Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 декабрь 2025, 20:03

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (7)

Рената шушы мизгелдә генә бәхет кошының учыннан пырхылдап очканлыгын, гомерен заяга уздырганын аңлый башлады.

Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (7)
Айдар ЗӘКИЕВ. Без югалткан көннәр. Повесть (7)

12

Рената таң атканда гына кайтып керде. Аякларына бер пот гер бәйләгәннәр диярсең. Атламыйлар. Жеп өзәрлек тә хәле юк. Альмир төнозыны ыңгырашып, аны чакырып чыкты. «Рената! Рената! Мин сине яратам, Рената! Ташлама мине…» Гел бер үк сүзләрне кабатлады. Рената аның кулыннан тотты. Ярылган иреннәрен дымлы бинт белән сөртеп торды. Альмирга су эчәргә ярамый. Операциядән соң тәне яна, эчәсе килә. Дымлы бинт аны алдата, сусавын баса.

Хатын урындыкта утырган килеш йоклап китте. Аны шәфкать туташы килеп уятты.

Кайтып, диванга кереп ауды. Янында гына Альмиры яткандай тоелды. Аның сулышын, тән җылысын, йөрәк тибешен тойды. Танавы аның исен сизде: ир исен, тир исен, тән исен. Кайбер хатыннар ир-атлардан килгән исне яратмый. Бу хакта каһвә эчкәндә, борын чөеп, мактанып сөйлиләр. Рената андый түгел иде. Альмирны бар булмышы белән яратканын көннән-көн ныграк аңлый. Ләкин ул гына юк. Исе, хатирәләре бар – үзе юк. Рената шушы мизгелдә генә бәхет кошының учыннан пырхылдап очканлыгын, гомерен заяга уздырганын аңлый башлады. Йоклап киткәнен дә сизмәде. Уянганда, төш вакыты җиткән иде. Диана укырга киткән. Әнисенең өстенә юрган китереп япкан. Рената башын күтәрү белән, ниндидер үзгәреш сизде. Тынлык. Үле тынлык. Акылдан яздыра торган тынлык. Альмирсыз өй буш иде. Фатир гына түгел, аның күңеле дә, тормышы буш. Юрганнан сөйгәненең исе килде. Шушы мизгелдә аны сагынды, аның кочагына сыенасы килде. Ләкин ул юк, аның исе генә калган иде.

Торды. Чәчен юды. Киптерергә дип, фен эзләде. Таба алмады. Кая ул? Диана өйне җыештырган. Кая алып куйды микән? Шкафны ачты. Келәмгә фотоальбом килеп төште. Болындагы чәчәкләрмени келәмгә төрле төсле фотолар сибелде. Рената аларны җыя гына башлаган иде, һәр фотография аңа үз хатирәсен сөйләргә кереште. Менә алар, студент чакта, фонтан янәшәсендә кочаклашып торалар. Дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Матросов исемендәге паркта яңгырда да, буранда да җитәкләшеп йөрделәр. Салкыннарда мәхәббәтләре җылытты, кайнарны да тоймадылар. Мәхәббәтләре шулкадәре көчле иде. Менә алар күршеләр белән. Диана яңа туган. Альмирның шатлыгы эченә сыймый. Рената бүселгән. Янәсе, Альмир эчкән. Менә авылда, Альмирның сыйныфташлары белән. Альмир эчеп кайткач, Рената гауга куптарган иде. Унбиш ел күрешмәгән сыйныфташлары белән йөз грамм эчкән өчен. Монысы – Төркиядә төшкән фото. Пальмалар күләгәсендә. Диана үскән. Өчесе дә саламнан үрелгән киң читле эшләпә кигәннәр. Түзә алма эссе. Рената кара көйгән. Диңгез ярында Альмирның муены әйләнеп чыга язды. Кая карама, ярымшәрә кызлар. Барысы күзәтә. Рената нык көнләште. Альмир тезләнеп гафу үтенгән Менә алар туганнарының туенда. Күмәкләшеп төшкән фотография. Альмир белән Рената бергә түгелләр. Икесе ике якта Исенә төште. Бер ханым Альмирны биергә чакырды. Ул көнне алар сөйләшмәделәр. Шуннан соң ике атна бергә йокламадылар. Рената кайсы гына фотографияне алса да, гел Алсу белән Светлананың сүзләрен дәлилләгән фикергә килде. «Ул  куркып яшәде!», «Син аңа тынгы бирмәдең». «Таладың». Фотографияләргә энҗедәй чык тамчылары тамды. Ренатаның упкә катыш күз яшьләре иде. Нишләдең син, Рената? Ник иртәрәк күзләреңне ачмадың? Син бит көн саен Альмирның тормышын да, үзеңнекен дә агулагансың. Син аны шундыйга әйләндергәнсең. Син! Сөеп-сөелешеп, бәхетле яшәр урынына, бер-берегезгә төзәлә алмаслык тирән яралар ясагансыз. Сезнең өчен һәр көн сынауга, һәр көн сугышка әверелгән. Кеше гомере бик кыска бит ул. Һәр мизгеленең кадерен белгәндә генә, үкенмәслек яшәргә була. Ренатаның шул көннәрне кайтарасы, хаталарны төзәтәсе килде. Ләкин гомернең шактые үткән, аккан сулар кире кайтмый иде. Алар ул кадәре карт түгел. Менә Альмир гына терелеп чыксын. Кеше көнләшерлек итеп яңа биттән, ак биттән тормыш башлаячаклар. Аларның тормыш дәфтәре бары тик якты хатирәләргә, күңелне май җиледәй иркәләгән шатлыклы вакыйгаларга гына тулачак.

Айфоны шалтырады.

– Альмир уянып, йөреп киткән. Коридорда егылган. Яралары ачылып, күп кан югалткан. Кан бирергә дүрт кеше кирәк.

 

13

 

Яз. Көнбатыш паркы. Майның кояшлы көнендә монда кем генә юк! Ак бәхеттәй чәчәкләргә күмелгән чия агачын, бал кортларын да узып, чуктай киенгән чибәр кызлар сырып алган. Алар төрле кыяфәттә басып, бер-берсен фотога төшерә селфи ясыйлар. Фотоларны Жир шарының төрле илләре яшәүчеләр карый алачак. Фонтаннар кабынган. Алар тирәсен салават күпере чыккан. Чуер ташлы паркта яшь әниләр кышын туган бәбиләрен саф һава суларга алып чыккан. Студентларның физкультура дәресе. Әнә, солдатлармыни, тезелешеп басып, күнегүләр ясыйлар. Кемнәрнеңдер туе. Яшь парны фотограф болай бастырып, тегеләй яткырып төшерә. Әти-әниләр, яшьләр аларга ияреп йөри. Дөнья йокысыннан уяна. Кемнәрдер яңа тормыш башлый. Рената да бүген Альмирны инвалид коляскасына утыртып, паркка алып килде. Диана да иярде. Альмир әле атлый алмый. Өйдә ятып, саргаеп бетте. Әйдә, дөнья күрсен, ятарга күнекмәсен. Аларның бит мәхәббәте шушы паркта яралды. Бәлки, хатирәләр Альмирга яшәргә, авырлыкларны җиңәргә көч өстәр. Шулчак Альмирның кулына бер ак күбәләк килеп кунды. Әрвахларның җаны күбәләккә күчә, дип сөйлиләр. Кемнең адашкан җаны икән бу күбәләктә? Альмирны күзләгәндәй, кыймылдамый гына торды. Очып, башы өстендә ике кат бөтерелеп, ак болытларга таба очып китте. Альмир аны күздән югалганчы күзәтте. Әллә кояш төшүдән, әллә күңеле тулудан, күз читеннән яшь бөртекләре тәгәрәде.

– Аккошларны карап киләбезме?

Парк эчендәге кечкенә күл кышын да туңмый. Кыр үрдәкләре кышларга кала. Кешеләр аларга икмәк ашата. Пар аккош та бар, алар кулга өйрәнгәннәр. Икмәкне нечкә озын муеннарын сузып, кулдан үрелеп алалар. Альмир суга икмәк кисәкләре ташлады. Аккошлар килмәде. Тук булгангамы, каршы як ярда томшыклары белән үлән сөзеп йөрделәр. Икмәкне балыклар уратып алып, ашарга кереште. Бер мизгел эчендә аның эзе дә калмады.

– Кызым, тамак кипте. Ачыктырды да. Бар әле кафедан бер-ике стакан чәй, кабарга берәр өчпочмак алып кил.

Рената кызына мең сум сузды. Диана кафега барышлый каеннар арасында Катяны күреп калды. Ул әтисе белән ТикТокка ролик төшерә иде. Джастин Бибер көенә. Сыйныф белән сүз куешканнар иде. Һәркем әтисе, я әнисе белән ролик урнаштыра. Соңгы кыңгырау алдыннан иң күп тавыш җыйганнар бүләкләнә. Диана әтисе белән төшереп өлгермәс, ахры. Вакыт аз калды.

– Рената, колясканы тотып тор. Дианам аптырасын әле. Ул килүгә үз аягымда басып торыйм. Миннән бүләк булыр. Күрәм, үз аягы белән атлап йөргән әтиләрне күреп йөрәге әрни. Мин дә коляскада утырырга җыенмыйм.

– Егылсаң?

– Егылмам. Егылсам, Жирдән ерак китмәм. Диана килә. Тизрәк бул!

Альмир өйдә ялгызы ятканда көнозыны күнекмәләр үткәрде. Табиб кушканнарны йөз тапкырга арттырып үтәде. Сөякләре, буыннары үтереп авыртса да, тешен кысып түзде. Башта карауаттан телевизорга кадәр атларга өйрәнде. Шуннан зал буенча йөрде. Бер бүлмә аның өчен футбол кырына тиң иде. Бик озак үтте. Манма тиргә батты. Һәр сөяге, һәр күзәнәге өзелеп авыртты. Бераз вакыт үткәч, бүлмәсенә үзаллы чыгарга өйрәнде. Аннары балконга чыгып, урамнан үткән кешеләрне карарга күнекте. Яшәү көче артты, аяклары ныгыды. Бүген кызын шатландырасы килде.

Альмир тимер коймага тотынып, торып басты. Аягы чәнчеп авыртты, тыны кысылды, күз аллары караңгыланды. «Баштагы мәлдә авыртачак. Түзеп, барыбер аякка басарга тырыш. Авырта дип утырып торсаң, беркайчан да йөреп китә алмаячаксың. Шуннан буыннарың язылыр, тора-бара шәбәерсең» дигән иде таныш табиб. Альмир Диананы үз аякларында басып каршы алды. Авыртуны елмаюы белән яшерде. Диананың кулыннан чәйләре, өчпочмаклары төшеп китте. Соңгы елларда түшәктә яткан әтисен аягүрә күрү аның өчен ят та, шул ук вакытта күңеленә сыя алмаслык шатлык та иде. Йөгереп барып, әтисен кочаклап, үксеп җибәрде. Ир-ат еламый, еласалар да, күз яшьләрен яшерә. Альмир да шундыйлардан иде. Бүген генә түзә алмады, күз яшьләре тыңламады. Эчкә баткан күзләреннән атылып чыгып, чигәсе буенча тәгәрәделәр. Аягы авырту да онытылды. Күкрәгендә ярсып-ярсып үксегән кызын кысып кочаклады. Рената да кочагына сыенды.

– Кызларым, матурларым минем!

Нәрсәдер сөйләргә теләсә дә, бер сүз сыгып чыгара алмады. Телсез калды. Тамагына килеп тыгылган төер сүз әйтергә ирек бирмәде. Бөтен әйтер сүзләре, җан әрнүләре, күз яшьләре аша чыкты.

Яр читенә аккошлар килде. Рената өчпочмакларны телгәләп, аккошларга сипте.

– Хәер булыр. Ашагыз, кошкайлар. Безгә исәнлек-саулык теләп ашагыз, кадерлеләрем.

Шушы мизгелдә Рената белән Альмир шул пар аккошлардай бәхетле иде.

 

14

Рената юынып, душтан чыкты. Кунакханәдә барысы да – тастымалы, халаты, аяк киеме – әзер. Чәченә тастымал урап, киң караватка барып ауды. Бүген Альмир белән кунакханәдә очрашу көне. Авариядән соң хисләре дә, мәхәббәтләре дә яңарды. Сүрелгән мәхәббәтләре яңа тамырлар җибәрде. Шашынып яратышырга фатир гына кысык тоелды. Кызлары да өйдә. Читтән сәер тоелса да, кунакханәдә очрашырга булдылар. Сөяркәләр сыман. Рената монда үткәргән татлы минутларны уйлап, кешеләр каршында оялып йөрде. Әйтерсең лә, уйларын укыйлар. Гүя якын-тирәдәге кешеләр, аларның мәхәббәт диңгезендә тибрәлүенең шаһитлары.

Бүген дә ул Альмирны сагынып көтте. Беренче, я булмаса, соңгы тапкыр сыман. Ун ел күрмәгән диярсең. Моңа кадәр ник кадерен белмәгәннәр икән тормышның? Рәхәтләнеп яшәр урынына, бер-берен ничәмә ел интектерделәр. Хәзер заяга үткән еллар өчен яшәп калырга, тормыш сукмагыннан үкенмәслек итеп үтәр өчен тырышалар. Бүгенге очрашу нинди мизгелләр белән истә калыр микән?

Рената татлы уйларга бирелде. Альмир белән кайда гына булмадылар: беркөнне пароходта Агыйдел буенча Иделгә кадәр сәяхәткә барып кайттылар. Төнозыны биеп, аяклары калмады. Елгада таң атканын күзәттеләр. Могҗизага тиң манзара икән ул! Әйтерсең лә су эченнән уттай кызган коймак килеп чыга. Судан сөттәй томан күтәрелә. Уфа читендәге ял йортына барып, ат атланып урман гизделәр. Рената үзен әкияттәге патшабикәдәй хис итте. Альмир да рыцарьга тиң иде. Диананы алып, Бөрҗәндә салда төштеләр. Горур тауларга, урманнарга, меңәр яшьлек кыя-ташларга сокландылар. Тормышны яңабаштан күрергә, яңа хисләр кичерергә өйрәнделәр. Хыяллары зурдан иде. Чит илгә сәяхәткә барырга, Эйфель манарасына менәргә, Хеопс пирамидаларын күрергә, бөек Кытай диварыннан атларга…

…Ишектән Альмир килеп керде. Кулына кара пакет тоткан. Анда ниндидер тартмачык.

– Матурым, хәзер әйтәм – тартмада миңа сюрприз!

– Икебезгә дә.

– Тагын да гаҗәбрәк.

– Исең китмәле. Хәзер күрерсең.

Альмир өстәлгә видеомагнитофон, видеокассеталар куйды. Кассеталарга ручка белән «Дианага 4 яшь», «Дианага 3 яшь» дип язылган.

– Каян таптың боларны?

– Иске шкафның ишеге каерылган иде. Алыштырыйм дип менсәм, күреп калдым.

– Диананың нәни чагы онытылган да инде. Әйдә, кабыз тизрәк.

Ләкин тормышта син теләгәнчә генә килеп чыкмый шул. Бүген дә шулай булды. Видеомагнитофонны телевизорга тоташтыра алмыйча интектеләр. Көч-хәл белән теләкләренә ирешкәннәр иде, кассета бозылган булып чыкты. Башта экран буенча аркылы сызыклар йөгерде. Бераздан соң гына сурәт күренде. Кочаклашып, зур кызыксыну белән телевизорга текәлделәр.

Салават Юлаев һәйкәле янындагы мәйдан. Кечкенә Диана йөгерә. Бер кулына зәңгәр күлмәкле курчак, икенчесенә кызыл шар тоткан. Янәшәсендә Альмир бара. Диана җим чүпләргә җыелган күгәрченнәр арасына йөгереп кереп китә. Алар дәррәү һавага күтәрелә. Көлеп җибәрә. Аңа кушылып Рената көлә. Бәхетләре чиктән ашкан. Альмир монда егет кенә: беләкләре нәзек, юка гына мыек җибәргән, чәче иңнәренә төшкән. Тавышы да икенче. Гел елмаеп кына тора. Авызы җыелмый да.

Аркылы сызыклар. Тулай торак бүлмәсе. Бүлмә түрендәге өстәлдә озынча кызыл тас. Суда чәпелдәп Диана ята. Уенчыклар белән уйный. Кавырсын балыкларын йөздерә. Аларны суга батыра. Тегеләре, тере балыклармыни, пылт итеп су астыннан килеп чыгалар. Диана шаркылдап көлеп җибәрә. Рената кызының нәни генә аркасын ышкый, бармакларын берәмләп юа. Тулай торакта душ эшләмәгән чакта чиратлашып бүлмәдә юыналар. Суны плитәдә җылытып, тасны тутыралар да, булдыралган кадәр юыналар. Зарланмадылар да, уфтанмадылар да. Көн саен үз фатирында джакузида рәхәтләнгән байлардан да бәхетле иде алар.

Менә туган көн. Тортта өч шәм. Акчасызлык заманы. Тортны Рената үзе пешергән. Өстенә каймак белән «Дианага өч яшь!» дип язган. Диана шәмнәрне өреп сүндерә. Барысы да чәбәкәй итәләр. Чиратлашып фотога төшәләр. Диана елый. Аның шәмнәрне тагын өреп сүндерәсе, тагын чәбәкәй итәсе килә. Тагын кабатлыйлар. Шәмнәр янып беткәнче шулай дәвам итәләр. Альмир белән Рената кызларын чапылдатып үбеп алалар. Беркем әрләшми, тавыш күтәрми. Рената соңгы еллардагы туган көннәрне исенә төшерде. Бер ай алдан биш мең сумга тортка заказ бирәләр. Торт – чын сәнгать әсәре. Кирәксә, өслегенә сурәтеңне дә төшереп бирәләр. Бәйрәмнәр ресторанда үтсә дә, күңелле тәмамланмый. Альмир я бәйрәмгә кадәр, я бәйрәм вакытында исереп бетә. Сүзен дә юньләп әйтә алмый. Ахирәтләр, чакырган кунаклар алдында оятка каласың. Шуңа күрә, Рената соңгы елларда туган көннәрне бөтенләй үткәрми башлаган иде.

Менә тагын бер кадр. Агыйдел ярында су коеналар. Альмир шашлык куыра. Диана сөкә белән күбәләк куып йөри. Үзе дә күбәләк сыман. Жил исәр дә, очырып алып китәр сыман. Күбәләк зәңгәр чәчәккә куна. Диана чәбәкәй итеп, күбәләкне эләктерә. Ул иреккә чыгып, очып китә. Кыз аның гүзәллегенә сокланып, авызын ачып карап кала.

Рената белән Альмир ике видеокассетаны да бер тында карап чыктылар. Дәшмәделәр. Елмаймадылар да. Көлмәделәр дә. Гүя, алар хиссез роботлар иде. Һәркем эченнән янды-көйде. Тыштан тыныч кына күренсәләр дә, күңел чоңгылларында язгы ташкын чорындагы елгалардан да дәһшәтлерәк уйлар йөгерде. Рената сиздермичә генә күз яшьләрен сөртеп алды. Ул үкенә иде. Аның шушы бәхетле яшь чакларына кайтып, хаталарга юл куймыйча, яңабаштан яшисе килде. Теләгенең беркайчан да чынга ашмаячагы саркып торган ярасына тоз сибә иде. Күңеле белән ышанды. Барысы да начар түгел. Кара күмергә әйләнгән яланда бөреләнгән үсенте сыман мәхәббәтләрен саклап кала алулары киләчәккә өмет бирә иде. Альмир да үз-үзенә урын таба алмады. Тәне кунакханә бүлмәсендә калса да, уйлар ерактан өмет биреп янган йолдызларга, Жиһанга очты. Жавап анда да юк иде. Анда да бушлык, анда да караңгылык. Эчтән генә үзен аты-юлы белән сүкте. Мәңге төзәлмәс йөрәк яралары калдырган тиле яшьлек хаталарын төзәтү иде аның теләге. Моның өчен төп дошманын – үзен җиңәргә кирәклеген аңлый иде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас