, ахрысы, аның рәтендә кеше бик аз. Затлы итеп эшләнгән кыйммәтле урындыкларның арка якларыннан эзли торгач, ниһаять, Билал үз урынын тапты. Ә урынын тапканчы, башыннан шундый уй үтте: бирегә сирәк килүең менә шуннан бик ачык беленә инде! Югыйсә үзең тыштан карауга зыялы гына кеше күренәсең болай. Яхшы түгел, әфәндем, яхшы түгел! Сиңа бу хакта ныклабрак уйларга кирәк түгел микән?!
Билал тирәсендәге билетлар кызык кына сатылган булып чыкты: аның уң ягында да, сулда да берәр урын буш иде. Моны күргәч, Билал эченнән генә көлеп тә куйды әле, әллә бары тик ялгызаклар өчен генә көйләнгән рәт инде бу! Чыннан да, тиздән һәр ике яктагы урыннарны алдылар: уң кулга – өлкән яшьтәге бер татар апасы, ә сулга япь-яшь һәм шактый чибәр кызый туры килде. Ул чибәр дә, шул ук вакытта бик җитди дә кыяфәтле иде.
Юк, янәшәсендә утырган бу яшь кызга әллә ни исе китмәде Билалның. Урынына кереп утырганнан бирле, ул түземсезлек белән сәхнәгә Аның чыгуын көтә башлады. Аның үзен күргәнче үк Билалның колагында моннан бер ай чамасы элек ишетелеп калган сәмави тавыш яңгыраган кебек иде. Менә концертны алып баручы ханым сәхнәгә чыкты. Ул озын итәкле затлы кара күлмәктән, үзе дә озынча зифа буйлы. Тавышы күңелне били торган икән, шунда ук кәефне күтәреп, күңелне кузгатып җибәрде. Әмма әле беренче бүлектә Билалның көткән кешесе җырламаячак икән. Мәскәүдән килгән ике җырчы белән таныштырды алып баручы, аның да берсе Мурзаев фамилияле булып чыкты, исеме генә урысча иде. Җырлавын начар җырламады шикелле, ләкин аңа бик үк ушы да китмәде Билалның. Бу егет үзе татар белән урысның кушылмасы булган шикелле, аның җыры да уртачарак иде.
Мәскәү җырчылары нәкъ бер сәгать тотты халыкны.
Аларга да яратып кул чаптылар. Шуннан соң тәнәфес игълан ителде.
Концертның икенче бүлеге башлангач, алып баручы, сәхнәгә чыгып, хәзер җырлаячак җырчының кыскача тормыш юлы, иҗат уңышлары белән таныштырды. Чит илдә дә байтак кына булган икән үзе. Андагы танылган остазлар Аңа осталыгын арттырырга булышканнар. Ул, байтак конкурсларда катнашып, лауреат исеме дә алган икән.
Менә, ниһаять, сәхнәдә Ул үзе!
Җитез адымнар белән, гүяки сәхнә идәненә серле чигү төшерә-төшерә, матур итеп чыкты Ул. Башка җырчылар шикелле күзләре белән залны да айкамады, бер ноктага карады да, башын аз гына кыңгыр сала төшеп, акрын тавыш белән, ипләп-җайлап кына җырын сузып җибәрде, һич тә көчәнмичә, шундый табигый, иркен тавыш белән сузды Ул үзенең беренче ариясен. Аннан соң сәхнәгә янә алып баручы чыкты, икенче бер арияне игълан итте. Бусы инде итальяннарның дәртле һәм үзенчәлекле музыкаль борылышларга бай бер җыры иде. Билал бу җырны беренче мәртәбә ишетә, һәм нәкъ әнә шул арияне башкарган чагында җырчыны якыннанрак күрәсе килү теләге биләп алды аны. «Рөхсәт итегезче, зинһар» дип, уң ягындагы ападан биноклен сорап алды, аннары бөтен кеше алдында, җитмәсә, өченче рәттә утырган килеш, бинокльдән карап утыруына кыенсынып, урынында аз гына аскарак шуып төште дә, күзенә бинокль куеп, шул хәлдә сәхнәдәге Аны күзәтә башлады.
Әй, Ходай чибәрлекне бер генә дә кызганмаган икән кызыйдан! Ләкин Аны чын Азия гүзәле дип әйтергә ничектер тел бармый иде. Йөзенең бераз озынчарак булуымы, муенының нәфислегеме, күзләренең дә зуррак уелуымы Аны бүтәнчәрәк, Билалның идеалына якынрак итә иде. Аурупа гүзәлләренә тартымрак булып күренә иде кыз.
Аны күзәтә-күзәтә, Билал шулкадәр мавыгып китте ки, хәтта кешедән сорап алган биноклен кире кайтарырга кирәклеген дә исеннән чыгарды. Үз урынында аскарак иңгән хәлдә, сәхнәдәге кызны күзәтә-күзәтә, ул әллә ничә ария тыңлады. Бары тик күрше апа ипләп кенә биноклен сорагач, Билалга бик уңайсыз булып китте, ул гафу үтенергә мәҗбүр булды. Бу концертның әнә шулай озак, бик озак дәвам итүен теләде Билал. Аны тыңлап, Аның якты, җылы моңы тәэсирендә утыру бәхетнең җиденче катында булу кебек иде. Бу – дөньяның, тормышның иң рәхәт, иң ләззәтле минутларыдыр сыман иде.
Мөнир ВАФИН фотосы.