Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 декабрь 2025, 18:24

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (8)

Менә ничек икән кешечә яшәү, менә кайда икән ул чын бәхет! Чын бәхет ул үз көнеңне генә кайгырту түгел икән. Җиңел булмаса да, кемнедер бәхетле итү икеләтә, йөзләтә бәхет өсти икән.

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (8)
Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (8)

15

 

Альмир намазга ашыкты. Шулай күнекте: эшләре баштан ашса да, өйлә намазын калдырмый. Машинасын мәчет янәшәсенә куя да йөгереп кереп чыга. Тәһарәт алып, дога укылып, хәер бирә. Кайберәүләр вакыт бүлә алмый. «Вакыт юк!», «Эшем күп!», «Башка көнне»… Нинди генә сылтаулар тапмыйлар. Альмир шуны аңлады – дога кылган көнне эше дә уңды, күңелендә ниндидер җиңеллек тойды. Кайчандыр ул мәчеткә йөрүчеләргә сәерсенеп карый иде. Хәзер исә Аллаһ йортында сирәк  булучыларны аңлап бетә алмады. Шул ук вакытта беркемгә дә ачу тотмады. Намазга һәркем үз юлы белән баса. Кемдер туры, көзгедәй яссы юлдан килә. Кайберәүләр – аның сыман урау, сикәлтәле, бормалы юлдан.

Альмир үзе дә озак адашып йөрде. Беркөнне махмырдан интегеп уянып китте. Баш төзәтергә бер нәрсә дә тапмады. Кичә башы урталай ярыла иде. Кесәләрен капшады. Унлыклар, бер уч тиен акча. Кырып-себереп җыйганда, бер «чүлли» киләчәк. Кранны ачып су эчте дә, тиз генә кибеткә ашыкты. Йөрәге дөпелдәп тибә. Тиз генә сатып алырга да, йорт почмагына сыенып, авызыннан гына чөмерергә. Түзәр хәл юк. Кибеткә килеп җитте. Сакал баскан йөзенә елмаю йөгерде. Озак калмады, түз, йөрәгем.

– Улым! Күңелең чиста, ниятләрең изге синең. Зинһар, бер икмәклек кенә бир әле.

Альмир ялваруга игътибар бирмәде. Башка берәүгә мөрәҗәгать итәләрдер, аңа түгелдер. Кайсы яктан карасаң да, әйткән сүзләр аңа туры килми. Тирә-якта беркемне дә күрмәде. Кояш баш түбәсен кыздырган мәлдә күпчелек халык эштә. Төшке аш вакытына да иртәрәк. Кибет тирәсендә Альмир сыманнар бөтерелгән мәл. Кибет тоткасын тартыйм гына дигәндә, ялвару катыш тавыш янә кабатланды.

– Зинһар, улым! Ике көн бер икмәк валчыгы да капканым юк. Карыным аркама ябышты. Зинһар өчен…

Альмир тубалдай авыр башын боргалап, тавыш хуҗасын эзләде. Су белән сыеклап эчәр өчен одеколон алырга җыенган сукбай да, кечкенә куллары белән кесәләрне капшарга әзерләнгән чегән баласы да түгел иде тавыш хуҗасы. Диварга сөялеп, сорау билгеседәй бөкрәйгән бер әби тора иде. Бер кулында таяк. Көн эссе булса да, өстенә бишмәт кигән. Аягында иске генә галош. Чәчәкле яулыгы күзенә үк төшкән. Учын сузып хәер сорый. Үткән-сүткән халыкка ялвара. Үзе эченнән генә укына. Тормышы бал да май булмаса да, беркемне каһәрләми. Киресенчә, барча халыкка үзе мәхрүм ителгән имин, мул тормыш, яхшылык кына тели иде. Альмир кайбер сүзләрне ишетә алды. «Я Раббым, шушы бәндәләрнең йөргән юллары ачылсын, аларны бәла-казадан, табигый афәтләрдән, яман күзләрдән, нахак сүзләрдән сакла… Я Раббым…»

Альмир кибет ишеген ачты да кире япты. Картәнисен исенә төшерде. Альмирны әти-әнисе җәйләрен картәнисенә калдырып китә иделәр. Авыл һавасы суласын, яшелчә-җимеш ашасын дип, Шуңа да Альмир кечкенәдән әбиләрне яратып үсте. Картәнисе – һәрвакыт елмаеп кына торучы әбекәй. Кунакка кайтканда, кочаклап каршы ала. Чәй эчкәч, һәрвакыт дога кыла. Уразасын калдырмады. Ерак юлга чыгучылар, берәр зур эшкә тотынучылар килеп хәер бирә. Каты авыргач та догалар язылган дәфтәрен кулыннан төшермәде. Дәфтәрен кочаклап, елмайган килеш мәңгелек йокыга китте. Альмир, кечкенә булса да, аның бүтән уянмаячагын, тәмле коймаклар пешермәячәген, аның белән сөйләшмәячәген аңлады. Үскәч тә картәнисен юксынды. Урамда хәер сорашып торган әбиләргә хәерен мулдан бирде. Хастаханәдә чират торган әбиләрне алдан үткәрде. Кибеттән авыр йөк белән кайтучы әбиләрне өйләренә илтеп куйды. Бу юлы да аяклары аны үзләре әбекәй янына алып килделәр. Гүя кибет каршында аның картәнисе тора.

Альмир әбекәйнең мондый хәлдә калуына, никтер, үзен гапле тойды. Эчтә ниндидер тавыш, кечкенә ерткыч сыман, аның җанын кимерде. Ничек мондый хәлгә юл куйдың, Альмир? Син эчеп ятасың? Картәниең сусаган, карыны ачкан килеш урамда теләнеп йөри. Оятың бармы, юкмы синең? Санап та тормыйча, кесәсеннән акча алып, әбекәйнең җыерчыклы учына сузды.

– Рәхмәт, улым! Синең исәнлеккә дога кылып алыйм. Исән йөре. Барыр юлларың уңсын, каршыңдагы киртәләр юкка чыксын, бикләнгән капкалар ачылсын…

Әби дога кылырга кереште. Альмир урынында калды. Балачагы исенә төште. Гүя, аңа биш яшь. Ул картәнисендә, авылда. Кечкенә учларына карап, дога укып беткәнне көтеп утыра.

Альмир сискәнеп китте. Әби дога кылып калды. Кибеткә керде. Кесәсен капшады. Анда тимер акчалар гына калган иде.

– Бер минераль су!

Шунда ук күтәреп эчте. Газлы су сусауны басса да, баш авыртуын, йөрәк януын бетермәде. Шулай да Альмир үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Хәзер ул кибеткә сыра алырга барганда әбине күрсә, оялды. Кайвакыт, кире борылып, башка кибеткә китте. Кайтышлый, калган акчаларын хәер итеп бирде. Әби тагын укыды. Альмир янә тыңлады. Тагын картәнисен исенә төшерде. Көн артыннан көн үтте.

Үлем белән көрәшкәндә дә дога ишетте. Башына операция ясагач, һушын югалтты. Менә ул бүлмәдә ята. Берзаман ут сүнеп алды. Аннан караңгылана башлады. Гүя кояш байый. Ишек ачылды. Аннан бер кара шәүлә килеп керде. Сыны да, йөзе дә күренми. Аяк-куллары да юк. Кешегә дә охшамаган. Йөргәндә аяклары җиргә тими. Кара шәүлә аңа якынайган саен, Альмирның хәле бетә, тыны кысыла. Тәне суына башлаганын сизде. Шәүләдән әйтеп бетергесез салкынлык бөркелде. Җиңеләйгәндәй, тәненнән нәрсәдер аерылып, Жиһанга тартылды. Альмир торып, йөгереп чыгып китәргә теләде. Тәне тыңлашмады. Богаулар белән бәйләп куйганнар диярсең. Ярдәмгә чакырды. Өзгәләнеп кычкырды. Ул шулай уйлады. Асылда, аның иреннәре сизелер-сизелмәс кенә кыймылдады. Ә шәүлә якынайганнан-якыйнайды. Әйтерсең лә ул Альмирның чарасызлыгы, көчсезлеге белән тукланучы җан эчкеч әшәке нәрсә. Кинәт шәүлә туктап калды. Альмир каяндыр ерактан, ниндидер авазлар ишетте. Тора-бара, аларны аңлый, ачык ишетә башлады.

Әгүзү билләһи минәш-шәйтаннир-рәҗим.

Бисмиллаһир-рахманир-рәхим.

Әл-хәмдү лилләһи раббил-галәмин. Әр-рәхмәнир-рәхим. Мәлики-йәүмиддин. Иййәкә нәгъбүдү үә иййәкә нәстәгыйн. Иһдинәс-сыйраталь-мустакыйм. Сыйратальләзинә, әнгамтә галәйһим гайрил-мәгъдуби галәйһим вәләддааллин. Амин.

Доганы яхшырак ишеткән саен, хәле яхшыра барды. Бүлмә яктырды, кара шәүлә юкка чыкты.

Альмир реанимациядә ятканда Рената мәчеткә барып, хәзрәттән дога укыткан булып чыкты. Ни гаҗәп, ике дөнья арасында бәргәләнгән Альмир да нәкъ шул сүрәне ишеткән. Шул вакыйгалардан соң ул башта үзаллы, шуннан мәчеткә барып дога кыла башлады.

…Бүген дә мәчеткә ашыга иде. Урау булса да, ни өчендер Диана укыган мәктәп янәшәсеннән үтәргә булды. Күңеле тыныч түгел. Мәктәп капкасыннан ерак түгел, йорт почмагына үсмерләр кереп китте. Берсе Диана иде. Атлап йөрешеннән таныды. Кая баралар? Кайтыр юл түгел бит. Бер үсмер сумкасыннан шешә чыгарды. Ниндидер сыекча уртлады. Дианага сузды. Кызы баш тартмады. Альмир тиз генә машинасыннан төшеп, юл аша чыгып, үсмерләр янына ашыкты.

 

16

Альмир таш йортлар арасына йөгереп керде. Беркем дә юк. Шәһәр джунглилары җансыз тоелды. Барып, подъезд ишекләрен тарткалады. Барысы да бикле. Сорашам дисә, беркем дә юк. Соры йортлар арасында бары тик хиссез җил генә улый. Аяк астында аунаган буш сыра шешәсе, канлы шприц күңеленә шом өстәде. Аллаһ сакласын! Кызым! Кызыкаем! Кайда  син? Телефоннан номерын җыйды. Сүнгән. Эзләп таба алсам, бүтән беркайчан да югалтмам. Харап була күрмә! Йөгерә-йөгерә һәр йорт почмагын, аулак урыннарны карады. Хәлдән таеп, чарасызлыктан салкын диварга сөялеп, кесәләрен капшады. Тартуын ташлаганга хәтсез вакыт үтсә дә, тәмәке эзләде. Ул арада, кайдадыр көлгән тавышлар ишетелде. Тавышка йөгерде. Йөгергән саен, тавышлар көрәя барды. Менә ул Диананың тавышын шәйләп алды. Уналты катлы йортның уң ягына килеп чыкты. Почмакта үсмерләрне шәйләде.

– Әйдә, әйдә, «ак карга» булма. Бер сулаганнан гына үпкәң өзелеп төшмәс.

– Кыйланма!

– Беренче тапкыр гына түгел!

Диананы барысы да кыстадылар. Аңа кара дүртпочмак суздылар. Диана кулына алып, агулы төтенне сулады. Ул арада йорт почмагыннан әтисе килеп чыкты. Чәчәп ютәлләргә тотынды. Барысы да шаркылдап көлә башладылар.

– Кит, Диана! Ешрак очрашырга кирәк. Өйрәтер идек без сине…

– Беткәнсең!

Альмир Диананың кулындагы әйберне тартып алып диварга бәрде. Челпәрәмә килеп җиргә сибелде.

– Минем вэйп! Миңа барыбер, әти яңаны алып бирә. Бүген үк.

Альмир кесәсеннән акча алып сузды. Чәче зәңгәрле-кызыллы төскә буялган үсмер егет акчаларны сугып төшерде.

– Акчагыз да, кызыгыз да үзегезгә булсын. Мин элекке алкашлардан акча алмыйм. Әйдә, китик моннан!

Башка вакытта, күрсәтер иде ул бу очынгыч бай баласына күрмәгәнен. Бүген ачуын басарга көч таба алды. Кеше баласында эше юк. Әнә үзенең кызы күзгә күренеп сулып бара. Саз чәчәгемени. Коткарырга, ярдәм кулы сузарга кирәк.

Альмир Диананың учын үз учына алды. Нәни чагындагы кебек. Буй җитсә дә, Диана аның өчен һаман да сабый бала гына. Кызы аны этеп җибәрде. Күзләре яшьле.

– Рәхәтме? Үзең эчмәгәч, тартмагач, башкаларга акыл өйрәтергә, вәгазь укырга рәхәтме?

– Кызым…

Ярсыган Диана беркемне ишетергә дә, тыңларга да теләмәде.

– Мин нишләргә тиеш идем? Син исерек булдың! Әни эштә. Яшәр өчен дуслар кирәк. Әтием, син кайда булдың? Ничәмә еллар сине көттем…

Диана әтисен кочаклап еларга кереште. Әй кыз бала, кыз бала! «Кыз балага сүз әйтмәгез – кыз бала кунак кына»… Бердәнбер бала. Башка вакыт, элегрәк булса, Альмир хисләренә бирелеп, әрләп ташлар иде. Бүген хәл башкачарак иде. Ничәмә еллар Диананың кайда йөргәнен, нәрсә эшләгәнен белмәде дә, күрмәде дә. Белерлек хәлдә дә түгел иде. Бүген килеп кенә йодрык уйнатырга, нотык укырга хакы юк. Инде үсеп буй җиткән кызы белән башта уртак тел табарга, шуннан йомшак кына, кырт кисмичә генә тәрбиягә күчәргә кирәк иде. Шуңа да ул тынлык саклады: еласын, бушансын. Елау да дәва ул. Күз яшьләре күңелгә ябышкан язмыш юшкыннарын да юып чыгара.

– Булды, кызым, тынычлан. Мин кайттым. Гаиләгә кайттым. Синең тормышыңа кайттым. Бүтән сине ташламам. Ант итәм. Кирәгем чыкса, дәш кенә. Яшен тизлегендә килеп җитәчәкмен. Әйдә әле, мин сине хәзер бер бик матур урынга алып барам. Шуннан өйгә илтеп куям.

Диана аптырады. Каршында әтисеме? Әллә башка кешеме? Башканы көткән иде. Әтисе тавыш куптарыр, аны җилтерәтер, эттән алып эткә салыр кебек иде. Ә ул, киресенчә, моңарчы булмаганча кыйлана. Әйе, кыйлана. Табигатенә, үз асылына каршы килә. Елмая, каядыр барырга тәкъдим итә. Өнме бу, әллә төшме? Гел дә шулай булырмы? Әллә вакытлыча гына хәлме? Аптырашта калган Диана сүзсез генә машинага кереп утырды. Чөнки әйтергә сүзе юк иде. Шушы мизгелдә ул гүя телен йоткан иде.

Алар машинада балалар бакчасына килеп туктадылар.

– Шушымыни матур урын?

– Син йөргән балалар бакчасы, кызым. Тынымадыңмыни?

– Таныдым…

– Кара әле, комдагы нәниләр ничек матур итеп уйныйлар.

Диана башта бөтенләй кире якка карады. Комдагы уйнаган сабыйларда аның бер эше дә юк иде. Мәктәпкә барганда көн саен йөзләгән сабыйны күрә. Кайтышлый – тагын йөзне. Уйныйлар инде. Эшләре шул бит. Әллә әтисе күрсәткән сабыйлар бөтенләй башкамы? Бик шикле. Ярар. Күңеле булсын әйдә. Диана теләр-теләмәс кенә башын тимер койма ягына борды һәм таң калды. Сабыйларга сокланып туймаслык иде. Бер кыз бала уенчык көрәк белән комнан тау өя. Аягында чак басып торган сабыйлар аңа ярдәмләшә. Бер малай белән кыз, җитәкләшеп, чәчәккә сокланып тора. Ике нәни чәбәкәй итеп, ясалма атта утыра. Бакча ихатасы балаларның шатлыклы авазларына тулган. Гаҗәп! Диана ничек моңарчы шундый гүзәллекне  күрмәде икән? Бүген гүя беренче тапкыр. Әйтерсең лә, хисләре яңа гына уянган. Яңабаштан яши башлаган кешедәй халәттә иде ул. Әтисе дә башка. Дөнья да. Кичерешләр дә.

– Кызым! Без балалар өчен яшибез. Син дә шундый сабый гына идең… Шундый матур сабыйлар табасың килсә, эчү, тарту турында оныт…

– Әти! Вэйп – тәмәке түгел. Аның зарары юк. Мин энергетик кына эчтем.

– Бүген сине шешә белән соңгы тапкыр күрүем булсын. Бу хакта әниеңә дә ләм-мим. Сүз бир.

– Сүз бирәм!

– Син сүзеңдә торсаң, мин дә син кушканнарны эшләрмен.

– «ТикТок»ка ролик төшерәбезме?

– Әйдә! Башта мин мәчеткә кереп чыгам, шуннан тамак ялгыйбыз, шуннан ролик.

– Килештек.

 Бүген – гаҗәпләнүләр көне. Диана күлмәк җиңеннән кереп, беләген нык итеп чеметте. Авыртты, тәне бүртеп, кызарып чыкты. Йокламыймы? Әтисе алдамый микән? Әтисе һәм «ТикТок» – эт белән мәчегә, ак белән карага тиң. Диана ролик төшергәнне күреп калса, гел әрләште. Ә бүген килеп, ул үзе ролик герое булырга әзер. Гаҗәпләнүдән бигрәк, әтисенең биегәнен күрәсе килде. Булдыра алыр микән? Күңелен гаҗәпләнү катыш шикләнү хисе биләп алды.

Алар килешкәнчә эшләделәр. Мәчеттән соң ресторанга керделәр. Официант меню китергәч, Альмир Дианага ымлады.

– Бүген ризыкларны кызым сайлый.

Диананың шатлыгы эченә сыймады. Әтисе белән ресторанда. Ул ни тели – шуны китерәчәкләр.

– Мексика соусында омарлар, бәрән итеннән шашлык. мундирдагы бәрәңге, гөбәдия, кара чәй, сөт, дүрт телем икмәк, әфлисун суты.

– Кызым, мин диетада. Күреп торасың, корсак мичкә кадәр бүлтәеп чыккан. Ризыкларны үзең ашап бетерәчәксең. Диана елмайды. Икәү бергә селфи төшеп, ватсаптан Ренатага җибәрделәр. Жавап озак көттермәде.

– Нинди бәйрәм? Аптыраган кыяфәт смайлигы.

– Безнең өчен көн дә бәйрәм. Елмайган кыяфәт смайлигы.

– Телеңне йотарлык. Минем дә ашыйсым килә.

– Иртәгә өчәүләп шушында ук килербез.

– Шәп! Кул сурәте. Елмайган кыяфәт смайлигы. Рестораннан паркка киттеләр.

«ТикТок»ка ролик төшү җиңел булмады. Альмир Рената белән бергә көй астында хәрәкәтләрне кабатларга өйрәнде. Я ахырын онытты, я биюне башлый алмады. Ару гына интеккәч, килеп чыкты. Роликны урнаштырдылар. Нәтиҗәсен көтәсе генә калды.

Диананың шатлыгы чиктән ашкан иде. Беренче тапкыр нәни чагындагы сыман, ихлас итеп елмайды. Аның елмаюыннан Альмир күңеленә дә әйтеп бетерә алмаслык рәхәтлек йөгерде. Менә ничек икән кешечә яшәү, менә кайда икән ул чын бәхет! Чын бәхет ул үз көнеңне генә кайгырту түгел икән. Җиңел булмаса да, кемнедер бәхетле итү икеләтә, йөзләтә бәхет өсти икән. Альмир үзендә ниндидер җиңеллек тойды. Гүя, өстеннән бер йөк печән килеп төште. Сулыш алырга да, уйларга да жиңеләйде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас