10
Ишекне иңнәренә алтын чәчләре сибелгән, зәңгәр күзле хатын ачты. Ренатага ул таныш тоелды. Кайдадыр күргән кебек. Ләкин кайда?
– Үтегез. Вакытым кысык. Озын-озак сөйләшеп тора алмабыз.
Шушымыни әле син Светлана? Рената үзе өс киемнәрен салды, үзе иренең сөяркәсен күзәтте. Альмирны кай җире белән кызыктыра алды микән? Керфекләре озын. Ләкин алар ясалма. Иреннәре дә ясалма кабартылган. Ефәк халат эченә яшеренгән мул күкрәкләр үзенеке микән? Ай-һай! Ак тәненә, баллы теленә кызыкты микән? Иремне аздырырдай нинди тозак корган? Шушы иреннәрне Альмир үпкән, күкрәкләрне иркәләгән, билен кочкан.
Рената Альмир белән Светлананы икесен бергә түшәктә күз алдына китерде. Тәне чымырдап, башы әйләнеп китте. Уйларын
читкә алып ташлап, үз-үзен кулга алды. Тышкы кыяфәтебезне чагыштырганда, бер җирем дә бу ханымнан ким түгел. Бөтен сыным үз урынында. Тырнакларны исәпкә алмаганда, бер җирем дә ясалма түгел. Бәлки, аның сере башкададыр. Хәзер ачыкларбыз.
Үтә күренмәле, тәбәнәк пыяла өстәлдә ике чынаяк каһвә ясалган иде.
– Сөтне, шикәрне теләгән кадәр салыгыз. Я, сез миннән нәрсә ишетергә телисез?
Светлана сүзне оста һәм кыска тотты. Ул сүздән тиз генә эшкә керешә торганнардан иде. Рената, каһвә уртлап, сүз башлады:
– Булган булган инде. Альмир үлем түшәгендә ята. Сезгә ачу тотмыйм.
Светлана каһвә эчкән җиреннән чәчәде. Рената аның аркасын кагарга кереште.
– Ярар. Рәхмәт! Ник килдегез соң?
– Ничегрәк аңлатыйм икән сезгә. Сез – аның сөяркәсе. Мин – аның хатыны. Мин бирә алмаган бәхетне сездә тапкан, сездән эзләгән. Шуның белән кызыксынам мин. Сез, сөяркәләр, ирләрдән кирәген аласыз да, ташлыйсыз. Авырсалар, алар безгә, законлы хатыннарына кала.
Светлана серле итеп елмайды. Бер мизгелгә аның зәңгәр күзләре диңгездәй уйнап алдылар. Гүя анда зур кыяларга дулкыннар килеп кагылды. Мондый караш теләсә нинди ирне йолкып алып, упкында батыра ала.
– Ресторанда таныштык. Ул безнең өстәлгә үзе килеп утырды. Ару гына салган иде. Биергә чакырды. Затлы шәраб белән сыйлады. Барысы өчен дә акчаны үзе түләде. Такси чакыртып, озата килде. Кунарга калды…
– Сез нәрсә эшләгәннәрегезне дә энәсеннән җебенә кадәр сөйләргә җыенасызмы? – Ренатаның куллары гына түгел, тәне дә калтырый иде,
– Бүлдермәгез. Тыңлагыз. Мин сезне чакырып китермәдем. Үзегез килдегез. Тыңлый алмасагыз – ана ишек.
– Гафу үтенәм. Чак кына тынычланыйм да дәвам итәрсез. Ванна кайда?
Рената салкын суны ачып, кат-кат битен юды. Бите ут булып яна иде. Гүя йөрәк януы йөзенә чыккан. Шулай инде, дөреслек баллы булмый. Нишлисең, башка чара юк. Сер йомгагының ахырына чыгарга кирәк. Төше исенә төште. Альмир бер хатын белән болыннан чаба иде, Рената аларны куды. Тота алмады.
Ул бит Светлана иде. Тик төштәге хатын Альмирга талпандай чат ябышкан иде. Өндәгесенә ул бар ни дә, юк ни.
– Дәвам итик!
– Куна калды. Минем теләк булса да, ул миңа кагылып та карамады. Арканы аркага терәшеп яттык. Ачуланмадым. Очрашулар кабатланды. Альмир, күкрәгемә нәни баладай сыенып, эч серен сөйли иде. «Мин хатынымны нык итеп яратам. Ул мине яратмый. Талый да талый. Гел холык күрсәтә. Ни өчен?» – дип зарлана иде.
«Мин сине яраттым. Син мине яратмадың!» Альмирның реанимация бүлегендә әйткән сүзләре исенә төште. Аңа һава җитми башлады. Тыны кысылды. Рената, балконга чыгып, тәрәзәләрне ачты. Коточкыч хәл. Үлем түшәгендә ятучы Альмир һәм аның сөяркәсе Светлана. Икесе берүкне сөйлиләр. Сөйләшеп куйганнар диярсең.
– Сезгә нәрсә булды?
– Булмады.
Светлана тәмәке кабызды. Рената да капка сузылды.
– Ярты сәгать вакытыбыз калды. Өлгәшмәсәк, башка вакытта, башка урында дәвам итәрбез.
– Барысы да яхшы. Дәвам итик.
– Экстрасенс түгелмен. Башыгыздагы уйларны укый алмыйм. Хәзер мин сезгә бер яңалык әйтәм. Бәлки, шуны ишеткәч, сез миңа бүтән бер сорау да бирмәссез. Жавап шул булыр. Исемә төшерә алмыйм. Язып бармадым. Альмир миндә хәтсез кунды. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк – без беркайчан да бер-беребезгә кагылып та карамадык.
Рената Светланага ышанырга да, ышанмаска да белмәде. Кагылып та карамаган, кагылырга теләмәгән ир Светланага ник кирәк булган соң? Акчасы өченме? Фатирына караганда, акчага, байлыкка мохтаҗ хатынга охшамаган. Дөньясы җиткән. Ни дисәң дә, андый хәлләрне тикшереп карап булмый. Альмир үлем түшәгендә ята. Светлана дөресен сөйләсә дә, берни дә югалтмый. Алдашу мәгънәсез. Сөйләшеп куйганнар диярсең, Альмир белән Светлана икесе бер фикерне җиткерделәр. Светлана сөйләгәннәр Ренатаның тормышка күзләрен ача башлады. Ул хәзер үткән көннәргә, аларның икесенең арасындагы булган вакыйгаларга башкачарак карый. Альмир Ренатаны үлеп яраткан. Димәк, әле дә ярата. Рената аңа якты көн күрсәтмәгән, туктаусыз көйсезләнгән, көйләткән. Ире читтә сыеныр кочак, күңел сандыгын ачар урын эзләгән. Гаҗәп. Рената мондый борылыш көтмәгән иде.
Ул Светланадан шикле уйлар камавында чыгып китте. Күңеле бушанмады. Тагын да авырайды. Гүя аның иңенә бер пот ашлык салдылар. Хәзер Альмирдан түгел, үзеннән шикләнә иде. Бәлки, шикле уйларны Алсу таратыр?
11
Сәгать алтынчы ярты җитте. Алсу күренмәде. Машинада озак утырып, аркасы оеган. «ВКонтакте» да, «Инстаграм»да утырып күзләре дә арыды. Вакыт үтсенгә «Юлдаш»ны кабызды. Котлаулар тапшыруы бара.
– Радиодулкыннарда чираттагы шалтыратучыны тыңлыйбыз. Ирина, сез туры эфирда.
– Хәерле көн! Бүген Бүздәк районы Күзәй авылында яшәүче сөекле ирем Раниска 45 яшь тула. Ранисым! Мин сине гомерем буе яраттым һәм яратачакмын! Син минем бердәнберем. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә гомер итәрбез, алтыным! Сине яратучы хатының Ирина, кызың Асель, улың Даниэль. Сөйгәнемә Әнвәр Нургалиевның «Сиңа гына» җырын бүләк итәсем килә.
– Шалтыратуыгыз өчен зур рәхмәт! Ихлас котлауларга без дә кушылабыз. Бәхетле яшәгез. Хәзер яңгыраячак җыр сезнең мул бәйрәм табынына бүләк булсын.
Юлларымда мин очраттым
Сине, сине генә,
Бәхетем син, пар канатым,
Сине, сине генә.
Юлларымда мин яраттым
Сине, сине генә,
Мәхәббәтем, куз карашым
Бары сиңа гына.
Сиңа гына бүләк итәм
Куңелемне, сөюемне.
Әгәр бик озакка китсәм,
Алып китәрмен сине үзеңне…
Кара әле, Жир йөзендә нинди бәхетле парлар бар. Иллене куганда да бер-берсен үлеп яраталар. Ә Альмир белән Рената? Радио аша бер-берсенә булган кайнар хисләре турында сөйләү түгел, җитәкләшеп тә йөргәннәре күптән юк. Ә бит алар да бәхетле яши алырлар иде. Моның өчен бар да бар. Тик нәрсәдер җитми. Туган көннәре ничек үткәнен исенә төшерәсе дә килми. Былтыр туган көнендә Альмир Ренатаны үле исерек каршы алды. Рената, ачуланып чыгып китте. Ахирәтләре белән кафеда утырдылар. Табынның кызган мәлендә Альмир ачуланып шалтыратты. Кайтуына өйдә юк иде. Төнозыны аны эзләргә туры килде. Бер барда тапты. Өстәл астында йоклап ята иде. Такси белән алып кайтты. Шул да булдымы туган көн?
Альмирның туган көне дә күңелле хатирәләр сакламый. Дус-ишләре белән җыелышып саунага киттеләр. Төн йокламый ашарга әзерләде. Бер айдан саунага чит хатыннар килгәне ачыкланмасынмы! Ә бит аның күңеле башка мөнәсәбәт көтә. Дус-ишләр дә, ахирәтләр дә кирәкми. Ят ирләр турында сөйлисе дә юк. Өчәүләп ресторанга барырлар, тыныч кына, гаилә белән генә утырырлар иде. Ә бит кешеләр яши белә. Ахирәте сөйләгән иде. Ире туган көненә квест үткәргән. Эшенә пицца китергәннәр. Ачса – анда бирем. Биремнәрне чишә-чишә, ярты Уфаны йөреп чыккан һәм табын корылган ресторанга барып җиткән. Альмир белән Рената да берәр кайчан кешечә яши башларлар микән?
Ишек ачылды. Ике хатын белән көлешә-көлешә Алсу килеп чыкты. Ул бәхетле иде. Ире булмаса да, кызын ялгызы гына үстерсә дә, ул бүген аңардан бәхетлерәк. Рената, машинаны кабызып, тротуар янәшәсенә килеп туктады. Тәрәзәне төшерде.
– Алсу, утыр!
Алсуның йөзе агарынды. Елмаюы качты. Як-ягына каранып алды.
– Качарга уйлама. Миннән качсаң да, язмышыңнан кача алмассың. Утыр, димен! Алсу теләр-теләмәс кенә салонга кереп утырды.
– Мине кая алып китәсең?
– Кирәгең бер тиен. Кафега кереп каһвә эчәбез дә, шуның белән вәссәлам! Озак тоткарламаска вәгъдә бирәм. Чия кызыл «Форд фиеста» Ленин урамындагы «Батыр» кафесына килеп туктады. Аннан ике хатын чыгып, пыяла ишектән эчкә үттеләр. Күн кәнәфигә утыру белән, официант килеп җитте.
– Нәрсә телисез, ханымнар?
– Миңа каһвә, бер «Колумбия» салаты китерегез. Ә син нәрсә аласың, Алсу?
– Шуларны ук.
– Үзем түлим. Син эштән соң ачыккансыңдыр. Ханыма монавы «Чау-пень» ашын да өстәгез.
– Безне сайлавыгызга рәхмәт! Унбиш-егерме минуттан әзер булыр.
Алар сөйләшмичә генә утырдылар. Тынлыкны Рената бозды.
– Теге чакта кыланганнар өчен гафу ит!
– Син мине гафу ит.
– Гафу итәм дөресен сөйләсәң, алдашмасаң.
– Сөйләдем бит инде.
– Мине, синнән бигрәк, Альмир кызыксындыра. Аның миңа булган хисләре. Синең кочакта чакта ул минем турында сиңа ниләр сөйләде?
Алсу күн сумкасыннан нәзек кенә тәмәке алып кабызып, читкә төтен өрде.
– Без бергә булдык. Күп тапкыр булдык. Кочагыма кергән саен, сине өзелеп яратуы, синсез бер секунд та яши алмавы турында сөйләде.
– Мәзәк. Нишләп, алай булгач, миңа сыенып, миңа булган хисләрен миңа җиткермәде икән.
– Ул синнән гомере буе куркып яшәде. Күңел тынычлыгы тапмаганга, чит ярларда сыеныр урын эзләде.
– Аңламыйм. Кем кемнән куркып яшәгәнлеге турында бәхәсләшә алам.
– Уйлап кара. Ул эштән кайта. Син аны әрлисең. Кыргый эт сыман өзгәлисең.
– Эчкән бит…
– Соң ул бер ай ал-ял белмичә эшләгән, акча алып кайткан. Бер көн бәйрәм итә аладыр бит?
– Бер көн ярый.
– Син аны беренче көнне талыйсың. Икенче көнне беренче көн эчкән өчен утлы табада биетәсең.
– Эчсен алайса. Шулай дөресмени?
– Гелән генә тел чарлап торган хатынга бер ир дә түзми. Синең кебек чибәркәйләргә дә.
– Минем хата нидә?
– Беренче көнне дәшмәсәң, елмаеп каршы алсаң, икенче көнне ул үзе шешәдән баш тарта.
– Эчүе белән аңлашылды. Куркып яшәрлек ничек җәзалаганмын тагын?
– Син – нык көнчел. Альмир урамда берәр яшь кызга текәлеп караса, кара көеп, тавыш куптарасың.
– Булгалады. Карышмыйм…
– Төркиягә бардыгыз. Диңгез ярында син аңа бер көн дә тынгы бирмәгәнсең. Туган көннәрдә, туйларда, бәйрәмнәрдә…
– Барысын да сиңа сөйләдеме?
– Кемгә сөйләсен. Син аны эттән алып эткә саласың. Ул сиңа авыз ачып сүз әйтергә курка, син аны тереләй ашар идең.
Алсу тәмәкесен тартып бетте. Өстәлгә ашарга китерделәр. Рената голт итеп каһвәне чөмереп, күн папкага акча кыстырды.
– Минем белән очрашырга ризалашкан өчен рәхмәт. Ашың тәмле булсын!
Алсу авыз ачып сүз әйткәнче, урыныннан торып та китте. Алсудан ишеткәннәргә ышанырга теләмәсә дә, хаклык бар иде. Чынында ул Альмирга бер көн тынгы бирмәде. Бер дигән эшләгән урыныннан китәргә мәҗбүр итте. Дөнья куарга акча җитмәде. Ахирәтләре чәшке тун алып киде. Аныкы юк иде. Кытай базарыннан ары китә алмады. Тагын, һәркем эшкә үз машинасында йөрде. Ә ул, шпрот консервасы сыман халык шыплап тутырылган автобуста килде. Башкаларның бармаклары берсеннән-берсе матур алтын балдакларга тулды, ә аның өйләнешкәндә Альмир биргән алтын балдактан башка бер балдагы да юк иде. Өчәүләп бер бүлмәле фатирда яшәве дә авырлашты. Аны да утыз елга, зур бурычларга кереп алдылар. Рената тәүдә үз аш бүлмәсе, үзенең генә юыну, йокы бүлмәсе булганга чиксез шатланган иде. Бер танышларында кунакта булгач, үзләренең фатиры кысыклыгына, фәкыйрьлегенә гарьләнеп кайтты. Күңеле күп бүлмәле фатир, иркен ашханә таләп итте. Уй-хыялларын Альмирга сөйләде. Башта яхшылап, аннары аны битәрли башлады. Бердәнбер көнне Альмирны зур акча артыннан Мурманскига җибәрде. Акча артты – бәхетләре кимеде. Ә ул акча белән бәхет тә ишелеп килер, дип уйлаган иде. Ялгышкан. Бәхетле мизгеләр иске обойлы, тар, тәбәшәк түшәмле бер бүлмәле фатирда калдылар.
Йөз мең сумлык айфоны шалтырады.
– Рената, Альмирга катлаулы операция ясадык. Төн утырырга килегез. Наркоздан чыкканда тынычландырырга, янында утырырга туры киләчәк.
Чия кызыл «Форд фиеста» гөжелдәп кузгалып китте.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com