Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 декабрь 2025, 21:34

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Биш казык

Читән өйне әтмәлләп керү Вәлекәй Капар бүләк иткән биш казыктан башланды.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Биш казык
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Биш казык

Өч елдан артык герман сугышы фронтларында йөргән әтием Лотфулла Зәйнуллин 1917 елның декабрь уртасында фронтны ташлап авылга кайткан. Авылда хатыны Мәрьям һәм өче тулып узган кызы Мәрхәбә каршы алган. Картәти Зәйнетдиннең (безнең авылда дәүәтине картәти диләр) өе бик зурдан булмаган – яртысы таш, яртысы агач йорт. Мин 1952 елны хәрби укуга киткәндә, ул йорт һаман бар иде. Аны зур сәнгать йорты салырга дип сүттеләр. Урыны буш, шул сәнгать йортына терәлеп тора.

Шул кечкенә таш-агач йортта тугыз җан яши: әби-бабай, кече уллары (20 яшьтә) Галимулла, әтинең ике яшькә олы абыйсы Хәйрулла, хатыны Хәдичә, кызы Файзә (3 яшь), минем әти-әни, кызлары Мәрхәбә (3 яшь). Әтине 1918 елның март аенда авылда Совет хакимияте урнаштырып, авыл советына секретарь итеп сайлап куйганнар. Байлар, хәлфә-муллалардан башка, ул авылда бердәнбер урысча укый-яза белгән кеше булган. Урысча белеме – дүрт класс.

1918 елның мартыннан алып 1933 елның җәенә кадәр шул урында эшләп үзенә авылда кушамат алган «Писер Лотфулла». «Секретарь» түгел – «Писер!». Патша заманындагыча ул Писерның безнең нәселгә каян тагылганын безнең Эстәрле авылында хәзер бик белеп бетмиләр, тик шулай да мин дә бүген авыл өчен Писер Зәки.

Әти шул урында ике айга якын эшләгән. Бер көнне әтисе Зәйнетдин бабай әйтә икән әтигә:

– Улым! Әйдә чыгыйк әле ишегалдына. Әниең белән минем сиңа әйтә торган сүзебез бар.

Хуҗалыкта әбинең сүзе һәрчак алдан, өстен йөри икән. Чыкканнар.

Бабай:

– Улым! Әниең сезне – хатының, балаң белән башка чыксыннар, ди.

Әти аптырап калган.

– Безнең ул турыда уйлаганыбыз юк бит, әти. Кая чыгыйк, ничек яшәрбез?

– Син инде хәзер авыл писере булдың. Яшәешең әнә Гафур Писернеке кебек әйбәт, мул, тук булыр. Чыгуын хәзергә, урам аша, күрше Вәлекәйләргә чыгыгыз. Аларның өйләре ярыйсы гына зурлыкта, балалары да күп түгел, икәү генә. Әнкәң Вәлекәй абзыйның үзе белән сөйләшкән. Ул каршы түгел, риза.

Әни:

– Бер тас, ике тәлинкә, өч кашык, бер чиләк алып, юрган-мендәрләр күтәреп, икенче көнне күчендек. Әтиең күтәренгән, миндә савытлар, кашыклар, өч яшьлек Мәрхәбә кызымны җитәкләгәнмен. Күчендек, урам аша гына яшәгән Вәлекәй абзыйларга.

Әти:

– Ай тирәсе яшәдек. Бер көнне Вәлекәй абзый миңа елмаеп дәшә:

– Лотфулла! Сиңа күрсәтә торган бер нәрсәм бар, абзарда әзерләп куйдым. Әйдә, чыгыйк әле.

Күп ашый торган ун яшьләр чамасындагы Миңлебай исемле малае да иярде безгә. Чыктык, кердек абзарларына. Абзарда, иң аргы почмакта, читәнгә очлаган башларын өскә каратып бергә сөялеп куйган казыклар тора. Яңа киселгәннәр, очланганнар. Биш данә –санадык. Вәлекәй абзый әйтә:

–- Менә сиңа, Лотфулла, биш яңа казык. Иртәгә якшәмбе. Син авылда хуҗаларның берсе хәзер. Иртәгә иске чалбар киясең, чиләк, комган, бау тотасың да, Каенлы елга буеннан, яңа урам салынган җирдән үзеңә яшәргә дип җир-урын аласың. Мин атлап үлчәп, урыныңны билгеләрбез. Зуррак алыйк – балаларың күп булсын. Шунда син үзең әлеге казыкларны сулап җиргә кагасың. Сиңа читәннән яшәү өчен өй әтмәлли башлыйбыз.

«Әтмәлли башлыйбыз!» – ди. «Салабыз!» – дими. Соңрак аңладым – өй бит талдан үрелеп, эче-тышы балчык белән катырыла. Ә ул салу түгел, ә «талдан әтмәлләү» дип атала икән.

Казыклар, чиләк-комганнар күтәреп, мин иске, ямаулы чалбар киеп барып җиттек яңа урамдагы иң кырдагы йортка. Урамның ике ягында икешәр генә йорт салынган. Без – бишенче урамда. Шуның яныннан Вәлекәй абзый эре-эре атлап, елга буеннан кисеп алган талларны очлап утыртып, урын алды. Ярыйсы гына зур итеп алды. Җире әйбәт – кара туфрак. Урынның очы Каенлы елгага чыга. Суы көмеш кебек саф, челтерәп агып ята. Йөзеп йөргән вак кына балыклары да бар. Вәлекәй абзый миңа әйтә:

– Синең казык какканны күреп, нәстә эшлисең монда, дип сораганнарның барысына да: «Үземә читәннән өй әтмәллим!» – дип җавап бир. Әйткәндә «читән» дигән сүзне кушып әйт, онытма.

– Кит инде, Вәлекәй абзый! Биш кенә казык кагып нинди өй әтмәлләп булсын ди инде.

– Яшьсең әле син, бернәрсә дә белмисең. Иртәгә, берсекөнгә монда мәхшәр булачак. Син күп сөйләнмә, эшлә, как казыкларыңны. Казык кага беләсеңме соң?

– Беләм, беләм!

– Белсәң бик әйбәт. Син как, мин киттем базарга. Җыела башлаган булырга тиеш. Авылны гөжләтим әле, яңа Писер Лотфулла Каенлы елга буенда үзенә бүлеп читәннән өй әтмәлли башлады дип. Күрерсең өйләдән соң монда нәрсә башланганын.

Кулларын артына куеп, җайлап кына атлап төшеп китте авыл уртасына, зур мәчет каршындагы Базар мәйданына. Мин комганнан су сала-сала, пычрак чәчрәтеп, тотындым казык кагарга. Үткән-сүткән кайсысы тукталып, кайсысы атлаган уңайга исәнләшә дә сорый:

– Яңа Писер, нәрсә кыйратасың монда иртән иртүк?

Җаваплыйм:

– Яшәргә үземә читәннән өй әтмәллим.

– Шулаймыни-и? Башка чыгасыңмыни?

– Бер бәләкәй генә өй эчендә тугыз җан яшибез бит – борылырга да урын юк.

– Ярар алайса! Тизрәк бетер дә күч үз өеңә. Кулдан килгәнне без дә ярдәм итәрбез.

Өйләдән соң казыкка ике ат йөге имән, читән үрергә алты йөк тал китерделәр. Матчага, өрлеккә, ишек-тәрәзә кәчәкләренә яңа кискән имән агачлары ташыдылар. Ташкергән Галимулла дүрт пар бәпкәлек бик төз каен агачлары китергән.

– Урман караучы нимес Киллер йортын ташлап киткән. Йорты озын акланда иде бит. Баһрам ат абзарын сүтеп алган, чәршәмбе Якуп өен сүтеп булаша икән. Рибәлүтсия, хөррият безгә – кем кайдан тели – урманны кисеп ташый. Тыючы да, күрүче дә юк…

Атна-ун көн үтәр-үтмәстән, эче-тышы балчык белән катырылып, киптерелгән читән өй яшәр өчен әзер иде. Урам якка ике кечкенә тәрәзә, кояш баешы ягына тагын ике тәрәзә. Түшәм-идәннәр яңа ярган тактадан түшәлеп, тәмле агач исен өй эченә таратканнар иде.

Авыл Советында секретарь булып, татар авылында совет хөкүмәте урнаштыруда катнашкан Зәйнуллин Лотфулла хатыны, өч яшь ярымлык кызы белән үз йортында яши башла-ды. Читәннән үрелгән өй иде яши башлаган йорты, вә ләкин читәннән булса да, үз йорты иде…

 Ул читән өйне әтмәлләп керү Вәлекәй Капар бүләк иткән биш казыктан башланган иде…

 

Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас