Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
15 декабрь 2025, 19:58

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Мадам Анет. Хикәя (Башы)

Кабернең аргы тарафыннан һич уйламаган-көтмәгәндә, гүя җир астыннан пәйда булган кебек, бер ханым калкынып куймасынмы шунда.

Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Мадам Анет. Хикәя (Башы)
Ринат МӨХӘММӘДИЕВ. Мадам Анет. Хикәя (Башы)

Урман эчендә Изге Женева дип исемләнгән шәһәрчек бар икән дөньяда. Банклары белән дан тоткан Швейцариядәге мәшһүр Женева түгел. Франциядә, Париждан егерме чакрымнар чамасы көньякта, бакча һәм гөлләргә күмелеп утырган шәһәрчек ул. Миңа анда бер мәртәбә булырга туры килгән иде инде. Өч-дүрт еллар чамасы элек, ул чактагы Русия парламенты вәкилләре буларак, урыс патшасының чыбык очларын, министрларын, генералларын күрергә килгән идек.

Шәһәр читендәге яшел аланда иске замок-сарайларны хәтерләткән ике катлы бина бар. Затлы нәсел-нәсәпле ялгыз калган урыс эмигрантлары картайган көннәрен шунда кичерәләр икән. Безнеңчә әйтсәк, картлар йорты инде. Әмма монда әйләнә-тирә җәннәт бакчасын хәтерләтә – чәчәкләр, гөлләр… Агачларында кошлар сайрый. Идәннәре – ап-ак мәрмәр, диварлары – сары имән, бәллүр шәмдәлләре алтын яңаклы. Торган җирләре дә өч-дүрт кешегә бер бүлмә түгел, һәр кешегә өч-дүрт бүлмәле икән.

Картлык кайда да картлык инде. Күкрәгенә Георгий тәресе таккан ирләрнең дә муен-маңгайларын иртәме-соңмы барыбер тоташ җыерчык баса икән. Әмма танышканда, бигрәк тә «генерал» яисә «князь» кебегрәк титулларын санаганда, салынып төшкән муеннары горурлыктан кинәт тураеп-тураеп китә.

Безнең белән дә таныштырдылар. Берочтан минем татар язучысы булуымны искәртеп уздылар. Граф һәм графинялар өчен нәрсә инде ул, «кара, бу татарларда да язучылар бар микәнни?» дип уйлаганнардыр, бәлки.

Депутат юлдашларым, затлы гаилә вәкилләрен табып, аерым-аерым сораштыра, кызыксына башладылар.  Ә миңа ни, ялгыз каз кебек тик йөрим үзалдыма. Алтын-көмештән ясалган истәлекле әйберләрен тотып-тотып карыйм.

Ул да түгел, пинжәк чабуыма кагылды берәү. Борылсам, ни күрим, ике тәгәрмәчле кәнәфи-коляскада карт бер әби утыра. Сиксән-туксаннар тирәсендә булыр. Кызыксыну тулы карашы миңа төбәлгән.

– Бер татар бар, диделәр. Сез түгелме ул?

– Мин… – дидем, тартынып. Башкача ни әйтим, телсез калдым.

Култыксалары зиннәтле ташлар белән бизәлгән кәнәфи-креслодан очып чыгардай булып талпынды ул шунда. Күрешергә ниятләве идеме, уң кулын суза төште, күзләрендә шәфәкъ нуры балкып алгандай булды. Иреннәре калтырана, бер ачыла, бер йомыла. Нидер әйтергә тели иде бугай ул, әмма тотлыгып калдымы, дулкынлануданмы, аерым авазлар ишетелсә дә, авызын тутырып һичбер сүз әйтә алмады.

Тик торабыз карашып. Карчык талпына, газаплана – нидер әйтергә, нәрсәләрдер аңлатырга тели. Барып чыкмый, файдасыз… Ә мин аның ни өчен үзем белән кызыксынуын һич аңлый алмыйм. Ни әйтергә теләде икән ул, нигә шулкадәр дулкынлана, бәргәләнә? Ни өчен башка берәүгә түгел, нәкъ менә миңа сүз катарга кирәк тапкан?

Бер-беребезгә озак, шактый озак карашып тордык. Аңлаша гына алмадык. Телле, өнле булсам да, мин ни кылыйм соң?.. Сорауларыма җавап булмагач, дәшеп сүз ала алмагач, мин ни эшлим? Нинди чарам бар…

Аерылыштык. Хушлашып китеп барганда, мин карчыкның кайчандыр зәңгәр булып та, инде тәмам уңган күзләренә карап тордым. Сак кына аның тоташ кан тамырларыннан гыйбарәт йомшак кулына кагылып уздым. Шулай да безне картлар йортының капка төбенә кадәр озата чыккан француздан сорамый булдыра алмадым.

– Кәнәфи-креслода утырган ханым кем иде ул?

– Графиня Шереметева, – диде француз, һәр сүзгә һәм һәр иҗеккә ныклы бер басым ясап.

Менә ничек, дип хәйран калдым үзалдыма. Димәк, Шереметева. Графиня Шереметева белән янәшә басып торганмын лабаса.

– Ә ул үзен татар дип саныймы әллә? – дип әйтеп ташламыйммы шунда.

Ни хакында соравымны француз аңламады. Сүзгә-сүз барлап чыктым җөмләмне. Акцентым булса да, сорау дөрес куелган иде. Баксаң, ул дөньяда татар дигән милләт барлыгын белми икән. Итагатьлек күрсәтеп җавап бирде.

– Русия империясен ныгытуга зур өлеш керткән урыс графлары Шереметевлар гаиләсеннән, – диде.

Шулаен шулайдыр ул. Әмма мин графиняның яныма килгәч тә үз авызыннан ишеткән сүзләрен дә онытмадым бит әле. Башка берәү янына түгел, минем янга килде ул. Татар булуымны ачыклаудан башлады сүзен. Димәк, шул хакта, шул нигездә сөйләшергә, аңлашырга теләгән иде ул минем белән. Дулкынлану һәм картлык кына ирек бирмәде.

 

* * *

Графиня Шереметева белән ул чактагы очрашуыбыз хакында, дөресен әйтергә кирәк, мин инде оныткан идем. Урман эчендә урнашкан Изге Женевага бу юлы үзем генә килдем. Максатым – Рудольф Нуриевның каберен зиярәт кылу, баш очына чәчәк салу иде.

Кичке алты якынлашып килә. Машинаны капка төбендә калдырып, бер ялгызым урыс эмигрантлары каберлегенә уздым. Кисәтеп калдылар, каберлек җидедә ябыла икән. Димәк, бер сәгать вакытым бар. Үзәк аллея буйлап түргә таба атлап киттем. Шул рәвешле туп-туры баргач, сул тарафта Нуриев кабере булыр, дип, алдан ук өйрәтеп җибәргәннәр иде үземне.

Ашыксаң да кабаланып булмый, олыгаеп, сабырланып каласың бит ул зиратка килеп кергәч. Ирексездән як-ягымда тезелеп калган кабер ташларын, фоторәсемнәрне күзәтеп, барлап барам. Акгвардияче Дроздов һәм дроздовчылар каберлеге җәлеп итте игътибарымны. Егермегә якын офицер янәшә күмелгән… Язучы Иван Бунин тәресе каршында да тукталып, баш ими уза алмадым. Яратып укыган, укып туймаган остазларымның берсе әнә кайда мәңгелек йорт тапкан икән. Ә инде графиня Шереметеваның фоторәсеменә килеп төртелгәч, тетрәнеп, калтыранып куйдым. Таныдым. Әлбәттә, таныдым. Кабер ташындагы фоторәсемнән күзләрен тутырып карап утыра. Әллә ул да мине таныды инде? Карашларыбыз кисешеп торды кебек бермәл. Теге вакытта әйтергә теләп тә әйтә алмаган сүзләрен хәтергә төшерергә теләгәндәй, уйга калып утыра иде кебек ул.

Бу юлы да нәкъ әүвәлгечә килеп чыкты. Графиня күзләрен тутырып карап калды, ә мин, каерылып карый-карый, китәргә мәҗбүр булдым. Юлым дәвам иттем.

Каберлек эченнән, кара һәм соры ташлар, эреле-ваклы тәреләр арасыннан атлап килә идем. Кинәт чәчәкле якты аланга килеп чыккандай хис иттем үземне. Чү, ни бу?.. Туктап калдым.

Шомырт сыман чем-кара мәрмәр читенә тыйнак кына кысага утыртылган фоторәсем сөяп куелган. Анда – жанына ирек даулап, кош сыман югарыга, каядыр еракка омтылган биюче рәсеме. Ул очышта… Фани дөнья турында уенда да юк. Янына килеп чыккан якташында ник бер гаме булса икән. Күңелгә келт итеп Тукайның «Очты дөнья читлегеннән, тарсынып күңелем кошы…» дигән сүзләре килеп төште. Әлеге кабер өстенә шундый сүзләр уелган булса, никадәрле урынлы һәм тәэсирле булыр иде дә бит. Ә монда урыс һәм француз телләрендә «Рудольф Нуриев. 1938-1993» дигән мәгълүмат уелган.

Чәчәкле якты алан, дидем. Бер дә юкка гына түгел. Кабер ташы өстенә кызыл, яшел, зәңгәр, алтын-сары һәм ак төсләрдән тукылган зур бер келәм ябылган. Аның ап-ак чуклары җиргә кадәр салынып төшкән. Рудольфка җылы булсын өчен кемдер махсус алып килгәндер дә кадерләп, пөхтәләп аны шунда ябып киткәндер кебек иде.

Чынмы бу, түгелме дип, ипле генә атлап кабер читенә якынлаштым. Дөньяның күпме илләрендә булып, нинди генә каберлекләрдә булырга туры килмәгәндер үземә, әмма һичкайда мондый хәлгә тап булганым юк. Жил бар, яңгыр бар бит. Келәм керләнә, төссезләнә калса, аны ни эшләтерләр икән? Гомумән, кабер ташы өстенә келәм бөркәп кую хакында минем һичкемнән ишеткәнем юк иде.

Сак кына иелә төшеп, кабер өстендәге затлы келәмгә кулым суздым. Йомшак, җылы келәмгә дип сузылган кулым салкын ташка килеп тиде. Баксаң, ул келәм вак-вак кына зиннәтле ташлардан мозаика итеп чиккәндәй эшләнгән икән. Сискәнеп киттем. Кире сикереп үк тордым. Чак кычкырып җибәрмәдем. Шулкадәр көтел мәгән булды ки, ничек тыелып кала алганлыгыма үзем булып үзем әле дә хәйран калам. Кабернең аргы тарафыннан һич уйламаган-көтмәгәндә, гүя җир астыннан пәйда булган кебек, бер ханым калкынып куймасынмы шунда.

Бер адым артка чигеп куйдым. Үз күзләремә үзем ышанмый басып торам. Төштә түгел, өнемдә ич. Шәүлә яисә өрәк дияр идең, түгел. Зәңгәр күзләре бераз тоныклана төшкән төшүен, әмма сылу буйлы, коңгырт-сары чәчле гади бер җир кешесе. Хатын-кыз.

Бу очрашу аның өчен дә көтмәгәндә булдымы, әллә улда курка, сискәнә калдымы, ханым шулай ук торып баскан иде. Гүя икебез дә телсез, тик карашып торабыз бер-беребезгә. Бераз кичегә төшеп булса да дәшәргә мәҗбүр булдым.

– Сез кем буласыз? – дидем французча.

Ул дәшмәде. Әйтерсең телсез-өнсез иде ул. Гүя мин юк аның өчен. Ишетмәде һәм ишетергә дә теләми.

Соравымны урысча кабатларга мәҗбүр булдым. Жавап шул ук – битараф тынлык. Битараф күзләр. Битараф караш. Тукта әле, мин әйтәм, татарча да эндәшеп карыйм, булмаса. Бәлки, ул Рудольфның бер-бер карендәш-ыруы булып чыга торгандыр?

– Сез кем буласыз, ханым? Жаныгыз булса, зинһар өчен, дәшегез, җавап бирегез бер сүз. Юкса бераз шомландыра ук башладыгыз дип әйтимме…

Ышансагыз ышаныгыз, ышанмасагыз юк, ханымның ни гомер хәрәкәтсез торган күз керфекләре челт-мелт йомылып, җанланып алды шунда. Димәк, ул кеше икән, өрәк түгел! Ирен читләре, елмайгандай, бераз хәрәкәткә килеп алды… Көттерә төшеп булса да дәште ул. Французча дәшсә дә, һәр сүзен аермачык аңладым һәм хәтердә калдырдым.

– Сез Рудольфның якташымы?.. Аның туган телендә сөйләшәсез түгелме? – дип сорады ханым.

– Әйе, мин аның туган ягыннан, Казаннан килдем, – дидем

Ханым тагын да җанлана төште, төнбоек чәчәгедәй ачыла бара иде ул. Үзенең кызыксынуын белдерде һәм берочтан мине дә төзәтеп куйды:

– Рудольф үзенең татар булуын һичкайчан яшермәде. Ләкин туган ягы дип ул Казанны түгел, Уфаны искә төшерә торган иде.

Килешми булдыра алмадым. Туры сүзгә җавап юк бит ул, хак сөйли иде ханым. һәм ул үзе башлап сораштырырга ук кереште.

– Рудольф белән күрешкәнегез бар идеме? Аны сез яхшы белә идегезме?

– Ишетеп яхшы белә идем, әмма күрешеп яисә аралашып түгел. Казанда, Опера театры каршысында очраклы рәвештә бер күреп калган идем. Шул… Башкача күрешергә насыйп булмады.

 

Фото: avtonomiya.tatar

 

(Ахыры бар.)

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас