Алай икән дигән кебек, Рудольфны якыннан белмәвемә беркадәр кәефе кырылып баш какты ханым. Рудольф Нуриевның Казанда булган елын, аен һәм көннәрен искәртте.
– Ул аның якташлары, туганнары белән хушлашырга кайтуы булды, – диде, бераз үзалдына уйланып торганнан соң. – Гомере күп калмаганын ул белә иде инде… Әмма һичкемгә сиздермәде. Элгәре елларда да сагына иде ул туган якларын… Һәм туганнарын. Күрешеп, аралашып яши алмавын бик авыр кичерә торган иде… Казанга һәм Уфага кайтып чыгышлар ясыйсы килә иде аның. Нишлисең бит, Советлар илендә аны гафу итәргә, танырга теләмәделәр.
Кабер артыннан пәйда булса да, әлеге ханымның ниндидер шәүлә яисә каберлектә генә очрый торган өрәк түгеллегенә тәмам ышанган кебек идем инде. Ә барыбер аның кем булуы, монда ничек килеп чыгуы хакында берни белмим бит әле. Табигый ки, кызыксынуымның чиге-чамасы юк, сораштырасым килә. Ә каберлек әңгәмә өчен иң кулай урын түгел икән. Житмәсә, кабер ташының аргы тарафында торган ханым беркадәр кызыксыну белдерсә дә, барыбер теләр-теләмәс кенә сөйләшкән кебек тоелды. Сорауларым белән теңкәсенә тигәнмендер шул…
– Шулай да әйтегез инде, мадам, сез кем буласыз?
– Гади бер хатын-кыз…
– Ә шулай да?..
– Гомерем буе Рудольфның бөек таланты каршында баш иеп яшәдем. Минем кебекләр бик күп, меңәрләгән, миллионлаган иде.
– Сез французмы?
– Юк, мин Германиядән.
– Германиядәнме? – дип, гаҗәпсенүемне белдердем.
– Франкфурт шәһәреннән.
– Миңа да булырга туры килгән иде Франкфуртта. Матур шәһәр, – дидем.
– Ә мин сезне француз дип уйлаган идем. Французча да яхшы беләсез икән.
– Озак еллар буена Франциядә эшләдем.
– Ә хәзер?
– Парижда яшим.
Сүз иярә сүз чыга, шул рәвешле тәмам аңлаша ук башлаганбыз. Үземне әллә кайчан кызыксындырып, бимазалап торган сорауга да чират җиткән иде булса кирәк, һәрхәлдә, миңа шулай тоелды.
– Сез Рудольф Нуриевны яхшы белә идегезме?
Ханым, беркадәр тартына төшеп, мәгънәле генә башын кагып куйды.
– Әйе.
Шул тартынудан аның бит очларына алсулык йөгерде кебек хәтта. Зәңгәр күзләренә җан керде, алар балкып куйды… Кара инде, ни гомер янәшә торып уема килмәгән – бу ханым үзе дә биюче булган лабаса. Озын төз аяклар, сылу гәүдә, нәзек озын муен. Коеп куйган балерина түгелме соң?! Яше иллеләргә якынлашып килә торгандыр, бәлки, әмма аның кайчандыр биюче булуына һич шигем калмады. Уемдагы телемә сорау булып килде.
– Сез дә биюче идегезме, мадам?
– Юк, мин болай гына, – дип тыйнаклык күрсәтте ул. – Рудольф чын биюче иде. Бөек биюче.
– Ә сез?.. Сез дә Рудольф белән бергә биедегезме?
– Мин Рудольф белән бер театрда эшләдем. Бергә гастрольләрдә булдык. Озак еллар бергә эшләдек. Әмма мин үземне, Рудольф белән янәшә куеп, биюче идем дип әйтә алмыйм.
Мадамның авызыннан «Мин дә балерина идем. Нуриев белән озак еллар бергә биедем» дигән җавап ала алмадым. Ә чынлыкта нәкъ шулай булган икән.
«Рудольф сезне ярата идеме? Рудольф белән ничә еллар аралашып яшәдегез? Сез дә аны ярата идегезме?» кебек сораулар тел очымда эленеп торды. Сорыйсым килде. Әмма мадамның үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы шундый булгандыр, күрәсең, ул сорауларны күпме омтылып та бирә алмадым мин аңа. Хәер, үземчә ачыкладым да бугай инде…
Нуриевның баш очына куелган тере чәчәк бәйләмнәренә, гөлләргә ишарәләп сорап куйдым:
– Боларны кем китерә, кем хәстәрләп тора шулай?
– Мин, – диде ул, башын күтәрергә кыймый гына. Рудига мин көн дә чәчәкләр китерәм.
Әйе, «Руди» дип искә алды ул аны беренче мәртәбә. Болай эндәшкәндә, аның күңелендә Нуриевка эчкерсез хөрмәт, тирән мәхәббәт тулып, ташып торганлыгы аермачык төсмерләнде.
– Ә ул үзе дә сезгә хөрмәт белән карый идеме? – дип сорап куйдым, ниһаять.
– Рудины сәхнәдә булсын, өендә булсын, урамда булсын һәрчак кочак-кочак чәчәк бәйләмнәренә күмделәр. Кая гына барып чыкса да, аны таныйлар иде. Таланты алдында баш иючеләр, сәгатьләр буе чәчәк тотып, урам чатларында да, театр ишеге төбендә дә аны каравыллап торалар, яхшы мәгънәсендә эзәрлеклиләр иде. Дөньяның һәр шәһәрендә, һәр почмагында бу шулай иде… Һәм шул чәчәкләрнең бик күбесен ул миңа да бүләк итеп килде.
– Менә ничек? Димәк, сез гади сәхнәдәш кенә булмагансыз минем якташым өчен. Чәчәкне аны теләсә кемгә бүләк итеп булмый, ә бары яраткан кешегә генә бүләк итәләр…
– Инде менә һәр көн мин аның үзенә чәчәкләр китерәм хәзер, – диде ул моңсу гына.
Аның күзләре Рудольфның баш очына куелган чәчәкләргә, гөлләргә текәлде. Нидер хәтерләде булса кирәк, уйга бирелеп торды бермәл. Мин дә шул караш артыннан иярдем.
– Рәхмәт сезгә, – дидем. – Искиткеч матур чәчәкләр, тыйнак гөлләр. Берсе әнә безнең татар өйләренә бик тә хас гөл. Бәлки, Рудольфның әнисе дә ул гөлне тәрәзә төбендә үстергәндер. Яран гөле.
– Ә ул үзе дә ярата торган иде ул гөлне. «Яран» дидегезме, ул дөньяның һәр төбәгендә бар. Аны нәкъ шулай, «Әниләр гөле» дип тә йөртәләр.
– Миңа калса, монда һәрнәрсә безнең туган якларны хәтерләтә кебек. Яран гөле генә түгел. Менә бу аның өстенә ябылган келәм дә бик тә җанга якын төсләрдән тукылган кебек. Чын үзебезчә, татарча дип әйтимме…
– Бу бит төрекмән келәме, – дип төзәтте ул мине. – Сезгә мәгълүм микән, Руди бит келәмнәр коллекциясе җыя иде. Дөньяның кайсы гына илендә тукылган келәм юк иде икән аның өендә?! Кайда гына булмасын, гастрольләрдән ул келәм алып кайта иде. Берсеннән икенчесе затлырак. Ә инде шәрык келәмнәре аны һушыннан яздыра торган иде. Фарсы келәмнәре… Һиндстан келәмнәре…
– Ә ни өчен кабере өстендә төрекмән келәме? – дип бүлдердем үзен.
– Ул аның иң кыйммәтле, кадерле келәмнәреннән иде. Татарларның үз келәме булмаганга уфтана иде ул.
– Булуын булган ул келәм туку бездә дә. Тик онытылган… Бездә бик күп нәрсә онытылган. Татарның язмышы бик катлаулы шул…
– Төрекмән келәмен кабер ташы өстенә мозаика белән чигеп ясау Рудиның үз васыяте иде. Аны мәшһүр итальян рәссамы башкарып чыкты.
Ипле генә сөйләшеп торган җиреннән кинәт кабаланып куйды мадам һәм кулындагы сәгатенә күз төшереп алды. Жиде тулып килә икән. Димәк, зиратның капкасы ябылырга санаулы гына минутлар калып бара. Бу хакта мин дә кисәтелгән идем бит. Ханымның хәрәкәтләреннән мин аның кабалануын, кабер янында бер генә минутка булса да ялгыз калырга теләвен сиземләдем.
– Гафу итегез, – дидем. – Мин башкача сезне тоткарламам. Исемегезне әйтә алмассызмы?
– Сезгә нигә? – диде ул. – Мин билгеле кеше түгел, кирәкмәс.
– Алай дисәгез дә бит. Сез, күреп торам, Рудольф Нуриевны якыннан белгән кешеләрнең берсе. Исемегезне генә белеп тору да зыян итмәс иде.
– Кирәге чыкмас, – дип кабатлады ул.
Артык сүз куертасы килми иде бу хакта.
– Мөмкин булса, әйтегез шулай да. Мин гади бер татар язучысы, үземнең якташларыма сезнең хакта сөйлисем килә. Хөрмәт белән…
– Кирәкмәс.
– Шулай да үзем генә булса да хәтерләп калырга телим сезнең исемне…
– Анет фон Тумен булам, – диде ул.
Ә мин әрсезләнүемне дәвам итәм:
– Адресыгызны да әйтә алмассызмы?
– Аның сезгә кирәге булмаячак, – диде ул, кистереп.
– Рудольф Нуриев хакында белергә теләүчеләр, язарга теләүчеләр аз түгел хәзер. Бәлки, андый уй миндә дә туарга мөмкин берзаман.
– Руди турында язучылар… – дип, уйга калып торды ул бераз. – Алар һәммәсе ялган сөйли, гайбәт сөйли. Ышанмагыз аларга, зинһар, ышанмагыз, – дип, тынгысызланырга кереште ул. Хәтта калтырана ук башлады түгелме икән әле. Күреп торам, сенсация ясарга теләүчеләр җелегенә үткәннәр аның.
– Ә сезне табарга кирәк булса?..
– Мине табу бик җиңел, – диде ул, моңсу гына караш ташлап. – Мин һәр көн Руди янында утырам. Шушында. Кабере янында.
Колагым ишеткәнгә ышанмый кабатлап сорадым:
– Ничек? «Һәр көн» дисезме?
– Әйе. Һәр көн. Зиратның капкасы ачылгач та киләм. Ябылганда гына китәм.
– Иртәдән кичкә кадәрме? – дип гаҗәпләндем.
Гаҗәпсенмәслекме соң? Үз акылында булган шундый сылу, мөлаем ханымның һәр көн иртәдән кичкә кадәр зиратта утыруына кем ышаныр?
– Ә ничек уздырасыз монда гомерегезне? Кабер янында…
– Руди янында, дип төзәтте ул. Мин аны кочаклап утырам.
– Салкын кабер ташынмы?
– Кемгә салкын, ә кемгә җылы, – диде ул, мине шелтәләгән сыман. – Минем өчен моннан да җылы урын юк хәзер дөньяда. Мин аңарга сыенып утырам, җылысын тоеп.
Җиде тулганны белгертеп, чиркәүдә чаң сугарга керештеләр. Мадам, кабер өстендәге таш келәмгә яңагын куеп, сыенып торды бераз. Аннан келәм-ташны ипле генә үпте… Һәм кабаланып торып басты. Ипле генә хәрәкәтләр белән киемнәрен төзәтеп куйды, ашыгырга кирәклекне искәртеп, чыгу юлына юнәлде.
– Соңга калганны, кичеккәнне яратмыйлар монда, – диде, мине дә үз артыннан ашыктырып.
Аның җил-җил атлап китеп баруын күрсәгез иде сез – лекциягә соңга калмыйм дип ашыгучы студент кыз диярсең. Артыннан калышмыйм дип атлый торгач, сулышка капканлыкны сизми дә калдым.
Капка артында ук мәйданчыкта нибарысы ике машина калган. Берсе – мин утырып килгән машина, икенчесе – аныкы. Килгән шәптән, заман яшьләредәй көязлек белән кнопкага басып, «Пежо»сының ишеген ачты ул. Һәм кереп тә утырды. Машинасын кабызды. Аккош канат җилпегәндәй хәрәкәт ясап, миңа кул изәде.
Хушлашуы, китеп баруы түгелме соң?.. Татарның акылы төштән соң дигәндәй, әле тел очымда торган сорауларга да җавап алып бетермәгән идем бит.
– Мадам… Мадам, гафу итегез, бер генә минутка ашыкмый торыгыз. Минем сезгә сорауларым бар иде бит әле.
Машинасын җылыту белән мәшгуль иде. Ишетмәде кебек үземне. Якынгарак килеп, тавышымны күтәрә төшеп дәштем:
– Адрес яисә телефоныгызны калдырмассызмы, мадам?..
– Ә нигә, – диде ул сөйкемле сөяге булган хатын-кызларга гына хас көязлек белән. – Сез мине ничек табарга икәнлекне беләсез. Очрашканга кадәр.
Һәм бар көченә акселераторга басты ул. Машина кинәт кузгалып китте. Тәгәрмәчләренең ачы чыелдаган авазлары гына колак төбендә эленеп калды.
– И-их, мадам Анет… дип көрсенергә генә калды.
Иртәгесен иртүк, бәлки, көткәндер ул мине. Ә без Париждан Мәскәүгә очучы самолётта идек инде…
Париж – Мәскәү 1992
Фото: avtonomiya.tatar