Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
14 декабрь 2025, 14:00

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (Ахыры)

Кызы белән бергә бала тапса, кеше ни уйлар?

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (Ахыры)
Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (Ахыры)

17

«Хөрмәтле тамашачылар! Хәзер сезнең алда «Амелия» бию ансамбле чыгыш ясый! Алкышлар белән каршы алыгыз!»

Ут сүнде. Шуннан прожекторлар сәхнә үзәген яктыртты. Чаршау артыннан аккош киемендә бер кыз килеп чыкты. Бу Диана иде. Кечкенәдән бию түгәрәгенә йөргәнгә, зал тулы тамашачылар да, күзне камаштырган төрле төсле прожектор утлары да, көчле көй дә аңа тәэсир итми, аны каушатмый иде. Ул үз дөньясында: үзе биеде, үзе тамашачыларны күзләде. Эзләде. Әтисе белән әнисе килде микән? Тагын әрләшмәгәннәрме? Исендә, берчак «Аладдин» әкиятен сәхнәләштерделәр. Дианага Жасмин патшабикәсе ролен бирделәр. Аякларына сөялләр чыкканчы, тырышып әзерләнде. Көнчыгыш биюләрен өйрәнде. Ул чакта да әтисе белән әнисе килергә вәгъдә биреп калды. Диана тамаша беткәнче, залны күзләде. Күзләсә дә, табалмады: алар килмәгәннәр иде. Андый хәлләр еш кабатланды. Әнисе ялгызы гына килеп утыра, кайвакыт әтисен хастаханәгә алып китә.

Башка әти-әниләр парлашып киләләр. Сәхнәгә чыгып кызларына чәчәк бәйләме тапшыралар. Тамаша тәмамлангач, бергәләшеп кичке Уфа буенча күңел ачарга китәләр. Ә бүген? Алтынчы рәт, унҗиденче, унсигезенче урын. Килгәннәр! Парлашып килгәннәр. Гүя Диананың аркасына беркетелгән ясалма канатлар чынга әйләнеп, аны җирдән күтәреп алып киттеләр. Ул сәхнәдә биеми, очып йөри иде.

Рената белән Альмир кызларына сокланып карап утырдылар.

– Башка әти-әниләрне рәнҗетәсем килми. Шулай да, сәхнәдә иң оста биегәне, иң чибәре – минем кызым! Рената шаярып кына Альмирның кабырга арасына төртте:

– Чү! Башка әти-әниләр ишетә күрмәсен.

– Ишетсеннәр! Тамаша тәмамланды.

– Хәзер «ТикТок»тагы «Әти белән биибез!» конкурсына йомгак ясыйбыз. Жиңүчеләр лайклар аша ачыкланды, игътибар – экранга. Бер мизгелгә прожекторлар сүнде. Анда Диана белән Альмир биегән ролик күрсәтелде. Диана, сәхнәдә басып торганын да онытып, урында сикергәләргә, чәбәкәй итәргә кереште. Альмир Ренатага төртеп алды. Сәхнәгә затлы костюмлы бер егет күтәрелде.

– Жиңүчегә – айпад!

Диана бүләкне кабул итеп алды.

Кичә дәвам итте. Биючеләр, кулга-кул тотынышып, тамашачылар каршында баш иде. Сәхнәгә чәчәк бәйләмнәре тоткан әти-әниләр күтәрелде. Бер бәйләмне – балаларына, икенчесен – ансамбль остазына тапшырдылар. Соңгылардан булып сәхнәгә Альмир күтәрелде. Ялтыр күлмәкле ханымның кулын кысып, чәчәк бәйләме тапшыргач, Диананы чакырып китерде. Ләкин чәчәк бәйләмен тапшырырга ашыкмады. Зал читендәге микрофонны алды. Халык тын калды. Алып баручылар да аптырашта калдылар.

– Кызым! Безнең бердәнберебез! Синең сәләтең, гүзәллегең каршында зал тулы халык кына түгел, шушы бәйләмдәге гөлчәчәкләр дә башын ия. Ләкин бүген сүзем башкада. Кызым өчен сөенеп, заяга үткән гомерем өчен көенеп утырдым. Ничә тамашаны карый алмадым. Шуның өчен кызым каршында гафу үтенәсем килә. Кызыкаем! Булдыра алсаң, хаталарым өчен гафу ит мине!

Диана әтисен килеп кочаклады. Халык аларны аягүрә басып алкышлады.

Аннан алар кичке Уфа урамнарыннан йөрделәр. Туңдырма ашадылар. Агыйдел ярында урнашкан кафега кереп утырдылар. Чәй, өчпочмаклар алдылар. Тамаклары ачкан иде. Караңгылык эчендә ниндидер тавышлар килде. Кафега бер төркем исерекләр килеп керде. Аларны күрү белән, Альмирның йөзе үзгәрде.

– Әйдәгез, башка урынга барабыз. Минем өчпочмакның бәрәңгесе пешмәгән…

– Күңелле бит. Минеке пешкән.

– Әйдә…

Ул арада исерекләрнең берсе аларның өстәле янына килеп басты. Бәвел, тәмәке, махмыр һәм одеколон катыш сасы ис танауны ярып керде. Теге ир өстәлгә яртылаш эчелгән бер шешә сыра куйды да Диана янәшәсенә килеп утырды.

– Альмир, синме бу?

Альмир теләр-теләмәс кенә кулын сузды.

– Күрәм, бу чибәркәйләрнең берсе – синең кәләш, берсе – кызың. Мин Рәмис абыегыз булам! Бүген аз гына бәйрәм итәм. Жомга бит. Мә, Альмир, дуслык хакына. Берне йот.

– Мин ташладым, Рәмис! Авариядән соң бүтән капканым юк!

– Эчмисең, өстәвенә мәчеткә йөрисеңме?

– Әйе, йөрим.

– Ә мин йөрмим. Элеккедән дә хәтәррәк эчәм. Бир әле бер илле сум! Житми. Одеколон алырга иде.  

Альмир кесәсеннән йөз сум чыгарып бирде.

– Рәхмәт, рәхмәт, брат! Синең исәнлеккә берне күтәрербез. Кирәк булсам, яшәгән урынны беләсең. Бер сугылып чык. Исерекләр шаулашып чыгып киттеләр.

– Танышыңмыни?

– Күрешкән бар иде. Әйдәгез, минем сезгә сюрприз бар иде.

Альмир кырт кына сүзне кире борды. Кара сакалың артыңнан калмый, дигәннәре дөрестер инде. Әле монда, әле тегендә шешәдәшләре очрый. Кем – акча, кем ярдәм сорый. Беркемгә дә баш тартмый. Кызгана ул аларны. Белә торып, күрә торып, үзләренә кабер казыйлар. Күпләре бакыйлыкка күчте инде. Сергей исерек килеш подъезд төбендәге күлләвеккә егылып, суда тончыгып үлгән. Юнай, махмырдан интеккәндә баш төзәтергә йөз грамм таба алмаган, йөрәге тоткан. Рәис эчкән баштан урамда яшьләр белән сугышкан. Аның тукмалган үле гәүдәсен чүплек янәшәсендә тапканнар. Ходай һәркемгә гомерне тигез итеп бирә. Аны ничек үтү – һәркемнең үз кулында. Адәм баласы ялгыша шул. Учакка омтылган күбәләк сыман, ахыр көннәрен үзе якынайта. Сюрприз дигәне пароход булып чыкты. Диана, нәни баладай, сикергәли-сикергәли чәбәкәй итте. Йөгереп барып, әтисенең битеннән үбеп алды.

– Әтием! Син минем теләкләрне укыйсың.

Халык җыелгач, пароход кузгалып китте. Яр ерагайды. Утлары җемелдәгән шәһәр сөттәй томан эчендә калды. Пароходның алгы ягына бардылар. Битне назлы җил иркәли иде. Рената җилгә каршы басып, күзләрен йомып, кулларын кош сыман як-якка җәйде.

 – Альмир! Тот мине! Хәзер очып китәм! Рената үзен «Титаник» киносындагы героиня сыман хис итте. Диана әти-әнисенә гаҗәпләнде.

– Әтием! Әнием! Сез бала-чага сыман! Кеше көлә бит! Хыялыйлар!

– Ярату гөнаһ түгел! Без үзебез зур булсак та, мәхәббәтебез яралып кына килә!

Хыяллар тормышка ашкан, кануннар бәллүр савыттай челпәрәмә килгән көнне могҗизалар мөмкин. Әлеге мизгелдә күргән могҗиза Дианага аеруча якын һәм көтеп алынган иде. Димәк, әти белән әнисе бергә булачаклар, мәңгегә бергә булачаклар. Аңа шуннан да зуррак могҗиза кирәкми дә.

Пароход Уфа тирәли йөреп, причалга килеп җитте. Агыйдел ярына өч бәхетле кеше аяк басты.

 

18

– Бүген йөрәк – йөрәккә, чәч – чәчкә, язмыш – язмышка бәйләнә. Ике яшь йөрәк бер-берсен тапкан. Диана белән Тимурга әти-әнисенең дә әйтер сүзләре бар.

Сүзне беренче булып Рената алды.

– Кызым! Кайчан гына мин дә вәгъдәләр бирешеп, кияүгә чыккан идем. Вакытлар үткән. Бүген синең никах көнең. Сиңа сикәлтәле тормыш юлыннан ирең белән армый-талмый, авырлыкларны түзеп үтәргә язсын. Тормышыгызның һәр мизгелен, һәр секундының кадерен белегез. Бер мизгел дә кире кабатланмый. Бәхетле чаклар да, авырлыклар да. Язмыш, тегермән сыман, вакыйгаларны онталкан ясап, җилгә очыра. Без, әтиең белән, кирәк чакта һәрвакыт яныгызда булырга тырышырбыз.

Альмир да сүз әйтми калмады. Кода кеше «Мин әйткәннәргә кушылам!» – диде дә, вәссәлам. Альмир алай булдыра алмый. Бердәнбер кызының туе бит.

– Кызым! Без сине нык яратабыз. Әйтелгән сүзләрнең барысы да, яхшылары да, авырлары да синең бәхетең хакына гына булды. Сине бәхетле итәр өчен ерак җирләргә эшкә дә йөрдем. Бүген син зур тормышка аяк басасың. Безнең хаталарны кабатлама, тормышта үз юлыңны, үз бәхетегезне табыгыз, балалар! Без дога кылып торырбыз!

Кунакларны озаткач, Альмир белән Рената Матросов паркына килеп, эскәмиягә утырдылар. Студент чагындагы сыман. Аллы-гөлле чәчәкләр күз явын алып тора. Фонтан янәшәсенә салават күпере чыккан. Житәкләшеп яшь парлар йөри. Гомер үткән, ә мәхәббәт һаман яши.

– Исеңдәме, Рената, шушы паркка беренче тапкыр килгәнебез?

– Исемдә. Син миңа шушы паркта беренче тапкыр «Мин сине яратам!» дип әйттең. Беренче тапкыр шушында, чыршылар күләгәсенә посып үбештек, Безнең мәхәббәт шушында яралды,

– Гашыйклар көнендә күз ачмаслык буран иде. Мин сиңа йомшак уенчык – көчек бүләк иттем. Паркка килдек. Кочаклашып йөрдек. Тамчы да өшемәдек.

– Әйдә паркны бер әйләнеп киләбез. Яшь чаклардагы кебек.

Алар атладылар. Читтән караганда – гап-гади ир белән хатын. Башкалардан бер аермалары да юк. Рената, чак кына юанайса да, гүзәллеген тамчы да югалтмаган. Альмир – чатанлабрак атлаган, күпне күргән ир. Алар фонтан янына килделәр. Йөзләренә су тамчылары чәчрәде. Әнә бер бәби күгәрченнәрне ашата. Әнисе биргән пәрәмәчне өзеп-өзеп асфальтка сибә. Кошлар аны чүпләргә керешәләр. Зәңгәр бантиклы кыз чәбәкәй итә, ихлас көлә.

– Хәзер ничек яшибез?

Альмир бу сорауга җавапны тиз генә әйтә алмады.

– Вакыт күрсәтер. Вакыт дигәннән, күрешәсе кешеләрем бар. Әлегә хуш!

Альмир Ренатаны битеннән үпте дә, юл читендәге машинасына ашыкты.

…Альмир авариягә эләккәннән соң биш ел вакыт үтте. Биш ел эчендә ул яңабаштан йөрергә өйрәнде. Сөякләре чәрдәкләнгән аягын тимерләр куеп җыйдылар. Хәзер болытлы, яңгырлы көннәрдә үтереп сызлый. Сыңган яңагын да киредән ясадылар. Рената һәрвакыт янында булды. Кулыннан тотып йөртте, калаклап ашатты. Альмир телефон номерын алыштырды. Башкача сөяркәләре белән сөйләшмәс булды. Мурманск шәһәрендәге эшен ташлады. Акчалары азайса да, бәхетләре артты.

Башта озак кына аерым яшәделәр. Рената кумаса да, Альмир үзе чыгып китте. Гарьләнде. Аралары ерагайган саен, хисләре көчәя генә барды. Альмир вакытлыча гына яшәгән фатирда башта – атнага бер, аннары көнаралаш күрешә башладылар. Бу хакта Диана белеп калды.

– Аерылып-суырылып йөрмәгез. Барысын да беләм. Бернәрсә дә булмагандай, бергә яши башлагыз, оялырлык сораулар биреп теңкәгезгә тимәскә ант итәм, – диде.

Альмир кайтты. Бер фатирда яшәп, бер юрган астында йокласалар да, читтә күрешү гадәткә кереп калды. Диана кияүгә чыкты. Инде аны башлы-күзле итәр вакыт җитте…

Рената торып, ике адым да үтмәде, үзендә ниндидер үзгәреш сизде. Башы әйләнеп, күңеле болганып китте. Алар беркөнне Альмир белән сөйләшеп ятканнар иде. Диана кияүгә чыгып китсә, фатирның яме китәчәк, безгә күңелсез булыр инде дип, Рената авырга узган шикелле. Кызы белән бергә бала тапса, кеше ни уйлар?

Ни уйласа да уйлар. Һәркем үз тормышына үзе хуҗа, үз бәхетен үзе кора. Бүген үк табибка бара да Альмирдан сөенче ала. Бәлки, малай булыр? Альмир малай теләгән иде. Диана тугач, табиблар Ренатаның бүтән балага уза алмаячагын әйткәч күпме елаганнар иде. Менә бит, могҗизалар әкияттә генә түгел, тормышта да очрый! Бары тик ышанырга, теләк теләп, дога кылырга гына кирәк. Күзләр генә тимәсен! Ишелеп килгән бәхетләренә чит-ятлар кул суза гына күрмәсен!

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас