Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 декабрь 2025, 12:13

Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова. Диванлы тормыш (1)

Беренче диван – иң кадерлесе, хатирәләрнең дә иң җылысын, иң нурлысын саклый ул. Әти-әнием матур гаилә корып, мәхәббәт җимешләре булып, мин дөньяга килгәч, алар декрет акчасына алынган диван... Энем тугач, диванны җәеп салып, өстенә бишек элгәннәр.

Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова. Диванлы тормыш (1)
Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова. Диванлы тормыш (1)

Берәүләр яңа кием өстенә тагын да яңарагын ала,
икенчеләре машина яңартырга ярата – ә мин диван алыш-
тырам. Адәм баласының җылысын саклаган диваннарның
саны юктыр. Минем язмышымда да диваннарның төрлесе
булды. Әти-әнинеке, читнеке, үзең алганы – кадерлесе, ка-
дерсезе...
Беренче диван – иң кадерлесе, хатирәләрнең дә иң
җылысын, иң нурлысын саклый ул. Әти-әнием матур гаилә
корып, мәхәббәт җимешләре булып, мин дөньяга килгәч,
алар декрет акчасына алынган диван... Энем тугач, диван-
ны җәеп салып, өстенә бишек элгәннәр. Әле булса, әнә шул
диванга басып, энемне бишектән алганым күз алдында.
Диванда дүртәүләп йоклыйбыз, әни ягында – энем, чөнки
ул кечерәк, мин – әти ягында. Туганым белән, диван урта-
сындагы сызыктан исәпләп: “Безнең якка чыкмагыз!”, “Юк,
безнең якка чыкмагыз”, – дип, кичләрен бүлешәбез. Аннан
инде район үзәгеннән карават алдылар. Мич буендагы ка-
раватта энем белән икәү йоклый башладык.
Әти белән әнинең һәркайсысының “дипломат” дип
аталган сумкалары бар иде. Ул дипломат тулы китап һәм
дәфтәр. Әтинекендә физика һәм астрономия булса, әнидә
– геометрия, алгебралар. Безнең якка ут төшмәсен өчен,
люстрага гәзит эләләр дә, диванда аркаларын мендәргә
терәгән килеш, алларына дипломатларын куеп, төн ур-
тасына кадәр иртәгәлеккә дәрес планнарын язалар. Йоклап
киткәнче шушы матур мизгелне күзәтеп ятарга ярата
идем. Күземне йоммаска тырышам. Иртәгәне һәм иртәне үз
итмәдем, чөнки әти-әни эшкә китә, ә без энем белән кичкә
кадәр икәү генә өйдә калабыз. Әти-әнинең эштән кайтка-
нын көтү хисе шулкадәр күңелгә сеңгән, әле булса, әнием
пешергән ашларны тәмләп ашаганда да, сагынам үзен.
Әти-әни эшкә киткәч, зал бүлмәсенең ике зур тәрәзәсе
безнең өчен уен мәйданчыгына әйләнде. Буяу савыты-
на утыртылган гөлчәчәк – әти, мәк чәчәге төшкән иске
кәстрүлдә тамчыгөл үсә, анысы – әни. Кечерәк савытлар-
дагы миләүшәләр – балалары. Әнә шул гөлләрне бер
тәрәзәдән икенчесенә күчерәбез, “кунакка” йөртәбез. Ал
бүлмәгә чыкмаска тырышабыз. Чөнки кышкы салкыннар-
да ишек төбендәге почмакка яңа туган бозауны кертеп
куя иделәр. Аның башыннан сыйпап яратып, колакларын-
нан тарткалап үтсәк, өстәл тирәсен урап узабыз. Чөнки
почмакның үз хуҗасы бар – ана каз! Ел саен әти аңа тал-
дан яңа оя үрә. Күңелле мизгел. Әти оя үрә, без аның
янында мәш киләбез. Яңа ояның эченә кереп утырып
уйнап та өлгерәбез. Ә беркөнне, аш өстәленең читен каплап,
ояга печән чүбе салып, ана казны өйгә кертәләр. Әни
һәрбер йомырканы кадерләп төреп, безгә ялгыш кына да
тимәскә кушып, шифоньерга алып куя бара. Без саныйбыз.
Йомыркаларның тышына каләм белән санын язып бара-
быз. Аннан, йонын коя башлауга, әни тиздән каз утырача-
гын хәбәр итә. Менә шунда безнең өчен көн бетә. Әти-әни
эшкә киткәндә, безгә “иптәшкә” өйдә ана каз кала. Кагыйдә
буларак, көндез бер “тапкыр тышка чыгып керә” иде ул,
ягъни ата казның тавышын ишетеп, вакыт җитте дигәндәй,
йомыркаларын каплап, оясыннан төшә. Менә шунда баш-
лана иде каңгылдашу. Ашыйсыбыз килсә дә, урта ишек-
не ачу юк. Әниләр эштә тоткарланса, ана каз озак кына
каңгылдап, ысылдап йөри-йөри иде дә, мич буендагы ашлы
су чиләгендәге калдыкларны капкалап, бүлмә уртасына зур
итеп сузып, “эшен” эшли һәм кире урынына кереп утыра. Өй
тынычланып калгач кына, без аш-су бүлмәсенә чыга ала-
быз. Термоста чәй, өстәлдә төрле печенье, перәнек кал-
дыра иделәр, икмәккә каймак ягып, шикәр сибеп тә ашый
идек. Көн кичкә авыша башлагач, ишек төбенә сыерыбыз
Ромашка килеп баса. Бозавын имезергә чыгарганнарын
көтә. Без аны тәрәзәдән күзәтәбез. Алгы аяклары белән
бер баскычка күтәрелеп баса да шундый тәмле итеп күши.
Кайдан сагыз алып чәйнәгәнен генә аңлый алмыйбыз. Әти
белән әнине сыер белән бозау көтә, ата каз белән ана каз
көтә, без көтәбез...
Тәрәзәдән мәктәп күренеп тора. Әтинең физика кабине-
ты лабораториясендәге утның сүнеп алганын күзәтәбез.
Димәк, кайтыр якка чыгалар.
Мин мәктәпкә төшкәч, көне буе өйдә бикләнеп яту-
лар мәктәп коридорына алышынды. Дүсән мәктәбе чын
мәгънәсендә туган йортыбыз кебек якын иде. Бигрәк тә
миннән ике яшькә кече энем өчен аның һәр почмагы, һәр
баскычы, әти-әни укыткан һәр кабинет кадерле булды.
Балалар бакчасы булмау сәбәпле, ул ике ел дәвамында
минем белән бергә бер парта артында да утырды. Әнинең
я әтинең дәресләренә дә барып килде. Укытучыларның
өстәле үзе бер шкаф зурлыгында иде. Дәрес вакытында
туганым әнә шул өстәл астына кереп утырып уйнап та ала,
мәктәп коридорындагы өстәлгә ятып йоклаган очраклары
да булды. Тәнәфескә чыккан укучылар аның яныннан аяк
очларында гына атлап үтә иделәр.
Без мәктәп балалары булып үстек. Кичләрен бик күп
җыелышлар, төрле чаралар үткәрелде, безгә өлкән сый-
ныфтагы укучылар күз-колак булды. Әни – волейбол,
баскетбол, әти футбол уйнарга яратты. Эш арасында уку-
чылары белән спортка да вакыт таба иделәр. Без әнә шул
әле бер якка, әле икенче якка очкан туплар арасында да йөрдек...
Мин беренче сыйныфка күчкән елда (аңа кадәр “нуле-
вой” класста укыдык) төпчек энебез туды, безнең бәхеткә,
әни декрет ялына туктады. Сабыйны алып кайту белән
диванга салдылар. Алтын бөртек туганыбыз тирәли
җыелыштык. Балачак диваны барыбызны да сыйдырды.
“Көнләшмәсеннәр”, – дип, әни безгә башта бәбинең кечкенә
тәпиләрен төргәктән чыгарып күрсәтте. Аннан гына йөзен
ачты. Мин инде, түземсезләнеп, бәбине чишендереп, өстен
алыштырганнарын көттем. Бәлки, шаяртканнардыр... Кыз-
дыр, дип өметләндем. Әнинең бәби алып кайтачагын белгән
көннән алып, мин – кыз, энем малай дип сүз көрәштердек.
Үсә төшкәч, Аллаһының безнең гаиләгә ике малай бүләк
итүенә рәхмәтемнең чиге булмады. Ике ягымнан ике кана-
тым булып үсте алар!


2
Миңа сигез яшь тулганда, укытучылар өчен бирелгән
бер бүлмәле кирпеч йорттан без әтинең туган авылына
күченеп кайттык. Озак торудан караеп беткән алты поч-
маклы бураның башы, түшәме, җәяргә дип әзерләнгән
идән такталары һәм ялан уртасында ишексез, тишексез
бәдрәф кенә бар иде. Әтинең туган авылын ярату хисе
шулкадәр көчле булды ки, ул бернинди авырлыкларга ка-
рамый, шушы өйне туган нигез итеп өяргә тырышты. Әни
карайган бүрәнәләрне бик күп еллар агартты, ахырда бал-
чык белән сылап, обой ябыштырдылар. Гомумән, күченеп
кайтуыбыз гаилә өчен бик күп сынаулар алып килде. Күрше
авылда әнигә мәктәптә эш вәгъдә итүләренә карамастан, 1
сентябрьдә аның урынына башка укытучыны алдылар. Әти
юк кына эш хакына колхозда профком булып эшләде.
Минем белән мәктәпкә йөреп, әзме-күпме белем китабын
ачып өлгергән энем беренче сыйныфка укырга төште, әмма
бу авыл мәктәбен үз итә алмады. Мин дә яңа сыйныфташ-
ларым белән тиз генә уртак тел тапмадым, ике ел гына укы-
ган элекке мәктәбемнең укучысы булып калдым кебек.
Өзелеп Димне сагындым. Балыктай судан чыкмый, елга
буеннан кайтмый уйнап үткәргән җәйләремне юксындым.
Әтиемнең туган авылы урманнарга, тугайларга бай, тик
кечкенә елгасын таллар баскан, рәхәтләнеп су коенырлык
урыны юк. Өстәвенә, күрше-тирәдәге бала-чагалар барысы
да картәни-картәти карамагында үскәнгәме, урамга уйнар-
га чыкмый иде. Ә без, укытучылар өчен төзелгән дүрт фа-
тирлы йорт балалары, бергә уйнап үстек. Нинди генә матур
уеннар уйнамый идек. Болынга чыксак, ярты авыл бала-ча-
гасы безгә кушыла. Йөзек салышлы, буяу сатышлы, качыш-
лы, әбәкле, унике таяклы... Күрше кызы бик матур төшерә
иде. Кәгазьдән безгә матур күлмәкле курчаклар төшереп,
аларга киемнәр ясаганын чират торып көттек...
Тормышымны бүлекләргә яки “диван”нарга бүлсәм,
Дүсән авылы онытылмаслык матур балачак хатирәләрен
саклый. Ни өчендер мин аның кышларын хәтерләмим.
Әнинең чәчәкләре, җиләкләре, әти үстергән чиләк-чиләк
помидорлары, бәрәңге бакчасында үскән карбызлар әле
дә күз алдында...
Бер авылдан икенче авылга күченүебез безне тиз генә
балачактан да тартып алды. Беренче һәм өченче сыйныф
укучыларын аерым сыйныфларда укыту өчен бер бала
саны җитмәү сәбәпле, мине күрше авылга укырга бирделәр.
Бәлки, шуңа да тормышымның икенче “диваны” көзге пыч-
рак юллар, кышкы бураннар белән дә күңел түрендә урын
алды.
Әти иртән колхозга эшкә ашыга. Миңа да өч чакрым
мәктәпкә йөгерәсе бар. Ә туганымның мәктәпкә барасы
килми, килми генә түгел, ярты юлны да үтми, әйләнә дә
кире кайта. Һәр иртәне мич тирәсендә мәш килгән әниебез
кисәү агач белән аны мәктәпкә озата.
Без генә түгел, биш бозавын Дүсән авылында үстергән
Ромашка да үз итмәде яңа нигезен. Йөк машинасының ар-
басында алып кайтканда, күзен бәйләргә кирәк иде, дип,
соңыннан киңәш бирүчеләр дә табылды. Сыерыбыз бозау-
ларын ияртте дә килгән якка юл тотты. Бигрәк тә яңгырлы
көзге көннәрне көтүдән кайтмаган малларыбызны күрше
авыл тугайларыннан эзләп, кире борып алып кайтулар
үзәккә үтә иде...
Әтигә дә туганнары белән бер авылда яшәү җаваплылык
өстәгәндер. Авыр чирдән картәти мәрхүм булды. Эштән
гаиләсе янына ашыгып кайткан, мәктәпкә укучылары янына
ашкынып барган әтием яшьлек языннан, җәендә туктап тор-
мый, гомер көзләренә атлады кебек. Нәсел дилбегәсе аңа
күчте. Ялларда агач кисте, бура бурады, өй башы япты, мун-
часын, абзарын салды. Бер телем икмәген алтыга бүлде ул.
Шул алтынчы кисәге генә безнең өлешкә төште. Әмма әти
игътибарын безнең барыбызга да тигез, гадел җиткерергә
тырыша иде. Әйтерсең аның күңелендә ике кеше яшәде:
берсе – барысы өчен дә үзендә җаваплылык тойган абы-
кай, ул усалрак, һәрвакыт гаделлек яклы, үз туганнарының
сүзеннән чыкмас; икенчесе – безнең әти, йомшак, шаян,
күңеле тулы мәхәббәт...
Кыска вакыт эчендә кагасын кагып, газ-суын кертеп, без
яңа йортыбызда яши башладык. Балачак диваны зур залда
кечерәеп калды. Күп еллар хезмәт итте ул. Искереп, тәмам
төсе качкач, мунча алдындагы бүлмәдә дә торды. Төпчек
энебезнең декрет акчасын әни саклык кенәгәсенә бүләкле
счетка салган була. Анда бер меңлек стенка оттык. Әнә шул
дүрт шкафтан торган стенканы җыеп, өйнең уртасына тезеп
куйгач, артында йокы бүлмәсе барлыкка килде. Тора-бара,
шкаф артындагы бүлмәне урталай бүлделәр. Тәрәзәле
ягы – минеке, тәрәзәсез ягы малайларныкы булды. Стен-
ка төсенә туры килерлек итеп, сары төскә буяп, әтием
ишек эшләде. Кыз бала дип, эчке ягыннан бик тә куйды.
Өстәлемне дә үз куллары белән ясады. Күченгәндә, китап
шкафының көзгесе икегә бүленгән иде, бер кисәген, агач
рам белән ныгытып, миңа көзге дә элдек. Китап шкафы
белән стена арасында урын калдырып, мәктәп киемнәрен
эләрлек җайланма эшләп куйдык. Бүлмәм нибары алты ква-
драт метр булгандыр, әмма анда барсы да шундый җайлы
һәм уңайлы итеп урнаштырылды, хәтта карават янында зур
булмаган кәнәфигә дә урын җитте. Әтидән яхшы төзүче, ин-
терьер дизайнеры да чыгар иде.

(Дәвамы бар.)

***

Автор турында

Дилә Мөхәррәм-Хәйретдинова 1981 елның 25 февралендә Бишбүләк
районының Иттихат авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. Усак-
Кичү урта мәктәбен тәмамлап, Башкорт дәүләт университетының татар
журналистикасы бүлегендә белем ала. Беренче иҗат җимешләре “Өмет”,
“Кызыл таң” гәзитләрендә, “Тулпар” журналында дөнья күрә. Өченче курста
укыганда, “Атна” гәзитендә хезмәт юлын башлый. “Балалар атнасы”
гәзитендә (2003-04) мөхәррир эшенең нечкәлекләренә төшенә. 2006-14
елларда – “Атна” гәзитенең, 2010-19 елларда “Диләфрүз” гәзитенең баш
мөхәррире. Бүгенге көндә “Туган тел” телеканалында мөхәррир эшен дәвам
итә.
Дилә Фәһим кызы – “Яңа татар пьесасы-2004, 2008” конкурсы лауреа-
ты. Ике әдәби китап авторы. 2018 елда – З. Биишева исемендәге Баш-
кортстан “Китап” нәшриятында “Без үскәндә биш кыз идек” исемле
пьесалар җыентыгы, 2023 елда “Казан утлары” китапханәсе” сериясендә
“Мәхәббәттән татлы җимеш” исемле повесте дөнья күрде.
Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты әгъзасы,
“Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медале иясе. 
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.

Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова. Диванлы тормыш (1)
Дилә Мөхәррәмова-Хәйретдинова. Диванлы тормыш (1)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас