

(Дәвамы.)
Әти – колхозда, әни балалар бакчасында берничә ел
эшләгәннән соң, алар икәүләп җиде чакрым ераклыктагы
күрше авыл мәктәбенә эшкә киттеләр. Чөнки икесе дә чын
укытучы булып туган. Алар дәресләрне, кыңгырауны, 1 сен-
тябрьне сагынды. Кичләрен янә әти-әни өйгә эш әзерли,
залдагы өстәл аларның китап-дәфтәрләренә күмелә баш-
лады. Иртән әниләр – бер якка, без икенче якка юл тотабыз.
Буранның безгә – каршыга, әти-әнигә арттан булуын тели
идем. Яңгырны да яратмадым, көн дә ундүрт чакрым араны
җәяү атлаган әти-әнием өчен борчылуларыбыз, аларның
эштән кайтуын көтүләребез... Ат белән дә йөрделәр, язын
икесенә ике велосипед та алдылар. Икәүләп никадәр генә
тырышып эшләсәләр дә, ул вакытта машина алырлык
мөмкинлекләре булмады.
Мин сигезенче сыйныфка күчкәндә, әти белән әнине без
укыган мәктәпкә эшкә чакырдылар. Ниһаять, балачактагы
кебек, әти-әниле мәктәптә бергәләп укый башладык. Әни
мине укытмады, ә менә әтинең укучысы булу бәхете тиде.
Бу елларның һәр көненең кадерен белергә тырыштым.
Чөнки якыннарым белән аерылышу мизгелләре якынайга-
нын аңлый идем...
3
Тормышымның өченче “диван”ы Уфа белән бәйле. Баш-
корт дәүләт университетына укырга кергәч: “Тулай торак-
та яши торган бала түгел бу”, – дип, бер әбигә фатирга
урнаштырдылар. Шәһәр дә чит, кешеләре дә чит, диваны
да чит. Өстәвенә, иске, каты. Ике бүлмәле фатирның йокы
бүлмәсен бүлеп, шул почмакка кызлар кертеп җан асра-
ган әбине шыгырдап уятмас өчен, төннәрен борылырга
да куркып ята идем. Рәхәтләнеп, авылыбыздагы диван-
да йоклыйсым килде. Мин укырга чыгып киткәч, бүлмәм
энекәшләремнең берсенә күчте, ялларда кайтканда, зал-
дагы диван минем урынга әйләнде. Аны җәеп салсаң, ар-
тындагы келәм белән капланмаган бүрәнәләр ачыла иде.
Шул бүрәнәләр арасындагы мүкләренә кадәр дә сагындыр-
ды. Көн дә әниләргә хат язам, бер атна эчендә 18-20 бит-
лек булып китә. Аннан калын хатымны өйгә алып кайтып,
әти-әнинең кулларына үзем тапшырам, авылга кайтмаган
атналарда почта аша юллыйм. Бу хатларда “барыгызны да
сагындым, хәтта өйнең мүкләрен дә” дигән юллар бар иде.
Мүкләрне үз күзләрем белән күреп ятам икән, димәк, мин
хыялымда үз диванымда йоклыйм, дигән сүз.
Әбием, мин аны “Галя апа” дип йөрттем, үзен усал гына
тотты, ачылып бармады. Иртүк укырга чыгып китәм, соң
кайтам: әти-әни биргән акчаның бер сумын да юкка түкмәс
өчен, бушлай йөргән автобусларга ничек тә эләгергә кирәк
иде. Көн саен юлга бару һәм кайту белән бергә өчәр сәгать
сарыф ителә. Кайтып керүемә, әбием бар урындыкларны
өстәлгә күтәреп, паласларын төреп куя. Башта тиз генә
ашарга әзерлим. Хуҗабикәм белән тамак ялгагач, идән
юарга тотынам. Галя апада ярты ел яшәгәч, бүтән фа-
тирга күчендем. Чөнки элекке хуҗабикәм әниемнең авыр
чир белән көрәшкән бертуган апасы янына җибәрми иде.
“Үләргә яткан кешегә син ничек ярдәм итәсең?” – дип,
анда йөрүемне үз итмәде. Әлбәттә, кеше баласы өчен үз
өстендә җаваплылык тоеп борчылгандыр. Ә минем авыл-
га кайтмаган атналарда, күңелемә юаныч эзләп, Уфа
шәһәрендә яшәүче бердәнбер якын туганнарым белән
очрашасым килә. Шул ук вакытта үзләренә чакырып тору-
ына карамастан, кызы, улы, оныгы белән яшәгән апамны
мәшәкатьләүдән куркып, аларга күченергә дә ризалашма-
дым. Кырык яшендә бәхет күген яман шеш болытлары каплаган
апам, без аны яратып, “әби” дип йөртә идек, үзенең
хәле хәл булуына карамастан, һаман мине кайгыртты. Ял
көннәрендә тәмле ризыклар пешереп көтеп алды. Минем
беренче хикәяләремне дә ул укыды.
...Туган көнем иде, минем хөрмәткә апа чәк-чәк пешергән.
Икәүләп кенә чәй эчеп утырабыз. “Туганым, күрше урам-
да гына бик яхшы әби яши иде. Аңарда урын юкмы икән?”
– дип сүз башлады ул. Чынлап та, беренче көннән үк
Миңнегөл әби белән бер-беребезне якын иттек. Тиз арада
өченче картәниемә әверелде дә куйды. Аналарча кайгырт-
ты мине. Мине генә түгел, туганнарымны да, кунакка килгән
авылдашларымны да ачык йөз белән каршы алды ул. Казан
якларыннан Уфага язмышы димләп китергән әбием, өлкән
яшьтә булуына карамастан, бик шәп иде. Чүп чиләген
түгәргә дә ирененә кызыл иннек йөгертми чыкмас иде.
Иртә белән чәченә кызының толымын да үреп куя. Кичен
фатирда сирень исләре тантана итә, чәчәкләрдән үзе яса-
ган төнәтмәләрен аяк-кулларына сөртми йокларга ятмый.
Укуымнан кайтуга ашарга әзерләп, суынмаска мендәр
белән каплап куя. Мин аның янына ашыгып кайтам, беләм:
минсез төшке ашны да ашамый. “Миңнегөл әби, мине
көтмәгез, ашагыз инде”, дигән саен үз сүзен сүз итте.
Рәхәтләнеп, иркәләнеп яшәдем Миңнегөл әбидә, бер генә
уңайсызлык: диваны гына зур чокырлы иде. Кайсы почма-
гына ятсаң да, шул уртадагы чокырга әйләнеп килеп төшә
идем.
4
Өченче курска укырга килгәндә, тулай торакка күчтем. Ко-
мендант – безнең районныкы. Бер бүлмәгә райондашларын
урнаштырды. Мин дә якташларым белән бергә эләктем.
Җылы сусыз, душсыз тулай торакка тиз җайлаштым.
Чәйнек белән су җылытабыз да чиләккә салабыз, чүмечләп
бер-беребезгә коеп торабыз. Шулай чәч юыла. Суыткыч юк.
Әниләр җибәргән тавыкны килгән көнне үк пешереп ашый-
быз. Телевизор юк. Авылдан ватык транзистор алып кил-
дем. Аны көйләп, антенна урынына чәнечке куеп тыңлый
идек. Чөнки Телеүзәк янында яшибез. Иң рәхәте тулай то-
ракта: караватың берничә елга синеке, әбинеке түгел! Тик
ул иске тимер караватның сеткасы гына идәнгә кадәр сузы-
лып төште. Юкарып беткән матрасы да әнә шул сетканың
эченә кереп бетә иде...
Әти эш буенча Уфага килгәндә, безгә капчыгы белән
бәрәңге кертеп чыга. Караватым җайсыз, дип зарланган-
мындыр. Я әтием үзе утыру белән, барысын да аңлагандыр.
Әнә шул авылдан килгән бәрәңге капчыкларының баула-
ры белән сеткасын бәйләп, тарттырып кайтып китте. Менә
рәхәт! Азмы-күпме күтәрелде, җырлый-җырлый, идәнгә
кадәр сузылмый башлады, рәхмәт әтиемә!
Киләсе елны безнең тулай торак бәдрәфендә ремонт
ясалды. Аннан җылы су бирделәр, душ ачылды. Янә рәхәт:
авылга кайтмаган атнада, душ керәм дип, туганнарны бор-
чып йөрисе юк!
Без бишенче курска җиткәндә, бүлмәбездә суыткычы да,
телевизоры да, пейджерлар да пәйда булды. Өстәвенә,
яңа караватлар бирделәр. Бездән дә бәхетлесе булмаган-
дыр! Әмма диплом алу белән, тулай торактан зур тормыш
юлларына озаттылар.
Өченче курстан ук нәшриятта эшләгәнгә күрә, җәй көне
иркенләп ял итү мөмкинлеге булмады, эшләргә кирәк иде.
Ә моның өчен кайдадыр яшәргә кирәк иде. 2003 еллар. Ул
вакытта тиз генә фатир табу мөмкинлеге дә юк.
Уфада яшәгән бердәнбер якын туганнарымның да
тормышлары үзгәрде. Апа вафат булды, балалары үз
дөньяларын корды.
Бу вакытка Миңнегөл әбинең дә тормышы асты-өскә
килде. Төпчек кызы ире, дүрт баласы, килене, оныгы белән
мин яшәп торган бүлмәгә күчеп кайтканнар иде.
Соңрак Галя апаны да очраттым. Урамда таякка таянган
килеш утыра иде. Инсульт кичергән. Мине күргәч, таны-
ды, икебезнең дә күзләрдә яшьләр, калтыранган куллары
белән кулымнан тоткан килеш бер-беребезгә карашып тордык...
Менә шулай шәһәребездә үзебезгә үзебез урын тап-
мый йөргәндә, Казахстаннан бер дустыбыз әнисе белән
Казаннан кайтышлый Уфада тукталды. Аларны кунак итү
мөмкинлегебез булмады, Салават Юлаев һәйкәленнән
алып Үзәк базарга кадәр Уфа урамнарын җәяү карап йөрдек
тә, саубуллашып, автобуска озаттык. Башкалабыз кунакла-
ры безнең кайтыр почмагыбыз юклыгын белми иде. Кичке
уннар. Эскәмиядә утырабыз. Ахирәтем: “Ачкыч бар да бит,
әмма ул фатирда бер әйбер дә юк. Диван һәм өстәл алса-
лар, күченергә мөмкин булыр иде... – дип, көрсенеп куйды.
Аннан, бер фикергә килеп. – Шунда гына барып кунабызмы
әллә?” – дип тәкъдим итте. Ул да якын һәм ерак туганнары-
на йөреп арыган иде.
Кибеттән минераль су, банан һәм алма алдык та Карл
Маркс урамында урнашкан йортның икенче катындагы бер
бүлмәле фатирның ишеген ачып кердек. Яңа гына обой
ябыштырып, идәннәре буялган фатирда, чынлап та, бер
әйбер дә юк иде. Бары тик ишек төбендә реклама гәзитләре
өеп куелган. Алар укылмаган, яңа басмадан гына төшкән
гәзит исе килеп тора. Күрәсең, ремонт вакытында кирәге
тияр, дип алып кайткан булганнар.
Гәзитләрне бүлмәгә алып кереп, идәнгә келәм итеп
җәйдек тә, арыган аякларыбызга ял биреп, сузылып утыр-
дык. Ахирәтемнең пакетында бер футболка, йокы күлмәге
һәм шампунь белән теш щеткасы бар иде. Футболкасын
миңа сузды, өсне алыштырдык. Җәйге чүпрәк сумкала-
рыбызны бушатып, гәзитләрне бөгәрләп тутырдык. Менә
дигән мендәр килеп чыкты. Битләрне булавка белән берке-
теп, өстебезгә ябарлык калын гына япма да ясадык. Утны
сүндереп, йокларга яттык. Йоклап булмый, көлешәбез. Бал-
кон тәрәзәсеннән урамдагы баганадан ут төшә. Әйтерсең
ул да бездән көлә иде. Баш астында – гәзит, өстебездә
– гәзит, гәзит өстендә йоклап ятабыз, өстәвенә, үзебез
дә гәзит редакциясендә эшлибез. Иртән тешне шампунь
белән чистартып, банан ашап, минераль су эчтек...
Ул көнне ахирәтем белән эштә дә, тыныч кына язы-
шып утырган җирдән, туктый алмый пырхылдап көләбез
дә җибәрәбез. Безнең белән бер кабинетта утырган
мөхәрриребез дә, хезмәттәшләребез дә сәбәбен аңлый
алмый. Үзебездән үзебез көләбез! Зур тормышның дипломлы
яшь белгечләрне шулай каршы алуыннан күз
яшьләре аша көләбез. Бер-беребезгә сүз бирдек: бу ту-
рыда беркемгә дә сөйләмәскә! Төп-төгәл егерме ел вакыт
үткән. Беркемгә дә сөйләмәдем, дустым, бары тик язарга
гына булдым. Гафу ит!..
Эштән соң туганнардан юрган белән мендәремне барып
алдым. Бу кичне мине югалтучы булмаган. Икенче төнне дә
без шул ук гәзитләрдә, әмма юрган җәеп һәм мендәр салып,
идәндә йокладык. Бер атна-ун көннән хуҗалар диван ки-
терде. Яңа диван. Өстәл бар, әмма урындыклар юк. Өстәл
янында басып чәй эчәбез.
Бер иртәне ишекнең эчтәге бигенең аркылы бер тимере
килеп төште, аны идәннән алып, тиз генә кире урынына
керттек тә, тыштан бикләп, эшкә ашыктык. Кайтуыбызга
ишек ачылмады. Без янә урамда калдык... Шәһәрнең икен-
че башында яшәгән туганнарга барырга вакыт инде соң,
фатирлы дуслар да юк. Һәркайсыбыз – авыл баласы.
Үзәк базар янында әнинең икетуган абыйлары яши иде.
Җәяү генә атлап барып, аларның ишеген шакыдык. Җиңги
җәй көне бакчаларында куна кала иде. Бабам, тиз генә
шулпа җылытып, безгә ашарга утыртты, күңелләребезгә
җылы йөгерде. Хәлләребезне сорашып, зал бүлмәсендәге
диванда урын тәкъдим итте.
Диван безнең йортларда шундый әйбер, гадәттә, без аңа
утырабыз, көндез генә бераз оеп тора алабыз, әмма йокламыйбыз.
Аның өчен карават бар. Кунак килсә, диванлы
бүлмәдә аларга урын салабыз. Бу кичне без дә кунак идек.
Бабама рәхмәтләребезне әйтеп, фатирыбызга юл тот-
тык. Хуҗа килде. Аның ачкычы да ишекне ачмады. “Йо-
закны эчтән ваткансыз”, – диде. Без ни өчендер тимернең
килеп төшүен әйтергә кыймадык. Беренче катта яшәгән
күршеләре аша кереп, үзләренең балкон тәрәзәсен ватты.
Пыяла кисәкләре белән бергә безнең йөрәк тә берничә
кисәккә бүленгәндәй булды. Икенче кат булуына карамастан,
нигезне дә санасаң, биек кенә иде. Себер якларында
эшләп йөргән яшь ир җитез хәрәкәтләр белән бер балкон-
нан икенчесенә җиңел генә күтәрелеп, өйнең ишеген эчтән
ачты. Шулай итеп, безнең аркада фатирларына яңадан
тәрәзә дә куярга туры килде.
5
Бу фатирдан соң тагын берничә фатир, берничә иске
диваннар алыштырдык. Аннарв ахирәтем Казанга юл
тотты. Ә минем энекәшләрем бер-бер артлы Уфага укыр-
га килде. Туганнарым белән бергәләп яши башладык. Мин
эшлим, ә ике студентым кичке аш әзерләп тора. Ашның
тәменнән генә түгел, кишер һәм бәрәңгенең туралышын-
нан да бүген кем әзерләгәнен тоям. Рәхәт мизгелләрем.
Энекәшләрем минем илһам чыганакларым да булды. Һәр
язган мәкаләмне укыйлар, фикерләрен белдерәләр. Әмма
бервакытта да: “Дилә апа, бу әсәреңдә кем турында яздың?
Каян алдың бу геройларны?” – дип сорамадылар.
Әти-әниләр үстергән башмакны сигез меңгә сатып, бераз
үземнең дә акчаны кушып, ахирәтемә дә бурычка кереп,
компьютер алган идек. Ут яктысында, мин клавиатурага
баскан тавышка тыныч кына йоклады туганнарым. Бу ел-
ларда күләмле хикәяләр дә яздым, “Яңа татар пьесасы” кон-
курсларында катнаштым. Үзебезнең нәшриятта хикәяләр
конкурсы үтте. “Кыз бала курчак түгел” исемле хикәям
белән өченче урын алдым. Бүләккә диван тапшырдылар.
Эш хакымны җыеп, әниләргә алып биргән беренче бүләгем
дә диван булган иде. Ниһаять, кеше фатирында акча түләп
яшәсәм дә, үз диванымда йоклау бәхетенә ирештем. Тик...
язмышның үз юлы, безгә буйсынмаган кагыйдәләре, без
үтәсе үз сынаулары бар шул...
2007 елның 9 апрелендә язмыш китабымның әтисез
битләре ачылды... Аяк астымда җир убылды, бәхетемә, ике
ягымда ике очар канатым бар иде, алар мине ныклы итте.
Бар авырлык әниебезнең иңнәренә төште. Без – өчәү, без
бергә идек, әнине ялгызлык утында яндырдык. Хаклы ялга
чыкканчы, эшләгән мәктәбемнән аерылмыйм дип, авыл-
да калды әни. Бүген дә шушы көннәр өчен кичерә алмыйм
үземне... Һәркайсыбызның күңеленә тирән яра уелды.
Без салкында бөрешкән чәчәкләргә охшап калдык. Кояш
нурларының җылысын тойганчы, еллар артыннан еллар үтте...
Энекәшләрем, укуларын тәмамлап, эшкә урнаштылар.
Беркөн килеп, төпчек энем: “Апа, син безнең юлны бүлеп
торасың! Син тормышка чыкмыйча, без өйләнә алмыйбыз”,
– дип, уены-чыны белән шелтә белдерде. Ничә еллар миңа
терәк булган балачак мәхәббәтем дә сабыр гына көтте.
Ниһаять, мин ризалаштым...
Янә чит йорт, чит иске диваннар. Тормыш иптәшем янын-
да бераз иркәләнеп, үземне көйләтеп: “Бу диваннарда йокламыйм!”
– дидем. Шул ук көнне сеңелкәшләреннән резин
матрас алып кайтты ул. Бездән бер ел алда өйләнешкән
яшьләр дә гаилә тормышларын әнә шул матрастан башла-
ган булган. Аңа һава тутыргач, бүлмәнең яртысын биләде.
Ике иске диван гына, җәйнең иң кызу мизгеле булуына
карамастан, кояштан кызган таш фатирда резин матрасны
үз итүемне аңлый алмагандыр. Фатир хуҗасыннан иске
диваннарының берсен генә булса да алып китүен үтендек.
Туй акчасына алган беренче уртак әйберебез диван булды.
Үз почмагыбызны булдыргач, бер бүлмәле фатирга да ике
диван утырттык. Килгән кунакларга урын булсын! Кызыбыз
тугач, яшәгән фатирыбыз зурайды, диваннар саны артты.
Туганнарым өйләнде, бер-бер артлы бәбиләр тәпи китте.
Бүгенге көнне әни безне эшкә озата, әни көтә, тәмле ашла-
ры белән әни каршы ала...
Сүземне башлаганда, диван алыштырырга яратам,
дидем. Әмма кызыбызның нәни эзләрен саклаган, төсләрен
дә җуеп барган балачак диванын гына яңага алыштыра ал-
мыйм. Кичләрен әнә шул диванда утырып, телевизор кара-
ган әнием янына киләм дә башымны аның итәгенә салып
ял итәм. Рәхәт мизгел! Кат-кат кабатлансын!..
***
Соңгы диваным нинди булачагын күңелем белән тоям.
Ахирәт диваннары да йомшак, нурлы, җылы булсын иде...
Фото: Freepik.