

КОНКУРС: “БАТЫР ЯУДА СЫНАЛА”
Батырны ана тудыра, баһадир булып үсеп җиткәч, ул яуда сынала. Хикәям шул хакта. Хикәяләрем турында “бу хатын әкият яза” диючеләр байтак. Әкият, тик чын әкият. Сугышка кереп торалар – аларны кырып торалар. Әкияттә Аждаһаның башын кискән саен, урынына яңасы үскән сыман, яу мәйданы да шулай. Яраланганнарны дәвалыйлар да алар, дәва һәм өр-яңа көч-куәт алып, дошманга нәфрәт белән кабат сафка баса. Милләтләре төрле булса да, барсының да ниятләре уртак: Җиңү яулап, исән-имин тизрәк туган якка, әти-әниләре, балалары, гаиләләре, сөйгән ярлары янына кайту.
Күпләре яу яланына үзләре юлланган, яшәүнең никадәр татлы икәнен белә торып, үз язмышларын үзләре сайлаган. Бу чын әкиятемдә катнашучы геройлар да күп, күз ачып йомган арада алышынып торучы вакыйгалар да чиксез. Аларны сөйләргә һәм тыңларга мең дә бер кичә генә җитмәячәк. Яу кырында дошманның котын алган Арыслан, хуҗасына тугрылыклы Ат, дуслыкның кадерен белгән Юлбарыс, хәйләкәр Төлке ‒ безнең яугирләрнең позывнойлары гына ни тора. Арадан берсен сайлап алдым да гап-гади исем – “Илшат” дип куштым.
***
Илшатның СВО башлану белән аның эчендә кайныйсы килсә дә, күптән түгел әтисен бакыйлыкка озатуларын уйлап, ялгыз калган әнисен кызганды. Әмма күңелен бертуктасыз, минем урыным анда, егетләр кырында, дигән уй кимереп торды. Җаен туры китереп, озын керфекле туры карашын әнисенең соргылт күзләренә туп-туры кадап: “Инәки, мин сугышка барырга карар кылдым, син рәнҗемә инде, яме”, – дигәч, улының уйларын күптән сизеп йөргән, баласының теләгенә һичкайчан каршы килә белмәгән сабыр ана ризалыгын бирде.
Тик газизен алмаячакларына иманы камил иде аның. Заманында Илшатын, уң кулының бармаклары бөкләнебрәк торганлыктан, армиягә дә алмадылар, күпме кимсенеп йөрде. Бөгелмәдә педагогия техникумында укып йөргән чакта (бандитизм чәчкә аткан чор), дусын яклашып, пычакны учлап тотып сеңгерләрен өздереп, уң кулыннан эш китеп, сулагайга әйләнән иде. Техникумны тәмамлагач, үзе белән укыган кызыкайга өйләнеп, туган якка кайтылар. Җирнең яме – иген, өйнең яме – килен. Авылдагы СПТУда бергәләп мастер булып эшләп йөрделәр. Гаиләгә нур өстәп, уллары Ришат туды. Сабый барысыннан да үзен яраттыра белде.
Әмма шатлык озакка бармады. Биш яшь тулгач, Гүзәл аны әтиле ятим итеп, үзләренең ягына алып кайтып китте. Җиде пот тоз ашасаң да, кешенең холкын белеп бетереп булмый. Аңлашырга, кире алып кайтырга теләп, әти кеше берничә тапкыр артларыннан барып карады – никтер килешә алмадылар.
...Зурдан куптармыйча,туганнар, дуслар, күршеләр Кәримовларның болындай иркен йортына җыелып, булачак яугир белән хушлашу кичәсе үткәрделәр. Иртәгәсен, исән-сау кайтуын юрап, йола буенча икмәк тешләтеп, исән-сау әйләнеп кайтуын теләп, капка төбендә озатып калдылар.
Военкоматта Илшатны сәламәтлек буенча комиссия үтәргә Уфага җибәрде. Их, кан анализында шикәр күләме зур икән. Яу ярасыз була алмый. Яралана калса, тиз төзәлмәячәк. Уендә дәваланырга кушып, кире борып кайтарып җибәрделәр.
Дәваланган соң, тагы шифаханә коридорын тапарга туры килде. Бирермен, дигән колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, СВОга китәсе килмичә күңелсезләнеп утырган Наил исемле иркәй белән танышып алды. Аның да кан төркеме Илшатныкы сыман өченче төркем, тискәре резуслы икән. Анализ савытларын алмаштылар һәм, менә, тимерне кызуында сугарга яраткан Илшат кузгалырга торган автобуска менеп тә утырды. Үзе теләгән танк гаскәренә эләкмичә, мотострелковыйга туры килде. Китү теләге шул кадәр көчле . Үгез булмагае, черт булсын ‒ балаларга сөт булсын. Иң мөһиме – авылга кире кайтмаска, куйган максатына ирешергә!
Донецкига килеп җиткәч, аларны частьларга бүлгәләделәр. Мотострелковыйга эләгүчеләргә йөкне бушатып, блиндажларга ташырга боердылар. Блиндажда тычканнар белән бүлешеп ашаган ипинең дә, тамагы ачкач капкан гөлҗимешнең дә тәме, онытылмыйча, тел очында тора. Өйгә исән кайтсам, гөлҗимеш утыртам, дип, күңеленә беркетеп куйды Илшат.
Яңа килүче егерме сигез кеше, ике төркемгә бүленеп, “Урал” машиналарының кузовына төялеп, билгеләнгән урынга барып туктады. Соңрак, кырык минут эчендә тәпи-тәпи күмер тавына менәргә боерык җиткерелде. Кырыс командир туры килде: юньле-рәтле сөйләшми, җитешсезлекне очлы күзләре каян күреп ала, акыра да бакыра, җитмәсә, аркага аскан капчыкларга, авыр булсынга, ташлы балчык тутыртты. Тауга күтәрелүгә:
‒ Каримов, Смаков! Встать! Күрше частьтан төрмәдән китерелгән ике мужик качкан, алар урынына барасыз. Утырыгыз ВАЗикка! – дип боерды.
Тиешле батальонга килеп урнаштылар. Аларга монда позывной сайларга куштылар. Новосибирски егете Смаковның “Джон” диюен икеләнеп тормый кабул иттеләр. Илшатка бераз уйланырга туры килде.
‒ Оборона, ‒ дигән иде, тиз үк җавап яңгырады:
‒ У нас есть.
‒ Тракторист!
‒ Такой тоже есть.
‒ Карим.
Анкеталар тутыртып, култамга салдырттылар. Каримовның сулагай икәнен күреп, взвод командиры бәйләнергә чамалады.
– Сиңа сулагай булуың комачауламыймы?
– Юк. Һәр кешенең дә бер үзенчәлеге була инде. Менә, мәсәлән, син чәйне кайсы кулың белән болгатасың?
– Уң!
– Менә бит, ә нормаль кешеләр калак белән болгата.
Икенче эш итеп, бирелгән кием-салым кайсысы тар, кайсысы зур булып, егетләр размерларына туры китереп, үзләренә ошаган яңа киемнәр, броневик, резин итекләр сатып алдылар. Агач күрке ‒ яфрак, кеше ‒ күрке чүпрәк. Шөйлә кеше төсе кереп китте.
Төрлесе төрле яшьтәге ир-егетләрне ике атна буе өзлексез әзерли башладылар. Таш, балчык тутырылган сумкалар, икешәр запас магазин, Калашник автоматы, противогаз, көрәкләр асып, унбер километр йөгергәннән соң, полигонга атарга йөрделәр, авылларга походларга барып, тирә-юньне өйрәнделәр... Вакытлары тыгыз булуга карамастан, Покровка авылы халкы белән уртак тел табып яшәделәр. Алар бакчаларында үстергән җиләк-җимеш, яшелчә, пирог, сало, су кебек нәрсәләр тәкъдим иткәләде. Тик алар белән нык аралашырга, биргән әйберләрен алырга рөхсәт ителмәде. Энергетик, минералка эчеп, агулы кәбестә пирожкилары ашап агуланучылар, хәтта үлүчеләр турында хәбәрләр әледән-әле ишетелеп торды.
Яңа килгән вакытларда телефоннардан файдаланырга ярамады. Бераздан телефоннарны бирделәр. Егетләр, спутник антеннасы сатып алып урнаштырдылар да, ара-тирә шуны кушып, сөйләштеләр. Якыннар белән бер-ике сүз генә язышып алу да олы бәхет иде.Туган якта ниләр булганын, мондагылар турында ничек кайгыртуларын, ярдәм итәргә тырышучылар күп икәнен белеп тордылар.
Һәркөн урманда утыз минут вакыт эчендә окоп чокыйлар. Эшнең уңаен аңламыйча, казылган балчыкларын тау сыман чокыр кырына өючеләр дә бар. Илшат – авыл малае, эш рәтен белә. Джонның да үзенең дә көрәкләренең ике як кырыен да кулына җайлаштырып, сугым пычагы кебек үткерләп йөртә. Шуңа юан-юан агач тамырларын чабып өзү дә берни түгел. Эш солын белә. Кайберәүләрнең кибеттән яңа алган көрәк белән интегүләрен, уч төпләренең кабарып чыгуын күреп, эче поша.
Окоп, өстән караганда, дроннарга сизелергә тиеш түгел. Ни өчен икәнен аңлатып торасы юк. Күреп калса, әкияттәге сымак очучысыз тимер очкыч окопны казучысы белән бергә юк итәчәк. Илшатныкын күрде, тирләп-пешеп эшләгәч, аркасыннан пар бөркелеп тора иде. Приборлар тәмәке утын, төтенен, телефонны да сизәләр. Шунда төзәп, шартлаткычларын ташлыйлар. Бозга бозаулап, җилгә җилфердәп йөрү юк. Командир дронның каршысына йөгерергә, я астына керергә, шартлаткыч төшкән урынга яшеренергә, уяу булырга куша. Бер үк урынга икенчесен тидерә алмый, ди.
Туктаусыз алыш бара. Алгы сызыкта төрле яшьтәге, холыктагы, милләттәге һәм белем дәрәҗәсендәге кешеләр белән аралашырга туры килә. Беркөн командир, блиндажга килеп, Илшаттан төзелеш эшләренең рәтен белү-белмәве белән кызыксынды. Уңай җавап ишеткәч, бушрак өч-дүрт егетне алып, мунча төзергә тәкъдим итте. Өй “өй” дигәнгә генә өелми бит, мунча да шулай. Егетләр, үтерешләр тынып торган арада, күмәкләшеп, бик юан булмаган агачларны кисеп, каезладылар. Илшат үзе – утыз мең, батальондагыларның калганнары кем күпме булдыра ала, кушылып, борыс, такта, ДСП, мунча ташы сатып алып, тимерне эретеп-ябыштырып, мич ясап, атна эчендә мунчаны үзләре белән өстерәп йөртерлек итеп төзеп тә куйдылар. Рәхәтләнделәр кереп.
Хәрби биремнәрне төгәллек белән җиренә җиткереп отличнога башкарганы, блиндажлар ясаганы өчен, ай да үтмәстән, Каримов Илшатны медаль белән бүләкләделәр.
Бер-береннән күз яздырмый, бер тәлинкәдән ашап, бергә окоп казып һәм бер блиндажда йокларга туры килгән кешеләр белән уртак тел таба һәм аңлаша белергә кирәк. Күпләр даими киеренкелектә яши, йокы кача, булмаган снарядлар шартлавын, дроннар тавышын ишетә башлый. Андый чакта Илшатка үз-үзенә ышану һәм иптәшләренә таяну көче ярдәм итте. Кечкенәдән әти-әнисеннән рәхим-шәфкатьлелек хисләрен күреп үсте ул. Куркыныч булганда, бигрәк тә яшен яшьнәгәндә, ул Аллаһы Тәгаләдән ярдәм итүне сорап дога укый иде. Тормышының иң катлаулы мизгелләрендә догадагы изге сүзләрне кабатлый. Шифасы, көче шулчаклы көчле булгандырмы, ихлас ышангангамы, һәрвакыт ярдәм итте ул догалар. Өенә хәбәрләшергә шылтыратканда да әнисе аңа белгән догаларын гел кабатларга кушып, исенә төшереп тора.
Биредә, алгы сызыкта, көне-төне күпләрнең телендә һәм күңелендә дога һәм Аллаһы Тәгаләгә сыену. Күпләр доганың көченә, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышана. Үлем фәрештәсе Газраилның корбан эзләп йөрүен белеп-тоеп, Аллаһка гына таяналар, аңардан гомер һәм исәнлек сорыйлар.
Алгы сызыкта патрульдә Илшат иптәше белән ни тапты, шуның белән котелокта “аш” пешерде. Монда алабута – аш икән, алтын-көмеш – таш икән. Юк-бар нәрсәләр турында сөйләшеп алдылар. Шул вакытта “Һава!” дигән тревога бирделәр. Егетләр яшен тизлегендә Төлке оясы дип аталган урынга яшеренеп өлгерде. Шунда Илшатның башыннан: “Их, котелокны аласы калган”, дигән уй йөгереп үтте. Әй, әкият инде. Үлем уены барганда, теле туктаусыз “Хәсбүн Аллаһу вә нигъмәл вәкил”, ‒ дип кабатлады. (Тәрҗемәсе: “Миңа ярдәм итәргә бер Үзең җитәсең, Аллаһым”.) Бомбалар, яшеннән соң күк күкрәгәндәй, дөбердәп һавада шартлый, ә ул һаман шул доганы кабатлый да кабатлый.
...Ут өере бетеп, сәер тынлык урнашты. Яшеренгән урыннан чыгып карасалар, котелокка берни булмаган, кайнап утыра. Яңадан позицияләргә бастылар.
Уртача буйлы, авылда эшләп чыныккан, нык, шул ук вакытта җиңел гәүдәле, елмаюы балкып торган ачык йөзле Илшатны тормышта – шат күңелле, яу кырында кыю һәм түзем булганы өчен яраттылар. Күркәм холыклы икәнен күреп торалар. Ничәмә-ничә тапкыр бәрелешләрдә кыюлык күрсәтте ул. Кече сержант званиесе алганнан соң, взвод командиры итеп куйгач, иптәшләре арасында абруе тагы да күтәрелде..
Үлемне күрәсең, әмма аның турында уйламыйсың. Гомер – Аллаһы биргән могҗиза. Башта, килеп эләгүгә, моны аңлау бик булмый әле. Ә аннары уйларга вакыт юк. Үзеннән-үзе яшәү өчен көрәш башлана. Куркыныч адым саен сагалап тора. Бу – роботлар, дроннар сугышы. Һәлак булучыларның да, яраланучыларның да күбесе дроннан харап була. Миналар да башка. Аларны күреп тә булмый, сакланып калу да читен. Командирлар алдыңны-артыңны, өстеңне-астыңны гел карап йөрергә, игътибарны югалтмаска кирәклеген туктаусыз тукып, искәртеп тора.
Яңгырлы елак көз... Вакыт чаба. Бер караганда, чапсын инде. Әгәр ул тукталып калса, син үлгән, дигән сүз. Ява башлаган яңгырлар ун көнгә сузылды. Окоплар казылмаган, учаклар ягаргып җылынырга, рөхсәт юк. Суык, тоташ яңгырлар, юеш теңкәләренә үтеп, гел күченеп йөрергә туры килә, ә күченгән саен окоп, блиндаж казырга, яңа шартларга ияләшергә кирәк. Ашамыйча да түзеп була, тик сусызлык авыр. Машиналар кереп җитә алмый. “Мине 10нчы ротаның командиры итеп куйдылар. Соңыннан медицина взводын алырга тәкъдим иттеләр. Минага эләгеп яраланган егетләрне яу кырыннан алып чыгарга туры килә”, ‒ дип, шылтыратты якташы Ринат.
Бәрелешләр тынмый. Кайчакта кайсы яктан кем кемгә атканны да аңламый каласың. Бик каты яңгыр яуган көнне генә бераз сулыш алырга була. Тик ул озакка бармый. Каршы якның да ышыкланыр өчен урыннары күп, шуңа күрә алгы сызыкка кергәндә, хәрби припасларны күпме булдыра аласың, шулкадәр күбрәк алырга кирәк. Гранатомет (Любимчик), Калашник 74 (АКа) ‒ башыңны онытып калдырсаң-калдырасың – аларның барысын да мәңге үзең белән йөртәсең.
(Дәвамы бар.)
Фото: Башинформ.