Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 декабрь 2025, 09:25

Сания ШӘРИПОВА. Чын әкият (2)

Яу яланына гуманитар ярдәм белән булышкан шикелле, халык монда да егетләргә игътибарны, җылы сүзне кызганмасын иде! Һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар догага мохтаҗ булган кебек, исәннәр дә җылы сүзгә мохтаҗ...

Сания ШӘРИПОВА. Чын әкият (2)
Сания ШӘРИПОВА. Чын әкият (2)

(Ахыры.)

Урманда берничә метр узганчы, җиде кат тиргә батасың: кая карама канаулар, тамырлары белән алып ташланган агачлар... Кайда шуышырга, кайда агачларга менәргә кирәк, җитмәсә, каршы як адым саен диярлек мина куеп чыккан, тартылма тозаклар элгән, чәнечкеле тимер чыбыкларын ыргытып калдырган. Аяк астыңа дүрт күз белән карарамасаң, беттем, дип уйла: шартлаткычка үкчәң яки бармагың ялгыш тиеп китсә, юк, үлмисең – аяк сөякләрең чәрдәкләнә. Күзеңне ачы тир баса, урыны-урыны белән шуышып барасың. Бу күзгә төртсәң күренмәслек дөм-караңгы төнне. Чөнки көндез син – менә дигән мишень. Бу киртәләрнең барысын да үтеп, каршы як позицияләренә якын ук килеп җиткәч кенә штурм башлана.

Еш кына окоп-блиндажларны әзерләп бетәсең һәм уйламаган җирдән позицияне үзгәртергә туры килә. Бу юлы да шулай булды. Көтмәгәндә, авыл дугызлары болар тирәсенә килеп чыкты. Аларга атарга, урындагы халык белән конфликтка керергә ярамый. Кинәт шуларның икесе ике урында берьюлы дөнья яңгыратып чиный-чиный шартламасынмы! Тирә-як мина икән лә. Күпме түккән көчне әрәмгә калдырып, дуңгызларга рәхмәт укып, маршрутны үзгәртергә мәҗбүрсең Әҗәл монда гел янәшә йөри...  Авылдан да күңелсез хәбәрләр ишетелә.  Зенфир дусты алгы сызыкка декабрьдә кергән иде, гыйнварда батырларча һәлак булган. Әле күптән түгел генә бергә киткән Сабанай авылы егетен алып кайтып җирләгәннәр. Хәбәрсез югалучылар, дөресрәге, шунда ятып калучылар да бик күп. Аларны әлегә алып чыгып кына булмый. Ләкин ул егетләрнең җәсадләрен барыбер якыннарына алып кайтачаклар. Ышанырга һәм көтәргә генә кирәк.

Иң авыры – иптәшләрне югалту. Килгәннең баштагы көнендә үк ике егет аяксыз калды. Аларны тыныч җиргә Илшат алып чыкты. Шул сукмакның ян-якларында унбиш сантиметр ераклыкта гына миналар тезелешеп ятканлыгын саперлар килгәч кенә белделәр.

Менә егетләр частька кайту ягына уңайлады. Дрон һөҗүме башланды. Илшат яшеренгән таш капка баганасына тиеп, аны он талкан ясады. Ул иркенләп тын алды, бу дронның соңгы снаряды иде. Мондый корылмалы аппаратлар өчтән артык шартлаткыч ала алмый. Үлем белән күзмә-күз очрашкан чагында, үзен ниндидер көч саклый шикелле.

Төрле хәлләр булгалый. Без үзебез теләп килмәдек, көчләп җибәрделәр дип, төрмәдән килгәннәр качып та киткәли, әсирлеккә дә төшә. Мондыйларны “пятисотый” дип йөртәләр. Андыйларга базар коры монда. Разведтөркемгә аларның кайсы квадратта юкка чыгуын хәбәр итү белән, эзәрлекләү башлана. Әллә ни ерак китә алмыйлар.

Саперлар арткы планга чыккач, һәлак булганнарның исем, фамилисен, часте язылган жетоннарын эзләп-тикшереп йөриләр. Кемнеке муенына тагылган, кемнеке өзелеп кесәсенә я сумкасына салынган, кемнекедер бөтенләй юк. Фотога я видеога төшереп, командирга хәбәр итәләр..

 Алдагы билгесезлек яман. Андый чакларда туган якларга, өйгә кайтуны күз алдына китерәсең. “Менә хәзер СВО бетте, чыгасыз”, – дисәләр, “Каян, ничек кайтабыз? Кайткач, кемнәр каршы ала, ниләр эшлибез, кемнәр белән күрешәбез, ниләр ашыйбыз?” – дип, күңелләрен күтәрәләр. Матур хыяллар белән хыяллануның файдасы да, зыяны да юк. Тик шуларны уйлаганда, авыр мизгелләр беразга онытылып тора.

 Ново-Александровкадан күпер шартлатып кайтып килгәндә, аяксыз Змейны (командирны) аркасында өстери. Смак алдан ата-ата бара – баш белән таш яралар. Аяк астында буа буарлык булып коелган агач яфрагыннан аерылгысыз аслы-өсле миналарны (аларны “подарок”, “лепесток”дип йөртәләр, сыер тоягына охшаганнары да бар) пехотинецлар җыя. Ялгыш  басып шартлаганнар вакыты-вакыты белән ятып кала.

‒ Брат, беги... Я “трехсотый” (ягъни яралы), отстал. Кучно бәрмәсеннәр!

Әкияттәгечә, вакыт туктап калган. Алда – уңышы җыелып бетмәгән “үле” басу. Артта – көнбагышныкы, аның да көнбагышы сугылмаган, карасу-соргылт көрән сабаклары сынып тапталган. Күңелгә шом өстәлә. Кем “Енисей” комбайны кабинасы астына керә, кем МТЗ тәгәрмәче артына ышыкланып, БПО белән дрон бәрдерә; кем салам кисә торган жаткага табан йөгерә.

Кулы өзелеп кансыраган солдат:

‒ Карим, беги! Командиру скажешь... Много двух сотых, – дип пышылдый.

Илшат бар көченә йөгергән урыннан иелеп шуышырга тотына. Буыны бетеп, күпме үрмәләгәндер. Әллә черем итә, әллә саташа. Каршысында черки шикелле безелдәп рация ята. Үзенеке кайдадыр төшеп калып югалган иде, бу табыш әйбәт булды.

 Шул черкинеке сыман тавыш, кайтасыны китереп, сагындырып, туган авылының ындыр артыннан аккан Көязе елгасын күз алдына бастырды. Аларда чират көтүе, имеш. Сыерларны тал буендагы туплауга туплаганнар. Малкайлар күши-күши, койрыкларын болгый-болгый, туктаусыз безелдәгән чебеннәрне куа. Әтисенең исән чагы, бераз ераккарак китеп, тиргә батып, тырышып-тырмашып, сырганаклар янындарак печән чаба. Илшат,  үсмер егет, дөньясын онытып, Сайма тугаенда балык кармаклый. Эсседә балык бик эләгеп бармый. Көтмәгәндә, судан кондызмы, су күсесеме килеп чыкты да малайның аягына килеп ябышты. Кондыз тешләмәс, күседер. Авыртуга түзә алмыйча, бар көченә кычкырып, әтисен ярдәмгә чакырды:

‒ Әтки-и-и!

Бала җанлы әтисе, башындагы ак кепкасын җиргә ыргытып, чабып килеп аны ярга тартып мендергәндә, уң аяк тездән юк иде. Су комагы өзеп ала алмас, мөгаен, кондыздыр...

 

***

Әнисе шул көннән башлап, ут йотып, хәбәр көтә. Көн саен хәл белешкән бәгырь кисәгеннән “мин исән” дигән хәбәр өмет итеп, телефонын меңенчегә ачып караса да – күренми. Юкны ничек күрмәк кирәк!

Рамазан ае. Әлфияне дә, мине дә кичен авыз ачу мәҗлесенә чакырганнар иде. Соңгы араларда күзеннән яше кипмәгән ананы үземчә юаткан булам. “Иншаллаһ, исән булсын, исәнлеген телә. Әниләрнең балаларына теләгән теләген Аллаһ кабул кылырмын, дигән. Аллаһ үзенең ярдәменнән ташламасын, яхшы хәбәрләр ишетергә язсын”, ‒ дим. Кайткач, озак кына теләкләр теләп, догалар укып утырдым. Соң булуга карамастан, гадәттәгечә, ятар алдыннан компьютерга күз салырга теләп, кабызган идем – Новосибирски ягыннан таныш булмаган Ольга исемле ханымнан хәбәр килгән. СВОда Илшат белән бергә йөргән Джонның сеңлесе. Илшатының исәнлеге хакында әнисе Әлфиягә хәбәр җиткерүемне үтенеп сораган. Улының телефонының яңа номерын җибәргән. Үлүченең гомере бетмәсә, үтерүченең пычагы үтмәс, диләрме татарда.

Илшаты белән телефоннан сөйләшкәннән соң, бәхет ачкычы тапкан Әлфиянең эчендәге сөенече күз яшьләре булып атылып тышына чыкты. Ул, акылга җиңеләйгән кешедәй, кирәкмәгәнгә шаркылдап көлеп җибәрде, үз-үзе белән сөйләшеп йөри башлады. Акылын җуеп, хыяллана язды. Өч көн шулай иләс-миләс йөрде дә, акылым китсә, баламны кем карар, дигән уй үз-үзен кулга алырга булышты, ахры, күктән җиргә төшерде. Шатлыгыннан җитмеш мең тәһлил чыкты, күршеләрен чакырып, мәҗлес уздырды. Сәдәка бирү ‒ малны киметми, әлхәмдүллиллаһ. Мул итеп хәер өләште. Шул мәшәкатьләр аңа гадәти хәленә килергә, үз халәтенә кайтырга булышты.

 

***

...Илшат, торып басыйм дисә, баса алмый. Уң аягын тоймый. Торырга тели – икесе дә урынында, тик басып булмый: аяктан язган. Ни бу? Берзаман бөтен тәне буенча җылылык йөгерде. Карый: чалбар балагы юеш. Кан икән. Авыртканы сизелми. Тезеннән югары жгут салып, һәрчак үзе белән йөрүче, авыртуны баса торган даруны ботына кадагач, кан агу туктады, ашыйсы килү онытылды. Тирә-юньдә бер җан иясе күренми. Тәүлек ярымда, баш та калкытмый, бер карасаң, түше белән, икенче карасаң,  аркасы белән, кырын ятып та җимерек өйләр арасыннан блиндаждан-блиндажга шуыша-шуыша, частена кайтып җитте.

Бу юлы аны өченче тапкыр “двухсотый”га ‒ һәлак булганга исәпләгәннәр.

‒ Карим, ты опять живой что ли? Живущий. Ничек исән калдың?! Бу кәкре бармакларың белән автоматыңнан ничек аттың? Калашниктан ату ‒ чәй болгату түгел, ‒ дип, шатланып каршыладылар, эвакуация бригадасы (ул унике кешедән тора) килгәнче медицина ярдәме күрсәттеләр. Якындагы шәһәрчеккә озаттылар. Перевязкаларын алмаштыргач, Донецкига госпитальгә җибәрделәр. Аннан, санитар вагонга утыртып, үзебезнең якка таба озаттылар. Поезд, кайдан яңа яралыларны алып, кайда, киресенчә, төшереп калдырып, Самара ‒ Ульяновск арасын, бер алга, бер артка табан йөреп, биш тәүлек узды.

Илшатның муенына да, кендегенә дә шланглар тыгылган, йомыш йомышларга, туалетка бара алмый. Синең көеңне көйләп торучы юк. Язмыш сул аягында сикергәләп йөрергә өйрәтте. Авыр яралылар күп. Хирурглар җитешми.  Канга, эренгә каткан бәйләгегечләрне тәүлегенә бер тапкыр алмаштыралар. Тын алырга авыр.  Кая соң, аяккае исән булса, сикереп төшеп кенә калыр иде дә бит!

Ниһаять, Ульяновски госпиталендә ботына тездән югары ампутация ясадылар. Яралар төзәлгәнче, айдан артык вакытны госпитальдә үткәрергә туры килде. Май  ае шунда узды.

Беркөн тәмәке тартырга чыккач, Рөстәм белән танышып гәп саттылар. Яшькә Илшаттан күпкә өлкәнрәк, милләте буеча таҗик булган ир узаманы, кулбашы яраланып, дүртенче катта ята икән. Сөйләшә торгач, икесенең дә берүк частьтан, батальоннары гына аерым булуы ачыкланды. Гаиләсе белән Ульяновскида яши икән. Май бәйрәме чорында, рапорт язып, госпитальдән чыктылар да, базарга барып, Илшатка аяксызлар да йөри ала торган автомат чит ил машинасы сатып алдылар. Алган көне үк аны Башкортостанга, героебызның ихатасына илтеп куеп, икенче көнгә кире госпитальгә әйләнеп килделәр.

Бераз арулангач, Илшатны Казанга реаблитациягә җибәрделәр. Биредә протезга размерлар алып, ун көн дәвалау курслары узды. Казанда үз йортында гаиләсе белән балачак дусты, авылдашы, ындыр арты күршесе, МЧСта эшләүче Венер яши. Аның белән бәйләнешкә кереп, ул Илшатны мунчага алып чыкты. Башкортстанга район сабантуена да алып кайтып килеп, Ижевскига протез ясау үзәгенә барып унашырга ярдәм итте. Ясалма аякны анда эшләделәр. Протезда йөрергә өйрәнеп, җәйне шунда уздырды.

 

***

Менә ул зәңгәр профнастил капканы ачып, өенә керде. Аны анда өзелеп сөйгән әнисе һәм яңа наградасы –  “Батырлык өчен” медале көтә иде. Медальне бик еш алгы сызыкта булып, блиндажда позицияләрдә торган өчен тапшырганнар.

Илшат тормышка тагын да җитдирәк карый башлады һәм үзе өчен шундый ачыш ясады: “Бу дөньяга син бер генә киләсең. Кем өчендер, нидәндер качып, кеше сүзеннән куркып яшәргә кирәкми”. Кеше бүген – бар, иртәгә – юк. Бер Аллаһтан гына курык.

Ул окопташ дуслары белән гел аралашып тора. Сугышкан урыннарда төзелгән корылмаларның,торган йортларның эзе дә юк. Дусларның да күбесе гүр иясе булды. Әкияттә шәһәрләр юкка чыга, аларны йомыркага әйләндереп, кесәгә салалар. Чын әкияттә җимереклекләре генә торып кала. Аларны торгызырга тагы күпме көчләр кирәгер.

...Авыл өстендә аксыл томан. Көзнең күзе яшьле. Һәркем, көн-төн теләк тели-тели, кыш та, яз да, җәй дә, көз дә туктый алмаган хәтәр алышның азагы җитеп, Җиңү килүен көтә. Әкиятемнең йомгагы сүтелә дә сүтелә...

Героемның хәлен белергә кичә бардым, бүген кайттым. Язмышларның төерле коймагы белән чәйләр эчә-эчә, хәл-әхвәлләр хакында, киләчәккә ниятләр турында сөйләшеп утырдык. Үзенең дә, әнисенең дә кәефләре әйбәт кенә. Илшатының сыңар аяк белән булса да кайтканына сөенеп туя алмый Әлфия ахирәтем. Исән бит! Яшь әле ул, Аллаһ кушса, тормышы да җайланыр, дип өметләнә.

 Әкият йомгагым, сүтелеп бетте, дигәндә генә, кулымнан төшеп китеп, йомры икмәк сыман, миннән качарга теләп, алга табан тәгәрәде. СВОдан  кайтучыларга яхшы тернәкләнү узу, психологик ярдәм кирәк. Монының бернинди дә ояты юк. Үз эчләренә бикләнергә ирек бирергә ярамый. Яу яланына гуманитар ярдәм белән булышкан шикелле, халык монда да егетләргә игътибарны, җылы сүзне кызганмасын иде! Һәлак булганнар, хәбәрсез югалганнар догага мохтаҗ булган кебек, исәннәр дә җылы сүзгә мохтаҗ... Төрле чараларга чакыру да көч бирә, күңелне күтәрә. Күңел матурлыгын җыерчыклар каплый алмый. Бүген яу яланында булганнарга һәм алар өчен ут йотып торучыларның гаиләләренә сабырлык телим! Нинди генә очракта да, өметне өзмичә, ышанып көтәргә, бирешмәскә кирәк.

Фото: Башбат.

Сания ШӘРИПОВА. Чын әкият (2)
Сания ШӘРИПОВА. Чын әкият (2)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас